Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
17 Октября 2022, 11:20

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

17-23 октябрьгә йолдызнамә

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә?
Йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Тормышыгыз яхшы якка үзгәрәчәк. Ләкин моның өчен тырышырга, үзегезне тота белергә кирәк. Әйтик, өстенлегегезне күрсәтергә маташып, берәрсен ялгыш кына үпкәләтергә мөмкинсез. Шуңа күрә мондый әйберләрдән сак булыгыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу атнаның төп девизы – хискә урынны азрак биреп, күбрәк эшләргә. Шулай булган очракта, озакламый кесәнең калынаеп китүенә сөенеп туя алмаячаксыз. Өстәвенә әле атна ахырында кирәкле бер кеше белән очрашып, бик мөһим мәсьәләне хәл итеп куячаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бердәнберегездән бүләк яки матур гына сюрприз көтегез. Суык тидерү куркынычы бар. Пандемия чорында нәрсә икәнен дә аерып булмый. Шуңа күрә, авырып китмәс өчен, җылырак киенеп йөрергә, иммунитетны ныгытырга тырышыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Бердәнберегез, үзегезне бәхеткә күмеп, бик шәп сюрприз белән сөендерер. Тик менә эштә генә берникадәр буталчыклык хөкем сөрер кебек. Сәбәбе аңлашылгач, барысы да үз көенә кайтыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Атна сәеррәк кенә яңалыклардан башланыр. Начар дип әйтеп булмый аларны, әмма… Эшегездә бик мөһим чор башланырга тора. Югарырак вазыйфага күчерүләре бар, шул сәбәпле бераз гына дулкынланырга, икеләнеп калырга туры килмәгәе.

Кыз (24.08 – 22.09) Эштәге хәлләрнең җайлы гына баруына карамастан, уяурак булу, тирә-юньгә ешрак караштыру зыян итмәс. Хезмәттәшләрегез арасыннан берсе сезнең урынга утырырга тели сыман… Исәп-хисап ясаганда да игътибарлырак булыгыз әле: хаталану куркынычы бар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Өс-башны карау, йөз-кыяфәтне тәртипкә китерү өчен әйбәт чор. Яшерен-батырын түгел: эшнең көйле баруы, кешеләр белән уртак тел таба белү матурлык, пөхтәлектән дә тора. Ял көннәрендә бер дустыгыздан әйбәт кенә хәбәр килеп төшәр.

Чаян (24.10 – 22.11) Ачык йөзле, мөлаем, аралашучан булуыгыз катлаулы гына бер мәсьәләнең очына чыгарга ярдәм итәр. Җиңел генә! Бәйрәм көннәрендә туганнарыгыздан әйбәт хәбәрләр көтегез. Алар үзләренең тормышына үтеп керәм-керәм дип торучы яңалыклары белән сөендерер.

Укчы (23.11 – 21.12) Беренче урында – эш. Шул сәбәпле шәхси тормышта бераз гына чатаклык булып алмагае. Аның каравы, кесәгезгә әйбәт кенә премия керер. Атна ахырларына таба бераз туарылып алсагыз, әйбәт булыр, юкса киеренкелек сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атна уңышлы булачак. Шәхси тормышыгызда шатлык-куанычлар көтелә. Керем артуны вәгъдә иткән хәлләр килеп чыгачак. Көтелмәгән чыгымнар да булачак анысы, әмма алар сезнең өчен авыр йөккә әйләнмәячәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Ял итү теләге пәйда булыр. Эштәге, өйдәге киеренкелек һәм ыгы-зыгы кайтавазы бу. Күпкә түзгәнне, азга түзегез – бик тиздән барысы да көйләнәчәк.

Балык (20.02 – 20.03) Авызны кайчан ачарга, кайчан ябарга икәнен яхшы белгәнлектән, шөкер, өегездә кара тавыш чыкмый калачак. Хезмәт урынындагы күтәренкелек үзегезне бик нәтиҗәле эшләүгә этәрәчәк. Ял көннәрендә күңелле хәлләр шаһитына әйләнерсез.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: