Все новости
Советы
10 Сентября 2022, 11:05

CАРЫМСАК КАНДАГЫ ХОЛЕСТЕРИН КҮЛӘМЕН КИМЕТӘ

Көн саен сарымсак ашап, сез организмыгызны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептокок  һәм стафилококтан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калачаксыз.

CАРЫМСАК КАНДАГЫ ХОЛЕСТЕРИН КҮЛӘМЕН КИМЕТӘ
CАРЫМСАК КАНДАГЫ ХОЛЕСТЕРИН КҮЛӘМЕН КИМЕТӘ

Сарымсакның үзенчәлекле исе һәм тәме анда эфир майларының күп булуына бәйле. Ул углеводларга, азотлы матдәләргә, минераль тозларга, С һәм В группасы витаминнарына, бета-каротинга бай. Сарымсак ашказаны тракты эшчәнлеген нормага сала, сулыш ор­ганнары эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметә, яраларны төзәтә. Сарымсакның сидек, үт суы куу, кан тамырларын киңәйтү һәм капиллярларны ныгыту үзлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Сарымсакның тагын бер файдасы: ул кандагы холес­терин күләмен киметә. Тик табиблар аны изеп ашарга киңәш итә. Чөнки холестеринны көйләүче аллицин матдәсе шушы очракта гына бүленеп чыга. Ашкайнату системасын яхшырту, аппетитны ачу, эч авыртуын басу, организмның йогышлы авыруларга каршы тору сәләтен арттыру өчен сарымсакны ипи катысына ышкып ашарга кирәк. Вак итеп туралган сарымсакның исе һәм тәме тагын да көчлерәк. Кулдагы сарымсак исен лимон белән уып бетереп була. Ә сарымсак ашаганнан соң петрушка тамыры чәйнәргә кирәк.

 

Көн саен сарымсак ашап, сез организмыгызны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептокок  һәм стафилококтан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калачаксыз.

Аллицин йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик файдалы.Әйтик, көн саен бер тырнак сарымсак ашау кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта  һәм зарарлы холестерин күләмен 10% ка киметергә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә тромблар барлыкка килү, инсульт һәм инфаркт куркынычы да кими. Моннан тыш, сарымсак кан басымын киметә, 12 атна дәвамында көн саен сарымсак ашау кан басымын тотрыклы  итәргә мөмкинлек бирә. Шикәр диабеты вакытында (бигрәк тә 2 типтагы) сарымсак куллану аеруча игътибарга лаек. Эш шунда ки, бу яшелчә кандагы шикәр күләмен якынча 25% ка киметә һәм инсулинның бавырда таралу процессын акрынайта. Шул ук вакытта, кан тамырларына һәм артерияләргә уңай йогынты ясап, сарымсак шикәр диабеты белән авыручының йөрәген кардиомиопатия һәм атеросклероздан саклый.

Сарымсак вируслы авыруларны дәвалау, шулай ук аларга профилактика үткәрү өчен иң яхшы табигый чаралардан санала. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне  көндәлек куллану салкын тиюне 60% ка киметә. Моннан тыш, сарымсак исеннән курыкмаган кешеләрнең салкын тиюдән авыру вакыты якынча 70% ка кими.

Сарымсакның вируска каршы торучанлыгы аның составында иммунитетны ныгытучы, организмның күзәнәкләренә зыян салучы ирекле радикаллар һәм токсиннарны нейтральләштерүче  күкертле элементларның күп булуы белән аңлатыла.

Сарымсак — яман шешкә каршы

Бу яшелчә составында булган күкерт, диаллил сульфиды,  саллил цистеин һәм селен организмнан ирекле радикалларны чыгарып кына калмыйча, яман шеш күзәнәкләрен дә үтерәләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә сарымсак куллану онкология авыруларының (бигрәк тә юан эчәк, ашказаны, бавыр һәм сөт бизләренең яман шеше) килеп чыгу  ихтималын 20% ка киметә.

Бу сарымсакны көндәлек  рационга кертүгә җитди  сәбәп түгелме?

Элек, гельминтларга каршы  препаратлар сирәк сатылган чорда, суалчаннардан, (кайбер төбәкләрдә аларны бабасырлар дип тә атыйлар) лямблийдан, бавыр имүчедән (печеночный сосальщик) һәм башка паразитлардан сарымсак ярдәмендә  котылганнар. Аның составында чирле флорага, аерым алганда, паразитларга, үтергеч тәэсир итүче фитонцидлар бар.

Суалчаннар турында мәңгегә онытырга телисезме?? Һәр көн сарымсак ашагыз!

Сарымсак ашказаны-эчәк тракты өчен дә файдалы, чөнки:

ашказаны согы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән тимернең яхшы үзләштерелүенә ярдәм итә;

азык-төлек эшкәртүне яхшырта;

ашказаны асты бизе эшен җайга сала;

эчәклектәге таркалу процессларын туктата;

аппетитны көчәйтә.

Әмма шуны истә тотыгыз: гастрит, уникелле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, панкреатит белән чирләгәндә һәм ашказаны асты бизенә зыян килгән вакытта (бигрәк тә кискенләшкән чорда) сарымсак ашау сәламәтлеккә зыянлы.

Буыннар өчен сарымсакның файдасы бәхәссез, чөнки ул:

-буыннар авыртуга еш сәбәбче булган тоз утыруны булдырмый;

-буыннар тукымасын һәм сеңерләрне тузудан саклый һәм аларның  төзәлүенә ярдәм итә,

-сөякләрне ныгыта;

-остеоартрит үсешен кисәтә.

Шуңа күрә, әгәр дә сез сөяк-буыннар чиреннән котылырга (яки бу хакта сирәгрәк искә алырга) теләсәгез, сарымсак кебек файдалы яшелчә барлыгын онытмагыз.

Антиоксидантлар, флавоноидлар, В төркеме витаминнары һәм кислоталарга  бик бай сарымсак тирене яшәртә, аны сыгылмалы итә, биткә бетчәләр чыгу һәм вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә. Бит тиресен дәвалау өчен сарымсаклы битлек куллану да кирәкми, аны көненә бер-ике тырнак ашау да җитә.

Сарымсак турында сөйләгәндә, ябыгу темасын читләтеп узу мөмкин түгел. Диетологлар, шулай ук сәламәт тукланучы яки артык авырлыктан арынырга теләүчеләр, көн саен сарымсак куллану тизрәк ябыгу гына түгел, ә бәлки ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга да ярдәм итә, диләр. Чөнки:

-сарымсак тырнагында нибары 3-4 калория бар;

-сарымсак — диетик продукт;

-тире астындагы майларны тарката һәм эретә;

-матдәләр алмашуын тизләтә һәм азыкның эшкәртелүен яхшырта;

-организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә;

Көнгә күпме сарымсак ашарга була?

Көненә 2-5 грамм (ягъни, 1-3 тырнак)  чи сарымсак ашау сәламәтлеккә зыян китерми.

Күбрәк ашалган очракта организмдагы газларның күбрәк бүленеп чыгуы, эч китү, күңел болгану, баш авырту, ашказаны  спазмы, температура күтәрелүе  ихтимал. Көненә  8 тырнак сарымсак ашау эчке әгъзаларда кан агуга китерүе мөмкин.

Һәм тагын берничә файдалы киңәш:

Сарымсакны ач карынга ашарга ярамый, чөнки ул ашказанының лайлалы өлешен ярсыта. Бу очракта аны көндәлек куллану ашказаны җәрәхәте  китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук аны төнгә каршы ашарга дә киңәш ителми, ул бәвел кудыру үзлегенә ия. Моннан тыш, сарымсак нерв системасы эшен дә активлаштыра, шуңа күрә йоклап китә алмавыгыз да ихтимал.

Игътибар! Әгәр сездә бавыр, бөер, ашказаны һәм эчәклек, геморрой, гипертиреоз авырулары бар икән, еш кына кан китү яки эпилепсиядән интегәсез икән, чи сарымсак ашау тыела!

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ РЕЦЕПТЛАРЫ

  Йөткергәндә, өч тырнак сарымсакны изәсең дә, 2-3 аш кашыгы бал өстәп кайнатасың. Аннары суытып эчәсең. Ютәлнең эзе дә калмас.
  Сарымсак көлен патока һәм атланмай белән кушып, яхшылап болгатырга. Кулдагы корчаңгыга, гел кычытып торган урынга шуны сөртәләр. Нәтиҗәсе искиткеч.
  Тын  бетеп ин-тектергәндә, сарымсакны тоз кушып изәргә, шуны бергә-бер катнашында шәраб белән болгатып эчәргә, аннары җылы урында чалкан ятып торырга киңәш итәләр. 
  Көн саен ач карынга бер тырнак кына булса да сарымсак ашасагыз, күз тию, бозым ише нәрсәләрне бар дип тә белмәссез.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: