Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
9 Сентября 2022, 10:20

ТЕПЛИЦАНЫ КӨЗДӘН ЯХШЫЛАП ЮАРГА КИРӘК

һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә җитди карарга кирәк. Төп җыештыру эшләре көздән башкарылырга тиеш. Кышка теп­лицаны дезинфекцияләп калдыру мөһим.

ТЕПЛИЦАНЫ КӨЗДӘН ЯХШЫЛАП ЮАРГА КИРӘК
ТЕПЛИЦАНЫ КӨЗДӘН ЯХШЫЛАП ЮАРГА КИРӘК

Тиздән теплицадан соңгы помидор, кыярларны да җыеп алабыз. Бушап калган теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?

Теплицадагы җылылык һәм дым­лылык яшелчәләрне генә түгел, патоген флораны да үстерә. Бу тирәлектә гөмбәчек споралары, инфекцияләр, бактерияләр дә рәхәтләнеп үрчи. ­Корткычлар да кышлар өчен теп­лицаны сайлый. Шуңа да кышка теп­лицаны дезинфекцияләп калдырыр­га кирәк.

Иң шәбе – күкерт шашкасын яндыру. Әмма теплицаның каркасы металлдан булса, бу ысулны кулланмау яхшырак, чөнки күкерт металлны «ашый». Күкерт шашкасын яндырганда, кулыгызга перчатка киегез, борын һәм авызыгызны респиратор белән каплагыз. Бер тәүлектән теплицаның ишекләрен ачып җилләтегез. Теплицаның каркасы металлдан булса, бер җирен дә калдырмыйча, марганцовка белән юыгыз. Фитофтора кергән булса, җирнең өске 15 см тирәнлектәге катламын казып алып чыгарыгыз. Бакчадан яңа җир алып кереп өстәгез. 10 л суга 400 г хлор кушып, сеңдереп түтәлләргә сибәргә кирәк. Бакыр купоросы белән юдырт­сагыз да була (10 л суга 100 г). Бордос сыекчасы да булыша. 100 г бакыр ку­поросына 1 л кайнар су салып, яхшылап эретегез, шуңа 5 л кайнар су өстәгез һәм тагын 4 л салкын су кушыгыз. Монысы әзер. Аерым чиләктә 1 л суда 100 г известь яндырыгыз, шуңа 4 л су өстәгез. Ике эремә дә әзер. Бүлмә температурасына кадәр суынганнарын көтегез һәм икесен бергә кушып, сөзегез. Зәңгәрсу төстәге катнашма барлыкка килә. Менә шуның белән бөтен теплицаны һәм җирен дә эшкәртегез. Парник пыяладан яки пленкадан икән, аларын кер сабыны белән юыгыз. Пленканы кышка салдырып, аны марганцовкалы суда юып киптереп алып куя­рга да була. Күкерт шашкасын теплицагызның ничә квадрат метр булуына карап алыгыз. Берәү генә җитмәскә дә мөмкин. Менә шулай теплицаны кышка әзерләп бетергәч, җире туңмасын дисәгез, түтәлләренә салам җәегез. Ә кар яугач, шуның өстенә кар кертегез.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: