Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
26 Июля 2022, 09:30

КЫЯРЛАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК

Түтәлләрдә яшел кыярлар өлгергән мәл. Аны салатлар ясаганда да кулланалар, тозлыйлар да, болай гына да ашыйлар. Ә кыярның никадәр файдалы икәнен беләсезме?   

КЫЯРЛАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК
КЫЯРЛАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК

Түтәлләрдә яшел кыярлар өлгергән мәл. Аны салатлар ясаганда да кулланалар, тозлыйлар да, болай гына да ашыйлар. Ә кыярның никадәр файдалы икәнен беләсезме? 

Кыяр, нигездә, судан тора, шуңа витаминнар күплеге ягыннан башка яшелчәләрдән калыша. Ләкин ул минераль тозларга һәм биологик актив матдәләргә бай. Мәсәлән, кыярда аксымны һәм В группасы витаминнарын үзләштерүгә булышучы ферментлар бар. Аңардагы инсулинга охшаган фермент исә диабетиклар рационына бик кирәк. 

Кыяр, токсиннарны эретеп, организмны чистарту үзлегенә дә ия. Аз калорияле булуы тазарудан саклый. Составында шулай ук фосфор, калий, кальций, күкерт, магний, натрий, тимер, цинк, йод бар. Алар йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, калкансыман биздә проблемалары булганнарга булыша. Мондый микроэлементлар тырнак, чәч, тешләр өчен дә файдалы. 

Кыяр составында каротин, тиамин, рибофлавин, фолатлар бар. Организмда аминокислоталар күләмен көйләргә ярдәм итә, тромблар барлыкка килүне тоткарлый. Ә кыярдагы фитостерол – холестеринның сыңары кебек. Ул атеросклероздан саклый. 

Кыяр сутыннан ясалган эчемлек гипертониядән җәфа чигүче кешеләрдә артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә.
Әгәр кыяр сутын минераль су белән яртылаш кушып, бөтнек һәм әфлисун өстәсәң, салкынча лимонад килеп чыга.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: