Все новости
Советы
24 Июля 2022, 15:00

КЫЧЫТКАН МИЛЛЕГЕН ФАЙДАЛАНГАНЫГЫЗ БАРМЫ?

Каен, имән себеркесен һәркем бәйли һәм куллана, ә кычыткан миллеге турында ишеткәнегез бар идеме?

КЫЧЫТКАН МИЛЛЕГЕН ФАЙДАЛАНГАНЫГЫЗ БАРМЫ?
КЫЧЫТКАН МИЛЛЕГЕН ФАЙДАЛАНГАНЫГЫЗ БАРМЫ?

Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Моңа күнегергә генә кирәк.

Бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта - кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.

Кычыткан себеркесенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: