Сельские нивы
+9 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
23 Июля 2022, 18:00

СИХӘТЛЕ МЕНДӘРЛӘР

Җәй көне шифалы үләннәрдән ясалган мендәрдә йоклауга ни җитә!

СИХӘТЛЕ МЕНДӘРЛӘР
СИХӘТЛЕ МЕНДӘРЛӘР

Мендәрне теләсә нинди үләннән ясарга мөмкин. Иң мөһиме – исенең күңелегезгә хуш килүе һәм аллергия бирмәве. Үлән күпчекләре алҗуны бетерә, нерв системасын, йөрәкне тынычландыра, йокысызлыктан коткара, сулыш юлларын чистарта. Колмак күркәләре исе хәтта гырлауны да бетерүгә ярдәм итә.

Тик мендәрне тулысынча хуш исле үләннәрдән генә ясау дөрес түгел. Ник дигәндә, көчле ис, борынны кытыклап, киресенчә тәэсир итәргә – йокыны качырырга мөмкин. Шуңа күрә мендәрне ике төрле: исле һәм иссез үләннәрдән ясыйлар. Әнис, колмак, бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек хуш исле үләннәрдән тыш, бераз гына салам, кыяк үлән (осока), иван-чәй мамыгы өстәргә мөмкин. 20×20 үлчәмендәге мендәр ясау өчен ярты кило чамасы кипкән үлән кирәк. 7–10 көн шундый мендәрдә йоклаганнан соң берникадәр вакыт гадәтиенә күчәргә була. Мондый мендәрнең сихәте бер ел дәвамында югалмый.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: