Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Советы
22 Июля 2022, 11:00

ЮКӘ ЧӘЧКӘСЕ ҖЫЕГЫЗ!

Тирә-якка хуш ис таратып, юкә чәчәк аты. Аның чәчәкләренең файдасы нидә? Аларны ничек кулланырга һәм сакларга.

ЮКӘ ЧӘЧКӘСЕ ҖЫЕГЫЗ!
ЮКӘ ЧӘЧКӘСЕ ҖЫЕГЫЗ!

* Юкә чәчәгенең ялкынсынуны басу үзлеге көчле. Яман шешләрне кисәтүче дәва буларак кулланылуы да нәкъ шуның белән аңлатыла. Моннан тыш, юкә чәчәге менә дигән антиоксидант.

* Без юкә чәчәген күбесенчә салкын тигәннән дәва буларак кулланабыз. Чынлап та, юкә чәчәге температураны төшерә, бу аның тирләтү үзлеге белән бәйле. ОРВИ, ОРЗ авыруларыннан тизрәк савыгырга булыша.

* Ул буыннар сызлавын, невралгия, неврит, ашказаны җәрәхәтен дәвалаганда да өстәмә чара буларак кулланыла.

* Ычык (цистит), бронхит, стоматит, ларингитны дәвалау өчен дә юкә чәчәген кулланырга мөмкин. Авыз эче бозылганда, тамак шешкәндә, юкә чәчәге төнәтмәсе белән авызны, тамак төбен чайкыйлар.

* Үт куыгы, бөерләр начар эшләгән кешеләргә дә юкә чәчәге чәен эчәргә киңәш ителә, чөнки ул үт кудыру, бәвел кудыру көченә ия.

* Юкә чәчәге тән тиресен дә яшәртә, битнең төсен матурлый.

*Ул тынычландыра, стресс вакытында организмның көчен арттыра, кан басымыннан саклый – гипертоник кризларны булдырмый калырга ярдәм итә.

Юкә чәчәген киптереп, чәй кебек төнәтеп эчәләр. Бал белән эчкәндә дәва көче тагын да ныграк сизелә.

*Юкә чәчкәсе төнәтмәсен косметологиядә дә киң кулланалар. Тән тиресе артык коры булганда, төрле тән авыруларыннан төнәтмә ясап, юыналар. Шулай ук тән тиресе пешкәндә дә юкә чәчәге ярдәм итә ала

Ләкин үләннәргә аллергия булганда, юкә чәчәге белән мавыкмаска кирәк. Аннары аны ел дәвамында өзлексез эчү дә тыела, табигый булса да, юкә чәчәгендә бик көчле химик матдәләр бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: