Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Происшествия
25 Ноября 2021, 13:00

11 КАТТАН ЕГЫЛЫП ИСӘН КАЛГАН

Бу вакыйга 12 ел элек булган

11 КАТТАН ЕГЫЛЫП ИСӘН КАЛГАН
11 КАТТАН ЕГЫЛЫП ИСӘН КАЛГАН

Шушы көннәрдә бөтен Башкортстан Уфада булган фаҗига турында фикер алыша. Интернет челтәрендә 18нче каттан егылып төшкән 31 яшьлек хатын-кызның коточкыч үлеме кадрлары барлыкка килде. Тикшерүчеләр бу бәхетсезлек очрагы яки берәрсенең явыз нияте булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаган арада, социаль челтәрләрдә узып баручының сәер реакциясе турында фикер алыша, ул хәтта бер-ике метр ераклыкта алдына гәүдә килеп төшкәч тә, аның яныннан узып киткән.

Комментарийларда үз тәҗрибәсе белән 40 яшьлек уфалы Ирина Бадыгова уртаклашкан. Хатын 12 ел элек яшь кызның зур биеклектән егылып төшүенең шаһиты булуы турында сөйләгән һәм озак вакыт шоктан чыга алмавын белдергән. Һәм аңа... шул килеп төшкән кыз җавап биргән. Мондый хәлләрдән соң чыннан да могҗизаларга ышана башлыйсың!

Хәзер Алинәгә 29 яшь икән. Ноябрьнең шул фаҗигале киченең вакыйгаларын ул әле дә, 12 ел узса да, нечкәлекләре белән хәтерли.

- Миңа нибары 17 яшь иде. Бу вакытта тормышымда шактый катлаулы чор иде. Өйдә әти-әни белән аңлашылмаучанлык чоры, егетем белән дә талашкан идем... Ул көнне мине дусларым йөреп керергә алып чыкты - янәсе, проблемалардан читләшәчәкмен. Кич белән "Спорт" тукталышында 12 катлы йортта яшәгән танышыбызны озатырга киттек. Минем белән булган егетләр шәраб сатып алды. Без балконда басып сөйләшү өчен 11нче катка күтәрелдек. Минем бик моңсу булганымны хәтерлим, елыйсым килә иде... Көне буе үкчәле туфлиләрдә булдым, аякларым сызлый, утырасым килә иде. Пычрак идәнгә утыасы килмәде, шуңа күрә балкон култыксасына утырдым. Дусларым аннан торырга үгетләп карады, каршы килдем. Ә аннары төшеп китмәс өчен нык тотачакбыз дип вәгъдә иттеләр, - дип искә төшерә Алина.

Яшьләр күңелле генә аралашып торганда, ниндидер бер мизгелдә Алинаны тотып торган егет кулын ычкындырган... Кыз, гаять зур биеклектән түбәнгә очып төшеп киткән...
- Хәтерлим, куркудан күзләрем зур ачылды, һәм мин аңымны югалттым, - ди Алина.

Ашыгыч ярдәм килгәндә кыз исән була. Аны дәваханәгә илткәннәр һәм реанимациягә салганнар, ләкин табиблар аның исән кала алуына бернинди дә гарантия бирмәгән. Җәрәхәтләр бик җитди була...

- Баш мие нык зарарланган, анда гематома таптылар. Умыртка баганасы һәм оча сөяге, бот, балтыр сөяге сынган. Бөтен кабыргалар да диярлек сынган, ә бер үткен кисәге үпкәне тишкән, шуның аркасында мин гырылдый башлаганмын. Минем бавырым да шартлаган. Шунлыктан миңа операция ясадылар, һәм мин комага киткәнмен, - дип искә төшерә Алина.

Ләкин соңыннан табиблар бу хәлне чын могҗиза дип атаячак. Кыз исән генә түгел, ә шактый тиз тернәкләнә дә башлый. Реанимациядә 3 атна, гомум палатада бер атна яткыргач, Алинәне арытаба дәваланырга өенә кайтарып җибәргәннәр. Табиблар кызның инвалид булачагын, яки озак вакыт култык таякларында йөриячәген фаразлаган, әмма Алина 4 айдан соң үзе аякларына баскан.

- Табиблар шок хәлендә иде. Алар минем исән калуыма 1 процент бирә иде! Янәсе, күп дигәндә 2 сәгатьтән 2 көнгә кадәр яшим. Ә мин исән калдым! Шушы вакыт эчендә янымда булган әниемә рәхмәтлемен! - ди кыз.

Әлбәттә, тернәкләнү авыр була. Хәтта шулкадәр еллар үтсә дә Алинаның һаман кайвакыт аркасы сызлый. Әмма иң мөһиме, ул исән, һәм һәр елны ноябрьдә үзенең икенче туган көнен билгеләп үтә. Кыз аның тормышы нык үзгәрүен билгели. Хәзер барлык проблемалар, аңа кичерергә туры килгән авырту белән чагыштырганда, кечкенә булып тоела.

- Мин һәлак булган кыз турында комментарийлар укыганда, бер хатыннның минем турыда язуын аңладым... Ул һаман минем исән-саумы, юкмы икәнен белмичә борчыла иде. Без аның белән аралаша башладык, - дип елмая Алина.

Уфада яшәүче Ирина Бадыгова да бу фаҗигале кичне кечкенә детальләренә кадәр хәтерли. Ул вакытта аңа 28 яшь була, һәм ул үзенең сөйгәне белән көзге шәһәр буйлап йөри, романтика белән ләззәтләнә.

- Без кулга-кул тотынышып китеп бара идек. Рестораннан чыгып, көзге күк йөзенә агач ботаклары арасыннан карап сокланып атлый идек. Шул вакыт югарыдан нәрсәдер төшкәнен күрдем... Ул бездән бер-ике метр ераклыкта төште - курчак кебек иде ул. Мин хәтта куркырга да өлгермәдем, гомумән, нәрсә булганын аңламадым... Хәтерлим, тәүдә узып киттек, аннары шок хәлендә кире әйләнеп килдек. Мин ашыгыч ярдәм номерын җыярга тырышып карадым, ләкин кулларым калтырады, ә саннар башымда бутала иде... Шул вакыт яшьләр йөгереп килде, алар сулкылдап еларга тотынды. Кыз бик каты гырыллый башлады. Егетем бу үлем алды агониясе, һәм безнең инде ярдәм итә алмавыбызны әйтте. Аннары ашыгыч ярдәм килде - кыз әле исән иде. Аны дәваханәгә алып киттеләр. Кинәт урамда бик салкын булып китте. Карлы яңгыр ява башлады. Әйтерсең табигать тә бу хәлләрне күреп елады, - дип искә төшерә Ирина.

Иринадан һәм аның егетеннән әле озак кына полиция хезмәткәрләре сорау ала, аннары өйләренә кайтарып җибәрәләр. Озак вакыт кыз аңына килә алмый һәм ул куркыныч мизгелләрне башында даими рәвештә әйләндерә. Башында бер генә сорау - кыз исән калганмы?

- Бик куркыныч булды. Мин берничә ай төннәрен йоклый алмадым, булган хәлне искә төшердем. Ә хәзер минем гаҗәпләнүемне, шатлыгымны күз алдына китерегез - социаль челтәрләрдә миңа Алина үзе язган! Ул хәтта миннән китергән борчылулары өчен гафу үтенде. Мин бит чыннан да әрнеп яшәдем, ә хәзер җиңеллек килде! Бу бәхет! - дип, шатлыгы белән уртаклаша ул.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Чыганак: /kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: