Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Происшествия
20 Октября 2021, 10:00

ХАТЫНЫН КОЕГА САЛГАН

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 27 сентябрьдә полициягә хатыны югалу турында гариза белән аның 44 яшьлек ире мөрәҗәгать иткән.  

ХАТЫНЫН КОЕГА САЛГАН
ХАТЫНЫН КОЕГА САЛГАН

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 27 сентябрьдә полициягә хатыны югалу турында гариза белән аның 44 яшьлек ире мөрәҗәгать иткән.

Ул кичен хатыны Сим елгасы янында урнашкан ял базасына дуслары белән очрашуга киткәнен сөйли. Ә ул шул ял базасы белән янәшә урнашкан Иглин районындагы Петровское авылы янында урнашкан җәйге йортта калган.

25 сентябрьдә 23 сәгать тирәсендә ир хатынын дачага алып кайта. Әмма, мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, хатын кире ял базасына әйләнеп кайтырга булган һәм машинадан төшеп калган. Башка ул, янәсе, аны күрмәгән.

Полицейскийлар волонтерлар белән бергә югалган хатынны эзли башлый. Алар - авыл тирәсендәге куе урманны һәм ял базасын, водолазлар Сим елгасы төбен тикшерә. Башта ул төнне хатынның дуслары янына әйләнеп кайтмавы ачыклана. Ире хатынын дача йортына алып кайтканлыгы билгеле була.

Җентекле тикшергәннән соң, хатынның югалу шартлары ачыклана. Ахыр чиктә, ире аны үтерүен таный һәм мәет яшерелгән урынны күрсәтә.

Югалган хатынның гәүдәсе дача йорты ишегалдында кипкән коеда бетон катламы астында табыла. Мәрхүмне эзләп табу өчен, коткаручыларга 10 метр тирәнлеккә төшәргә һәм каты цементның ярты метр катламын ватарга туры килгән.

Ир белән хатын арасында низаг хатынның бурычлары аркасында килеп чыга һәм ир аны буып үтерә. Аннары мәетен коега ташлый һәм бетон сала. Шуннан соң ул Уфага кайтып китә...

Фото: /gtrk.tv/sites

Автор:Резеда Галикәева
kiziltan.ru
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: