Все новости
Происшествия
26 Апреля 2021, 11:55

9 ЯШЬЛЕК МАЛАЙНЫҢ БИТЕ ПЕШКӘН

"Ул учак кабызганда кулланыла торган сыеклык белән саксыз эш иткән"

Республиканың Чишмә районында балигъ булмаган кеше учак янгынында җәрәхәтләнгән. Бу турыда, 25 апрельдә, турында брифингта, Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Идрисов игълан итте. Аның сүзләре буенча, 9 яшьлек малай үзәк район хастаханәсенә китерелгән, аның битен янгын пешергән.

"Ул учак кабызганда кулланыла торган сыеклык белән саксыз эш иткән", - дип аңлатты Эдуард Идрисов һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Өлкәннәрнең, ата – аналарның ваемсызлыгы аптырата, 9 яшьлек балага шундый сыекча бирәләрме соң? Алда тагын да озайлырак ял көннәре көтә. Бар җирдә учак ягып, шашлык пешерү мизгеленә аяк басабыз. Бәйрәм көннәребезне кайгы көненә әйләндермәс өчен бер – беребезгә игътибарлы булыйк һәм хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтик.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: www.pexels.com
Читайте нас: