Все новости
Происшествия
7 Апреля 2021, 12:00

АНИМЕ КАРАГАННАН СОҢ ҮЗ-ҮЗЕНӘ КУЛ АЛГАН

Пушкин шәһәрендә яшәүче 7нче сыйныф укучысын табиблар коткарып кала алмаган.

Клиник үлем хәлендәге үсмер кызны дәваханәгә китергәннәр, ләкин табибларның тырышлыгына карамастан, бала вафат булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз аниме караганнан соң үз-үзенә кул салырга булган. Ул бу жанрны бик яраткан, аның белән мавыккан. Укучы кыз әнисе һәм әбисе белән яшәгән. Нәкь менә дәү әнисе оныгының үле гәүдәсенә тап булган да инде.

Тикшерүчеләр үлгән бала бүлмәсеннән телефонын, көндәлеген, кәгазьләрне, тукыма фрагментын, шулай ук җиденче сыйныф укучыларының барлык аниме коллекциясен алганнар. Нәкъ менә аның әлеге шөгыле баланың үлеме белән бәйле булуы мөмкин ди тикшерүчеләр. Хокук сакчылары бала караган барлык фильмнарны һәм комиксларны аеруча игътибар белән өйрәнәчәк.

Аниме - ул бары тик жанр гына, мультипликация төре. "Аниме" билгеләмәсе астында балалар өчен бөтенләй зарарсыз мультиклар белән беррәттән, шулай ук психика, нерв системасы һәм кешеләрнең интеллекты өчен гадәттән тыш куркыныч мультфильмнар да эләгә (әмма икенче тип өстенлек итә, ди белгечләр).

Шуңа күрә ата-аналар өчен анименың үсмер аңына тискәре йогынтысын киметүнең берничә ысулы бар: экран янында үткәрелә торган вакытны тикшереп тору. Бала карый тогран мультфильмнарның яшь буенча рейтингын күзәтергә. Бала белән күбрәк вакыт үткәрергә (бу очракта уйлап чыгарылган персонажлардан юаныч эзләгәнче, ул вакытын сезнең белән үткәрәчәк). Куркыныч үзгәрешләрне вакытында күреп алу мөмкинлеге булсын өчен "яшь буын" белән җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга. Үсмергә виртуаль дөньяга китәргә мөмкинлек бирми торган өстәмә мавыгу табарга ярдәм итәргә.

http://shahrikazan.com/
Фото: pixabay.com


Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: