Общество
27 Октября 2022, 10:25

“ЕГЕТЛӘР, БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН!”

Стәрлетамак районыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән чакырылганнарның бер өлеше хәрби әзерлек үтү өчен Пенза һәм Саратовка озатылды. Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгы Евгений Волков һәм Стәрлетамак шәһәр округы башлыгы Рөстәм Газизов чираттагы тапкыр гуманитар йөк белән хәрби частьларга барды.

“ЕГЕТЛӘР, БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН!”“ЕГЕТЛӘР, БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН!”
“ЕГЕТЛӘР, БЕЗ СЕЗНЕҢ БЕЛӘН!”

Стәрлетамак районыннан һәм Стәрлетамак шәһәреннән чакырылганнарның бер өлеше хәрби әзерлек үтү өчен Пенза һәм Саратовка озатылды. Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгы Евгений Волков һәм Стәрлетамак шәһәр округы башлыгы Рөстәм Газизов чираттагы тапкыр гуманитар йөк белән хәрби частьларга барды. Муниципалитетлар җитәкчеләре өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнарның нинди шартларда яшәвен карады. Район башлыгы егетләрнең ничек урнашуын, аларның ничек туклануын һәм шөгыльләнүен күрү аның өчен мөһим булуы турында сөйләде. Ул барысының да тәртиптә булуын үз күзләре белән күрде. Тәэссоратлары белән ул социаль челтәрләрдәге битендә уртаклашты:

- Егетләрнең барысы да әйбәт: туклану, обмундирование, занятиеләр – нормада. Көнкүрешләре дә җайга салынган. 

 Мобилизацияләнгән якташларга туганнарыннан хатлар, җылы әйберләр, гигиена чаралары, фонариклар, тез саклагычлар, жгутлар, рацияләр һәм башка күп нәрсәләр белән индивидуаль посылкалар тапшырулары турында хәбәр итте ул. Шулай ук егетләргә барлык район – предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшкуарлар, авыл биләмәләре, авыл кешеләре әзерләгән посылкаларны да илтеп тапшырдылар.

Муниципалитетлар башлыклары мобилизацияләнгәннәр белән аралашкан, бөтен үтенечләрен язып алган, алар күп өлештә гаиләләренә кагыла.

- Безгә бәйле булганның барысын да эшләячәкбез! – дип ышандырды Евгений Геннадиевич. – Безнең ярдәм алар өчен мөһим.

Егетләрнең кәефе күтәренке, алар занятиеләргә керешкән дип уртаклашты район башлыгы. Якташлык рухы никадәр көчле булуын, егетләрнең бердәмлеген күрү куанычлы булган.

- Егетләр, без сезнең белән! Һәм ярдәм итәргә әзербез! – дип ассызыклады Е.Г.Волков.

А.ДӘҮЛӘТОВА.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас