Общество
27 Сентября 2022, 12:00

ӘТИ, ТИЗ КАЙТ!

Ачы яшьләренә буыла-буыла автобуска кереп барган әтисенә ачыргаланып кычкырган кызның тавышы йөрәкне мең кисәккә ярды. Газиз кешесенең кая юл тотканын ул әле аңлап та бетми, әмма аны тиз генә күрмәсен сизгән нәни йөрәге шашып тибә...

ӘТИ, ТИЗ КАЙТ!ӘТИ, ТИЗ КАЙТ!
ӘТИ, ТИЗ КАЙТ!

Ачы яшьләренә буыла-буыла автобуска кереп барган әтисенә ачыргаланып кычкырган кызның тавышы йөрәкне мең кисәккә ярды. Газиз кешесенең кая юл тотканын ул әле аңлап та бетми, әмма аны тиз генә күрмәсен сизгән нәни йөрәге шашып тибә...

Ни булды дөньяга?! Нишләдек без, кайда ялгыштык?!

Башта мең төрле сорау, тик аларга беркем дә җавап бирә алмый.

Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды... Ә бит бу сүзләрне без моңа кадәр Бөек Ватан сугышы турындагы китаплардан укый, картәни-картәтиләребездән генә ишетә идек. Аларның хәлендә калырбыз, алар кичергәннәрне без дә кичеребез дип башыбызга да китермәдек. Инде ничәнче көн газиз әтиләребез, ирләребез, улларыбыз, сөйгән ярларыбыз автобусларга төялеп билгесезлеккә юл тота.

Бик авыр, күңелгә – таш, тамакка төер утырды, күздән яшь ага...

Дошманны үз өнендә тончыктырмасаң, аның безнең өйгә киләчәген һәм беркемне дә, бер тамчы да жәлләмәячәген, барыбызны да юк итәчәген дә, безнең батыр, кыю, курку белмәс ир-егетләребез Туган илебезне якламаса, кем яклар соң икәнен дә беләм, аңлыйм. Тик йөрәгемнең бу чынбарлыкны кабул итәсе килми. Гөрләтеп дөнья көткән, җырлап-биеп яшәгән җирдән күкне кинәт кара болыт каплады. Яңа гына өйләнешкән парларның сөйгән ярлары, әле генә әти булган ир-егетләр кулларына корал тотарга, якыннарын һәм Ватанын сакларга мәҗбүр бүген. Алгы сызыкта ил намусын яклаган солдатларыбызга исәнлек телим. Барыгызга да исән-имин туган йортларыгызга әйләнеп кайтырга насыйп булсын! Кадерле кешеләрен озатучыларга сабырлык бирсен Ходай.

Соңгы елларда кешелек дөньясы шулкадәр буталды, халык шашты, рухи кыйммәтләр югалды, матди байлык өстенлек итә башлады, туганлык кадере бетте... Әлеге хәлләр шул гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр, мөгаен. Догалар кылыйк, илебезгә тынычлык, якыннарыбызга сәламәтлек, иминлек, хәерле сәфәрләр телик. Барысы да яхшы буласына өметебезне югалтмыйк!

 

Таң җилләре һич тә тыныч түгел
Яшен – рәшә уйный шәфәкътә,
Аналарның борчыладыр күңеле
Тирән эзләр салып йөрәккә.

Янә башын күтәрә башлады
Тирә – якта фашист – газраил,
Корбан сорап нәпсесе ташадыр
Хәятләрең сакла Туган Ил.

Бөек Ватан сугыш һәйкәлләрен
Җәберлиләр, мыскыл итәләр,
Батырларның изге эш-эзләрен
Якты рухын тапап үтәләр.

Украина бата кызыл канга
Чарлый Иблис очлы тешләрен,
Ник керми соң синең акыл – аңга
Үлемгә бит дучар эшләрең?!

Җиңелмәс ул бердәм халык көче
Бар сынауны горур үтәрбез
Син, Газраил, шуны аңлар өчен
Тугызында бәйрәм итәрбез!

Җимерсәң дә солдат һөйкәлләрен
Кагылгысыз күңел ядкәре
Кырылыр бит очлы тешкәйләрең
Төшсә әгәр халык каһәре.

Кызганычка каршы әз калдылар
Ватан сугышы ветераннары.
Азатлыклар өчен баш салдылар
Тыныч каршыларга таңнарны.

Барыбыз да сезгә рәхмәтлебез
Җир-түбәнгә башны иябез
Коллыкка төшмәс безнең илебез
Ихтирам күрергә ия сез.

Ветераннар хәзер саклы ялда
Корал тоткан онык – уллары.
Азатлыкны саклар өчен илдә
Үтәр алар барча юлларны!

Рафит Бикташев

Фото ачык чыганактан алынды.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас