Общество
23 Февраля 2022, 03:00

ВАТАНЫБЫЗ КҮГЕ ҺӘРВАКЫТ ТЫНЫЧ БУЛСЫН!

Бу бәйрәм чын мәгънәдә кыюлык, батырлык һәм патриотлык символы булып тора. Без Ватан тарихының героик битләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз.

ВАТАНЫБЫЗ КҮГЕ ҺӘРВАКЫТ ТЫНЫЧ БУЛСЫН!ВАТАНЫБЫЗ КҮГЕ ҺӘРВАКЫТ ТЫНЫЧ БУЛСЫН!
ВАТАНЫБЫЗ КҮГЕ ҺӘРВАКЫТ ТЫНЫЧ БУЛСЫН!

Кадерле Стәрлетамак районы халкы!

Стәрлетамак районы муниципаль район Советы исеменнән сезне данлыклы сугышчан традицияләрне үз эченә алган, туган җиребез тарихының барлык этапларында да аны саклаучы һәм азат итүчеләрнең батырлыгын һәм каһарманлыгын гәүдәләндергән бәйрәм – Ватанны саклаучы көне белән ихлас тәбрик итәм. Бу көнне без тыныч тормыш, яшәеш, балалар һәм оныкларны үстерү мөмкинлеге бүләк иткәннәре өчен кемнәргә бурычлы булуыбызны искә алу өчен күңелебез һәм йөрәгебез белән үткәннәрнең онытылмас битләренә әйләнеп кайтабыз. Яшь буын өчен яугирләребезнең батырлыгы, намусы һәм кыюлыгы Ватанга мәхәббәт үрнәге, ә Ватанны саклаучылар традицияләренең дәвамчанлыгы һәм дәүләт тарихына хөрмәт – тормышта һәм һөнәрдә төп ориентир булып тора.

Бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм бәхет телим! Тормышыгыз игелекле эшләр һәм илебезнең чәчәк атуы хакына әһәмиятле вакыйгалар белән тулы булсын!

И.БИКТИМЕРОВ,

Совет рәисе.

* * *

Ватанны саклаучы көне – барыбызга да якын һәм кадерле бәйрәм. Русиягә намуслы һәм тугры хезмәт иткән чын патриотлар – бөек полководецлар һәм гади солдатларның легендар батырлыклары халыкның рәхмәтле йөрәгендә мәңге саклана. Аларның чыдамлыгы һәм каһарманлыгы алдында баш иеп, ничә яшьтә булуларына карамастан, барлык ир-егетләрне, беренче чиратта, Туган илне һәм туган йортны саклаучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!

Искиткеч батырлыклары һәм хәрби осталыклары киләчәк буыннар өчен үрнәк булып калачак Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт әйтәбез. XX гасыр төбәк конфликтларында кулларына корал тотып ил мәнфәгатьләрен яклаган яугирләрне, бүгенге көндә, еш кына гомерләрен куркыныч астына куеп, илнең бәйсезлеген, тыныч тормышны яклаучы офицерларны һәм солдатларны онытмаячакбыз.

Армия һәм флот ветераннарын, Русия Федерациясе Кораллы Көчләр яугирләрен, район халкын күркәм бәйрәм –
Ватанны саклаучы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим, сөекле Ватаныбызның күге һәрвакыт тыныч булсын!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

* * *

Бу бәйрәм чын мәгънәдә кыюлык, батырлык һәм патриотлык символы булып тора. Без Ватан тарихының героик битләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз.

Сезнең алда баш иябез, ветераннар! Совет чорында һәм аннан соңгы елларда кырыс хәрби хәрәкәтләр мәктәбен үткән һәркем алдында баш иябез. Безгә сездән өйрәнерлек нәрсәләр бар, сезнең батырлык һәрвакыт үрнәк булачак безгә. Илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган кешеләр алдында без бурычлыбыз. Сезгә зур рәхмәт һәм һәлак булган яугирләргә мәңгелек хәтер.

Сезне Ватанны саклаучы көне белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче һәркемгә Ватанга хезмәт итүдә уңышлар, ә яңа чакырылганнарга хәрби юлны лаеклы үтүләрен телим!

Р.КАНТИМИРОВ,

Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы

хәрби комиссары.

* * *

Район сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары Советы президиумы исеменнән сезне бәйрәм – Ватанны саклаучы көне белән котлыйм!

Бездә Туган илне саклау бурычы йөкләтелгән кешеләргә багышланган мөһим даталар күп түгел. Безнең илдә һәр йортта сугыш елларында туган җиребезне батырларча саклаган кешеләргә, тыныч тормышта Ватан чикләрен саклау буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә, интернациональ бурычны үтәүчеләргә хөрмәт күрсәтәләр.

Ватанны саклаучыларны бөтен Русия данлый. Әмма хөрмәтнең иң зуры сезгә, кадерле ветераннар. Без сезнең алдыгызда баш иябез, сездән Туган илне яратырга өйрәнәбез.

23 февральдә Русия халкы Ватанны саклаучы көнен бәйрәм итә. Бу көнне без чәчләренә чал кергән һәм күкрәкләре бихисап наградалар белән бизәлгән фронтовиклардан башлап, әле яңа гына хәрби форма кигән яшьләргә кадәр бөек званиегә кагылышы булган барлык кешеләрне котлыйбыз. Һәм моны хәзерге дөньядагы иң зур үзгәрешләр дә какшата алмаячак.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез!

Н.А.МИРОНОВ,

район ветераннар Советы рәисе.

* * *

Стәрлетамак районы коммунистлары сезне Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенең 104 еллыгы белән ихлас күңелдән кайнар котлый!

Бу бәйрәм сугышчан батырлык, намус, ата-бабаларыбызның данлы үткәннәренең иң яхшы традицияләрен гәүдәләндерә.

Илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт иткәннәргә, шулай ук гражданлык бурычын үтәячәк булачак Ватанны саклаучыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, рух ныклыгы һәм тыныч күк йөзе телибез!

Т.ХАҖИЕВ,

РФ Коммунистлар партиясе Стәрлетамак

райкомы беренче секретаре.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас