Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Образование
4 Июня 2021, 11:00

ЛАГЕРЬДӘ ЯЛ ИТҮ БИК АРЗАНГА ТӨШӘ

Быел төбәк программасының түләү өлешендә үзгәрешләр булды. Хәзер бу бәянең 70 процентын тәшкил итә, бу 13265 сум дигән сүз.

БСТ телеканалы һәм Республика белән идарә итү үзәге җәйге ялны оештыру мәсьәләләре буенча үткәргән брифингта балалар өчен кешбэкның төбәк программасы федераль программадан нәрсә белән аерылуы турында җентекләп сөйләделәр.

Федераль проект бу ел башыннан гына эшли. Бәянең 50 проценты «Мир» картасына балалар лагерена юллама сатып алганнан соң кайта. Үзеңнең банк картаңны Русиянең мирпутешествий.рф сайтында теркәп, юллама өчен түләргә генә кирәк.

Төбәк программасы 2010 елдан бирле гамәлдә һәм шунда ук балалар лагерена юлламага ташламаны күздә тота. Моның өчен документлар пакеты җыярга, урындагы мәгариф бүлегенә гариза язарга кирәк, һәм 15 көн эчендә сумма күчереләчәк. Әлеге программа республика халкы өчен генә гамәлдә.

Быел төбәк программасының түләү өлешендә үзгәрешләр булды. Хәзер бу бәянең 70 процентын тәшкил итә, бу 13265 сум дигән сүз.

Ата-аналарга ГИСның «Ял һәм сәламәтләндерү» сайтына керергә, лагерьлар белән танышырга, юлламаны броньларга һәм килешү төзергә кирәк. Сумманың 70 процентын муниципалитет каплый, ата-аналар калган сумманы түли, диде республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

Әйтик, юлламаның уртача бәясе 18 950 сум булса, федераль программа буенча сезгә — 9 475 сум (50%) һәм республиканыкы буенча — 5 685 сум (30%) кире кайтарылачак. Шулай итеп (18 950 сум - 9 475 сум - 5 685 сум) юллама гаилә бюджетына нибары 3 790 сумга төшәчәк.

Фото: Ю.Нестеренко

Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: