Все новости
Образование
2 Июня 2021, 15:15

БДИ ТАПШЫРГАНДА 43 УКУЧЫ ЧЫГАРЫП ҖИБӘРЕЛГӘН

31 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география, химия һәм әдәбият буенча БДИ тапшырды.

БДИ тапшыруның беренче көнендә күзәтүчеләр имтиханнан 43 кешене чыгарып җибәргән, дип хәбәр итә “Рособрнадзор”ның матбугат хезмәте.
31 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география, химия һәм әдәбият буенча имтихан тапшырдылар.
“Федераль иҗтимагый күзәтүчеләр тарафыннан бирелгән якынча мәгълүматларга караганда, беренче имтиханнардан хокук бозулар өчен БДИда катнашучы 43 укучы чыгарып җибәрелгән,” — диелә хәбәрдә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт билгеләвенчә, беренче имтиханнар штат режимында узган, аларны тапшыруга барлыгы 184 меңгә якын катнашучы теркәлгән булган.
Чыгарылыш сыйныф укучылары үз нәтиҗәләрен 17 июньнән дә соңга калмыйча беләчәк.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

kiziltan.ru

Читайте нас: