Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Новости
13 Сентября 2021, 16:00

УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ

Ләкин туасы җан ярамаганга карап тормый, үкенеп тә, елап та утырудан файда юк. Хәзер нишләргә? Балам бар дип Исламга тагылыргамы? Кыз уңайсыз хәлдә калды. Аның әле укыйсы бар, бала булгач, нинди уку инде ул? Матур итеп киендереп алып чыккан, бер мәшәкате дә сиңа тимәгән кеше баласын гына сөю күңелле ул, анысы да еламаган чакта гына. Ә үзеңнең елак, көйсез балаңны ни эшләтергә? Дөрес, гел елак та булып тормас, үсә төшкәч бераз җиңеләер дә, аңынчы ничек түзәргә? 24 сәгать буе янында булырга, ул үссен өчен әллә ниләр эшләргә кирәк.

УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ
УЛ ЧЫННАН ДА БӘХЕТЛЕ

Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.
Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
Тик киемнәр тагын да тарайды. Шунда аның күңеленә шом төште. «Әллә? Булмас... Алай тиз генә бала буламыни?» – дип үзен юатты ул.
Әлбәттә, саклану чаралары турында ишеткәне бар иде барын. Тик беренче кайнарлануны үзең дә сизми калганда, андый нәрсәне кулланыйк дип әйтергә башка киләмени? Ни эшләгәнеңне үзең дә белми калганда?..
Ай, бер дә кирәкми иде, кирәк түгел иде башны югалтырга.
Ләкин туасы җан ярамаганга карап тормый, үкенеп тә, елап та утырудан файда юк. Хәзер нишләргә? Балам бар дип Исламга тагылыргамы? Кыз уңайсыз хәлдә калды. Аның әле укыйсы бар, бала булгач, нинди уку инде ул? Матур итеп киендереп алып чыккан, бер мәшәкате дә сиңа тимәгән кеше баласын гына сөю күңелле ул, анысы да еламаган чакта гына. Ә үзеңнең елак, көйсез балаңны ни эшләтергә? Дөрес, гел елак та булып тормас, үсә төшкәч бераз җиңеләер дә, аңынчы ничек түзәргә? 24 сәгать буе янында булырга, ул үссен өчен әллә ниләр эшләргә кирәк.
Аңардагы үзгәрешне бүлмәдәше Әнисә үзеннән алда ук сизенгән иде. Ә инде хәлне аңлап алгач:
– Әти кешегә хәбәр итәргә кирәк, – диде.
– Мин бит аның кайда хезмәт иткәнен дә белмим... Әниләренә мин сезнең улыгыздан авырлы дииммени?
– Егетнең үзенең мөгезеннән алырга кирәк. Үзең дә инде... Еракта хезмәт итәме?
– Белмим...
– Ярар, табам мин аның кайда хезмәт иткәнен!
Дусты тәки адресын тапты. Егет Камчаткага ук җибәрелгән булып чыкты.
– Хат озак бара икән, болай булгач. Әллә телеграмма сугарга микән? Кайтырга берәр сәбәп табып? Әнисенең хәле авыр дисәк?
– Андый телеграмманы табиб раслаган булу кирәк. Почта әйбәт эшли, көн саен бер хат җибәр. Сагынам диген. Зарланма, куанган бул. Командирыңа язам дип тә өстәрсең нәтиҗәсе булмаса. Анда мондый хәлгә бик җитди карыйлар. Сиңа унсигез тулмаган бит әле. Ә бу бик җитди статьяга керә.
Язды хатны кыз. Аптырап, чарасызлыктан язды. Егетне яратып түгел, күрәсе дә килми иде хәзер. Ул китте дә котылды, ә аны нинди кыен хәлгә калдырды. Гаилә тормышын шушылай башларга җыенган идемени ул? Әллә беркемгә дә әйтмичә төшертергә микән? Карындагы яңа яралган җан иясенә карата аңарда бернинди дә җылы хис, ярату юк, ул аның өчен вакытсыз чыккан бер сызлавык сыман тоелды.
Җавап озак көттермәде.
«Армиягә китәр алдыннан Хөллия белән никахлашкан идем шул инде, кызганыч... Ул да бала көтә. Баланы ятим итмәскә тырышырмын... Фамилиямне дә бирермен...»
Бу хатны укыгач, кыз берара ни уйларга да белмәде. Ышаныргамы, ышанмаскамы? Ышаныр иде, Хөллия Исламнан биш яшькә зуррак, җитмәсә, яңа гына ирен җирләгән иде. Шундый хәсрәт булганда ничек инде кияүгә чыгарга була? Мондый чагында башка ир турында уйлап була микән?
Үзеннән олырак кызларга өйләнүчеләр бер Ислам гынамыни? Аның әнисе әтисеннән ун яшькә зуррак әле. Әнисе һәрвакыт:
– Бал ачымас, кыз картаймас, – дияргә ярата.
Әнисенең сүзләрендә хаклык та бар. Андый гаиләләр тотрыклы, хатыннары гаиләдәге юк-бар җитешсезлек булган саен күкерт кебек кабынмый, иргә ярый беләләр. Сәрия көндәш булырга тиешле кешесенең бер генә кимчелеген дә таба алмады. Бүгенге хәленә ул үзе гаепле, беркем түгел! Аннан соң гашыйк та түгел иде бит әле ул егеткә.
Тик менә бала... Аны кая куярга, ничек котылырга? Дөрес, җае бар инде, бер ул гынамыни шул юлны таптаган?
Кыз шулай уйласа да, туасы җанга караганда үзе кызганычрак иде аңа. Бәхетсезлек көтмәгән яктан килә шул.
Исламның хаты баштагы мәлдә генә башка суккан кебек булды. Өйләнәм дигәндә дә хәл барыбер үзгәрәсе юк, моңарчы тигез генә барган тормышы барыбер башка якка борыла. Сөйләрләр дә туктарлар дип күңелне юатудан да фәтва юк. Киресенчә, ялгыз аналарның абруе ирле кешеләргә караганда зуррак та әле. Киявен дә тизрәк таба алар – туфрагыңның уңышлы булуын рас-лаучы дәлил бар чөнки. Ир кеше өчен нәсел калдыру бик мөһим. Ә матурлыгына, яшьлегенә кызыгып алган товарыңның эче нинди була бит әле. Шуңа күрә матурлар утырып тора, ә бирнәле кызлар гаилә кора.
Тик нинди акчага яшәргә? Мәшәкатен исәпләсәң – анысы да чутсыз. Әти-әни җилкәсенә инде бала белән дә кайтып утырыргамы? Дөрес, үз сөягең үзеңә якын дигән-дәй, ата-ана баласы өчен соңгы ризыгын да бирер. Тик мондый тормышны күз алдына китердемени ул? Уйнап кына кочагына кергән иде егетнең. Уеннан уймак чыгу шушы була микәнни? Андый ир бер генә хатынныкы буламыни? Алар нәселе хатын-кыз мәсьәләсендә галәмәт киң күңелле, чибәрләр бер генә кешенеке була да алмыйдыр. Ниенә кызыкты икән Хөллия? Шул ире үлү кайгысыннан иләсләнсә генә инде...
Кызда аңа карата көнләшү хисе юк иде. Бу җәһәттән тотнаксыз Исламны да гаепли алмады. Ир-ат заты аучы белән бер, җай чыккан саен кармак салып карый, аларның тәмле теленә җебеп төшмәскә кирәк, дигән иде әнисе. Тәмле теле дә булмады бит әле. Ислам урынына башка егет белән дә шушы хәл булуы мөмкин иде бит. Тиешсез вакытта уянган гормоннар сәбәпче!
Кыз көзге каршына килде. Артык үзгәреш сизелми иде әле. Тик үзгәрмичә кала алмас. Туп йоткан шикелле кабарыр-кабарыр да һәм...
– Ярар, баш ярылып күз чыкмаган! Әнә группада кызлар исен иснәргә ашкынып торучы күпме егет бар. Берәрсенә күз кыссаң, аяк астында таш булырга ризалар! Хәзер бала сигез айдан да, җиде айдан да туа... Кияүгә чыкмыйм, бала кирәк түгел дисәң, башка чаралары да бар. Башны гына эшләтергә кирәк. Беләсең килсә, моннан бизнес ясыйлар хәзер!
Сәриянең күзе маңгаена менде.
– Нинди бизнес?
– Яңа туган балаларны алырга берничә елга чират сузылган! Синекен кулга да тидермәсләр! Генетикагыз икегезнеке дә шәп! Бәяңне генә куя бел!
– Баланы сатаргамы?
– Әйбәт гаиләгә урнаштыру дип атала бу. Әтиле-әниле итү. Ирсез бала белән нишләмәкче буласың? Идән юудан башкага ярамыйсың бит хәзер! Панельгә чыгам дисәң генә... Анда да конкурентлар җитәрлек...
Баланы кемгә дә булса бирүдән битәр, үзенең бу халәтен яшереп булмаячагы, барыбер беленәсе, әти-әнисе алдында җавап тотасы һәм мондый чакта була торган җайсызлыклар куркыта иде кызны. Акчага дип шулхәтле михнәт чигеп кем өчендер бала табу кирәкме соң? Баласын саткан дигән хурлыгын кая куясың?
Чарасызлыктан Сәриянең башы түнде. Көтмәгәндә килеп чыккан бу бәладән ничек котылырга дип баш ватты. Мондый очракта таблеткалар бар, тик аны озакка сузмый эчәргә кирәк, дип сөйләгәннәре колагына чалынганы бар барын. Башында андый уй булмагач, моңа игътибар да итмәгән. Ул шул турыда Әнисәгә әйтте.
– Син нәрсә? – диде кыз. – Аны эчеп төшмичә калса? Гарип туса? Бөтенләй кысыр калуың бар! Атаң-анаң бар, әбиең-бабаң да картлар түгел. Шулхәтле кешегә бер бала күпмени?
Әнисәнең теләсә нинди көтелмәгән хәлләрдә дә төшенкелеккә бирелми торган сыйфаты бар, һәм аның шундый булуына кызыгып та, сокланып та карый иде. Тик бу юлы аның ачуын гына китерде ул.
– Ярар, анаң үлгән кебек кыланма. Бу хәлдән бик җайлы чыгу юлы булыр кебек. Зөбәйдә Хәйретдиновнаның бала алырга җыенганын ишетмәдеңме әле?
– Кем әйтте?
– Сөйләшкәннәрен ишеттем. Тиз генә бирмиләр, чират берничә елга сузылган, дигәч, әллә фатир турында сүз бара микән дигән идем. Бала чираты турында әйтә икән!
– Үртәп торма, ичмасам!
– Юк, мин чын әйтәм.
* * *
Әнисә шунда ук Зөбәйдә Хәйретдиновна белән очрашып хәлне аңлатты. Хатын моңарчы балага узар өчен нинди генә дәвалар узмаган, яңа туган бала алыр өчен озак чират торасы булганга кәефе кырылган, һәм әллә балалар йортыннан карарга микән дип уйлап, төпле фи-
кергә килә алмый азапланган мизгелләре иде.
Әнисә алып килгән яңалык аны сөендерде дисәк, аз булыр. Тормыш шулай ул: инде беттем дигәндә генә кемдер аяк астына җәймә дә китереп сала.
Сәрия төркемдәгеләр арасында акылы белән дә, чибәрлеге белән дә аерылып тора, тәртипле гаиләдән. Егеткә дә мутлыгыннан башка тел тиярлек түгел, әйбәт нәселдән – сәламәт, башлы бала тууына шикләнмәскә була.
Бу тормышның гадел булмавын да әйтер идем! Кирәкмәгән кешесенә бирә, ә аңа юк! Кайчак әнә иреннәреннән сөт кипмәс борын кияүгә чыкмыйча гына да бәби табарга җыенган студентларыннан көнләшү кебек хисләр барыбер үзен сиздерә. Аларның бәби үстерер вакыты түгел, белем ала торган чаклары гына бит! Туачак балаң белән алдагы көн ышанычлы булсын өчен, акчалы эшең яисә юньле ирең булу кирәк. Бала булсын өчен, ире белән күпме табибларга күренде алар, икесендә дә бу яктан гаеп тапмадылар, ә Ходай Тәгалә барыбер бирмәде...
Кыз китергән хәбәр сүнгән өметләренә канат куйды. Уйламыйча, ялгыш адым ясый күрмәсен берүк.
– Күзгә-башка күренеп йөрмәссең, дәресләрне үзләштерергә кыен булмас, интернет бар. Ә имтиханнарны бирдерүне үз өстемә алам, – диде ул.
– Тулай торакта яшәгәч, яшереп булмас шул...
– Ул яктан да тыныч бул. Сеңлем бер елга чит илгә командировкага китте. Дустың белән шунда күчәрсез. Борчылма, барысы да әйбәт булыр.
Сәрия бу бәладән котылам дисә, Зөбәйдә озакламый бала сөю бәхетенә тиенәсен уйлап, канатланып йөрде.
Берәү дә сизмәс дип уйлаганнар иде. Тик кыз язган хатны Ислам белән бергә армиягә киткән авылдашы Әнвәр дә укыган булып чыкты. Тиз арада әтисе авыр хәлдә дигән телеграмма юнәтеп кайтып та җитте.
Ул Сәрияне бала чагыннан ук ярата, тик егет өчен кыз буй җитмәс алиһә кебек, яшерен генә көя-саргая, аңа яшерен генә соклана иде.
Бу хис шулай гомерлек сер булып калыр иде, тик Исламның кызга язган җавабы аны беркем дә көтмәгән адым ясарга этәрде.
Әнвәр поезддан төшү белән туп-туры институтка килде. Сәрия аны күреп чак артына аумады.
– Мин сине алырга килдем, – диде егет, хәл-әхвәл алышканнан соң.
– Кайда?
– Кайда булсын, авылга инде.
– Әллә өйдәгеләр белән бер-бер хәл булдымы?
– Юк, барысы да тәртиптә.
Тик күңеле нәрсәгәдер шикләнде әле. Өйдә берәр гайре хәл килеп чыкмагандыр бит. Нишләп аны Әнвәр алырга килгән, башкалар түгел? Әтисе белән әнисенә берәр хәл булса, аны алырга килердәй туганнары да бар бит. Кичә генә күршеләре Хәтирә апаны очратты, ул да бер сүз әйтмәде. Ә монда мең чакрым арадан кайтучы егетнең аңа, аның гаиләсенә ни катнашы бар?
– Юк, мин беркая да китмим.
– Ник?
– Кич үзебез киләбез, диделәр.
Кыз башына беренче килгән фикерне әйтте. Егет тә аптырап калмады.
– Мин дә яңа гына вокзалдан төшкәч үземнекеләр белән сөйләштем. Анда синең әниең дә бар иде. Үзем белән сине алып кайтырга куштылар.
Юк, монда нидер бар. Тик торганнан гына бер сәбәпсез армиядән җибәрмиләр бит. Бик җитди сәбәп булса гына... Моны раслагандай, корсагында нидер тыпырдап алды. Бер тапкыр, ике... Юк, аның теләсә кемгә ияреп кайтырга хакы юк. Кайткач, нәрсә дип аклансын ул? Андагы үзгәрешне шунда ук күрәчәкләр!
– Кайтмыйм! – диде ул. – Нишләп әле мин сиңа ияреп кайтырга тиеш? Укуым кала, имтиханнарым! Отпускада шухыр-мухыр өчен миннән башка да кызлар җитәрлек!
– Мин шаярырга кайтмадым. Синең белән шухырмухыр килергә дә уйламыйм. Мин өйләнергә кайттым.
– Өйләнсәң соң. Миннән башка булмыймыни?
– Булмый шул.
– Синең туеңда минем ни эшем бар?
Алар шулай тарткалашып торганда, Әнисә килгәне күренде.
– Бәрәч! Танымыйча торам. Баерсың, – диде. – Әллә Казанга күчерделәрме?
– Армиядән качып кайткандыр әле! Дезертир!
– Дезертир түгел мин. Бигрәк әйбәт булды әле синең дә очравың! Өйләнергә кайттым мин. Син шаһит булырсың.
– Туйга дигәндә, урындагы хаста да терелгән. Кайтабыз! Нигә кайтмаска? Шулай бит, Сәрия?
Ихтирам итеп туйга чакырып торганда... Кәләш кем?
– Кайткач күрерсез.
– Ну астыртын да үзең! Тымызык күлдә корт уйный, дип тиккә әйтмиләрдер. Без беләбезме кәләшне?
– Беләсез, кәнишне.
Сәриянең туй түгел, үзен дә күрәсе килми шул. Тик Әнисә башкача хәл итте.
– Болай зурлап алырга килгәч, кайтабыз! Персональный машина беләнме?
Әнвәр якында гына торган җиңел машинага кулын изәве булды – тегесе килеп тә җитте.
– Рәхим итегез, кызлар!
Кызлар Әнвәрнең сыйныфташы Хәкимне күреп алдылар. Теләсә дә утырды Сәрия машинага, теләмәсә дә. Әнисәнең теле телгә йокмый.
– Син кияү егете ягыннан шаһит буласыңдыр инде, – диде ул. – Ә мин кем урынына булырмын.
– Кәләш ягыннан шаһит инде.
– Ә Сәрия?
– Аңа да эш табылыр.

Сәмига Сәүбәнова



(ахырын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: