Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Новости республики
1 Декабря 2021, 13:00

КОТОЧКЫЧ ХӘЛ...

23 яшьлек ана 7 айлык кызын ишек яңагына бәргән

КОТОЧКЫЧ ХӘЛ...
КОТОЧКЫЧ ХӘЛ...

Башкортстанда яшәүче 23 яшьлек кыз 7 айлык кызын ишек яңагына бәргән.

Бу хәл Магнитогорскида булган. Кыз дус кызында кунак була. Кызлар алкогольле эчемлекләр куллана. Кәеф-сафа корып утырганда яшь әнинең сабые елый башлый. Әнисе аны кулына ала да ишек яңагына бәрә...

Баланы шунда ук дәваханәгә илткәннәр, ләкин табиблар аны коткарып кала алмаган. Берничә көннән кыз ябык баш җәрәхәтеннән үлгән.

Яшь әнине кулга алганнар. Прокурор аның өчен 15 ел төрмә сораган.

Кызганычка каршы, әлегә баланың әтисе турында мәгълүмат юк. 

 
Автор:Гөлия Мөгаллимова
/kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: