Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

КАЗАН АКВАПАРКЫНДА КҮҢЕЛСЕЗ ХӘЛ БУЛГАН

Берничә кеше бәлагә тарыган

Шушы көннәрдә Казанның "Ривьера" аквапаркында биш бала һәм бер өлкән кеше агуланган.

Алар дәваханәгә китерелгән. Агуланган балаларның берсе реанимациядә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Аквапарктан 6 кеше дәваханәләргә озатылды. Бер бала РКБның реанимация бүлегендә ята. Хәле авыр, әмма тотрыклы”, – дип хәбәр иткән матбугат хезмәте.

Тагын 4 баланың хәле уртача. Алар Балалар республика клиник дәваханәсе табиблары күзәтүендә. Өлкән кеше Казанның 7нче дәваханәсенә китерелгән. Аквапаркта балаларның нәрсәдән агулануын министрлыкта әлегә әйтә алмаганнар.

Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, алар барысы да хлордан агуланган. Әмма әлегә бу турыда рәсми мәгълүмат юк. Әлеге очрак буенча тикшерү бара, вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.

Фото: skidka-na-prazdnik.ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина
/kiziltan.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: