Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ВӘТ, ИЧМАСАМ, БҮЛӘК!

Бакалы районында сыер берьюлы дүрт бозау китергән.

Бакалы районында Русия көне алдыннан Зәйнетдиновларның сыеры шундый бүләк ясаган.

Бакалы районының Иске Маты авылында Зәйнетдиновлар гаиләсе хуҗалыгында сыер берьюлы дүрт бозау китергән - ике үгез һәм ике тана. Миләш кушаматлы Бестужев токымлы бу сыер 9нчы тапкыр бозаулаган һәм ул ике тапкыр, 2020 һәм 2017 елларда, игезәкләр “алып кайткан” булган. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган һәм озак еллар зоотехник булып эшләгән Эдуард Зәйнетдинов әйтүенчә, сыерларда берьюлы дүртне бозаулау - сирәк һәм уникаль очрак. Ул, әлбәттә, сөтлебикәсенең мондый “бүләгенә” бик шат. Эдуард Әнис улы кечкенәләргә аякка басарга ярдәм иткән. Хәзер аларны чиләктән сөт эчәргә өйрәтә. Хәзер алар сөт эчәләр, шаярып сикергәлиләр.

Фото: Идрис Сәетгалиев.

Автор: Идрис Саитгалеев

kiziltan.ru

Читайте нас: