Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

АТЫН МАШИНА БӘРДЕРГӘН ИДЕ...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районына сәфәре вакытында җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң атын югалткан иргә ат бүләк итәргә вәгъдә биргән иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәчетле районына сәфәре вакытында җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң атын югалткан иргә ат бүләк итәргә вәгъдә биргән иде.

Исегезгә төшерәбез, бер төркем кеше ат арбасында «Кәккүк чәе» халык бәйрәменә барганда фаҗигагә тарыды.

Пәнҗешәмбе көнне Яңа Мөслим авылында яшәүче Марсель Шәрифуллинга республика Башлыгы исеменнән Орлов токымлы ике яшьлек юртакны тапшырдылар. Бүләкне Мәчетле районы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлназ Кадыйрова алып барды.

«Забава» кушаматлы юртак — җитез хайван. Хәзер Марсель Мәгъсүмҗан улына аны өйрәтергә туры киләчәк, диләр.

Шулай ук республика Башлыгы зыян күрүчеләрнең барысын да дәүләт исәбенә җитди дәваларга, авылда мәдәният йорты төзергә һәм паркны төзекләндерергә вәгъдә итте.

фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: