Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

САЛАВАТ ШӘҺӘРЕНДӘ КҮПКАТЛЫ ЙОРТНЫ ЯШЕН СУККАН

Яңгырларны и көттек, и көттек... Тик яшенле, бозлы булсын дип теләмәгән идек тә бит...

Салават шәһәренең Бекетов урамындагы 16нчы йортны яшен суккан. Урындагы кешеләр белдерүенчә, wi-fi роутерлар янган, төнге сәгать 11гә кадәр электр булмаган. Шушы ук шәһәрнең Матросов урамындагы 22нче йортта да шул ук хәл кабатланган. Бәхеткә, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Шулай да яңгыр зур гына зыян китергән. Биредә яшәүчеләр билгеләвенчә, ихаталарны, күпкатлы йорт подвалларын су баскан.

Яшен вакытында янгын чыгу очраклары да була. Республикага көчле яңгырлар килде, хәвефсезлек кагыйдәләрен истән чыгармыйк.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

kiziltan.ru

Читайте нас: