Сельские нивы
+18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ЯҢГЫР ТҮГЕЛ, БОЗ ЯАУГАН

Көтелмәгән гарасат бакчаларга зыян салды.

Көтелмәгән гарасат бакчаларга зыян салды.

Башкортстанның көньяк-көнбатышында кичә эре боз яуды. Гарасатның нәтиҗәләрен халык социаль челтәрләргә таратты.
Синоптиклар ял көнендә һава торышының начарлануын алдан фаразлаган иде. Республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр яуды, җил секундына 22 метрга кадәр көчәйде.

Кичә Күмертау һәм Белорет районында аеруча эре боз яуган.
"Яңа баш төрткән бәрәңгедән бер нәрсә дә калмады...”, “Бакчадагы яшелчәләрне сындырып бетерде...” - дип яза социаль челтәрләрдә утыручылар.

Бүген, 31 майда, һава торышы салкынча булачак, җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Фото: /tdnu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

kiziltan.ru

Читайте нас: