Сельские нивы
+26 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ИШЕМБАЙ РАЙОНЫНДА ФЕРМА ЯНГАН

Урындагы халык сүзләренә караганда, ферманы яшен суккан, шуннан аңа ут капкан.

30 майда көндез 112 чакыруларны эшкәртү үзәгенә Ишембай районының Ишәй авылында ферма территориясендә янгын чыгу турында хәбәр килә. Вакыйга урынына Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгынга каршы хезмәте һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре килә.

"700 квадрат метр мәйданлы бина дөрләп янды. Әмма фермер өчен иң куркынычы - анда тугыз баш мөгезле эре терлек янды. Кешеләр арасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк", - дип хәбәр иттеләр дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Урындагы халык сүзләренә караганда, ферманы яшен суккан, шуннан аңа ут капкан.

Башкортстанда бу ел башыннан 5319 янгын чыккан, аларда 128 кеше һәлак булган.

Фото: orista.ru/wp-content

Источник: /kiziltan.ru

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: