Сельские нивы
+21 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

АВЫРГАЗЫ РАЙОНЫННАН СӘЙФЕТДИНОВЛАР ГАИЛӘСЕНӘ АВЫР КАЙГЫ КИЛГӘН

Аларның 2 яшьлек кызлары кинәт авырып китә. Катлаулы операция кирәк булганлыктан, әтисе белән кызны Мәскәүгә җибәрәләр. Әмма яшь әти кинәт вафат була.

Авыргазы районыннан Сәйфетдиновлар гаиләсенә авыр кайгы килгән.

Аларның 2 яшьлек кызлары кинәт авырып китә. Яшь ата-ана ашыгыч ярдәм чакырта. Башта аны - Стәрлетамак дәваханәсенә, аннары Уфага алып китәләр. Катлаулы операция кирәк булганлыктан, әтисе белән кызны Мәскәүгә җибәрәләр.

Әнисе, Рәзилә Сәйфетдинова, өйдә кала, ул йөклелекнең тугызынчы аенда.

Кызга операция ясаганнар, табиблар «порталь гипертензия» диагнозын куйган. Кан тамырын муеныннан бавырга күчереп утыртканнар һәм ясалма комага керткәннәр.

Бераздан аны медикаментоз йокыдан чыгаралар, кыз үзе ишетә, тик тернәкләнгәнче, туклануны зонд аша ала.

Бу вакыт эчендә аның янәшәсендә әтисе, Руслан Сәйфетдинов була. Күпмедер вакыттан соң аның температурасы күтәрелә, ул бер атна төшми. Коронавируска ПЦР-пробалар тискәре була.

Ул кунакханәдә температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелгәнче яши. Аннан Русланны дәваханәгә алып китәләр. 25 май көнне хатынга коточкыч хәбәр җиткерәләр - ир үлгән. Башлангыч фараз - тромб өзелгән. 12 майда аңа 29 яшь тулган.

«Мин кызыбызның ни сәбәпле авырый башлаганын фаразлый да алмыйм хәтта. Ул хәтта вируслы авырулар белән дә
беркайчан да авырмады, бернигә дә зарланмады. Табиблар озак вакыт реабилитация кирәк булачак, ди, чөнки баш миендә бозылулар күзәтелә - йоту рефлексы, аяк-куллар белән проблемалар бар. Хәзер аны ялланган шәфкать туташы карый, иремне җирләгәннән соң каенанам барачак. Иремнең икенче баласын күрмәве бик авыр, мин сабыемны ике атнадан соң табачакмын", - дип өзгәләнә Рәзилә.

Гаиләгә Рәзилә Рәшит кызының 89270890492 телефон номеры буенча ярдәм күрсәтергә була.

Авыргазы районы хакимиятендә бу хакта беләләр.

"Авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк", — дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Цуканов.
Фото: Башинформ


Автор: Резеда Галикәева

kiziltan.ru

Читайте нас: