Булат бүлмәсендә иде. Уй-нияте турында капылт кына сүз башламас өчен, карт иртәнге кунакның гозерен искә төшерде:
– Кызның атасы, балалар кушылсыннар иде, ди, улым.
– Соң инде, бабай. Җан бизгән. Кызлары диңгездән кияү ияртеп кайткан, ә ул наркоман икән.
– Эhe, атасының акылы алтын! Шпана Рахимов оныгы булмагае, аның каруы акыллы-тәртипле.
– Мин гаепле дип, җаныңны талкыма, бабай.
– Алар өчен хәсрәтләнмим, улым. Йомышым бүтән. Теге пәрәвез челтәреннән берәүсен караштырасы иде. – Карт кесәсендәге кәгазен Булатка сузды. – Исеме...
– Сафина Мәүлидә Газиз кызы. Кем бу, бабай?
– Кем дип... Яшьлек дустым. Аның да синең сымак онык-фәләннәре интернетыгызда чокынадыр. Түлке әниеңнәргә белгертмә, улым.
– Йөз процент гарантия, бабай. Әйдә, язам: Рахимов Ишморат Шакир улы үзенең яшьлек дусты Мәүлидә...
– Чү, улым, чү! Минем атым-нием нәрсәгә соң ул?
– Кызык кеше син, бабай! Яшьлек дустың синең кем икәнеңне аңларга тиеш!
Ишморат Мәүлидә өчен бөтенләй ят исем иде. Алайса, кем эзли? Морзаханмы? Теге дөньядан кайтыпмы? Ул авырсынып кына:
– Ишморат тек Ишморат, – диде.
Әллә онык эш белән күмелде, әллә "челтәр" ялкауланды, ике ай буе аны көтелгән хәбәр белән сөендермәделәр.
Көзге салкын кич иде, килене белән улы залда телевизор карый, ә Ишморат җеннәре белән шахмат уйный, Булат, ачык ишекне ябып, аның янына керде. Егетнең күзендә шаян очкыннар кабынган.
– Бабай, сине эзлиләр!
– Машалла! – Карт шакмаклы тактадагы саннарны итәгенә сыпырды. Әйтерсең ул күңелендә генә түгел, бүлмәсендә дә Мәүлидәсенә урын әзерли иде.
– Йә улым, нәрсә дигән Мәүлидә?
– Зинһар, дулкынланма, сине оныгың эзли.
– Синме? Менә бит, мин монда!
– Шаярма, бабай. Яшьлектәге шуклыкларың диңгез төбеннән өскә калка.
– Син дә шаярма, малай! Колагыңны борам!
– Бабай, шыпырт. Әниләр ишетмәсен. Исемең социаль челтәрдә таралгач, минем почтага Тимур Дияров дигән егет язган. Аның әбисе заманында Рәхимов Ишморат белән яратышкан, ә инде тегесе банк басып кулга алынгач, карак белән бәйләнешемне белсәләр, соучастник дип, төрмәгә ябарлар дип, Украинага качкан. Бүтән алар күрешмәгән. Кыз Ишмораттан көмәнле була, Киевта малай туа. Тимур хәзер ачыкларга тели: син шул Рәхимов микән, ди. Әби дә, әти дә мәрхүмнәр, ди.
– Башка кеше белән бутый...
– Ничек «бутый», бабай?! Син Омскийда тудыңмы? – Тудың! Урам тәрбиясе белән үстеңме? – Үстең! Банктан акча урладыңмы? – Урладың! Шакир малаемы? – Малае! Шатлан, синең тагын бер оныгың пәйда булды!
– Улым, ни… Хәлсезләндем әле. Ятам әле.
Кыл уртасыннан пычак белән кистеләрмени, йөрәктән шаулап кан акты. Ялганның койрыгы кыска була шул, кыска.
Артыннан ук онык ишек шакыды. Бу хәбәрдән аның да зиһене таралган иде.
– Нишлибез, кунакка чакырабызмы?
– Кемне?
– Оныгың Русланны, билгеле. Нәрсә дип языйм?
– Берни дә язма!
Ишморат сакалын учлады. Җебемә, Карамалай, җебемә! Аллаһ адәм баласына исәпләр-хисаплар өчен акыл биргән: әүвәл ныгытып уйла син. Бизмәннәрдә кат-кат үлчә.
– Өч-дүрт көннән сүземне әйтермен, улым. Янмыйдыр, шәт.
– Янмый, ләкин төтене ургый, – диде егет.
– Әнкәңнәргә ләм-мим.
– Авызда йозак, бабай.
"Гафу ит, әзи, болай яшәп бетереп булмас. Зәгыйфь кенә үлән дә таш тишә, ә бу – хакыйкать, әзи. Ул бәгырьне актарып-җимереп яктыга ыргыла, инде аны тыюлары икеле. Мин исемеңне буямам, балаларым һәм оныкларым тапланыр дип хафаланма", – дип, ул төн ката Галимҗан Салиев белән "серләште".
"Черек күл"гә барганда, аңарда бернинди икеләнүләр калмаган иде инде. Әмма аны ишек төбеннән дә уздырмадылар. Янәсе, сез үтенечегезне язма рәвештә тапшырырга тиеш. Ә аның үтенече кәгазьгә генә сыярлык идемени!
Капкага борылганда, аңа кизү офицер кычкырды:
– Туктагыз, тукта! Мин сезне өченче катка озатам.
"Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына", – диләр. Өченчедә аны, иңнәрендәге йолдызчыкларын җемелдәтеп, генерал Алмаз Авзалов көтә иде.
– Тәрәзәдән күрдем, Оста. Түргә рәхим ит! Син нарат бүрәнәдән төзегән йортка әни кинәнә, сулышка иркен, ди.
– Рәхәте белән, – диде Ишморат.
– Үземнең дә коттеджда кара мунча саласы иде, Оста. Таш мич белән. Ясалма сауналарның сихәте юк.
– Эшләрбез, генерал энем.
– Безнең тирәдә нишләп йөрисең, Оста? Берәрсе рәнҗетсә, чарасын күрербез.
– Атап сиңа килмәдем, гадирәк чиндагы хезмәткәрең тыңласа да ярый иде.
– Дикъкать белән үзем тыңлыйм, Оста. –
Генерал телефон төймәсенә басты. – Чәй кертегез!
Ишморатның гомер чигенә якынлашканда беренче мәртәбә төенләп-төенләп бәйләгән сер капчыгын чишүе иде. Алмаз Авзалов бүлдермәде һәм, рәхмәт яугыры, түрәләр кебек, сәгатенә дә карамады, һәм тагын шунысы да гаҗәп, картның маҗарасын ишетмәгәндәй:
– Оста, ник син хезмәтең өчен әнидән акча алмадың? – диде.
– Ни өченме? Беренче никахлы хатыным Мәүлидә исемле иде. Синең дә әниең Мәүлидә.
Генерал чынаякны аңа таба этәрде.
– Авызың кипкәндер, эч. Без сиңа нинди ярдәм күрсәтергә тиеш? Сора, Оста!
– Ярдәм дип... Мине хөкемгә тартыгыз, генерал энем.
– Нәрсә өчен, Рәхимов абый? Әгәр дә сиңа бусы кадерлерәк икән: Морзахан абый!
– Вәт... Ялган исем белән яшәдем бит, вәт моңа бер-бер җәза каралгандыр сездә!
Алмаз Авзалов, кәнәфиеннән торып, Ишморатның җилкәсеннән какты:
– Сталин лагерьларында дистәләрчә миллион тоткын җәфаланган. Син – шуларның берсе, Оста! Алтмыш елдан соң кем сине җәзага тартсын, ди! Бүген бездә лагерьлар кайгысымы, дөньясы кайный, анда террор, тегендә террор. Анда шартлаталар, монда яндыралар. Күзәтеп, тикшереп кенә өлгер. Кайт та, тынычлап яшә, Оста! Кара мунча мичен син тезәсең, сиңа җәза шул, – дип көлде генерал. – Хәзер сине өеңә машина белән илтерләр.
"Тынычлап яшә..." Кыяфәтенә караганда ул тыныч, ә менә эчендә йөзәрләгән бүре улый. Алар күкрәкне тырнаганда, тешеңне кысып түз син!
...Булат сюрприз өстенә сюрприз әзерли иде:
– Бабай, Русланны кем дип күзаллыйсың?
"Эттән – эт, беттән бет ярала" дигәндәй, ул шпана Рәхимовның улы белән оныгы да үз ише микән? Галимҗан Салиев: "Ирләрнең гайрәтлесе банк баса, мескене кеше талый", – дигән иде. Икесе дә начар, бик начар...
– Ул Лондонда зур гына корпорациядә программист икән, бабай.
Ишморат, шәбәреп:
– Татар баласы, – диде.
– Бабай, димәк, син танасың? Руслан – синең оныгың, әйеме?
– Онык, күрәмсең.
– Ник кәефсез син, бабай?!
– Ул челтәрегез яман нәрсә икән, улым.
– Киресенчә, бабай! Челтәр ярдәмендә безнең гаилә ишәя. Мин рәхәтләнеп Руслан абый белән аралашыр идем. Син дә кәҗәләнмә, аксакал! Ә теге яшьлек дустың Сафина әбинең фамилиясе Камаловага үзгәргән. Аның кызының кызы Суфия да эзли. Тик сине түгел, ниндидер Абдрахманов Морзаханның туган-тумачасын.
Карт сискәнде.
– Кайда ул? Кай якларда адашкан?
– Башкортстан илендә, Суфияга "синең әбиең минем бабайның да дусты" дип языйммы?
Аның Мәүлидәсе – бәгырь җимеше – якты дөньяларда икән. Бер генә күз сирписе иде, бер генә... Ләкин "үлгән" Морзаханның кинәт "терелүе" аның йөрәген ярмас микән? Бәлки, генерал Авзаловның киңәшен тотып, үткәннәрнең тузанын туздырмыйча гына картаергадыр? Мәүлидәсе исән килешме?
– Дусты димәсәң, белеше диярсең, улым. Күбрәк сораш: ни хәлдә ул? Бәхетлеме? Үкенечләре юкмы?
Аның көнозын уйга чумып йөрүләрен улы белән килене картлык галәмәте дисә, Булат туктаусыз кымырдата иде.
– Бабай, Руслан белән көн саен хәбәрләшәбез. Эчкерсез, әйбәт егет. Безнең нәсел! "Җир шарында бердәнбер якын кешем – бабай гына", – ди. – Скайп аша сөйләштер, ди, абый.
– Һе, "бабай", "абый", имеш... Эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа ямаулык, – дип мыгырданды Ишморат. – Мин сиңа шөшле дим, ә син һаман без дисең! Мәүлидәнекеләрнең ник өне-тыны чыкмый?
– Бабай, тагын бер мәртәбә кабатлыйм: яшьлек дустыңмы ул, танышыңмы – Мәүлидә әби хәтерләми сине, хәтерләми!
Аларга Абдрахманов Морзаханның туганнары кирәк. Оныгы Суфия яза әнә: "Әби гомер буе шул Морзаханның бүләген – алсу яулыгын бөркәнде, намаздан соң, елый-елый, аның рухына дога кылды", – ди.
"Онытмый, елак!" Картның күңеле нечкәрде, ләкин ул, хисләнсә, үзен сатачак иде.
– Бабай, бүген кич Руслан белән сөйләшәсеңме?
Һай, кырмавык! Җанына ук ябышты.
– Ашыктырма, улым. Бераз ис-тын алыйм. Бу көн ябылсын, яңасы ачылсын.
– Сузма, бабай, – дип кисәтте Булат.
Ишморат уй кибәнен өйде-иште, өйде-иште. Моннан ары сузмас, өйдәгеләрне залга җыеп, язмыш дәфтәрен укыр. Онык – замана баласы, бу әверелешкә исе китмәс, сабыр Гомәр: "Кем генә булсаң да, син безнең әти", – дияр, ә килен... Мәсәния, мөгаен, әзрәк чәпчер дә тынычланыр. Ишморат соңгы сүзен әйтер: зур йорт, бүлмәләр иркен, өч буын гаилә сыя, кыскасы, ул Мәүлидәне Казанга чакырта, кыскасы, алар ике йөрәкне бер итеп азаккы сулышларына кадәр шушы нигездә гомер кичерә.
Карт тәмам әсәренде: шкаф тартмасындагы запас юрган белән мендәрләрне кузгатты. Мәүлидә баш куясы мендәр йомшак иде. Сырган мамыклы юрган да сөягеңне эретерлек җылы иде. Мәүлидә ябыныр... "Яшьлегемә кайтыр идем" дип җырлыйлар, юлын гына белмиләр, ә аның юлы туп-туры: йөрәктә ул, йөрәктә...
Әнә Ишморат бабагыз ничек яшәрде, гүя кырык ел артка чигенде. Чү, Руслан атлы бала белән ни хәл кылырга икән? "Бердәнбер сыеныр кешем – бабай", – дип, никләр бәгырьгә чәнчә әле егет. Җиде ят ләса ул, җиде ят...
Лагерьдагы агач сәке искә төшсә, Ишморат җәйге челләдә өши-туңа, мөгаен, мәет салкыны аның җелегенә хәтле үткән иде. Нишлисең, кыегын турайтып, ватыгын төзәтеп бетерерлекмени. Кайсы, сайла: йә Руслан исемле "онык", йә газизең Мәүлидә дисәләр, ул, икеләнмичә: "Мәүлидә", – дияр иде. Хуш, өйдәгеләргә сер капчыгын чишкәч, "онык" үзеннән-үзе туганнар исемлегеннән сыздылар. Ниһаять, карт Морзахан Абдрахманов күзе белән дөньяга багар.
...Таң алдыннан гына төш күрде ул. Бакчада чем-кара чәчле ир-ат нәни генә үсентегә су сибә, ә Галимҗан Салиев аның һәр хәрәкәтен күзәтеп басып тора, имеш.
– Бигрәк нәзек куак, җил сындырмасмы икән, әзи? Ялгыз да үзе.
– Дустым Карамалайга кушармын, усал җилләрдән ышыклар. Шикләнмә, Ишморат энем, бик мәрхәмәтле минем дус.
Ишморат уянды, гәүдәсе кыйнап ташлаган төсле авырайган иде. Төшен юрыйсы да түгел, болай да аңлашыла... «Кара син, ǝ! Тегеннән дә боерык биреп ята! Тәки ычкындырмый! Кара син!»
Ул Мәүлидәгә дип аталган мендәр белән юрганны кочаклап озак кына караватында оеп утырды. Инде аларның жылысы юк, инде алар, таш булып, күкрәкне изә иде. Сайлатмады язмыш, сайлатмады... «Дәфтәр» дә укылмады...
Карт Булатның бүлмә ишеген ачты:
– Хәерле иртәләр, улым?! Эшкә ашыгасыңмы? Эшлә, улым, эшлә! Без – Рәхимовлар – эш өчен яратылган. Абыең Русланга сәлам! Бабагыз аны кунакка көтә.
ТӘМАМ.