Все новости
Литература
20 Февраля , 09:00

Онытмадым

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.6. Ике елдан кайтты хирург Галимҗан. Тик Галимҗан идеме соң ул? Чәче агарган, яртылаш бөкрәйгән "карт" Ишморатка:– Ту, ту, егет, – диде. – Абдрахманов гүпчим дә исән калмас иде, синең кебек пәһлеваннарны пачка-пачка җирләделәр. Көн дә Ходайга, может, миңа – абыеңа да дога укы. Сиңа ике хәбәр: Сарытау аша уздым, канэчкеч Олег Солодовны үзләренең кешеләре җәһәннәмгә олактырган. Икенчесе – Мәүлидәң кияүдә, Үзбәкстанда яши. Мин дә гаиләм белән Кырымга таям, диңгез һавасы суласам, бәлкем, савыгырмын. Савыкмасам... бәхил, Карамалай...

Онытмадым
Онытмадым

Ике елдан кайтты хирург Галимҗан. Тик Галимҗан идеме соң ул? Чәче агарган, яртылаш бөкрәйгән "карт" Ишморатка:
– Ту, ту, егет, – диде. – Абдрахманов гүпчим дә исән калмас иде, синең кебек пәһлеваннарны пачка-пачка җирләделәр. Көн дә Ходайга, может, миңа – абыеңа да дога укы. Сиңа ике хәбәр: Сарытау аша уздым, канэчкеч Олег Солодовны үзләренең кешеләре җәһәннәмгә олактырган. Икенчесе – Мәүлидәң кияүдә, Үзбәкстанда яши. Мин дә гаиләм белән Кырымга таям, диңгез һавасы суласам, бәлкем, савыгырмын. Савыкмасам... бәхил, Карамалай...
Мәүлидә өмет капкасын бикләтмичә ачык тота иде, менә ул капка ябылды...
Беркөнне аны колхоз рәисе идарәгә дәштерде:
– Энем, авылда синең афтарит зур, шпаналарның да тәртиплесе була, ахры. – Ерактан ук уратты хуҗа. – Әле мәктәпнең ишекләрен төзәткәндә, тактада бик авыр мәсьәләне чишкәнсең, диләр. Математика укытучысы Салиха директор бүлмәсендә чакта... Салиха аптырый, надан, белемсез мужикта каян ул грамота, ди...
– Балаларга кагыйдәләрне аңлату гаепмени?
– Түгел анысы. Нәрсәгә генә керешмә – оста син. Кулыңдагы балта-пычкыдан җыр җырлатасың. Вә ләкин, никадәр генә мактасам да, мин синнән куркам. Телең озын, яндырасың син мине, энем. Кит лутчы безнең авылдан, Казан йөз илле генә чакрым.
Егет үзен яклап бер сүз дә әйтмәде. Язмыш аны, дүңгәләк кебек тормыш дигән иксез-чиксез кырлардан тәгәрәтә иде. Ул капчык төбендә Мәүлидәсенә дип саклаган тукыманы кыстырып Фәгыйләләргә китте. Ирле-хатынлы Казандагы сәләмә баракка урнашты. Агач – Ишморатның ипие иде, ир төзелештә ишек-тәрәзәләр ясады. Улы тугач, бистәдә йорт салды, ул кечерәк тоелгач, икенчесен өлгертте. Аны да тарсынып, ун ел элек шушы ике катлысын җиткерде. Чәчәк тә атмыйча бөрешкән хыял – мәктәптә укыту хыялы, улында кабат терелергә тиеш иде. Әти кеше Гомәрне шәһәр мәктәбенә илтте. Директор, ата-аналар белән танышканда:
– Совет мәктәбендә байлар һәм ярлылар бүленеше юк, иптәшләр! – дигән пафослы чыгышыннан соң:
– "Ләкин аң-белем ягыннан гаиләләр аерыла, – диде. – Мәсәлән, хөрмәтле завод директоры иптәш Захаров өй эшләрендә кызына булышачак, чөнки ул – укыган кеше, ә менә иртәш Рәхимов белемсез, улына ярдәм итүе икеле. Тик сез борчылмагыз, иптәш Рәхимов, малаегызны берәр уку алдынгысына беркетербез".
Ишморат, парта арасына сыймагач, аягын кырыйга сузган иде, әкрен генә урыныннан күтәрелде.
– Иптәш директор, математика укытучысы мәктәптәме?
Чая Фагыйлә иренең күләгәсендә яшәп бераз шиңгән иде, куркып, аның күлмәк чабуыннан тартты:
– Әкрен, атасы...
– Мәктәптә, – диде директор.
– Чакырыгыз!
– Рәхимов, улыгызга шефлык итү проблемасы турында сез аның белән уку барышында киңәшерсез.
– Юк, хәзер үк керсен!
Математика укытучысы урта яшьләрдәге ир-ат иде.
– Тактага өлкән сыйныфтагылар өчен берәр катлаулырак мәсьәлә языгыз әле. Көч сынашабыз. – Ишморат көлемсерәп утырган завод директорына ымлады... – Башта бу нәчәлник иптәш чишсен!
Җыелышта катнашучыларда ярыш дәрте уянды, һәммәсе дә аны куәтләп кул чапты:
– Әйдә, чишсен!
Захаровның мәсьәләгә теше үтмәде, маңгае тирләп, борыны кызарды.
– Болай ул, – диде Ишморат, эре-эре атлап такта янына килгәч. – Болай ул, әүвәл җәя эчендәгесен тапкырлыйбыз. – Класс тып-тын, кара тактада ак акбур гына шыкылдады. – Ахыргы нәтиҗәсе шулай була. Иптәш директор, әгәр кемгәдер шефлык итәргә кирәк икән, минем Гомәргә әйтерсез!
Дәреслектәге мисал-мәсьәләләр ансат кына чишелсә, тормыш китабындагылар катлаулы, анда кушу-алу яисә тигезләүләр юк, анда тоташ сорау билгесе иде. Ник? Нигә? Нишләп? Әйе, нишләп Мирзахан "үлде"? Ник ул "терелми"? Хирург Галимҗан, Кырымда төпләнгәч тә:
"Безгә күченеп килегез," – дип, хат арты хат юллады. Нигәдер җылы якларга Морзаханның күңеле тартмый иде. Надан дисәң дә, хәрефләрне укмаштырып, хатларны укып барган хатыны өчен Кырым җәннәт почмагы иде. Аңа ничек аңлатасың: җирдә җәннәт юк, җирдә тәмуг кына бар һәм ул, кая гына баш алып качсаң да, сине утта өтәчәк.
Фагыйлә азык-төлек базасында эшли иде.
– Бездә бары он, макарон, бәрәңге инде, ди ул. Ә Кырымда әфлисун, виноград, шәфталулар үсә. Диңгезе май, ди, йөзгәндә, тәнеңә балыклар орына, ди.
Биш ел буе хатын "җәннәт" белән җенләнде.
– База директоры мине Мәскәүгә лимон апкайтырга җибәрә. Ниндидер зур абзыйларга күчтәнәчкә, ди.
Башкалага өченче тапкыр баруында Фагыйлә бөтенләй үзгәргән иде. Чәчен кистергән, озын күлмәге тезеннән үк кыскартылган. Үзгәрешнең сәбәбе дә ачыкланды.
– Мәскәү базарында азәрбайҗан хатыны белән таныштым, Бакуга кунакка чакыра.
Җиде пот тоз ашаган Ишморатны алдарсың, түти! – Бөтенләйгәме?
– Кхым... Улымны аннары кайтып алам...
Ир чиләк төсле хатынын сыңар кулына "элде":
– Капкага якын гына кил, мыекбаең белән икегезне дә сугып үтерәм! Гомәр минеке, ишеттеңме?
Яратмыйча өйләнгән Фагыйләдән гүя Ходай үзе аралады. Хыянәт үзәкне өзмәде, чөнки ул һаман Мәүлидәсе белән саташа, күңелдә нәни генә өмет чаткысы кабынса, бөтен гәүдәсе җылына иде. Алар кайчандыр бер очрашыр... Очрашыр...
Гомәр сигезенче сыйныфны тәмамлагач, җәйге ялда әтиле-уллы Кырымга бардылар. Галимҗан Салиев, бакчасында җиләк-җимеш үстереп, үз йорты белән яши, ул инде лагерьдан соң саулыкка мантымаган гарип-гораба иде. Беседкада шәраб капкалап утырганда, хуҗа:
– Син безне сагынып килмәдең, хәйләкәр. Син, боларда Мәүлидәдән хәбәр-фәлән юк микән, дисең инде, Юк, Карамалай, юк! – диде Галимҗан. – Тынычлан, ниһаять. Үткәннәргә нокта төрт.
– Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.
Ишморат бәхәсләшергә һәвәсләнгән иде.
– Беленми, әгәр дә ки сереңне җилгә сипмәсәң. Син нәрсә, тормышыңнан канәгать түгелмени?
– Канәгать. Өем бар, эшем бар. Гомәр гел бишлегә генә укый, әнисен юксынмый.
– Өйлән!
– Кемгә?
– Дөнья хатын-кызга корыганмыни?!
– Минем өчен корыган шул.
– Кирлемән син, Рәхимов Ишморат!
– Ичмасам, икебез генә чакта бу исем белән эндәшмә, Галимҗан абый!
– Һе, Галимҗан үләр дә яңадан Абдрахманов Морзаханга әйләнермен, дисеңме әллә? Хуш, мин үлдем, ди... Ә безнең балалар? Синдә дә, мин дә дә малай! Теге кара еллар агармады, энем. Һәм мәңге агармаячак та, дөреслек эзләгән кешеләрне элеккечә тәпәләячәкләр. Тикшерүләр, казынулар, эзәрлекләүләр, нахакка төрмәгә ябулар алга таба да дәвам итәчәк! Чәкештерик әле! Кара виноградтан сыктым, үземнеке...
Төерле-төерле диярсең, шәраб тамакны ерта иде. – Ике яшәмибез, Карамалай, әйдә, күңелсезләнмик. – Табиб хатынына боерды. – Галия, теге бүләкне апкил әле! Хәтерлисеңме, яшь дустым, яраланган немец генералына операция ясадым, дигән идем. Кыйммәткә төште ул, кыйммәткә – безнекеләр лагерь белән түләттеләр, каһәр. Кайдан адресны тапкан? Димәк, разведка шәп эшли аларда, почтальон әкәмәт авыр посылка китерде. Тартманы куптарсак – ефәк юрганга чорнаган аккардеон. Әкият! Галия апаң – мәктәптә завуч; ул немец теле укытучысыннан теге генералның хатын укытты. Кыска хат: "Һерр Салиев, рәхмәт!" Каян иснәнгәннәр, безнең разведка да уяу, шул ук сәгатьтә погонлылар хәл "белеште". Берсе, аккордеонны ватып, эчен карамакчы иде, икенчесе тидертмәде, Кырым татары иде анысы. Ә эчендә ни дисең? Эчендә – моңга төрелгән безләрнең ачы язмышы...
Галимҗан сыздырып уйнап җибәрде. Икесенең дә бәгыре таш булып каткан, мәңге эремәс төсле иде, эреде: керфек очларыннан эре-эре яшь тамчылары сытылды...
Ирләр дә елый... ул чакта ник берсе күрәзәлек итсен: Галимҗанның улы атаклы галим дәрәҗәсенә ирешер, авыл читенә барган кебек кенә, Герман иленә – төрле симпозиумнарга, киңәшмәләргә чакырдылар, тик моны атасы гына күрмәс. Хәер, күкләргә ашкан җаннар җирдәге хәлләрдән хәбәрдар, диләр тагы...
...Ишморат карт почта тартмасыннан газеталар бушатты. Ил-көндәге яңалыкларның кайсысына сөенергә дә, кайсысына көенергә икән? Кәгазьдә – шайтан сүзе, телевизорда – шайтан күзе, икесендә дә – ялган. Ул бит үзе дә шушы ялганга батып-чумып яшәде. Аның гаебе белән оныгы өйләнмәде әнә. Артык хәсрәтләнмәде шикелле, бәлки, эченә йотадыр? Кем оныгы дисәң, аның оныгы ләбаса. Горур! Бүген ул беренче мәртәбә Мәгариф министрлыгында киңәшмәдә катнаша. "Әти, мөгаен безнең егетне күтәрерләр", – ди Гомәр. Күтәрсеннәр, тик азактан, авырттырып, җиргә генә ыргытмасыннар. Шөкер, килен Мәсәния дә сабырланды. "Вакыт яраларны төзәтә", – диләр, төзәтми, элпә белән генә каплый, мәгәр әзрәк кагылдың икән, ул яра элгәресеннән битәр әрнергә, сызларга керешә...
Бистә очыннан "кара үгез" чаба иде, кызыксынуы җиңде, – карт аның үзләре турысыннан узганын көтте. Ә машина нәкъ аның каршысына туктады. Рәхимов Ишморат шәхесендә чокынган шөкәтсез адәм калдыгы иде ул.
– Исәнме, Ишморат абый?!
– Исән әле, исән. – Картның җәелергә исәбе юк, кулы капка тоткасында иде. – Ни йомыш? Минем хакта яңа мәгълүмат җыймагансыңдыр алай-болай?
– Гафу итә күр, Ишморат абзый. Ялгыштык без. Кыз бит бердәнбер.
– Безнең дә егет бердәнбер.
– Булат маладис, гап-гади мәктәп укытучысыннан роно мөдире итеп билгеләнде. Министр кәнәфиенә ике адым!
– Әллә син, энем, безнекенең җиңенә "жучок" ямадыңмы? Һәр адымын белеп торасың.
– Бүген интернет заман, Ишморат абзый. Минуты-сәгате белән хәбәр тарала.
– Йомышың ни, энем?
– Йомышым бер генә: яшьләрне кавыштырыйк! Рәхимов фамилиясе дә бик күркәм икән.
"Әһә, күркәм! Башта ничек күперенгән идең, шөкәтсез!"
Өйләнү-көйләнүләр Булат ихтыярында, энем.
– Нәрсәдер көйләнми сезнеке. Бер киселгән ипи телеме кире ялганмый, ди. Безнекенең истерика, араны син генә бутадың, әти, ди.
Ишморатның картая-картая аска чүгәләгән гәүдәсе өч сөям үсте:
"Ялганмый, дөрес. Горур онык. Чөнки минем кан..."
Яшьләрнең үз көе, үз җыры, алар безне тыңламый, энем. Мин кем дә түгел. –
"Кара үгез" хуҗасы тәмам мескенләнде:
– Оныгың өчен син авторитет, ди, шул! Җайла, ә, абзый? Егет ягы нинди шарт куя – үтибез! Сине дә бәхилләтәм, бүләгем – иң кыйбат ял йортына путёвка!
Бу әрсездән котылыр өчен "ярар" дисә, картның укасы коелмас иде. Ләкин ул кулын селтәп кереп китте һәм тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, дүрт күз белән оныгын көтә башлады. Булат тәгәрмәч хәтле торт тотып кайтты.
– Бабай, сөенче! Әти белән әни кайда?
– Лаеш елгасында, балыкта. Хәбәреңне ишеттем, котлыйм, улым!
– Газетада бастырганнардамы? Министр яңа гына приказга кул куйды.
– Интернетыгыз йөз гайбәтче хатынны алыштыра, шул пәрәвез челтәре серләренә мине дә өйрәтерсең әле, яме, улым?
– Өйрәтермен, син зиһенле, тиз отасың. Их, бабай, әгәр мәктәптә дә укыган булсаң! Баш синдә, ә!
– Карале, улым, бу пәрәвез дигәнегез бик хикмәтле, ахрысы. Автобуста яше-карты гел телефонда казына. Ничек җебенә чуалмыйлар, аптыраш.
– Бүген дөньясы шуңа уралган, бабай. Халык китапханә белән архивларны әллә ни кирәксенми, бөтен мәгълүмат интернетта хәзер. Озак күрешмәгән дус-иш, туган-тумача шуннан табыша хәтта.
– Хикмәт икән, хикмәт, – диде карт. Аның башыннан яшен тизлегендә бер уй ялтырап узды: "Әгәр дә мин Мәүлидәмне эзләтсәм?" Чордашлар иде, мөгаен, исәндер. Алар буыны, ач-ялангач үссә дә, нык һәм таза.
Кич чәй белән генә оныгының яңа эш урынын "югач", һава сулап ишегалдында әйләнгәндә, бу уй, кош сыман, Ишморатның күңеленә кереп оялады.
Үзенчә ул мәрхүм Галимҗан Салиев каршында акланып та маташты: «Мин сине сатмыйм, әзи! Мәүлидәмнең язмышын гына беләсем килә».
Әзи гүя күкләрдән җиргә төбәлгән дә, рәнҗеп-үпкәләп: «Вәгъдәнне бозасыңмыни, Карамалай?" – дия кебек иде.
Бозмый ла, бозмый... Ә теләген тыярлык түгел.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

(Ахыры бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас