Сельские нивы
-15 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Алсу, Алсу, бу бит аның Алсуы. Нинди үзгәргән ул, тагын да матураеп киткән, тик күзләре , күзләре генә бик моңсу, сүнгән йолдыз кебек аның балкуы сүрелгән. Белмим бәлки мине күргәнгә күңеле төшкәндер. Уйлар, уйлар, бу уйлар кешене Әллә кая да алып барып җиткерә. Бүген менә аның уйларын өйгә кайтып җиткәч , капка төбендә җыелган халык чуалтты.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Егерме бишенче өлеш.
Алсу, Алсу, бу бит аның Алсуы. Нинди үзгәргән ул, тагын да матураеп киткән, тик күзләре , күзләре генә бик моңсу, сүнгән йолдыз кебек аның балкуы сүрелгән. Белмим бәлки мине күргәнгә күңеле төшкәндер. Уйлар, уйлар, бу уйлар кешене Әллә кая да алып барып җиткерә. Бүген менә аның уйларын өйгә кайтып җиткәч , капка төбендә җыелган халык чуалтты. Машинадан төшеп, кешеләр белән исәнләшмичә дә Гамил өйгә керде. Шәфкать туташы ишектән очып кергән Гамилгә:
---Гамил син бик вакытлы кайттың. Әнә әниеңнең кан басымы бик югары. Мин аңа хастаханәгә ятырга кирәк дип әйттем, тыңламый, улымны үзен генә калдырасым килми ди, әйтерсең лә сиңа 5--6 яшь.
— Руфия апа беләсең бит инде әнине, ул шундый, үлә башласа да торып басачак. — дип Гамил әнисе янына килде.
— Нәрсә инде бу әни? Нигә дип кәҗәләнәсең? Әни мин үскән егет, ничек тә үзем генә тора алам дип уйлыйм.
Фәймә апа улына карап торды да :
— Юк улым беркая да бармыйм, хәзер үтә ул. Әнә Руфия апаң укол ясады.
— Шуннан, ә кичкә таба кабат хәлең авырайса? Әйт әйдә миңа нишләргә?
— Менә бит минсез бернишли алмыйсың. Хәзер үк нишләргә дип торасың. Бармыйм дип әйттем икән, бармыйм .Үлергә булса мин хастаханәдә дә үләм.
-— Әнииии.......
--— Юк улым, Руфия сиңа бик зур рәхмәт, тик мин чыннан да бармыйм.
-— Ярар, тик әлегә ятып торырга киңәш итәм.. Өй эшләрен Гамил дә эшли ала. Ә кич мин тагын килеп китәрмен.
-— Килерсең, килерсең, ә иртәгә хәлем яхшырмаса Гамилем сине чакырыр. Ә ул өйдә булгач мин тиз төреләм.
Фәймә апа чыннан да хастаханәгә бармады, ә Гамил әнисе яныннан китмәде дә. Апаларына әнисенең хәлен телефоннан шалтыратып әйтсә дә, икесенең берсе кайтам димәде. Зөлфирәсе ире белән ял итәргә чит илгә чыгып киткән , ә Гөлфирәсе " эштән җибәрмиләр әлегә, соңрак кайтырмын" диде. Ике көн ял бик тиз үтеп китте .
— Әни иртәгә эшкә, белмим сине үзеңне генә ничек калдырырмын. Руфия апа әниеңне берәр атна сакла дип телләп әйтте. Бәлки миңа яллар алыргадыр? Мин от.....
Гамил сүзен дә әйтеп бетермәде, гадәттәгечә, әйе керегез дигәнне көтмичә, өйгә ишек шакып та тормыйча Галия килеп керде дә:
-— Исәнмесез, исәнмесез, Фәймә апа авырганыңны ишеттем дә хәлеңне белергә килдем. Бүген хәлең ничек?
— Ярый Галия кызым, хәзер Аллага шөкер . Ә менә Гамилнең начар,
Галия аптырап бер Гамилгә, бер Фәймә апага карап торды да:
— Аңламадым, болай яхшы күренә бит.
— Күренә генә, әнә аптырап йөри, мине иртәгә үземне генә ничек калдырыйм ди. Кызык шулаймы, мине улым бәбигә саный, тик мин әнисе— дип Фәймә апа көлеп җибәрде .
Галия кабат аптырады, ул Фәймә апага карап:
— Ничек инде, аңламыйм бернидә.
-— Син дә инде Галия аңламыйсың, ну бу яшьләр, иртәгә Гамилгә эшкә, ә мин үзем генә өйдә калам, менә эче поша, әйтерсең лә мин үзем генә өйдә тора алмыйм.
— Соң мин бар бит, миңа сезнең яныгызда калсам ярыймы? Минем яллар һәм мин бик рәхәтләнеп сезнең белән вакытымны үткәрер идем. Аннары Гамилгә дә тыныч булыр, әлбәттә инде сез риза булсагыз. Мин бары булышырга телим, сезнең хәлегез яхшырганчы.
-— Тик Галия......— дип Гамил нидер әйтмәкче иде, әнисе аны сүзен әйтеп бетермичә туктатып:
-— Бернинди тик, Галия минем белән калам дигән икән, димәк кала. Миңа да аның белән күңелле булыр.
— Ярый әни теләсә нәрсә эшләгез — дип Гамил өйдән үк чыгып китте .
Ике көн Галия Фәймә апаны карады, ашарга пешерде, бакча эшләрендә булышты, төрлечә ярарга тырышты. Аның өчен иң мөһиме - Фәймә апа янында ничек тә яхшы күренү, аның уенда Гамилне искиткеч хатын була алуы турында ышандырырга. Бүген Гамил иртәрәк өйгә кайтты, Галия дә минем өйгә кайтасым бар дип, тизрәк өенә кайтып китте . Кибет аша кайтырга булыр дип ул Алсулар урамы аша үтәргә булды, алар ягыннан бакча буе, тыкрык аша үтсә, тизрәк була дип уйлады. Кибеттән чыгып, әкрен генә өйгә таба атлаган Алсуны күреп:
---Нәрсә Алсу директор хатыны кебек корсагыңны киереп йөрисең? Әллә шартларга исәп итәсеңме? Мин дә озакламый синең кебек масаеп йөриячәкмен. Менә Гамилләрдән кайтып барам , булачак кайнанам авырып алды әле , шуңа күрә туй көнен күчердек. Син хыялланып кияүгә чыгарга теләгән егет минеке булачак.
Алсуга башта бу сүзләрне ишетү авыр булды, ләкин ул үз үзен кулга алып:
-— Әгәр Гамилгә кияүгә чыгарга теләсәм чыккан булыр идем , ул син гел хыялланып йөрдең. Дөресен әйткәндә мин сине Гамилне яратасың дип уйламыйм, син бик кенче. Син гел кечкенә бала кебек, яхшы уенчык минеке булырга тиеш дип уйлыйсың. Тик тормыш син дигәнчә түгел Галия, ахырын уйла, үзең дә бәхетсез буласың, Гамилнең дә тормышын бозасың.
— Синең ни эшең бар миндә? Ярата, яратмый чәчәк таҗы йолкырга мин, син түгел.
— Галия үпкәләмә, синең белән сөйләшеп торырга минем вакытым юк , өйләнешәсез икән бәхетле булыгыз.
-— Син нәрсә әллә йөрәгең янмый дип әйтергә телисеңме? Яна, ул хәзер син минем янымнан китүгә дөрләп яна башлыячак, Гамилдән колак какканыңны белгәч. Яшергән булма хисләреңне, мин синең әле дә Гамилне яратуыңны беләм.
Алсуның чыннан да йөрәге чәнчеп куйды, тик ул:
— Ышанасыңмы, юкмы миңа барыбер Галия, йөрәгемдә дә бернинди хис юк Гамилгә карата. Кызганычка каршы бу дөрес. Хуш.— дип Алсу Галиягә карап та тормыйча, тизрәк үз юлы белән китеп барды . Ә Галия Алсуның йөрәген телгәли алганы өчен шатланды. Ул үзен бүген зур җиңү яулаган кебек хис итте. Алда нәрсәләр эшләргә, ничек итеп Гамилне үзенә өйләндерергә планнар корды. Көндә иң беренче Фәймә апага, аннары Гамилгә гел яхшы яктан гына күрсәтте үзен, аларга ярарга тырышты. Ниһаять ул үзенекенә иреште. Шулай беркөн чәйләп утырган вакытта ялгыш очкындырган кебек:
— Фәймә апа үпкәләмәгез инде мин иртәгә килә алмыйм.
— Нигә инде, мин сиңа ияләшкән идем, хәзер синсез күңелсез булыр инде, нәрсә булды соң килә алмаслык?
— Иптәш кызым кияүгә чыга Фәймә апа, бармыйча кала алмыйм.
-— Туй яхшы әйбер инде, әнә Гамил сукыр кебек йөри, нинди кыз янында йөргәнен күрми. Үзем үлгәнче сезне өйләндерәсе иде дә бит, юк шул, дәшми Гамил, дәшми.
— Фәймә апа без теләгәнчә түгел бит, Гамил үзе теләмәсә ничек өйләндереп була аны, алай дөрес булмый, мин дә теләмим, ул мине яратмый икән ничек көчләп өйләндертим?
— Ул үз эченә бикләнеп йөрү дөресме? Өйләнсә бәлки үзгәрер, хатыны, туачак баласы хакында уйлар иде.
— Нинди балалар хакында сүз әни? — Эштән кайтып, өйгә кереп соңгы сүзләрен ишеткән Гамил аларны бераз аптырашта калдырып янә:
-— Нигә тынып калдыгыз мин кергәч кенә , нинди балалар турында сөйләшеп утыра идегез?
— Сиңа нәрсәгә ул улым? Синең хатының да, балаларың да юк бит. Синең балаларыңны кулыма алып сөймичә үлеп китәрмен дип куркам дидем. Дөресе шул, апаларың шәһәрдә, оныкларны рәтләп күргәнем дә юк. Син янымда, тик өйләнергә уеңда да юк. Менә зарланып утырам Галиягә, киленем булса, син соң кайткан кичләрне дә гөрләшеп сөйләшеп утырыр идек, миңа да тыныч, син дә борчылмас идең минем өчен.
Галия урыныннан торып:
— Гафу итегез, сез сөйләшегез, миңа китәргә вакыт — дип ашыгып чыгып китте . Аның өчен иң мөһиме боз кузгалды, кирәкле булган сүзләр әйтелде. Хәзер инде барысы да Фәймә ападан тора дип уйлады ул. Бу чыннан да шулай булып чыкты да. Фәймә апа көннән көн үзенең авыруы турында зарланды, көннән көн вакыт үтүе һәм оныкларны кулына алып сөяргә теләве хакында әйтте:
— Улым күпме була янып йөреп, әнә Галия үлеп ярата үзеңне, начар кыз түгел ул, бераз иркәрәк әлбәттә, тик ул бары әлегә әнисенең кызы булганга гына, кияүгә чыккач үзгәрә ул. Ә хаталарына килгәндә, кемдә юк ул хаталар улым? Башлы күзле булсаң мин дә синең өчен борчылмас идем. Ә Галиягә килгәндә, ул укуын дәвам итә , тик заочныйга күчәм, әтинең кибетендә авылда эшлим дип тора. Аның да әнисе соңгы арада еш авырый, шуңа да авылга кайтам диде. Өйләнсәң эштән кайткан җиреңә ашарыңа пешкән, өй җыелган була улым. Яныңда кеше булу үзе бер бәхет улым. Сине өйдә көтеп торучы булса, уты янып торган өйгә керүе бик рәхәт улым.
— Әни син ни телисең?
— Нәрсә тели ала инде ана кеше? Бәхетле булуыңны, ниһаять елмаеп өйгә кайтып керүеңне телим балам. Алайса соңгы арада елмайганыңны да күргәнем юк. Улым бәлки чыннан да уйларсың, Галия начар кыз түгел, бәлки аның белән тормышыңны бергә корып яши башларсыз. Бергә- бергә яши башлагач бәлки бәхетле булырсыз.
— Әни ул бит, мин, мин.....
— Улым, ул, мин, син сүзләре башны авырттыра. Синең дә бәхетле булырга хакың бар. Беләм син, ..... син мин әле яшь диярсең. Тик мин олы кеше, авыруым да ешайды һәм миннән бәхетле булып калуыңны телим.
— Әни син нәрсә сөйлисең? Әле үләргә повестка килмәгәндер бит?— дип Гамил шаяртырга маташты.
— Анысы Ходай Тәгалә кулында улым. Уйла балам. Син бит Алсудан башка кызларга борылып та карамадың, ә Галия гел авыр минутларыңда янәшәңдә иде. Нигә дип тартынасың улым, ул сиңа ошамыймы?
— Ничек әйтим әни, мин ул кыз начар димәдем. Дөрес аның да хаталары булды, син әйтмешли кемдә юк алар. Тик әле иртә миңа өйләнергә әни, иртә.
— Ярар улым мин сиңа бүтән берсүз әйтмим, үзең беләсеңдер— дип Фәймә апа урыныннан торып китте. Әнисенең бу теләге Гамилгә зур сынаулар аша үтәргә туры килүе хакында әлбәттә инде беркем дә белмәде. Эх язмыш нигә дип кешеләргә шундый сынаулар бирәсең? Нигә нәрсә буласын алдан кисәтмисең икән? Нигә алдан сизү мөмкинлеге бирмисең син? Әйе язмыш, син хаклы, әгәр кеше нәрсә буласын алдан белсә, хаталар ясамаса, аларны төзәтергә өйрәнмәс иде. Бары зур ялгышлар, хаталар ясап, кеше аларны күрә белергә, башка андый хата җибәрмәскә өйрәнә, тормышны үзенчә җайларга тырыша. Тормыш юлы сикәлтәле диләр, кемдер шул тормыш юлында югалып кала, ә кемгәдер зур сынаулар аша узарга туры килә, ә кемгәдер сикәлтәле юллар аша узу җиңел тоела. Гамилнең дә тормышы шул сикәлтәле юлларга килеп тоташа. Бүген ул әнисенең теләгенә каршы килмәячәген әйтәчәк.

Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова