Әлфия дә бераз карап торды, кинәт йокысыннан уянган кеше кебек, исенә төшерергә, танырга тырышты, күзләр
тынгысызланып йөгерә иде. Әллә Илдусны исенә төшерде, әллә акылына ачыклык килгән вакыт булды – Әлфия читлектәге кош кебек бәргәләнә башлады, тәрәзәне ачмакчы булып эзләнә, тик калын рәшәткәләр ачарга җай бирми иде.
Әлфия елый-елый өзгәләнде, нидер кычкырды, рәшәткәне
йолкыды, аның кычкырып чәбәләнүенә калганнар кушылды,
аның артыннан тәрәзәгә өелә башладылар. Әлфия бар көченә
тәрәзәгә китереп сукты, аңа карап башкалар да тәрәзә төйде,
кайберсе тәрәзә төбенә үк менеп басты. Әлфиянең тагын бар
көченә тәрәзәгә китереп бирүе булды, пыяланың эчке каты
кырылып төште. Әлфиянең кулы киселеп, кан ага башлады,
тик ул моны тоймады:
– Чыгарыгыз, чыгарыгыз мине моннан, өйгә кайтасым
килә! Илдус, коты алынып, тышкы якта бәргәләнде. Ак халатлы таза-таза гәүдәле санитарлар кереп, халыкны берәмберәм тәрәзәдән читкә болгап атты, озын җиңнәрен артка
каерып бәйләп, кайсысын кая очырдылар. Кем койкага, кем
почмакка барып төште. Әлфия, тимер рәшәткәгә ябышып,
«Илдус, Илдус, алып чык мине моннан», дип кычкырды.
Үз канына үзен дә, башкаларны да буяп бетерде, аны да
рәшәткәдән йолкып алдылар да каядыр өстерәделәр. Бу күренеш Илдуска төссез экрандагы мәхшәрле кино булып тоелды. Ул, Әлфияне кая алып киттеләр, дип, тагын тәрәзәдән
тәрәзәгә йөгерә башлады, кире ватык тәрәзәгә килде. Ике
кулы да терсәккә чаклы ак бинт белән бәйләнгән, исерек
кеше кебек, аягында да басып тора алмаган Әлфияне дә бер
койкага кертеп аттылар.
– Әлфия, нишләттеләр сине, нишләттеләр? – Илдус үзе
дә бу яктан рәшәткәгә шатырдатып ябышкан иде. Шулчак
нәрсә беләндер тез астына каты итеп китереп суктылар.
Илдус авыртудан тезенә чүкте. Икенче юлы билгә эләкте.
Илдус кычкырып җибәрде, тын да алалмыйча, сыны катып
җиргә ауды.
– Нәрсә, синең дә керәсең киләме әллә? Ычкын моннан, сиңа да бер укол утыртканчы. – Әлфияне алып кереп
киткән санитарның берсе иде бу. Ул Илдусның аякка торып
басканын да көтмичә, якасыннан эләктереп, капкага өстерәде. – Тагын бер күрсәм, моннан чыгармын димә! – диде дә
артына тибеп җибәрде..
Илдус көчкә аягына торып басты, коймага тотына–тотына читкә атлады, теге санитар суккан җирләр сындырып
авырта, тезләр бөгелеп-бөгелеп китә. «Әлфиягә дә шуның
белән сукты микән, кансыз». Илдус капка алдында таптанып
бик озак торды. Кышкы көн кыска була, караңгы да төшкән
иде. Илдус әллә кышкы салкыннан, әллә күргән кыямәттән
калтыранып куйды: кеше бәхете юка пыяла кебек икән. Әле
ярты ел элек кенә чибәр, иркә хатын иде, хәзер Әлфиянең язмышы нәрсәгә әйләнде… Монда акыллы кешең дә акылдан
язар. Әй, ике ахмак, үз куллары белән китереп тапшырдылар
бит, ничек тә өйдә генә саклыйсы иде үзен. Кире алып та булмый хәзер. Монда җүләр генә түгел, гарип тә ясап бетерәләр
бит. Рәнҗидер Таһир дусты, аның сөекле хатынын, балаларын яклый алмаган Илдуска рәнҗидер…
Илдус кая барырга белмичә, бик озак бер урында таптанып торды, тулай торактагы бүлмәсенә дә кайтасы килмәде.
Таһир үлгәннән бирле авызына бер тамчы да капканы юк,
тик бүген йөрәк януын башкача басып булмас дип, бер ярты
алды. Ир-ат өчен үзеңнең булдыксыз һәм көчсез булуыңны
танудан да авыр нәрсә юктыр. Аның кем белән булса да
сөйләшәсе, эчен бушатасы килде, аңласа, Нина апасы гына
аңлар дип, тулай торагына атлады. Үз бүлмәсенә керергә
аягы тартмады, Нина апаның ишеген какты. Нина апа Илдусны сөенеп каршы алды, өстәл әзерләп, икәүләшеп бик
озак сөйләшеп утырдылар. Илдус үзе алып килгән аракысын
эчте, эчсә дә исермәде. Нина апа аңа карап утырды да:
– Хәзер нишләмәк буласың? – дип сорады.
– Белмим, Нина апа, кая барып башны тыгарга? Тик
монда калмыйм, башка тулай торакка күчәргә кирәк.
– Хәзер шәһәрдә дә авыр, Илдус улым, бөтен җирдә
кыскартулар, акча түләмиләр, бөтен нәрсә талонга калды.
Еллар буе үтми яткан товарларны да халык сыдырып алып
бетерде, хөкүмәт халыкның кесәсен яхшы чистартты. Син,
улым, үз хәсрәтең белән дөньядагы күп нәрсәләрне аңламыйсың, җитмеш ел тырышып төзегәнне хәзер тырышып
җимерәбез. Ни кыланалар, я, халыкка эш хакын аракылата
бирәләр бит, башка сыймас хәл. Бер дә, балаңны ашат дип
ипи бирмиләр, ә аракы бирәләр. Авыл халкы әле ничек тә
яшәр, игене үзендә, малын үстерер, ә шәһәр халкы нишләр?
Талоны бар – акчасы юк, акчасы барның талоны юк, менә
бит замана. Авылга кайтканың хәерлерәк булыр, улым, эш тә
табарсың, бәлки бәхетең дә шундадыр, кайт син, улым.
Илдус башын иеп кенә тыңлады.
– Дөрес әйтәсең, Нина апа, Таһир да шулай дигән иде
бит. Бәлки Әлфияне дә чыгарырлар, аларга ярдәм итәрмен.
Ярый, мин үземнең бүлмәгә чыгып йоклыйм, рәхмәт сиңа,
Нина апа.
– Анда Мөнирә йөри, эләгешә күрмә тагын, төкер син
аңа, борылып та карама, менә ачкычың.
Бәхетсезгә җил каршы ди: ишекне ачып, утны яндырып
җибәргән иде, ни күрсен – койкасында Мөнирә белән бер
яшь егет гыйшык уйнап яталар. Алар Илдусны күргәч, икесе
дә сикереп торып утырдылар. Егет ашык-пошык киенгәндәй
итте, кимәгәнен кочаклап, бүлмәдән чыгып та сызды. Мөнирә халатын аннан-моннан эләктереп:
– Нәрсә терәлеп каттың, бу бүлмә хәзер минеке, – диде
биленә таянып.
– Иртәгә синеке булыр, мин киткәч.
Илдус эләгешергә җыенмаган иде, чыгып кына китәсе
иде дә бит, әллә эчкән аракы, әллә еллар буе җыелган ачу
аны туктатты, ул сөзеп кенә карады:
– Чыгып кит, Мөнирә, канымны кайнатма!
Тик Мөнирә туктарга җыенмады:
– Баланы үтердең, безне фатирсыз, пенсиясез калдырдың, – дип гаепләде, аннан Әлфиягә күчте. – Чукындымы
Әлфия, чукынды! Таһир – дус, имеш. Үлеп өлгермәде, син
аның хатыны белән яши башладың, әзер корган дөньяга
кереп утырдың. Ә беләсеңме, Әлфия ни өчен җүләрләнде?
Мин шулай иттем аны, җитәр, рәхәттә болай да озак яшәде, күп йөзде бал белән майда. Менә хәзер сазда да йөзеп
карасын, мин аңа бозым ясадым, ул мәңге дә терелмәячәк,
мәңгегә җүләрләр йортында калачак! Таһир йортына хуҗа
булырмын димә, син дә Әлфия артыннан чукынырсың.
Боларны ишеткәч, Илдусның сабырлыгы бетте, Мөнирә
дә артыгын ычкындыруын аңлады, тик соң иде инде. Илдус
Мөнирәнең муеныннан буып тотып алды.
– Ни сөйлисең, җирбит, аның кечкенә балаларын кем
карар, әйт, нәрсә эшләттең? Буып үтерәм бит хәзер елан
урынына, – дип, Мөнирәне себерке урынына селкеде. Бер
кызган кан тиз генә тыела алмады, хатынның үткәндә кылган барлык этлекләре исенә төште, заяга узган яшьлеге,
интегеп үлгән улы да, бер гаепсезгә әрәм булган Әлфия дә,
аның ятим, елап калган балалары да, гомерлеккә җимерелгән
язмышы – барысы-барысы күз алдыннан үтте. Күзләрен кан
баскан Илдусны инде тыеп торырлык түгел иде, ул Мөнирәне кара канга батырып, типкәли-типкәли кыйнады, аңа хәзер
нидән куркасы – караңгы бүлмәдә елап калыр баласы юк.
Нина апа белән берничә кеше кереп, Илдусны аралап алмасалар, бәлки үтереп тә ташлаган булыр иде. Мөнирәне ашыгыч
ярдәм машинасына, ә Илдусны милициягә алып киттеләр.
Нина апа Илдуска ничек ярдәм итәргә белмәде, судта
хәленнән килгәнчә аны яклады, барысына Мөнирәне гаепләде. Илдус үзе дә беркемнән ярдәм сорамады, туганнарына да
белгертмәде. Судьяның, кылганыгызга үкенмисезме, дигән
соравына, «үкенмим, ун ел канымны эчте, аны күрмәү,
ишетмәү үзе бер бәхет булыр», дип җаваплады. Бәхетсезлек
Илдусны ун ел буена чат саен сагалап торды, үткән ун елга
тагын менә өч ел өстәлде. Илдус өзгәләнмәде, бәргәләнмәде,
биргән хөкемне тыныч кына кабул итте, бу минутта ул үзен
түгел, Әлфияне уйлады, үз хөкемен аныкы белән чагыштырды. Илдус утырыр да чыгар, өч ел үтәр дә китәр, тик Әлфия
белән ни булыр? Әгәр әйткәннәрең хак булса, үз явызлыгың
үзеңә кайтсын, Мөнирә!
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.