– Ух, Илдус абый, ничек матур, гел әтигә охшаган; әни генә күрмәсен.
Бала хаклы булды, Әлфияне тота алмадылар, тагын чыгып чапты. Ул көнне Сәгыйдә апа килгән иде:
– Син инде, Илдус улым, ачуланма, кеше арасында яхшы түгел болай. Сәлим абзыең да терелде, мин монда үзем
карармын, – диде ул Илдуска.
Илдус бер сүз дә эндәшмәде, тимер-томырларын алды
да әтиләренә кайтып китте. Өйдә әтисе дә шуны кабатлады:
– Әлфиягә йортка кереп алган дип сөйлиләр, әлегә бармый тор, улым, әзрәк вакыт узсын, – диде ул. Илдус янә авыз
ачып бер сүз эндәшмәде. Ул сөйләшсә дә балалар белән генә
сөйләште, олыларның, кеше хәлен белмичә, бүрәнә аша бүре
куып йөрүләренә ачуы килде, әтисенә дә кул гына селтәде.
Таһирның сынын күргән Әлфияне бөтенләй алып кайтып
булмый башлады, ул аңа ябышып я елады, я көлә-көлә
тере итеп сөйләште. Илдуска эшләгән эше өчен үкенергә
генә калды. Уйлады-уйлады да, ясаган сынны сарайга алып
кайтып, яшереп куйды. Бу тагын да авырга төште: Әлфия
сынны югалтуны Таһирны югалту белән бер кичерде, бөтен
каберләр арасыннан эзләде, чакырып елады. Ул килгән саен
теге кош та килеп, җанны өздереп кычкырды. Аны күреп,
Әлфия «Таһир, Таһир, әйдә, өйгә кайт», дип чакырды, аруны
да, салкынны да тоймады, кош артыннан йөгерде.
Карлы-яңгырлы көз килде. Заһир, мәктәпкә йөрер урынга, күбрәк әнисен саклады. Төн җитсә, кысып кочаклап ята.
Сәлим бабасы да сакта, ишек төбендәге бүлмәдә йоклый.
Шулай да бала – бала инде, беркөнне әнисенең чыгып киткәнен сизми калган.
Иртән Заһир кычкырып җибәрде:
– Бабай, бабай, әни юк, тагын чыгып киткән!
Тышта сызылып кына таң ата, җиргә ап-ак кар яткан.
Заһирның кычкырган тавышына Сәлим абзыйның йөрәге
чабыш атыдай тибәргә тотынды:
– Я Ходаем, ничек сизми калдым икән соң?
Яңа кар өстендәге эзләр капкадан чыгып, зиратка юл
алган иде. Заһир әнисенең эзләре буенча бар көченә чапты,
аның артыннан Сәлим абзый да хәленнән килгәнчә йөгерергә
тырышты, «катып кына үлмәсә ярар иде, ничек ишетмәдем,
карт җүләр», дип үз-үзен сүкте. Заһир килгәндә, әнисе кабер
өстендәге карны кулы белән сыпырып, бер читкә өеп утыра,
өстендә бер кат өй күлмәге генә, үзе яланаяк, чәчләре тузгыган, күзләре ут яна. Ул хәтта улын да танымады.
– Әни, катып үләсең бит, – дип, Заһир әнисенә ябышты. – Әйдә, кайтабыз, әти өйдә, безне көтә, – дип тә карады,
тик әнисе үз эченә бикләнгән, ишетми иде.
Сәлим абзый ничаклы гына йөгерергә тырышмасын,
әлләни ара китә алмады, йөрәге кысты, күз аллары караңгыланды. Үз көчсезлегеннән үзе еларга җиткән иде, көтмәгәндә
янына җигүле ат килеп туктады.
– Сикер, Сәлим абзый! – Ул янына килеп туктаган чанага тәгәрәп кенә килеп төште, сүз әйтергә теле әйләнмәде,
алга дигәнне аңлатып, кулын гына болгады.
– На-на, малкай! – Илдус атны алга куалады.
– Тизрәк, тизрәк, Илдус улым! – Сәлим абзыйның хәле
дә, тыны да калмаган, телен көчкә әйләндереп, «коткар баламны», дип пышылдады.
Әлфияне атка утырта алмый йөдәп беттеләр. Әлфия баш
бирми, һич тыңламый, үзе ут булып яна. Илдус өстендәге
фуфайкасын салып, Әлфияне төреп, кысып кочаклады.
– Чү, бу мин, Әлфия, мин – Таһир, әйдә, кайтабыз, – дип
чанага утыртты, үзе Сәлим абзыйга ымлады. Ат акрын гына кузгалып, авылга таба юл алды. Әлфия акылсыз яшел
күзләрен Илдустан алмады, Заһир әнисенең каз тәпие кебек
кызарып каткан аякларын кечкенә куллары белән ничек җылытырга белмәде.
Больницадан врач чакырттылар, дарулар биреп йоклаттылар. Табиб Сәлим абзыйга карап торды да:
– Чаллыга озатырга кирәк, без аңа монда берничек тә
ярдәм итә алмыйбыз. Үзегез күрәсез, көннән-көн начарлана
гына бара, дәваларга кирәк.
– Ничек үз баламны җүләрләр йортына илтеп бирим, –
дип елады Әлфиянең әтисе.
– Башка чара юк, Сәлим абзый. Хәзер кышкы суыклар
җитте, чыгып китеп, берәр җирдә катып үлүе дә бар.
Тынычландыра торган дарулар кадап, Әлфияне ашыгыч
ярдәм машинасына чыгарып утырттылар.
– Мин дә сезнең белән, – диде Илдус.
– Әйдә, иптәш булырсың.
Машина психбольница ишегалдына килеп туктады. Бөтен җирдә тимер ишекләр, тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләрне күреп, Илдус:
– Төрмә бит бу, Сәлим абзый, – дип куйды.
Кабул итү бүлмәсенә ак халаттан таза гына табиб керде,
аңа ияреп, ишек катына тагын да таза ике егет чыгып басты.
Авылдан килгән кәгазьләрне укып-караштырып чыккач,
«чишендерегез дә әйберләрен алып кайтып китегез», диде
табиб. Әлфиянең озын калын чәчләренә карап торды да:
– Да, жалко, но монда чәч йөртергә ярамый, кырырга
туры килер.
Сәлим абзый яшь тулы күзләре белән кызының иң зур
горурлыгы булган чәч толымына карады, андый матур алтын
чәч тирә-якта юк иде.
Кәгазьләрне тутырып бетергәч, табиб ишек төбендәге
ике әзмәвергә ым какты, егетләр шунда ук Әлфияне, икесе
ике як беләгеннән күтәреп, алып кереп тә киттеләр. Көчле
уколлардан йокымсырап утырган Әлфия аңламый да калды.
Аңа артына борылып карарга да бирмәделәр, тимер ишек
шакылдап ябылды, эчтән кычкырган, елаган тавышлар
ишетелде. Сәлим абзый елар чиккә җитеп, «чәчен кисмичә
булмый мени соң, нишләтәләр, ник кычкырталар аны?» дип
өзгәләнде.
– Ярамый, абзый, бетлиләр, чәчләрен йолкалар, сугышалар. Үзегез аңлыйсыз, бу ял йорты түгел. Карый алсагыз, сез
аны монда алып та килмәс идегез, шулаймы?
Күп тә үтмәде, Әлфиянең киемнәрен, киселгән толымын
чыгарып бирделәр. Баласының башын кисеп чыгарып тоттырдылар мыни – Сәлим абзый лап итеп урындыкка утырды,
чырае ап-ак булып, йөзеннән кан качты, башы әйләнде.
Әлфиянең нигә кычкырып елаганы аңлашыла иде.
Аның матур ак тәнен Таһирдан башка кем күргән дә, кем
кагылган; ә монда үгездәй адәмнәр нишләтмәс аның баласын… Сәлим абзый уйлаган уйны Илдус та уйлады, аның
да йөрәге кысып-кысып алды, ул көч-хәл торып, Әлфиянең
эчке киемнәрен, оекларын сумкага тутырды, матур чәч толымын кадерләп баш яулыгына төрде.
– Кайчанрак килеп алыйм, энем? –диде Сәлим абый
көчкә телен әйләндереп.
– Берәр айдан килеп, хәлен белеп китәрсез.
– Ник алай озак?
– Эх, абзый, ул чир белән еллар буе да яталар, кайберәүләр гомерлеккә шунда калалар, чире шундый.
– Дәвалый күрегез инде берүк, аның балалары кечкенә,
әтисез дә калдылар, – диде дә Сәлим абый елап җибәрде. Ата
йөрәгенең ничек сызлавын Илдус та тоеп торды. Кемнәрнең
күзе тиде, кем көнләште икән кеше бәхетеннән? Күз ачып
йомганчы, бар нәрсәнең асты-өскә килде. Тол белән ятимгә
ярдәм итеп булыр, ә менә акылын җуйганга …
Сәлим абзый авылга көчкә кайтып җитте, кайтты да тагын түшәккә егылды. Әлфиянең кычкырып елаган тавышы
кабат-кабат колагында яңгырады, «моны мәңге кичермәссең,
балам», дип, йөрәге кысты.
Илдус авылга кайткач та балалар янына китте, аңа инде
үз итеп күнеккән балалар сөенешеп каршы йөгереп чыктылар. Таһир үлгәннән бирле бу гаиләнең кайгысы аныкына
әйләнде, хәтта үз улын уйларга урын да калмады, шушы
балалар аңа үз балаларына әйләнде.
Илдус балалар белән дөнья көтә, ашата-эчертә, малларны да карый, көн буе бушамый. Тик бу юаныч та озакка
бармады, Таһирның әти-әнисе беркөнне килеп, малларны
да, балаларны да үзләренә алып кайтып киттеләр. «Әлфиянең кайчан кайтасын кем белгән, оныкларны чит кешедән
каратып булмый бит, үзебез исән чакта үзебез карыйбыз»,
диделәр. Заһир, «әни кайтканчы беркая да бармыйбыз, Илдус абый белән өйдә яшибез», дип, күпме генә еламасын,
әбисе белән бабасын күндерә алмады.
Язмыш дигән нәрсә тагын тез астына сукты. Илдус тагын башын иеп, бикләнгән капка төбендә басып калды, балалар каерылып-каерылып, елый-елый кул болгадылар. Ул
бүген тагын ялгыз калды. Ул балаларны түгел, балалар аны
җылыткан, яшәргә көч биргән икән. Хәзер нишләргә?..
Илдус акрын гына туган йортына кайтты, аның хәлен
аңлап, әтисе:
– Ят, улым, ял ит, бик тә йончыгансың, кичнең иртәсе
хәерлерәк, – диде.
– Ах, әткәй, нишләп шулай авыр бу дөнья, бу кайгыхәсрәт бервакыт бетәрме? Мин яшәп арыдым бугай, әткәй.
– Чү, улым, алай димә, беркемнең дә сарае буш түгел,
һәркемнең үз кайгысы. Килер бер көн – син дә бәхетле булырсың. Таһир дустың әнә ничек матур итеп яшәде, авыр
чакта шуны искә төшер. Ул бит сине дә шулай яшәтергә
теләде, олы йөрәкле кеше иде, урыны оҗмахта булсын. Хәзер, улым, аның гаиләсенә син булышмый кем булышсын?
Шуны уйла, улым.
Илдус бик озак уйга чумып, караңгы түшәмгә карап
ятты да йокыга китте. Төшенә Таһир керде. Үлгәннән соң беренче керүе иде, шундый ачык, матур итеп күрде аны Илдус.
«Син, дус, миңа ясаган һәйкәлеңне китереп куй, бик матур,
миңа бик ошады, рәхмәт инде. Минекеләрне ташлама».
Илдус уянып китте, тирә-ягына каранды, юк, төш кенә
икән шул. Дөньяны бөтенләй кар басканчы урынына илтеп
утыртыйм дип, авыр бүрәнәсен сыртына салып, зиратка китте. Таһир каберенә һәйкәлне урнаштырды да:
– Хуш, дустым, мине монда хәзер берни дә тотмый, – диде дә шәһәргә китте.
Чаллыга килү белән Илдус туп-туры Әлфияне калдырган больницага килде, кабул итү бүлмәсеннән кереп сорагач,
әле иртә, борчып йөрмәгез, дип, чыгарып җибәрделәр. Илдус
больница тирәли тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде, ике яклап куелган калын тимер челтәрләр яхшылап күрергә бирми иде, ә
күргәннәр котын алды. Кемдер елый, кемдер көлә, кемдер
кулын болгый-болгый, каршы стена белән сөйләшә, кайсысы
бертуктаусыз селкенеп утыра; өсләрендә бертөсле кием, кырып алынган чәч, үзләре дә бөтенесе бер төсле, акылсызлар.
Кая соң монда Әлфия? Илдус һәр тәрәзәдән озак-озак карап,
аны эзләде. Соңгы тәрәзәгә җиткәндә, эчке яктан карап торган олы яшел күзләр аны сискәндереп җибәрде. Илдус Әлфияне көчкә таныды: чәче кырып алынган, үзе ябык, өстендә
нинди икәне дә аңлашылмаган иске күлмәк, галәмәт озын
җиң. Матур күзләр буш, берни аңлатмый. Илдус аны тапкан
сөенечтән тәрәзә кагарга тотынды:
– Әлфия, Әлфия, хәлең ничек?
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.