Все новости

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

Бу ва­кыт­та Әл­фия генә бер­ни белмә­де, ял кө­не бул­ган­га, керләр юды, ба­ла­ла­ры белән кай­наш­ты. Көн үт­те – Та­һир һа­ман кайт­ма­ды. Кич­ке як­та өйгә әти­се белән әни­се ки­леп кер­де, йөзлә­ре әллә нин­ди иде. Әл­фи­я­нең әни­се кинәт кычкы­рып елап җибәр­де.– Тук­та, әни, ни бул­ды, ник елый­сың?Сә­лим аб­зый кы­зын ко­чак­лап ал­ды.

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

Бу ва­кыт­та Әл­фия генә бер­ни белмә­де, ял кө­не бул­ган­га, керләр юды, ба­ла­ла­ры белән кай­наш­ты. Көн үт­те – Та­һир һа­ман кайт­ма­ды. Кич­ке як­та өйгә әти­се белән әни­се ки­леп кер­де, йөзлә­ре әллә нин­ди иде. Әл­фи­я­нең әни­се кинәт кычкы­рып елап җибәр­де.
– Тук­та, әни, ни бул­ды, ник елый­сың?
Сә­лим аб­зый кы­зын ко­чак­лап ал­ды.
– Ба­лам, са­быр бул, Та­һи­ры­быз те­ге дөнь­я­га ки­теп барды бит, нык бул, ба­лам. – Сә­лим аб­зый үзен ни­чек кенә кулда то­тар­га ты­рыш­ма­сын, бул­ды­рал­мый елап җибәр­де.
– Ни­чек кит­те, ми­не кал­ды­рып­мы?
Бу баш­ка сы­еш­лы хәл тү­гел иде, әле иртән генә бергә
чәйләр эчеп, бергә яңа ту­ган ко­яш­ка сок­лан­ган, озак­ла­мый
кай­тыр­га дип чы­гып киткән ке­ше­нең бүтән кайт­ма­сы­на ышаныр­лык тү­гел иде. Үлем һәр­ва­кыт шу­лай көтмәгәндә килә,
ке­ше го­ме­ре – күз белән каш ара­сы дип бел­ми әйт­миләр.
Кичтән Та­һир­ның үле гәүдә­сен өйгә алып кергәч, Әл­фия
аң­сыз егыл­ды, аңы­на ки­леп аз­рак утыр­ды да та­гын истән
ау­ды, аны таң­га чак­лы укол­лар ясап йок­лат­ты­лар. Күмгәнче уян­ма­сын, йө­зен күрмә­сен ди­деләр, ка­ра кү­мер­не кү­реп,
акыл­сыз­ла­нуы да бар. Икен­че көн­не Та­һир­ның кә­фен­леккә
тө­релгән гәүдә­сен хуш­ла­шыр­га дип ишегалды ур­та­сы­на
чыгар­ды­лар. Та­һир­ны алып китәргә җы­ен­ган­да гы­на, Әл­фия
кинәт си­ке­реп то­рып утыр­ды, ишегалдына чык­ты, исе­рек
ке­ше ке­бек ка­рап то­ра бир­де. Тик бе­раз­дан, йо­кы­сын­нан
ай­нып киткәндәй, кинәт Та­һир өс­тенә таш­лан­ды, ан­нан капка­га ар­кы­лы бас­ты, кул­ла­рын җәеп кыч­кы­рыр­га то­тын­ды:
– Бир­мим, юк, бир­мим, кал­ды­ры­гыз, мин ан­нан баш­ка
яши ал­мыйм! Бак­ча­га кү­ме­гез, әнә, тәрәзә кар­шы­сы­на, күз
ал­дым­да бул­сын! – Әл­фи­я­не читкә ал­мак­чы бул­ды­лар, тик
ул ка­бык кы­ры­на ябы­шып, йөрәк өз­геч та­выш белән «Та­һир,
Та­һир» дип кыч­кыр­ды, Та­һир ярат­кан озын җирән чәчләр
туз­гы­ды, ул ярат­кан ма­тур күзләр акыл­сыз рә­вештә ут чәч­те.
Аны күп­ме ке­ше кабыктан читкә өс­терә­де – көчлә­ре җитмәде. Карт­лар, өйләгә чак­лы күмәргә кирәк, дип ашык­тыр­дылар. Әл­фи­я­не көчкә өс­терәп өйгә алып ке­реп кит­теләр, ә
үзлә­ре, Та­һир­ны җирәнк­әеннән ае­рып, зи­рат­ка ашык­ты­лар.
* * *
Ил­дус иртән үк ур­ман­га кит­те, улы­ның ка­бе­ренә берәр
ма­тур агач утырт­мак­чы бул­ды. Йө­ри тор­гач, яшь ба­лан ага­
чы­на тап бул­ды, ипләп кенә ка­зып ал­ды. Икәү икән, ярый,
бер­се тернәкләнмәсә, бер­се ка­лыр, дип, ике­сен дә кулъя­у­лыгы­на тө­реп ал­ды. Үсен­теләр­не утыр­тыр­га дип, ту­ры зи­рат­ка
кайт­ты. Зи­рат ту­лы ке­ше­не кү­реп, ады­мын кы­зу­лат­ты. Аның
улы яны­на кем­не күмәләр икән?
Кап­ка­дан кергәч, Ил­дус ап­ты­рап тук­тап кал­ды, бер
ка­бык­та ят­кан гәүдәгә, бер ха­лык­ка ка­ра­ды. Мәет­нең баш
очын­да ба­сып тор­ган, кай­гы­дан ка­ра ян­ган Га­риф аб­зыйны күргәч, йөрә­ге кинәт жу итеп ал­ды. Карт­лар ара­сын­нан
берәү: «Ил­дус, дус­тың Та­һир белән хуш­ла­шып кал», дигәч,
чай­ка­лып кит­те, ку­лын­да­гы үсен­телә­ре җиргә тәгәрә­де. «Булмас, бу мөм­кин тү­гел, ышан­мыйм», – ди­де ул ак­рын гы­на.
Йө­зен ка­ра­мак­чы бу­лып, мәет­нең ба­шы­на үрел­де, кем­дер
аның ку­лын­нан тот­ты: «Кирәк­ми, ач­ма, ул янып беткән»,
ди­де.
Ил­дус кал­ты­ра­на-кал­ты­ра­на Та­һир­ның аяк очы­на тезләнде.
– Я Раб­бем, ни өчен аны? Ник ми­не тү­гел, ник ми­не
ал­ма­дың улым яны­на? –– Ил­дус ба­шын ко­чак­лап үк­си-үк­си
ела­ды, аны бер­кем дә тый­ма­ды…
Эчә­се әрем су­ла­ры бетмәгән икән шул әле, дус­ты белән
бер ай, бер кич бә­хет­ле бу­лып кал­ды, шул бә­хет­не дә Хо­дай
күп­сен­де, тар­тып ал­ды; киләчәккә бө­тен өметләр­не өз­де.
Та­һир­ны күмгәч, ха­лык кай­тып кит­те, ике ка­бер ур­тасын­да бер Ил­дус ба­сып кал­ды. Ул нәрсә­сен­дер югалт­кан
ке­шедәй, ары ка­ра­ды, би­ре ка­ра­ды, нишләргә дә белмә­де.
Алып кайт­кан үсен­телә­ре исенә тө­шеп, шу­лар­ны эз­ли башла­ды, алар аяк ас­тын­да ка­лып тап­та­лып беткәннәр иде. Аларны күргәч, кү­зенә та­гын яшь тул­ды, та­гын ела­ды, ка­берләр
ара­сын­да үрмә­ли-үрмә­ли, ике­сен ике ка­бер өс­тенә утырт­ты.
Көтмәгәндә зи­рат­ка озын чәчлә­ре туз­гы­ган, йө­ге­реп хә­ле
беткән Әл­фия ки­леп кер­де, аның күзлә­ре олы бу­лып ачылган, йө­зе ап-ак, иреннә­рендә кан әсә­ре юк. Ул Ил­дус яны­на
тез чүк­те дә, яңа өелгән ка­бер өс­тенә текәл­де. Ил­дус яшь­ле
күзлә­ре белән Әл­фи­ягә ка­ра­ды, ул берсүз­сез уты­ра бир­де, ни
ела­ма­ды. Чалт аяз күк, өстә ко­яш кыз­ды­ра, бер бо­лыт әсә­ре
юк, шул­чак көтмәгәндә эре-эре яң­гыр там­чы­ла­ры төшә башла­ды, бер­ничә ми­нут эчендә ко­еп яң­гыр явып уз­ды. Әл­фия
белән Ил­дус ышык­ла­ныр­га уй­ла­ма­ды­лар да, алар­ның ки­е­ме
чы­ла­нып өслә­ренә ябыш­ты. Яң­гыр ни­чек кинәт баш­лан­са,
шу­лай кинәт тук­та­ды.
Күк йө­зе чалт аяз иде. Ил­дус күккә ка­рап:
– Я Хо­да­ем, кыл­га­ны­ңа үзең дә елый­сың бу­гай, – дип
куй­ды. Ан­нан Әл­фи­ягә ка­ра­ды. Кичә генә бу ха­тын шун­дый
чибәр, бә­хет­ле иде бит... Баш очын­нан нин­ди­дер кош үзәк
өз­геч та­выш белән кыч­кы­рып оч­ты да ерак тү­гел бер агач­ка
кун­ды. Әл­фия:
– Та­һир, Та­һир! – дип тал­пы­нып куй­ды. Кош та­гын үзәк
өз­геч итеп кыч­кыр­ды, ул бө­тен галәмгә яң­гы­ра­ды. Алар кошка, кош алар­га ка­рап уты­ра бир­де, ан­нан та­гын бер үзәк­не
өзеп, ке­ше ела­ган та­выш белән кыч­кыр­ды да очып кит­те.
Ил­дус, Әл­фи­ягә ка­рап:
– Юк, ул үлмәгән, бу – аның җа­ны оча, – ди­де.
Ар­тын­нан эзләп килгән Ал­су апа­сы белән та­гын ике хатын Әл­фи­я­не көч-хәл алып кай­тып кит­теләр, алар ар­тын­нан
Ил­дус та кай­тыр­га чык­ты.
Әл­фи­я­нең акы­лы­на зә­гыйфь­лек килгә­не бер ат­на­дан соң
си­зелә баш­ла­ды. Бер­ни бул­ма­ган­дай, эшен эш­ли, ашар­га да
әзер­ли иде ул. Беркөн­не Та­һир ашый тор­ган олы тә­линкәгә
аш са­лып, өстәлгә куй­ды:
– Хә­зер әти­е­гез кай­та, су­ы­на тор­сын, – дип, ба­ла­ла­ры­на
эндәш­те. За­һир улы, ап­ты­рап:
– Әни, ниш­ли­сең, әти юк бит ин­де, – дигәч, күзлә­ре
белән эзләнгәндәй ит­те дә ан­нан яла­на­як зи­рат­ка чы­гып
чап­ты.
Әти­се үлгәч, За­һир кинәт үс­те, гамь­сез уй­нап йөргән
ба­ла­га кинәт олы­га­ер­га ту­ры кил­де, әти­се­не­ке ке­бек олы
ка­ра күзләр­не бор­чы­лу һәм моң­су­лык бас­ты. Әни­се өйдән
чы­гып йө­герсә, За­һир да аның ар­тын­нан то­рып ча­ба, аның
ар­тын­нан кеч­кенә эне­се елап иярә иде.
За­һир ике ара­да өзгәләнә: өйдә кал­дыр­са, эне­се әле
бәләкәй, әллә нишлә­ве бар. Шу­ңа аны да үзе белән ияртә.
Әл­фис абый­сы ар­тын­нан йө­герә-йө­герә дә, «күтәр, ары­дым»
дип елый баш­лый. Яңа ту­гы­зы тул­ган За­һир да ту­пыл­дап торган та­за эне­сен озак күтә­реп ба­ра ал­мый, ела­та-ела­та та­гын
җитәкләп йө­герә. Әти­се ка­бе­рендә тезлә­неп утыр­ган әниләре­нең ике ягы­на ике­се тезләнәләр дә шым гы­на уты­ра­лар.
Алар килгән са­ен те­ге кош та килә, үзәк өз­геч та­выш
белән кыч­кы­ра, Әл­фия сискә­неп китә, та­гын «Та­һир, Таһир!» дип өзгәләнә баш­лый.
– Әни, кай­тыйк ин­де, әти эштән кай­тыр, – дип, ал­даш­тырып, За­һир бе­раз­дан әни­сен өйгә алып кай­тып китә. Әл­фи­янең әти­се белән әни­се­нең бу хәлгә йөрәклә­ре түзмә­де, Сә­лим
аб­зый да урын­га ят­ты. Сә­гыйдә апа ике ара­да өзгәлән­де. Алсу апа­сы бер ат­на тор­ды да Мәскәүгә кит­те. Та­һир­ны күмгән
көн­не үк ашы­гыч ярдәм ма­ши­на­сы белән Га­риф аб­зый­ны да
Чал­лы­га алып кит­теләр.
Ил­дус улы­ның ка­бе­ренә агач­тан ма­тур һәйкәл ясап ките­реп утырт­ты.
– Менә, улым, бу си­ңа иптәш бу­лыр, – ди­де улы белән
сөйләшкәндәй. – Эх, улым, Та­һир абы­ең да таш­лап кит­те
ми­не, бәл­ки си­нең белән оч­раш­кан­дыр да әле.
Ил­дус Та­һир ка­бе­ренә дә һәйкәл ясар­га теләп, көн
буе ур­ман­да кү­ңе­ленә ятыш­лы агач эзләп йөр­де. Үзе буе
агач­ны сыр­ты­на са­лып көчкә алып кайт­ты да ка­бат эшкә тотын­ды. Төнгә чак­лы ди­яр­лек көн­нең-кө­ненә шу­ның белән
шө­гыльлән­де, урам­га да чы­гып йөрмә­де. Улын югал­ту бер
сын­дыр­са, Та­һир­ны юга­ту аяк-кул­сыз ка­лу­дан да авыр булды. Ил­дус ин­де өйрәнгән юл белән зи­рат­ка кил­де, кап­ка­сы
ачык иде – сискә­неп куй­ды. Та­һир ка­бе­ре өс­тендә утыр­ган
Әл­фи­я­не һәм ба­ла­лар­ны күргәч, бө­тенләй юга­лып кал­ды,
бе­раз читтән ка­рап тор­ды да ак­рын гы­на алар ар­ты­на ки­леп
бас­ты. Ха­тын­ның озын то­лы­мы туз­гып бө­тен ар­ка­сын яп­кан,
ке­че улы шу­ның бер очын бө­тергә­ли, му­е­ны­на асы­лы­нып,
«ә­ни, ашый­сы килә, әйдә кай­та­быз», дип шың­шый. За­һир
да, «ә­ни, әйдә кай­тыйк, хә­зер әти кай­та. Ашар­га пешмәгән,
көтү дә кайт­ты, сы­ер­ны са­вар­га кирәк», дип әни­сенә ялы­на.
Әл­фис үзе­не­кен та­кыл­дый, «мин өше­дем, әни», дип, ана­сы­
на сы­е­на. Әл­фия сел­кен­ми дә, әй­тер­сең, ул алар­ны ишет­ми.
Бу кү­ре­неш Ил­дус­ның йөрә­ген ай­кап ал­ды, шу­шы кеч­кенә
ба­ла­лар күтәрә тор­ган йөк­ме соң бу? Әл­фи­ягә ни бул­ган,
әллә…? Юк, бул­мас!
Ил­дус ак­рын гы­на алар яны­на чүгәлә­де.
– Әл­фия, әйдә кай­тыйк, ба­ла­лар өши, соң ин­де.
Әл­фия ялт итеп ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ды:
– Та­һир? Син Та­һир­ны күр­дең­ме?
– Күр­дем, сез­не өйгә кай­тыр­га куш­ты. – Ил­дус Әл­фи­янең күзлә­реннән эш­нең ха­рап икә­нен аң­лап ал­ды.
– Әйдә­гез алай­са, си­не бит Та­һир безгә ку­нак­ка килә
ди­де, бә­леш са­лыр­га куш­ты, сөйлә­шеп уты­ра­быз ди­де
шул. – Әл­фия ашы­га-ашы­га кай­тыр­га ат­ла­ды. Ил­дус кечкенә Әл­фис­не күлмә­генә тө­реп, ку­лы­на ал­ды, За­һир әни­сен
җи­тәк­лә­де.
Авыл­га кай­тып кергәндә генә, кар­шы­га Мө­нирә оч­ра­ды,
алар­ны бергә кү­реп, баш­та шак­кат­ты, ан­нан би­ленә та­я­нып
ка­ба­рын­ды:
– Нәрсә, Та­һир­ны җиргә тык­ты­гыз да пар­ла­шып йө­рисез­ме, үлеп су­ы­ныр­га өл­гермәгән, ин­де ке­ше иренә үрелә­сеңме? Белә­сең килсә, бу ми­нем за­кон­лы ирем!
Әл­фия бер­ни аң­ла­мый:
– Кем үлгән, син ни сөй­ли­сең, кит юл­дан, ми­не Та­һир
көтә, – дип, ашы­гып ал­га ат­ла­ды. Мө­нирә бермәлгә тел­сез
кал­ды, ан­нан бот ча­бып, «ха, ыч­кын­ган бит бу», дип көлде.
Ил­дус Мө­нирәгә ка­рап бер тө­кер­де дә ки­теп бар­ды. Ул
Әл­фия белән ба­ла­лар­ны озат­ты да кай­тыр­га җы­ен­ды. За­һир
аның белә­генә ябыш­ты:
– Ил­дус абый, кал бездә, әни төнлә чы­гып йө­герсә, мин
ан­да ба­рыр­га кур­кам, – дип пы­шыл­да­ды. Ил­дус­ның йөрә­ге
че­ме­теп куй­ды, «я­рар» дип баш сел­ке­де. Өйлә­ренә кай­тып,
ясый баш­ла­ган ага­чын алып кил­де дә, Та­һир­лар ишек ал­дында иртәнгә чак­лы чо­кын­ды, иртән йорт эшлә­рен ка­ра­ды. Әлфия чы­гып аңа ка­рап тор­ды да, ел­ма­еп, «син иртәләгән­сең»,
дип, сы­ер са­вар­га са­рай­га ке­реп кит­те. Әллә йорт­та ир-ат
йөргәнгә, ул аз­рак ты­ныч­лан­ган­дай бул­ды. Ва­кыт-ва­кыт
Ил­дус­ка текә­леп ка­рап то­ра, Ил­дус эндәш­ми дә, ба­шын да
күтә­реп ка­ра­мый, баш­ла­ган ага­чын чо­кый бирә. Ба­ла­лар да
аның янын­да. За­һир гы­на элек­ке ке­бек оны­ты­лып уй­на­мый,
һәр­ва­кыт әни­сен күзәтә, кая бар­са да ар­тын­нан йө­ри. Әни­се
белән ак­рын гы­на сөйләшә, бер­кай­чан кар­шы эндәш­ми, энесен күбрәк Ил­дус яны­на җибәрә.
– Ил­дус абый, Әл­фис си­нең яның­да гы­на уй­на­сын әле.
Алай­са, әти кая, кай­чан кай­та дип, гел со­рау­лар бирә, әни
та­гын әллә ниш­ли баш­лый. Мин кур­кам, аңа әти­не исенә
тө­ше­рергә яра­мый. Син, Ил­дус абый, китмә, мин дә си­нең
белән йок­лар­мын.
– Юк, сез әни­е­гез­не ко­чак­лап йок­ла­гыз, мин мон­да чолан­да гы­на йок­лыйм, – ди­де Ил­дус. Менә шу­лай ул үзе дә
сизмәстән ба­ла­лар белән якын­ла­шып кит­те. Ул бигрәк тә
бө­тен нәрсә­не аң­ла­ган, ва­кы­тын­нан ал­да олы­гай­ган За­һирны жәл­ли иде: олы ке­ше аң­лап җитмәс әй­берләр­не аң­лый,
йорт эчендә дә әти­се эшләгән эшләр­не гел аның­ча эшләргә
ты­ры­ша. Әйе, Та­һир ма­лае иде шул, йө­решлә­ренә чак­лы аңа
ох­ша­ган. Аңа ка­ра­ган са­ен, Та­һир та­гын да ныг­рак искә төшеп, нин­ди­дер үке­неч, са­гы­ну җан­ны та­лый. Ил­дус беркөнне яны­на ки­леп утыр­ган За­һир­га ка­рап тор­ды да:
– Авыр­дыр шул, улым, – дип авыр су­лап куй­ды.
– Әти берәр кая җы­ен­са, ми­ңа гел әйтә иде: мин юк­та
бу йорт­та син ху­җа, син ин­де зур, си­нең энең бар, син олы
абый, әни­еңә бу­лыш, дия иде. Ил­дус абый, ка­ян бел­де икән
ул шу­лай тиз үлә­сен?
Ил­дус әй­тер сүз тап­ма­ды, та­ма­гы­на төер утыр­ды, ба­ланың иңеннән кы­сып ко­чак­ла­ды.
Әл­фи­я­не баш­та эшеннән от­пус­ка­га җибәр­деләр, ан­нан
бө­тенләй ча­кыр­ма­ды­лар. Ки­леп кү­реп йөргән пред­се­да­тель
баш кы­на сел­ке­де:
– Бул­мый бо­лай, эш­ли ал­ма­я­чак.
Ил­дус та бер ай дигәндә Та­һир­ның сы­нын ясап бе­тер­де,
аны За­һир белән икәү генә Та­һир ка­бер­ле­генә ил­теп ур­наштыр­ды­лар.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова