Үз бүлмәләренә кайткач, бабайлар йоласы буенча, күргәне булмаса да, ишетеп белүенчә, зур тас алып килде, улын әйбәтләп юды. Стенада эленеп торган матур күлмәк белән костюм-чалбарны кидерде дә койкага сузып салды. Күз алдында аның яшьлеге, якты дөньяның ни икәнен аңламыйча үлеп киткән улы һәм заяга узган ун ел гомере ята. Илдус үзе дә юынып кырынды, Таһир калдырган киемнәрне киеп алды. Бу юлы сөенмәде, очынмады, йөрәк түрендә бушлык иде. Бала төрергә дип өр-яңа ак җәймә тотып кергән Нина апа аны танымый торды: күрче, нинди чибәр адәм икән бит, моңа тәрбия белән җылылык җитми, акыллы хатын кулында ир асылына әйләнәчәк әле бу. Азгын Мөнирә бер дигән ирен харап итте… Нина апа авыл ягына кайтучы машина да белешеп куйган икән, елый-елый озатып калды. «Эх, мескеннәр, Мөнирәсе кайда йөридер тагын?»
Мөнирә исә сабантуйга кайтты да тагын бер атнага калды. Сабантуйда классташларын очратты, читтән генә Таһирны күзәтте: гайрәте ташып торган, озын калын гәүдәле ир асылы, чибәрлеге башыңны югалтырлык. «Ах, куенына бер генә булса да кереп чумарга!» дип хыялланды Мөнирә. Бүген классташлар Таһирлар өендә җыйнала иде, «ни булса да барам, куып чыгармаслар әле», дип, Мөнирә дә аларга җыенды. Күз төбендәге күк фонарьны бик яхшылап сылады, ирененә ут янып торган кызыл иннек сөртте, яшь кызлардай
кыска итәк киеп җибәрде, салам төсендәге чәчне кабартып куйды. Үзенчә бик канәгать булып, кичке якта классташлар җыелган җиргә ул да килеп басты. Моны көтмәгән иделәр,
шым булдылар. Ике дусның арасына кем кергәнен барысы
да беләләр иде. Бөтенесе җыелып беткәч, Таһирлар өенә юл
алдылар. Тыштан ук матур, биек йортның эче тагын да матур булып чыкты: чәчәккә күмелгән иркен бүлмәләр, яхшы
җиһазлар барысы зәвык белән эшләнгән, шәһәр фатирыннан
һич ким түгел. Залның буеннан буена өстәлләр әзерләнгән,
өсте тулы затлы ризыклар. Хуҗалар шатланышып, көлешәкөлешә кунакларны каршы алдылар. Әлфия бераз тазара
төшкән, шулай да чибәрлеге тагын да ныграк үзенә җәлеп
итә. Таһир җай чыккан саен Әлфиясенең биленә кулын салды, анысы да иренең култык астына кереп, сыенып кына
торды. Мөнирәне күргәч, елмаюлары сыпырып алгандай
булды, кәефләре китсә дә, кешегә сиздермәскә тырыштылар.
Мөнирә моны үзе дә сизде, тик башын җүләргә салып, берни
булмагандай кереп утырды. Кеше белән бергә ашады, бергә
эчте, эчкән саен каны кайнады: бу йорт та, Таһир да – барысы да аныкы булырга тиеш иде, шушы җирән марҗа тартып
алды. Мөнирә әллә нинди хисләргә бирелеп, майланган
күзләрен Таһирдан ала алмады.
Таһирның йөрәге чеметеп куйды. Алла сакласын, монда да берәр этлек эшләп китмәсен тагын. Әлфиясен саклап
калырга теләгәндәй, үзе дә сизмәстән, аның иңбашыннан
кысып куйды, үрелеп чигәсеннән үпте. Әлфия дә иренә назлы, сөю тулы караш ташлады. Алар бер мизгелгә өй тулы
кунакларын онытып, бер-берсе белән мавыгып утыруларын
сизеп көлеп куйдылар, Таһир өстәл астыннан гына хатынының кулын кысты.
Мәҗлес үз көенә гөрли бирде. Җырлашып, биешеп алдылар. Шактый исергән Мөнирә тегеләй дә болай болганып
йөри башлагач, икетуган тиешле абыйсы, кеше өендә тавыш
чыкканчы дип, этә-төртә аны алып чыгып китте. Исерек
Мөнирә юл буена сүгенде, артына әйләнеп янады: «Чукындырам мин аның җирән марҗасын, менә күрерсез, Таһир
барыбер минеке булачак!».
Мөнирә өйгә кергәч тә тынычлана алмады:
– Чукындырам мин ул җирән марҗаны, озак яшәмәячәк,
мин әйтте диярсең!
Әнисе:
– Җитте, балам, җитте. Шул Таһир дип, бер гөнаһсыз
Илдусның башына җиттең, гарип бала таптың да ташладың.
Ни үзең кешечә яшәмисең, ни миңа тынычлап яшәргә бирмисең. Синең аркада кеше арасына чыгарга оялам. Инде тагын
нинди этлек уйлап таптың? Кермә кеше гаиләсенә, алар авылда бер матур пар, бер-берсе өчен үлә язып торалар. Син генә
уеңда гел этлек йөртәсең, – дип өзгәләнде.
– Алар бәхетле, ә мин гомер буе шулай тилмереп, тулай
торакта, исерек, сасылар янында яшәргә тиешме?
– Үзең сайладың шундый тормышны, бур белән алдакчының гомере кыска….
Мөнирә кул гына селтәде дә тәгәрәп йокыга китте.
Мәрьям апа Илдус киявен бик жәлли, аның рәнҗүле карашлары белән очрашмаска тырыша, үзенең аның алдында
гаепле икәнен дә таный, тик ни дә булса үзгәртергә генә соң
шул. «Я Раббем, үзең кичер безнең гөнаһаларны!» Мәрьям
апа шулай дип көн дә Ходайга ялварды.
* * *
Сабантуйлар үтеп, кунакларны озаткач, Таһир Чаллыга
китте. Барлык эшләрен бетергәч, Илдусны алырга дип, тулай
торак ишек төбенә килеп туктады. Вахта янында утырган
утырган олы яшьтәге апага:
– Исәнмесез, мин Илдуска, – дип, елмаеп эндәште. Апа
кеше сикереп торды:
– Син әллә авылдаш дустымы?
«Әйе», диюгә, Нина апа елый-елый булган хәлләрне
сөйләп бирде, аны тыңлап торган Таһирның йөзе тартылып
агарды.
– Син бар, куып җит, күптән түгел киттеләр, – дип озатты аны Нина апа. Таһир машинасына утырды да, бар көченә
газга басты. Юлтимер борылмасын үтеп, бераз баруга, ак
төргәк күтәреп атлаган кеше күренде. Таһир аның алдына
машинасы белән килеп туктады, сикереп төшеп, Илдус кулыннан баланы алды, артка сузып салды, Илдусны үз кырына утыртты. Алар берсүзсез авылга кайтып җиттеләр.
– Туры зиратка алып бар, – диде Илдус, Таһир каршы
килмәде. Аны зиратта калдырды да, үзе авылга торып чапты, бераздан кабер казырга берничә кеше, авыл советы
рәисен алып килде. Бу хәбәрне ишетеп, Илдусның әтисе дә
мулла белән килеп җитте. Баланы йолага туры китереп күмделәр. Илдус беркемгә күтәрелеп карамады, беркем белән
сөйләшмәде.
– Улым, әйдә, өйгә кайтыйк, – дип, әтисе улының иңенә
кулын салды, Илдус баш кына селкеде.
– Сез кайтыгыз, үзем карармын, – дип, Таһир барысын
да кайтарып җибәрде, үзе сабыр гына бер читкә барып басты, дустына хушлашырга ирек бирде.
Илдус кечкенә кабер алдына тезләнде, аның туфрагын
тигезләп сыйпады, «ул караңгыдан курка, курка», дип, үзе
улы белән бергә кереп ятардай булды. Түзә алмый үксеп
елап җибәрде:
– Кичер, балам, кичер, мин гаепле синең алда. Бу дөньяда берни аңламадың, бер рәхәт күрмәдең, теге дөньяда бәлки
рәхәт табарсың. Урының оҗмахта булсын!
Бер читтә торган Таһирга да бик авыр иде, дусты алдында ул да үзен бик гаепле санады. Ничәмә еллар дустының
язмышы белән кызыксынмавы, аны элегрәк эзләмәве, инде
эзләп тапкач, соңга калуы өчен үзен битәрләде. «Нишләп соң
әле без бер юньсез хатын алдында тез бөгеп, дуслыгыбызны,
тормышыбызны җимерергә юл куйдык, ник хаталарны вакытында төзәтмәдек, бер-беребезгә кул сузмадык? Боларны
аңлар өчен шушы кабер өстенә килү кирәк идемени соң?»
Таһир да Илдус янына килеп тезләнде, үзен кулга алырга тырышып:
– Әйдә, дустым, өйгә кайтыйк, иртәгә үзенә алачыкта
матур итеп читән ясатырбыз, язуын үзең язарсың. Әйдә,
безгә кайтыйк, – диде.
Илдус көч-хәл җирдән күтәрелде, теләр-теләмәс Таһирга иярде.
Иртән Таһир белән Әлфия йокыдан торганда, Илдус
урынында юк иде. Әлфиянең сораулы карашына Таһир:
«Ул зиратта булырга тиеш», – дип җавап кайтарды. Чынлап
та, Таһир килгәндә, Илдус шунда иде. Ул артына борылып
карамый гына:
– Миңа юан сөян агачы кирәк, үзем кисеп алып кайтам, – диде. Икәүләшеп урманнан Илдус теләгән агачны кисеп алып кайттылар. Илдус ашавын да ашамады, йокламады,
башын күтәрмәде, кеше белән сөйләшмәде, шул агачны чокыды да чокыды, үзалдына һаман улы белән сөйләште. Таһир
аның бер пычак белән интегүен күргәч, җайлы инструментлар алып кайтып бирде, Илдус моңа бала кебек сөенде.
Таһир белән Әлфия бер кичтә икәүләп сөйләшеп яттылар.
– Син, әнисе, иртәгә бәлеш сал әле, мунча да ягыйк,
мин Илдусны алып кайтыйм, алайса, бөтенләй үз эченә
бикләнде.
– Нинди кызганыч язмыш! Таһир, без синең белән шундый бәхетле, андый бәхетсез кеше алдында үз бәхетеңнән
үзең оялырсың.
– Әйе, әнисе, туктап уйланырга вакытыбыз да юк, безгә
биргән бәхет өчен Ходайга шөкеранә кылырга да онытабыз
шул. Без бәхетле, әнисе, мин сине елдан-ел ныграк яратам,
мин бу дөньяны синнән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Кызганыч, җырлый белмим, мин синең яшел күзләреңә багышлап җырлар идем: «сине югалткан көнне үк мин
үләрмен, ахрысы»…
– Алла сакласын, Таһиркаем, ялгыш та андый сүз сөйли
күрмә, без синең белән картайганчы яшибез дә бер көнне
үләбез.
– Юк, картлар әйтә, бәхетле ир хатыннан алда үлә, ди.
Кая, кил әле, юк хәсрәт белән вакыт әрәм итеп ятмыйк. – Таһир хатынын куенына бөтереп алды, кайнар тыны белән
Әлфиянең башын әйләндерде, иреннәре кагылган бер җирне
өттерде дә яндырды. Әлфия иренең көчле кулларында, аның
назлавына шәм булып эреде…
Икенче көнне кичке якта күк йөзен кара болыт каплап
алды, кайдадыр каты яшен яшьнәде. Яңгыр башланганчы
дип, Таһир Илдусларга китте, тик Илдус өйдә юк иде, Таһир
кайтып машинасын алды да, авыл читендәге зиратка юнәлде. Ул килгәндә Илдус берни булмагандай, җил-давылны да
сизмичә, тыныч кына утыра иде.
– Илдус, әйдә кайтыйк, давыл килә, безне Әлфия көтә, – дигәч кенә башын күтәреп күккә карады, берсүзсез
торып, Таһирга иярде. Алар кайтып күп тә узмады, боз ява
башлады, күк йөзе кап-кара булды.
Зур өй эчендә тыныч, якты һәм ямьле иде, өй эченә тәмле бәлеш исе таралган. Бөтенесе чолан тәрәзәсеннән тышта
котырган бозлы яңгырны күзәттеләр.
– Харап итә игеннәрне, – дип куйды Таһир, – азагы
хәерле булсын. Мунча әзер, бәлеш пешкәнче, әйдәгез, юынып чыгабыз. Илдус, әйдә син дә бергә, – дигәч, Илдус аңа
иярде. Малайларны култык астына кыстырып мунчага йөгерделәр, авыл җирендә яңгыр вакытында мунча керүдән дә
рәхәт нәрсә юк. Мунчадан чыккач, Әлфиянең тәмле бәлешен
ашадылар, балаларны йокларга салып, өчәүләшеп бик озак
сөйләшеп утырдылар.
– Илдус, әйдә, монда эшкә кер, теләсәң, балта остасы булып эшләрсең. Без бит сиңа бүлмә дә әзерләгән идек, шунда
торырсың. Син монда булсаң, миңа да рәхәт, күңелем тыныч
синең өчен. Әле өйләнерсең, балаларың да булыр, әле, дустым, җир җимертеп эшлибез дә яшибез. – Тагын әллә нинди
планнар кордылар, кич утыруны ут сүнеп кенә туктатты – котырган җил-давылның эше булды бугай. Яңгыр, җил-давыл
төн буе котырды да котырды.
Иртән исә чалт аяз булып кояш чыкты. Бергәләшеп коймак белән чәй эчтеләр дә Илдус үзләренә, Таһир идарәгә
китте. Авылда ут юк, кайда ни булды икән?
Электрикларның берсе Чаллыга кунакка киткән, икенчесе кичә туйда йөреп, бүген аягында көчкә басып тора иде.
Таһир шуны ияртеп, өзеклекне тикшерергә чыгып китте.
Олы юл белән авыл арасында бер багананың чыбыгы менә
өзеләм дип тора, электрик Әнәснең исә багана башына
менәрлек хәле юк. Таһир үзе менәргә булды. Инде ялгап бетердем дигәндә генә Таһир каты итеп кычкырып җибәрде,
аны дер селкетә башлады. Таһир кычкыра-кычкыра янды,
тартышып сеңерләре өзелде, чәчләре янды. Аста торган
Әнәс куркудан ни кычкыра, ни ярдәм итә алмады, акылына
зәгыйфьлек килгән кешедәй, акырып чабып йөри башлады.
Таһир кычкырудан да туктады, Әнәс берни эшли алмады.
Юлдан үтеп барган машина хәлне аңлап, авылга ашыкты.
Әнәс истән авып барып төште, аның башындагы чәче ап-ак
иде. Бу хәбәрне ишетүгә, авыл халкы Таһир янына торып
чапты. Ул кара күмергә әйләнгән, тирә-якка көйгән ит, янган
чәч исе таралган. Таһирны күреп, авыл ирләре баш киемнәрен битләренә каплап, үксеп еладылар.
Су сөлеге кебек ирнең шулай көтмәгәндә үлүе бөтен
авылны аякка бастырды. Таһирның көйгән иткә әйләнгән
гәүдәсен больницага алып килделәр, халык җыелды, Әлфиягә әйтергә кем бара, дип, бер-берсенә карадылар, тик беркемнең дә йөрәге җитмәде.
…Гариф абзый иртәнге эшләрен бетергәч, Таһирларга
барып, оныкларын сөеп кайтмакчы булды. Больница ягына
йөгергән халыкны күреп, ни булганын белергә теләп, ул да
шунда борылды. Бер көтү халык аңа юл ачып читкә тайпылды. Гариф абзый җыелып елаган халыкка карап:
– Ни булды, ник елыйсыз? – дип туктап калды, кемдер
тагын да ныграк үксеп елап җибәрде. Гариф абзый үзенә
текәлгән күзләргә карап, нидер сизенгәндәй алга атлады.
Шулчак каршысына баш табиб килеп чыкты, «әйдә, Гариф
абзый, эчкә керик», дип аны алып кереп китте.
– Син, Гариф абзый, карама, йөрәгең күтәрмәс, – дигәч,
Гариф абзыйның йөзеннән кан качты, тезләре бөгелеп куйды.
– Кем, кемгә ни булган? – диде ул калтырап.
– Таһир, – диде табиб, башын иеп.
– Ни булган Таһирга, кая ул?
– Башта менә бу даруны кап, аннан янына керербез, –
дип, табиб көчләп дигәндәй авызына дару каптырды, аннан
Таһир яткан бүлмәгә алып керде. Гариф абзый ак җәймәне
ачып карады, йөзеннән кан качты, акрын гына идәнгә шуып
төшә башлады. Аны тиз генә күрше бүлмәгә кертеп салдылар.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова