– Яхшы, сөйләштек. Без Әлфия белән бер торыр урын
таптык сезгә, тик аны бушатып, әзрәк ремонт ясыйсы бар.
– Чынмы? – Сөенечтән Илдусның күзләре җанланып
китте.
– Чын, чын – ирләр сүзе!
– Шәп булыр иде, – дип елмайды Илдус.
Таһир дустын сөендерүгә үзе дә сөенде.
– Тагын бер атна гына түз, аннан килеп алам. Ярый, хәзергә китим инде, – дип урыныннан торды.
Илдус та ишеген бикләп аны озата чыкты, өр-яңа ап-ак
«Жигули»ны күреп, балаларча сөенеп:
– Әллә синекеме? Бигрәк матур, бигрәк шәп, куанып
йөр, – диде.
– Икенче юлы, Алла бирса, өчәүләшеп кайтырбыз. Балаларны алып урманга чыгарбыз, балыкка йөрербез. Әле
тормыш башлана гына, бирешмә, күпкә түзгәнне азга түз.
Илдусның күзләре тулы өмет иде. Ул Таһир күздән югалганчы карап торды да ашыга-ашыга кире тулай торакка атлады. Каршысына Нина апа очрады, шатлыгын уртаклашасы
килеп, Илдус аны:
– Нина апа, әйдә әле, миңа керик, сине күчтәнәчләр
белән сыйлыйм, – дип үз бүлмәсенә чакырды. Нина апа аның
әнисе белән бер яшьтәге апа, Илдусның бердәнбер терәге.
Балалары да, ире дә юк, әллә шуңа, Илдусны гел якын итә,
һәрчак хәленә кереп, якларга, ярдәм итәргә тырыша. Илдус
Нина апаны олы хөрмәт йөзеннән сыйлый алуына сөенде,
алар икесе эчләре бушаганчы сөйләштеләр, киңәштеләр.
Нина апаны озатканнан соң да Илдус үзенең уйларыннан, Таһир белән үткән балачак хатирәләреннән тиз генә
арына алмады. Мөнирә белән ак башлы малайдан ераграк
китәр көнне исәпләде. Шул кечкенә баланы да үзе төсле бозык җанга әйләндереп бетерде елан хатын, үткән саен кинәт
ишеккә китереп тибә дә, әй, алкашлар, сасы җүләрләр, дип
кычкыра. Элегрәк, сумка-сумка ризык күтәреп, Илдусның
әти-әнисе килә иде. Мөнирә аларны: «Илдус эчә дә бөтен
нәрсәне сата, эчә дә мине кыйный», – дип ышандырып бетерде. Исерек Илдуска беркем дә ышанмый. Әтисе Мөнирәнең
зарын тыңлый, Илдуска вәгазь укый-укый да кайтып китә.
Илдус эчә, чөнки эше шундый: күрше йортта һәрвакыт нәрсә
дә булса янып чыга, я тыгыла, ватыла, сантехник белән электрикның эше шуңа көйләнгән… Тик аның өйдән беркайчан
бернәрсә сатып эчкәне юк, эчкече булса да үз баласын үзе
карый. Таһир ярдәм кулын сузгач, эчүен дә ташлар, эше булса, ул да кешечә яшәр.
…Илдус Таһир алып килгән киемнәрне берәм-берәм барлап чыкты, улына яраклы костюм-чалбар күргәч, бала кебек
сөенде. Үзенә дигән костюм-чалбарны да бер әйләндереп,
бер киеп карады, алар әле өр-яңа иде. Илдус киемнәрне кая
эләргә белмәде. Тукта, Нина апада җилкә элгечләр юкмы
икән? Канат таккандай, сөенә-сөенә чыгып йөгерде. Нина
апа аңа юкны да табып бирә, бераздан Илдус авыз эченнән
көйли-көйли ике җилкә элгеч күтәреп керде. Стенага кадаклар какты да икесенең костюм-чалбарларын рәттән элеп
куйды. Үзе бер читкә китеп сокланды, бер якын килеп сыйпап куйды.
– Шәпме, улым, шә-әп! Кара әле, синеке дә минекеннән
ким түгел, харап матур. Теге ике елан безне бу киемнән
күрсәләрме? Агуларына тончыгып үләләр, валлаһи. – Илдус
авызын каплап рәхәтләнеп көлде. – Күз алдыңа гына китер,
улым, без синең белән ак «Жигули»га утырып авылга кайтып китәчәкбез! – Илдус көн дә татлы хыялларга бирелеп,
улы белән сөйләште дә сөйләште. Бу көннәрдә аракыны
авызына да капмады, хезмәтенә акчалата сорады. Кибеттән,
кырынгач сөртергә дип, арзан гына булса да одеколон алып
керде. Илдус тиенләп акча җыйды, һәрбер тиенне стенада
эленеп торган яңа костюм кесәсенә салып барды:
– Таһир абыеңның малайларына морожный булса
да алып кайтырбыз, күчтәнәчсез яхшы түгел, шулай бит,
улым?..
Таһир килеп киткәнгә тагын бер атна вакыт үтте. Илдусның киләчәккә ышанычы артканнан артты, акчаларны
көн дә санап куя, ул үзен шундый бай хис итә иде. Беркөн
не эштән соң улының чүпрәкләрен юарга дип, коридорның
икенче очындагы юыну бүлмәсенә җыенды. Таһир китергән
тавыкны, пешә торсын дип, бүлмәдәге электр плитәсенә
пешерергә куйды. Тәмле тавык шулпасының исе бераздан
бөтен коридорга таралды.
Эштән кайткан Мөнирә дә ис килгән якка муенын сузды, ул Илдус бүлмәсеннән килә иде. Бүлмәсенә кереп тиз
генә чишенде дә олы кесәле халатын киеп алды. Шымчылыкка өйрәнеп беткән ак башлы улына, «бар, тегеләрнең ачкыч
тишегеннән кара, кем бар икән», диде. Шуны гына көткән
улы, «анда беркем дә юк бугай, шакыдым – ачмыйлар», дип,
ялт итеп әйләнеп тә чыкты. Мөнирә, Илдус бүлмәсенең яшереп саклаган ачкычын алды да ишекне тагын бер кат шакып
карады, эндәшүче булмагач, тиз генә ачып эчкә чумды. Күзенә иң беренче булып стенада эленеп торган костюмнар
ташланды, озак уйлап тормады, кечкенәсен йолкып та алды.
Аннан олы костюмның кесәсенә кулын тыкты, акчаларны
тиененә чаклы сыпырып, үз кесәсенә күчерде. Өстәлдәге
банкалы сөт өсте дә олы кесәгә күчте. Кәстрүлне ачып карады, аны күтәреп, чыгып китте. Бушаткач, кәстрүлне кире
кертеп куйды, ишекне бикләде. Идән уртасында коляскада
яткан улына әйләнеп тә карамады… Илдус, керләрен юып,
тышка киптерергә элеп керде, тамагы ачкан иде, улын да
ашатасы бар – шул ният белән бүлмәсенә ашыкты. Керүгә,
борынына көек исе килеп бәрелде. Кәстрүлне ачып караса,
буш кәстрүл янып-көеп беткән иде. Илдус аптырап калды,
өстәлне караштырды, хәтта өстәл астына да башын тыгып
карады. Стенада ялгыз эленеп торган костюмга күзе төште.
Илдусның бер мәлгә йөрәге туктагандай булды, йөзеннән
кан качты, баскан җирендә чайкалып куйды. Әтисенең кайтуына сөенеп, Ильяс кулларын, башын болгады. Сөенгәндә ул
һәрвакыт шулай үз-үзен тыя алмый иде. Баланың интегүен
күреп, Илдусның үзенең бөтен тәне авырта, башы әйләнә
башлый, ул аны кысып кочаклап кына тыя иде. Ир бераз улына карап торды: авызыннан ризыгын тартып алдылар, өстен
салдырдылар… «Юк, улым, мин исән чагында рәнҗетергә
бирмәм!» Илдус коридорга чыкты да бар көченә Мөнирәнең
ишегенә китереп типте, ишек бөтен йозагы белән чыгып очты. Моны һич көтмәгән Мөнирә сикереп китте. Ак башлы
малай өстендә Ильяс улының костюмын күреп, Илдус йодрыкларын төйнәде, күзләре кысылды:
– Сал хәзер үк! – Илдусның ачудан тыны кысылды,
кычкыру урынына тавышы акрын һәм куркыныч булып
ысылдап чыкты. Әнисенә аркаланып, бала чәбәләнеп каршы
кычкырды:
– Салмыйм, синең ул сасы җүләреңә…
Илдус әйтеп бетерергә бирмәде, бар көченә кычкырып
җибәрде:
– Сал диләр сиңа, дуңгыз баласы! – Илдус йодрыкларын
төйнәп аларның өстенә килә башлады.
– Кагылма, утыртам! – дип янады Мөнирә, бу сүзләр
Илдусны бөтенләй чыгырыннан чыгарды.
– Син утыртканчы мин сине үтерәм, башта урлап ашаган тавыгыңны костырам, – диде дә Илдус аңа кизәнеп
сугып җибәрде. Мөнирә өстәл белән шкаф арасына барып
төште. Ак башлы малае, «үтерәләр, коткарыгыз», дип, анасы кебек акырырга тотынды. Илдус баланың беләгеннән
эләктереп:
– Сал, алайса сине дә анаң артыннан очырам, – дигәч,
кигән киемнәрен тиз-тиз салып бирде. Илдус киемнәрне
ипләп кенә җыйды да чыгарга борылды. Егылган җиреннән
торып баскан Мөнирә:
– Бүген үк яптырмасаммы, – дип мыгырданды. Илдус,
борылып, бар көченә Мөнирәнең эченә сукты. Мөнирә башта тынсыз калды, аннан косарга тотынды.
– Әнә, балаңның авызыннан тартып алып ашаган тавыгың чыга. Этләр дә башта балаларын ашаталар, ә син,
козгын, хайван чаклы да юксың. Ә син кем тавыгын ашаганыңны беләсеңме? Таһирныкын. – Илдус шап итеп ишекне
япты да чыгып китте.
Мөнирә, Таһир исемен ишеткәч, бөтенләй сынсыз калды. Менә кем килеп йөри икән монда! Мөнирә көч-хәл аягына торып басты, эчен тотып кабат бөкләнде, «Таһир, Таһир»
дип кабатлады.
Ул көзге каршысына килеп битен карады, күз төбе шешеп чыккан иде.
– Тор, киен, – диде улын җилтерәтеп. Милициягә барып,
елый-елый гариза язды. Үзе икенче көнне иртүк авылга сабантуйга кайтып китте.
…Илдус улына ботка ашатып утыра иде, ишек шакыдылар.
– Керегез, ачык.
Ишектә ике милиционер басып тора иде. Эшнең нидә
икәне аңлашыла…
– Сабировмы, әйдә, җыеныгыз, хатыныгыз сезнең өстән
гариза язган.
– Иптәш милиционер, мин менә бу баланы калдырып
китә алмыйм.
– Әнисе карар.
– Карамый шул, карамый, бөтен бәла дә шунда. – Ялынудан мәгънә юк икәнен аңласа да, Илдус баланы калдырып
китәргә курка иде.
– Ярый, анда разберутся, аңлатырсың да кайтырсың. Нечего хатын-кыз белән сугышып ятарга! Әйдә, җыен, тизрәк
барсаң, тизрәк кайтырсың.
Баланы ялгыз калдырудан куркып, Илдусның куллары
калтырады, ул тагын ялынып карады, тик файдасы гына
булмады. Үч иткәндәй, Нина апа да үзендә юк иде. Илдус
бүлмәсен бикләде дә ачкычын вахтага элде.
Бер барып эләксәң, тиз генә чыгам димә инде: хатының
белән балаңны үтерә язгансың, икесен дә бугансың, тәннәрендә эзләре бар, шаһитлар бар, дип, унбиш тәүлеккә ябып
та куйдылар.
Илдусның коляскада утырып калган баласын уйлап,
йөрәге өзгәләнде. Ул төн буе йокламады. Аның бөтен өмете
Нина апа иде, «кереп чыкса ярар иде, баланы караса ярар
иде», дип Ходайга ялынды.
Чынлап та, бу нишләп күренми соң әле, дип, Нина апа
әллә ничә тапкыр ишекне шакып карады, эндәшүче булмады.
Өченче көнне вахтада тугызынчы бүлмәнең ачкычын күреп,
хәйран калды: «Илдусның ачкычы монда, үзе кая икән?»
дигәч, вахтер хатын:
– Белмим, өченче көн милициядән эзләп килгәннәр иде
үзен, чыкканнарын күрми калдым, бәлки тагын ябып куйганнардыр. Мөнирәсе иртүк кайтып китте, бите күгәреп беткән
иде, – дигәч, Нина апаның йөрәге жу итте.
– Я Ходаем, ә бала кая? – дип, ачкычны алды да коридор
буйлап йөгерде. Ишекне ачып җибәрде, коляскадагы бала
селкенмәде.
– Илюша, балакаем! – Нина апа якынрак килеп карады да сискәнеп артка тайпылды. Бала зәңгәр-сары тоскә
кергән, авыз-борынына ботка кебек нәрсә чыгып, кибеп-катып беткән, чырае куркыныч булып тартышкан, куллары
да үз-үзенә кәкрәеп каткан. Нина апа чукына-чукына артка
чигенде. Бүлмәдә чыдап торгысыз сасы, өстәл өстендә калган тәлинкәдәге ботка катып беткән, аңа күче белән таракан
җыелган, бу күренеш коточкыч иде. Карт апаның күзенә
стенада эленеп торган ике пар кара костюм чалынды. Нина
апаның күзенә яшь тулды: Илдус сөенә-сөенә улы белән шул
киемнәрне кияргә җыенган иде. Бәйрәмгә түгел, матәмгә кияргә язган икән…
Нина апа тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртты, алар баланы моргка алып киттеләр, ә Нина апа үзе Илдусны эзләп
китте.
Ул туп-туры милиция начальнигына керде, бөтен хәлне
бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Олы яшьтәге абзый хәйран булып
тыңлады, әле берсен, әле икенчесен чакыртып, Илдусны тиз
арада чыгарырга кушты. Үзен көтеп торган Нина апаны күрү
белән Илдус аны кочаклап алды:
– Ах, Нина апа, әле дә син бар! Ильяс ни хәлдә?
Нина апа ни дияргә белми газапланды, әзерләгән сүзләре дә әллә кая югалды, Илдусның сораулы күзләренә карый
алмады. Бу яшь иргә шул гарип, берни аңламый торган баланың ничаклы кадерле икәнен яхшы аңлый иде, ул беркайчан
авырсынмады, бөтен яшьлеген сарыф итеп, шул авыр йөкне
өстери бирде. Нина апа сак кына:
– Син, улым, тыныч кына тыңла мине: Илюша безне
ташлап китеп барды бит әле.
– Ни сөйлисең, кая китсен ул?
– Теге дөньяга, улым. Син борчылма, ул бит фәрештә,
гөнаһсыз сабый, аның җаны инде оҗмахтадыр. Аны алып
кайтып күмәргә кирәк.
Илдусның чырае ак чүпрәккә әйләнде, йөзе озынаеп тартылды, үзе беренче күргәндәй, Нина апага текәлде. Нидер
пышылдады – сүзе аңлашылмады. Кинәт күкрәген авырттырып, нидер китереп кысты, күз аллары караңгыланып китте.
Исерек кеше кебек чайкала-чайкала капкага юнәлде. Алар
турыннан узып барган машина туктады:
– Әйдәгез, кая барырга кирәк? – Бу Нина апаны кабул
иткән милиция начальнигы иде.
– Безгә мәетне алырга кирәк. – Илдус берни аңламас
хәлгә җиткән иде, аны көчкә машинага утырттылар. Ир бер
үк сүзне кабатлады: «үтерде, елан, баланы үтерде», диде ул
ике сүзнең берендә. «Ух, елан, Мөнирәнең генә эше, бөтен
яшьлегемне аяк астына салып таптады, гомерем буена муеныма елан булып уралды, инде мескен баланың да башына
җиткән. Эх, балакаем, мине ташлап китте дип уйлагандыр
инде». Илдусның өзгәләнүе җанны тетрәтә иде…
Машина морг төбенә килеп туктады. Милиция начальнигы кереп сөйләшкәч, ак төргәккә төреп, баланың гәүдәсен
чыгарып бирделәр. Көн дә үлем-китемгә күнеккән ак халатлы ир Илдусның хәлен аңламады:
– Сөенергә генә кирәк мондый баладан котылганга, –
дип куйды. Илдус калтыранган кулларын балага сузды, аны
кулына салуга, күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде.
– Тулай торакка илтегез безне, авылга алып кайтып
күмәм, – диде Илдус, тынычланырга тырышып.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.