Таһир караңгы коридорга чыккач кына бераз җиңел сулап куйды, тамагына килеп тыгылган төерне көчкә йотты.
Ах, тормыш, авызыңны ормыш. Таһир тормышның мондый караңгы якларын әлегәчә күрмәгән иде. Иң якын дустыңның нинди авыр хәлдә яшәвен дә белмә инде, ояты ни тора.
Мөнирә кая икән, бер дә хатын-кыз кулы кагылган өйгә охшамаган… Таһир якындагы кибеткә керде, ике пакет ризык, бер ярты алды. Ул әйләнеп кайтканда, Илдус бүлмәсен әзрәк тәртипкә китереп, савыт-сабаны юып куйган. Таһир
алып кергән ризыкларны өстәлгә чыгарып салды, икәүләшеп өстәл әзерләп, кара-каршы утырдылар.
Таһир аракыны бер ярты стакан итеп салды да Илдус алдына куйды:
– Миңа карама, мин рульдә, – диде. – Балага да берәр
нәрсә бирсәк, ашый алырмы?
– Тотып ашый белми шул.
– Исеме ничек улыңның, ничә яшь үзенә?
– Ильяс. Тугыз тула, синекеннән бер айга кечерәк.
– Соравыма ачуланма, нидән болай булып туды соң, табиблар нәрсә ди?
– Эх, дустым, исерек һәм нәфрәт белән ясалган бала бит
ул, ничек тусын тагын.
– Илдус, мин бит һаман да берни белмим. Син туйның
икенче көнендә үпкәләп чыгып киттең дә шуннан бирле
утырып сөйләшкәнебез юк бит. Мин синең Мөнирәгә өйләнүеңне дә аңламадым, бәлки сөйләрсең?
Бу юлы Илдус үзе салып эчте, бераздан йөзе ачылып
китте, авыр сулап башын чайкап куйды, вакытсыз агарган
чигә чәчләрен сыйпап, үткәннәргә кайтты, башыннан кичергәннәрне сөйләп бирде.
– Өйләнмәсәң, утыртам диде. Мин ышандым. Хатын-
кыз көчләгән өчен утырсаң, кем булып чыгасыңны беләсең
бит, курыктым мин. Эх, утырасы гына калган. Утырыр да чыгар идем, шушы гарип бала тумаган булыр иде. Мин аңа кагылмаган булганмын, ул мине инәсе белән бергәләп алдады.
Менә шуннан соң бала туды. Яше тулды – бала әллә нинди
мәзәк, гәүдәсен дә тотмый, мин бернәрсә аңламыйм. Аннан
йөри торгач аңлаттылар. Мөнирә бөтенләй аҗдаһага әйләнде, көн талашабыз, төн ызгышабыз. Мин аерылам дигәч, әнә,
җүләр балаңны алып кит, син исерек баштан шулай ясадың,
синең җимешең, ди. Үзем дә аңлыйм шулай икәнен, аның
шундый булуына мин гаепледер, ә минем шул хәлгә төшүемә Мөнирә генә гаепле. – Илдус тагын салып эчте. – Ул
минем аркылы сиңа юл эзләде, мин моны азак кына аңладым, ух… елан. Беләсеңме, баланы больницага я гарипләр
йортына илтеп бирәм, ди. Соң, әти-әнисенә кирәкмәгән бала
анда кемгә кирәк? Йөрәк әрни, әнә, берни аңламый утыра,
берни тоймый, мине күрсә шатланган була үзе. Менә шулай,
дус, шушында үз гөнаһымны үзем карап утырам. Ничек эчмисең дә ничек еламыйсың? Безнең киләчәгебез юк шул, ни
үлмибез, ни калмыйбыз. Баланы ташлап чыга да китә, мине
дә эчкән өчен эштән кудылар, фатирга чират та югалды.
– Илдус, Мөнирә кая соң хәзер, ник җыештырмый, бу
бит эт оясы.
– Ха, Мөнирәме? Мөнирә күрше бүлмәдә яши, дөньяның артына тибеп. Ничек теләсә шулай яши. Мин ерак китә
алмагач, шушы торакта сантехник та, электрик та булып
эшләп йөрим.
Кинәт ишек ачылып китте, әллә тибеп кенә ачтылар
үзен.
– Мә, алкаш, ипи сезгә, – дип, караватка ипи ыргыттылар. – Җыен сасы көзәннәр, –дип кычкырды да хатын ишекне япты. Йокыга киткән бала кычкырган тавышка сискәнеп
уянды, бик озак башын-кулын тыя алмый болгады. Илдус
баланы кысып кочаклап тынычландырды, бала куркудан астына сиеп җибәрде. Мондый күренеш сау-саләмәт кешене дә
чыгырыннан чыгарыр иде. Таһир тешен кысып, йодрыгын
төйнәде. Ул хәйран булып Илдусның сөйләгәнен тыңлады:
Мөнирәнең тагын бер баласы бар икән, монысыннан ике
яшькә генә кече.
– Кемнән тапкандыр, мин аңа яңадан исерек килеш тә
якын бармадым. Ул бала ап-ак башлы, аны да минем исемгә
яздырды, анысы нормальный булгач, аның белән яши.
Күрше бүлмәдә бик каты музыка акырта башладылар,
көлешкән тавышлар ишетелде.
– Мөнирә бүген Ильясның пенсиясен алды, әнә, безгә
бер ипи, ә аңарда хәзер шайтан туе башлана. Рәхмәт, Таһир
дус, керүең яхшы булды, мин дә ялгыз бит, шушы җүләр
бала белән үзем дә озакламый җүләрләнәм бугай инде. – Илдусның күзенә кабат яшь тулды, күрсәтмәскә тырышып
башын аска иде, аннан чак ишетелерлек итеп: – Таһир, хатын-кыздай җебеп утыра димә, оят булса да әйтим, мин бит
сине шундый сагынганмын, минем эч бушатыр кешем дә юк,
мин сине бик еш искә алам, синең белән киңәшкән булсам,
бәлки бу хәлгә дә калмас идем.
– Кара әле, Илдус, әйдә, авылга кайтабыз. Мин сиңа
эш тә табам; әти-әниең исән, алар да булышырлар, фатир
да булыр…
– Эх, дус, син дигәнчә генә булса… Әнинең баланы
күргәч тә коты алынды, ничек итеп мин аның янына шушы
баланы алып кайтыйм. Мөнирәнең әтиләр алдында мине
күпме хурлаганын белсәң… «Сезнең улыгыз исереп мине
көчләде, шуңа шулай туды ул», – дип, җай чыккан саен күзләрен дә ачырмый. Әнинең күз карашын мәңге онытмам, ул да
мине гаепли, шул еланга ышана. Шушы тормыш турында
хыялландыкмыни без? Бу бүлмә үзе бер кабер чокыры кебек.
Мин үзем дә кырагайланып беттем, авылдашлар күрмәсә
ярар иде дип яшим, кеше арасына чыгарга кием калмады, ә
ул баланың акчасын ала да типтереп яши. Эчеп алса, кереп,
мине мыскыл итә; бәргәләп чыгарган идем, бер атнага яптырып куйды. Үзе баланы да кереп карамаган. Монда бер
карт апа бар, шул көненә бер кереп ашата торган булган,
бала атна буе үзенең пычрагында яткан, бөтен җире чи иткә
әйләнгән. – Илдус тагын күз яшен сөртеп куйды. – Синең
дә ачуың киләдер, җебегән дип уйлыйсыңдыр. Тик нишлим?
Кагылсам, тагын ябып куярлар дип куркам. Бу гөнаһсыз сабыйның ни гаебе бар, безнең бөтен гөнаһларны ул күтәргән,
инде килеп ачка үтерикме?
Таһир бөтен җаны белән тетрәнде. Юкка әйтмиләр икән
бала кайгысы китермәсен дип, бу сүзләрнең мәгънәсен үз
күзең белән күргәч кенә аңлыйсың икән. Таһир үзен көчкә
кулга алып, Илдусның иңбашына кулын салды.
– Син ялгыз түгел, без синең белән. Мөнирәгә үзебезне сындырырга бирмик. Борчылма, моннан соң барысы
да әйбәт булыр, – дип, Таһир кайтырга җыенды, ашыгып
чыгып китте. Ул машинасын кайту ягына куды, күргәннәришеткәннәр аны шулчаклы тетрәндерде, күз алдыннан ябык,
вакытсыз картайган, иңнәре асылынып төшкән Илдус дусты
китмәде.
Капка төбенә кайтып туктагач та тынычлана алмады,
өйгә килеп керүгә, каршысына йөгереп чыккан улларын:
– Килегез әле, – дип, берәм-берәм алдына утыртты, икесен дә күкрәгенә кысты. Балалар башта бер-берсенә, аннан
әтиләренә карадылар, бәләкәй улы әтисенең күзендә яшь
күреп, «әти елый», дип, битеннән сыйпады.
Таһир бүген бик мөһим бер нәрсәне аңлады: сау-саләмәт
балаларың булу нинди зур бәхет икән! Аларда синең киләчәгең, картлыгың. Илдус хәлендә калудан да зур бәхетсезлек
юктыр.
Әлфия йөрәге белән тойды: нәрсәдер булган. Ул Таһир
алдына килеп тезләнде.
Таһир олы кочагына барысын бергә кочты, Әлфиясенең
җирән чәчләренә борынын төртеп, «кадерлеләрем минем»,
дип пышылдады.
* * *
Таһир чыгып киткәч Илдус бик озак ишеккә карап
торды, аннан акрын гына улына борылды. «Коляскаң да
бәләкәйләнгән шул инде, үземә ясарга туры килер. Эх, улым,
астың да юеш икән бит», дип сөйләнә-сөйләнә, баланы койкага салды, коры ыштан кидерде, бала уянып арлы-бирле болганды, авызын ачып көлгәндәй итте. Бүтән сөйләшер кешесе
булмагач, Илдус улы белән сөйләшергә күнеккән иде.
– Менә, әтиеңнең дустын күрдеңме инде, улым, без
аның белән бергә үстек. Таһир абыең, авылга кайтыйк, ди.
Ник кайтмаска, нигә читенсенергә, теләп алган чир түгел
бит, шулаймы, улым? Таһир абыең ярдәм итәрмен диде. – Бала, аңлаган кешедәй, башын боргалап көлгәндәй итте. Илдус
та елмайды: – Әйбәт кеше ул Таһир абыең, ә аның Әлфиясен күрсәң – гел кар кызы инде. Хәер, синең кар кызын да
күргәнең юк шул. Ярый, авылга кайтсак, мин сиңа барысын
да күрсәтермен. Тик моннан гына тизрәк котылырга кирәк
безгә. – Илдус ачулы карашын каршы стенага юнәлтте, аның
теге ягында күңелле музыка, көлгән, биегән тавышлар ишетелә иде. – Синең пенсияне алды да бәйрәм итәләр хәзер,
тамакларына аркылы торгыры.
Илдус бүтән вакыттагы кебек ачуын кабартып, җанын
телгәләмәде, ул алдагы тормыш турында уйланды. Киләм,
диде бит Таһир, ул әйткән сүзендә тора торган кеше. Илдус
үзенең шушы тулай торактан, күршедәге Мөнирәдән, аның
ак башлы малаеннан гарык булуын аңлады, анда да әз генә
булса да кешечә яшәү теләге уянды. Әллә йоклады, әллә төн
буе киләчәк турында хыялланды – иртән иртүк дәртләнеп
эшкә ябышты. Үзендә әллә нинди көч тоеп, хәтта борын
астыннан гына ниндидер көй көйли-көйли, су китерде, үрмәли-үрмәли бүлмәсен юарга, җыештырырга кереште. Бөтен
эшен эшләп бетерде, аның бүген эчәсе дә, баш төзәтәсе дә
килмәде. Ул үзалдына елмаеп, нәрсәгәдер сөенде, әллә кая
ашкынды.
– Ә хәзер, улым, душ керәбез, юынабыз, Таһир абыең
килүгә, чиста булып торырга кирәк. Акча алгач, чәчне дә алдырырмын, – диде көзге ватыгыннан карап, агара башлаган
чигә чәчләрен сыйпап.
Илдус эшләрен бетереп, Таһир калдырган колбасаларны
турап, тәмле кәнфитләр куеп, үзенчә бай өстәл әзерләде. Бу
ризыкларны кайчан ашаганын да хәтерләми иде инде. Авызын ачуы булды, ишектән Мөнирә килеп керде. Кайчандыр
кара булган чәч кыска итеп киселгән, сап-сары төскә буятылган, күзләренә кычкырып торган зәп-зәңгәр буяу сөрткән.
Төнге каты бәйрәмнән соң юылмаган бит, эт җоныдай укмашып каткан чәч, шешенгән күз кабаклары. Илдус аңа аек
күз белән җирәнеп карады. Мөнирә, өстәлдәге ризыкларны
күреп, Илдуска текәлде:
– Хе, баегансың, яхшы колбасалар гына ашап ятасың,
баллы сөт өсләре, кәнфитләр… Кая, без дә ашыйк, – дип, кәнфитләрне учлап кесәсенә тутырды. Илдус йодрыгын төйнәп
тешен кысты. Мөнирә яңа башланган бер буй колбасаны да
эләктереп алды. – Оныттыңмы әллә, тагын бер балаң бар,
аның да ашыйсы килә.
Илдус аяк өсте торып басты, ул бүген аек иде.
– Куй өстәлгә, сиңа түгел ул, синең көчегеңә дә түгел.
Кем ясаган – шул ашатсын.
– Кем ясаган, син ясаган, син ашатырга да тиеш! – дие Мөнирә киселгән олы бер кисәк колбасаны авызына тыгып.
– Минем кай җиремдә ак чәч белән сары сипкел күрәсең, кычкырып тора бит урыс баласы икәне.
Шулчак ишектә кечкенә ак баш күренде, Мөнирә кулындагы колбасаны балага сузды:
– Мәле, улым, әтиең сиңа колбаса алган. – Ак башлы
малай колбасаны алды да ишектән чыгып чапты. Илдус Мөнирәнең халат изүеннән эләктереп алды. Мөнирә бар көченә
«үтерәләр, коткарыгыз!» дип кычкырырга тотынды.
Илдус ишекне ачты да аны коридорга этте, Мөнирә юан
шәрә ботларын ялтыратып, коридор уртасына сузылып барып төште, кесәсенә тутырган кәнфитләре идәнгә чәчелде.
Илдус бераз карап торды да:
– Фахишә, ишегемә якын киләсе булма, муеныңны сындырырмын, – дип ишеген шап итеп япты да бикләп куйды.
Коридордан үтеп барган олы яштәге Нина апа бу тамашага
карап торды да, идәнгә чәчелгән кәнфитләргә ишарәләп:
– Нәрсә, улыңа күчтәнәч алып кергән идеңме? – диде
хәйләкәр елмаеп. – Әллә кичә дусты китергән күчтәнәчне
талап чыктыңмы?
– Кит, карт җүләр, каршымнан, – дип ямьсез тавыш
белән кычкырды Мөнирә, аннан көчкә аягына басты да бар
көченә Илдусның ишегенә китереп типте.
– Алкаш, тагын тыгам әле мин сине унбиш суткага, хәшәрәт, – дип акыруын белде. Ишек төбеннән ерак
китмәгән Нина апа очып кире килде.
– Утыртып кына кара! Гарип балаңны үзең карарсың,
карамасаң, милиция чакыртырмын!
Бу беренче генә ызгышу түгел иде, Нина апа – мескен
Илдусны яклаучы һәм аңлаучы бердәнбер кеше иде монда.
Ул аның монда килеп тора башлаган тәүге вакытын да хәтерли, нинди таза, чибәр егет иде. Шушы хатын гына аның
башына җитте, җирбит, теләсә кем белән кунып йөри, баланың пенсиясенә типтереп яши, шул акчага киенә. Ә баланың
алмашка бер бөтен ыштаны да юк, Илдусның да өстенә
кияренә юк. Илдусның эшләп тапканын да урлап ашый бит,
юньсез. Элек Илдусның әтисе, туганнары килә иде, тик бу
елан бөтенесен биздереп бетерде. Кичә ниндидер бик чибәр
адәм килде, аның ике сумка ризык алып килгәнен дә күреп
торды Нина апа, бүген Мөнирә шуны таларга керде инде.
Беркөнне Таһир тагын ике сумка күтәреп килеп керде,
керә-керешли елмаеп:
– Нихәл, Ильяс улым, хәлләр ничек? – дип баланың
кулын кысты. – Мин сиңа киемнәр алып килдем, Әлфия
апаң Заһирның кайбер әйберләрен дә салды, яңалары да
бар. Илдус, үпкәләмәсәң, сиңа да үземнең кайбер киемнәрне алып килгән идем, күрәсең бит, тазарып киттем, аларга
сыймыйм.
Илдус сөенечтән нишләргә дә белмәде, аның улы белән
беркемнең дә кул биреп күрешкәне юк иде әле. Бу – ир кеше
өчен зур горурлык булды.
– Илдус, нишләп торасың, чәй куй, менә пәрәмәчләр –
суынганчы ашагыз. Менә монда бер тавык, анысын пеше
рерсез. Бәрәңге машинада калган икән, – дип Таһир чыгып
йөгерде. Илдус әллә шатлыктан, әллә каушаудан, нәрсәгә
тотынырга белмәде, чәйнеген бер алды, бер куйды. Ул арада җилкәсенә бер капчык бәрәңге салып, Таһир кире керде.
Илдус, читенсенеп:
– Бу безнең икебезгә бик күп бит, кирәкмәс иде ул чаклы, – диде.
– Аллага шөкер, минем сезне генә туйдырырлык ризыгым җитәрлек, озакламый, бер җай табып, авылга да күчерермен. Карале, дус, киләсе атнада сабантуй бит, аннан, безнең
юбилей да. Син бит безнең кияү җегете, синсез берничек
тә булмый. Әлфия дә чакыра, кайтыйк, Илдус, үзем килеп
алам.
Илдус моңсу күзләре белән идәнгә төбәлде:
– Үткән гомер, – дип авыр сулады. – Юк, миңа анда чыгарга ярамый, бу тормышка кире кайту авыр булачак, кыстама, – дип баш селкеде.
– Син нәрсәдән куркасың, гомер буе шулай кешедән качып яшәргә җыенасыңмы?
– Беләсең бит, елына бер килгән сабантуйга халык
сөенә-сөенә, үзен күрсәтергә, кеше күрергә дип чыга. Ә мин
нәрсә – үземне жәлләтергә чыгыйммы? Шушы гарип баланы
өстерәп барыйммы? Юк, дустым, синең кызгануың да бик
җиткән, әллә син бу алкашның горурлыгы юк дисеңме? Әллә
бу әйберләрне кабул итү җиңел дип беләсеңме? Әйе, юклык
авыр, ә кызганыч булу тагын да авыррак.
Таһир көчле кулларын аның җилкәсенә салды:
– Үпкәләмә, минем сине моннан йолкып аласым килә.
Мин бәлагә тарысам, син дә мине ташламас идең, шулаймы? – Таһир Илдусның күзләренә карады.
– Шулай.
– Алайса, хәзер кемнең хәленнән килә – шул ярдәм итә.
Ни телисең, хәлдән килгәннең барысын да эшлим.
Илдус бераз уйланып торды да:
– Мөнирәдән ераграк яшисем килә, – диде ялварулы
күзләрен тутырып.
Зифа Кадырова
Дәвамы бар