Мөнирә бу төнне керфек тә какмады, көнчелек, ярату, югалту, соңгы өметнең өзелүе – барысы бер авыр йөк булып,
йөрәгенә яткан иде – бушанганчы елады да елады. Бераздан, җәелеп йоклап яткан исерек Илдусны күздән кичереп,
«Таһир кебек чибәр булмаса да, ямьсез дә түгел. Иң мөһиме – алар дуслар, һәрвакыт бергә булачаклар!» дип үзалдына
мәкерле елмайды. «Мин дә елатам әле сине, җирән марҗа!»
дигән өмет чаткысы белән, эчке күлмәктән генә калып, Илдус янына менеп ятты.
Иртән сыер саварга торган Мәрьям апа Мөнирә йоклый
торган почмактагы чаршауны ачып карагач, үз күзләренә үзе
ышанмады:
– Мөнирә, нишләвең бу, моны ничек аңларга? – Мәрьям
апаның чырае ак кәгазь төсенә кергән, иреннәре калтырый.
Мөнирә дә сискәнеп уянып китте, әнисен этә-төртә ишек
алдына алып чыкты.
– Әни, мин Илдуска кияүгә чыгам. Ул миңа өйләнәм диде. Син дә шулай диярсең, кичә Мөнирәнең кулын сорадың,
шуңа кунарга калдырдык, диярсең.
Аптырашта калган Мәрьям апа:
– Ни сөйлисең, балам? – диде калтыранып. – Кичә генә
бернинди Илдус та юк иде, сиңа Таһирдан башка беркем дә
кирәкми бит.
– Таһир исемен телгә алма, мин Илдуска чыгам!
– Ай, балам, иргә чыгу – кунакка барып кайту түгел,
син бит аны яратмыйсың, нигә ашыгасың? Таһирга үч итеп
эшлисең син моны. Тик аңла, балам, Таһир белән Әлфия түгел, Илдус белән син бәхетсез булачаксың.
– Ә мин аларга үч итеп барысыннан да яхшырак яшәячәкмен!
– Куй, балам, алай итеп тормыш башламыйлар, үзеңне
тәмуг утына саласың. Ир-ат яратмаса, аны көчләп тә, алдап
та яраттырып булмый, акылыңа кил.
– Ә мин яраттырырмын, – диде Мөнирә бик зәһәр итеп
һәм кереп тә китте. Ул һәрвакыт үзсүзле, киребеткән бала
булды, ананың дүрт баласы арасында төпчеге иде, бик үчле
һәм мәкерле булып үсте. Әнисе аның бу гадәте белән туганнан бирле көрәште, үскәч акылга утырыр әле дип өметләнде.
Читләр кызның чибәрлеген генә күрсәләр, Мәрьям апа кызының җитешмәгән якларын бик яхшы белә иде, шуңа да аның
киләчәге өчен һәрвакыт борчылып, нинди дә булса этлек
эшләвеннән куркып яшәде. Менә ул көннең берсе килеп тә
җитте. Мәрьям апа кызын күндерә алмагач, елаганын кеше
ишетмәсен дип, авызын учы белән кысып тотты, күзләрен
йомды. Үз гомерендә ул бик күп елады, тик күз яшьләрен
беркайчан кешегә дә, балаларына да күрсәтмәде. Бик яшьләй
тол калып та ул бернинди пычраклыкка бармаган иде, менә
килеп картлыкта аны үз кызы нинди хыянәткә этәрә…
Илдус уянганда, көн яктырган, җәйге кояш күзгә төшә,
баш чатнап авырта иде. Ул, көч-хәл күзен ачып, бераз
түшәмгә карап ятты, башны түгел, күзне дә әйләндереп булмый. Түшәм әйләнә дә әйләнә… Илдусның борылуы булды,
кинәт борыны белән кемнеңдер йомшак аркасына төртелде.
Ни хәл бу, кем бу? Мендәргә таралган кара бөдрә чәчне
күреп, егет ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Аптырап, акрын гына юрганны күтәреп карады – эчке күлмәктән яткан
хатын-кыз гәүдәсе! Аннан үзенә карады – ул да нибары бер
кат трусиктан! Куркудан Илдусның йөрәге туктап калгандай
булды. Башын эшләтергә, кичәге көнне исенә төшерергә
тырышты, йөрәге чапкын аттай тибә башлады, аның тибешен бөтен өй эче ишетәдер кебек тоелды… Кем соң бу, дип
янындагы йөзне карамакчы булды, шулчак теге баш үзе аңа
борылды. Илдусның күзләре шар булды, чатнаган баш авыртуы әллә кая чыгып очты:
– Мөнирә!? – диде кинәт очкылык тотып. – Син нишләп
ятасың монда? – дип пышылдады коты алынган Илдус.
– Мин үз өемдә, әллә берни дә хәтерләмим дип әйтәсеңме, – диде Мөнирә, елап-шешенеп беткән битләрен сөртеп. – Әнә, әнидән сора.
Илдусның куркуы чыраена бәреп чыккан иде, ул хәтта
тотлыга ук башлады:
– Мин, мин нишләп монда, берни хәтерләмим…
– Ничек хәтерләмисең, кичә бит үзең өйләнешик дип
ияреп кайттың, әнидән кулымны сорадың, беркая бармыйм,
дидең дә шунда кереп яттың. – Мөнирә бөтен өй эче ишетерлек итеп, кычкырып сөйләде.
– Әнекәем-әтекәем, берни хәтерләмим, – диде Илдус әле
дә булса коты алынган халәттә. – Ә син нигә монда яттың,
мине кем чишендерде?
– Үзең чишендең, мине дә беркая җибәрмәдең, иртәгә
үк туй ясыйбыз, дидең.
Илдус өрәк күргәндәй Мөнирәгә текәлеп катты, бераз
яткач ушына килә башлады.
– Безнең арада берни дә булмагандыр бит?
Мөнирә күзләрен яшьләндереп:
– Булды, – дип пышылдады, – син бит мине көчләдең.
– Ничек? – диде Илдус хәлсезләнеп, чырае бөтенләй ак
җәймә белән бер төскә әйләнде. – Булмас, Мөнирә, алдыйсың, мин ни дә булса хәтерләр идем.
– Шулай шул, хәзер эш беткәч… Кичә, яратам да яратам, дип асылынып йөрдең, ә бүген хәтерләмим, имеш… –
Мөнирә акырып еларга ук тотынды, Илдус куркып башын
янә юрган астына тыкты.
– Чү, елама, минем киемнәрне бир, өйгә кайтырга кирәк, – диде ул бераздан.
Мөнирә аның саен кычкырып елый иде.
– Көчләдең дә хәзер ташлап китәсең!
– Уйларга бир, Мөнирә, улама, болай да башым ярыла,
һәрбер уенның чиге бар.
– Уен, нинди уен? Таһирдан барып сора, өйләнәм дә мин
дә авылга кайтып торам, дидең бит.
Илдус әллә айнып бетмәгәнлектән, әллә куркудан, киенеп маташкан җиреннән чүмәлеп китте, чаршауның теге
ягында басып торган Мәрьям апаны күреп, бөтенләй телсез
калды. Ул моның уен түгеллеген аңлый башлаган иде инде…
«Таһирларга барырга кирәк, бәлки ул берәр нәрсә аңлатыр»,
дип уйлады. Костюмын төймәли-төймәли чаршау артыннан
чыгуга, Мәрьям апа белән күзгә-күз очрашты Ни әйтергә
белмәгәч, Илдус тотлыга-тотлыга «исәнмесез-сез», диде.
– Исәнме, кияү, өйләнәсең килгәч, аны кешечә килеп сорарга булмый иде мени? Мин бит сиңа каршы түгел, – диде
дә Мәрьям апа үз ялганына үзе оялып, арты белән борылып
басты. Илдус та берсүзсез башын аска иеп чыгып китте,
бераз уйланып торды да, туп-туры Таһирларга китте. Таһир
белән Әлфия туйдан соң өй җиһазларын урнаштырып, өй
җыештырып йөриләр, нәрсәдер сөйләшеп көлешәләр, берберсенә серле генә итеп карап та алалар. Бәхетләре йөзләренә чыккан, күзләре ялтырый, авызлары ерылырга гына
тора, алар ишек төбендә басып үзләрен күзәткән Илдусны
да күрмиләр. Йөзен кара болыт баскан Илдусны шәйләгәч
тә, авырткан җирне тагын да авырттырып, һаман шаяртуларын белделәр:
– Нәрсә, кияү егете, хәлләр ничек, баш авырта мәллә? –
дип көлделәр. Илдусның яңак уртларын чәйнәвен күреп: – Я,
ярый, кил, башыңны юнәт, чыраең ап-ак, – дип өстәл янына
чакырдылар. Илдус берсүзсез килеп утырды.
– Таһир, утыр әле, син миңа кичәге хәлләрне сөйлә, мин
берни хәтерләмим.
– Ник, әллә берәр хәл булдымы?
– Булды. Син сөйлә, мин нык исерек идемме?
– Хәйран булган идең. Әйт әле, син ул Мөнирәне каян
эләктердең? Мин дә өйләнәм, дип, кочаклашып кайтып киттегез.
Илдус башын аска иеп утыра бирде, шунда гына Таһир
дустына җитди итеп карады.
– Тукта, ни булды, нигә болай чыраең качкан?
– Сал бер стакан тутырып, беткән баш беткән. – Илдус
күз дә йоммый бер стакан аракыны голт-голт итеп эчеп куйды, җиңе белән авызын сөрткәләде.
– Әйт, син дусмы миңа? Ник туктатмадың? Үзең котылдың, ә мине шул Мөнирәгә аткардың, – дип Илдус бар
көченә өстәлгә китереп сукты. Әлфия сискәнеп читкә тайпылды. – Яратмыйм мин аны, минем дә яратып өйләнәсем
килә, ник кичә туктатмадың, ник шул козгынның кулына
тоттырып җибәрдең? – Илдус бар көченә Таһирга кычкырды. Аннан, әллә аракы башына китте, эндәшми генә бераз
башын аска иеп утырды.
– Эх, дуслар, сезнең туй минем башка җитте. Чаллыда
күптән түгел генә Әдилә исемле бер кыз белән танышкан
идем, бер-беребезне шундый ошаткан идек. Ник туйга шуны
гына алып кайтмадым, өйләнсәм дә үкенмәс идем! – Илдусның ике күзе тулы яшь иде. Таһир да эшнең уеннан узуын
аңлап, агарып, тартылып калды. Илдус бер ноктага текәлеп
сөйләнүен белде:
– Ә Мөнирә, акула, чәйнәми дә кабып йотты. Сиңа теше
үтмәде, ә менә миңа үтте. Көчләдең ди, ә мин берни хәтерләмим. – Илдус чайкала-чайкала торып, ишеккә атлады.
– Тукта, Илдус, ни сөйлисең, башта айны, аннан сөйләшербез. Бирешмә, бу бит Мөнирәнең тозагы гына.
– Эх, дус, мине шул акулага тоттырып җибәргәнсең, ә
ул мине үзенең түшәгенә алып кайтып салган. Юк, айнымаганың яхшы һәм синең ише дус та кирәкми миңа бүтән. Ишетәсеңме, син миңа бүгеннән дус түгел. – Илдус чайкала-чайкала чыгып китте, өйдә авыр тынлык урнашты. Әлфия белән
Таһир бер-берсенә аптырашып карап басып калдылар.
Илдусның, чыннан да, дустына үпкәсе зур иде. Таһир
ничә тапкыр сөйләшергә барып караса да, авыз ачып сүз
катмады. Бәланең башын туйдан күреп, туйларны да, бергә
тәгәрәп үскән җан дустын да күралмас булды. Үз-үзенә, Таһирга, бөтен дөньясына ачуы кайнады. Мөнирә белән ничек
яшәсен күз алдына да китерә алмады ул. Илдус үз-үзенә
урын тапмады, йодрыкларын төйнәп, арлы-бирле йөренде.
Моның ничек шулай килеп чыгуын исенә төшерергә тырышты. Ул туйның икенче көнендә каралган күлмәген алыштырырга дип өенә кайтып китте, яхшы гына салган иде, кәефе
дә бик шәп. Илдус өстен алыштырып чыгуга, каршысына
Мөнирә очрады. Моны хәзер генә исенә төшереп, «нишләп
йөргән ул анда, безнең тыкрыкта?» дип уйлап куйды Илдус
үзалдына. Мөнирә, Илдусның Таһирларга китеп барганын
белеп, «Мине дә алыр идең, котлап чыгар идем, без бит
классташлар», дигәч, юк дияргә Илдусның теле әйләнмәдеме, кызны үзе белән ияртте. Калганын начар хәтерли… Илдус авыр сулап, куллары белән башына ябышты. Мәрьям апа
күрмәсә дә бер хәл, адәм көлкесе, күтәреп алып кайтканнар
да бишеккә салып ими каптырганнар. «Фу, анасын эт ялаган
нәрсә! Тукта, бәлки шаяртканнар гынадыр, Мөнирә белән
яхшылап сөйләшим», –дип, Илдус караңгы төшеп килгәндә
генә Мөнирәләр капка төбенә килде. Өйләренә кермәде, бераздан аны күреп, Мөнирә үзе килеп чыкты.
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар.