– Әлфия, – дип пышылдады Таһир аннан күзләрен алалмыйча. Илдус хаклы, журнал битендә генә түгел, башка бер
җирдә юк мондый чибәрлек. Таһир үзенең кайда басып торганын онытып, алга үрелде. Тәрәзә төбендә утырган гөл чүлмәге төшеп челпәрәмә килде, моңа беркем әһәмият бирмәде.
– Таһир абый, – дип пышылдады Әлфия. Дулкынланудан тавышы югалды, бер адым алга атлады да тагын катып
калды, аяклары йөрмәс булды. Таһир тәрәзәдән эчкә үтмәкче
иде дә, киң җилкәләр сыймады, ул да дулкынланды, алдында
торган мондый матурлыктан башы әйләнде.
– Кил, – дип үрелеп, кызны үзенә тартты, – чык монда!
Әлфия, нишләгәнен үзе дә аңламыйча, ишек барын да
онытып, тәрәзәдән чыкты, Таһир каршысына басты. Тез өстеннән торган гади генә күлмәге, искән җилдә тузгыган озын
җирән чәче, төп-төз матур аяклары белән кыз искиткеч гүзәл
иде. Таһир белән Әлфия бер-берсеннән күз алалмый тора
бирделәр, дулап өргән этне дә ишетмәделәр. «Боларга хәзер
сугыш ни дә, сабантуй ни, бар да бер», – дип, Илдус матаен
кабызды, үзалдына елмаеп, сабантуйга җилдерде.
Таһир Әлфиянең озын чәчләренә чак кына кагылды,
алар кояш нурында әллә нинди алтын төсләргә кереп ялтырады.
– Әлфия, җирәнкәем, алтыным, син әкияттәге кар кызына охшагансың, зур кыз булгансың, – дип кызның кулына
үрелде, аның куллары җиңелчә калтырый иде. – Мин сине
сабантуйда эзләдем дә монда килдем, ник чыкмадың?
– Мин Таһир абыйны көтәм, – дип пышылдады Әлфия.
– Чынлапмы, син мине көттеңме? Рәхмәт сиңа, Әлфия!
Безгә кешедән яшеренәсе юк, әйдә, сабантуйга бергәләшеп
чыгабыз.
– Мин киенеп кенә чыгам, – дип елмайды Әлфия. Аның
күзләре көлеп тора, үзләре мең төрле нур чәчә, аңа караган
саен карыйсы, яратасы килә.
Таһирның горурлыгы эченә сыймады, шундый чибәрнең
аны көтеп алуы, хәзер менә янәшә атлавы өчен эчтән генә
Ходайга рәхмәтләр укыды.
Сабантуй мәйданына килеп җитәрәк, Әлфия туктап
калды:
– Таһир абый, мин оялам. Кеше ни дияр безне бергә күреп, әниләр дә ачуланыр…
– Әлфия, мин синең яннан беркая да китмим, сине дә
җибәрмим. Мин бу көнне ике ел көттем! Әйдә, бүгенге көнне бергә үткәрик, мин сине шундый сагындым, миңа синнән
башка беркем дә кирәкми.
Әлфия дә оялып кына, каш астыннан гына Таһирга карады:
– Миңа да беркем дә кирәкми, – диде акрын гына.
– Алайса, киттек су буена!
Алар кичкә чаклы су буенда йөрделәр. Кичке сабантуйга
клубка яшьләр җыелгач кына Таһир белән Әлфия дә җитәкләшеп килеп керделәр. Клубта бермәлгә тынлык урнашты, бөтенесенең күзе ишектә булды. Кемдер телгә килеп: «Менә пар
ичмасам! Кайчан кайткан да, кайчан Әлфияне тоткан!» – дип
куйды. Яшьләр дәррәү килеп, Таһир белән Әлфияне сырып
алдылар; китте күрешү, кочаклашулар, котлаулар! Яшьләр
арасында ике ел буена өметен өзмәгән, һаман да Таһирны
көткән Мөнирә дә бар иде. Егетнең Әлфияне җитәкләп торганын күргәч, ул ачуыннан буыла язды, кызарды-агарды,
тыштан елмайса да эчтән калтырады. «Кайчан өлгергән бу
җирән марҗа?!» Таһир да күз алгысыз: озын гәүдәле, киң
җилкәле, куе кара чәчле, көйдереп ала торган кыю карашлы,
чын ирләрчә чибәрлеккә ия иде.
Таһир егетләр белән күрешкәндә Әлфия оялып читкә
китмәкче иде, тик Таһир, кызга карап башкаларның күзе
янганны күреп, Әлфияне бер минутка да кулыннан ычкындырмады. Бераз биеделәр дә парлап чыгып та киттеләр. Алдан сөйләшкәндәй, аларны беренче тапкыр кавыштырган
күпергә килделәр. Таһир көн буе Әлфиясен бер кочып үбәргә
хыялланды, ә менә хәзер нигәдер кыенсынып калды. Шулай
да бар кыюлыгын җыеп, акрын гына үзенә тарты, Әлфия дә
карышмады.
– Әлфия, сиңа тыныч кына карап тора алмыйм.
– Ник, Таһир абый?
– Чөнки үлепләр сине үбәсем, яратасым килә, син шундый үзгәргәнсең, син дөньяда иң чибәр кызга әйләнгәнсең.
Ике ел буе синең матур иреннәреңне сагынып, акылдан язар
хәлгә җиттем. – Егет йомшак кына Әлфиянең иреннәренә
кагылды, кызның да тәне калтырап куйды. Солдатның сабырлык чишмәсе ташып чыкты, башы әйләнде, сүзләр дә
әллә кая очты, тик татлы иреннәр, кайнар сулыш кына бар
иде. Алар хәлләре бетеп, башлары әйләнгәнче үбештеләр.
Бу юлы беренче булып Әлфия аңына килде.
– Таһир абый, җитәр, мин куркам, – дип пышылдады.
Таһир да көч-хәл тын алып, ярсыган йөрәген тыярга тырышты, ул Әлфияне кысып кочаклады, ике йөрәк шашып бергә
типте.
– Курыкма, алтыным, исеңдәме, без синең белән сүз куештык, син минеке, мин синеке, син шуңа һаман да ризамы?
– Әйе, тик…
– Шулай булгач, курыкма миннән, харап итәр дип уйлый
күрмә. – Таһир сөеклесен кабат үзенә тартып, аның күзләреннән үпте.
Алар шушы көннән башлап бүтән аерылмадылар. Әлфия чыгарылыш имтиханнарын биреп бетергәч, икәүләп
Чаллыга юл алдылар. Әлфия хисапчылыкка укыйм дип техникумга керсә, Таһир институтка, инженер-механик булырга
укырга керде. Алар шәһәрнең икесе ике очында укыганга, очрашу бик җиңел түгел, бигрәк тә Таһирга күп укырга кирәк.
Җитмәсә, Әлфиясен берәр шәһәр егете алып китмәсен дип,
Таһирның коты алына иде. Беренче курсны бетерү белән ул
Әлфиягә:
– Мин болай түзә алмыйм, әйдә, өйләнешик, чык миңа
кияүгә! – диде.
– Ә уку?
– Читтән торып укырбыз. Авылга кайтыйк, барыбер
синекеләрне дә, минекеләрне дә картлыкта караучылар кирәк. – Таһир ялварып Әлфиянең күзләренә текәлде.
– Ник ашыгасың, Таһир абый?
– Әйтмә шул абый дигән сүзеңне, үземне карт бабай
кебек хис итәм.
– Әйтмәм дим дә, нишләптер шулай килеп чыга…
– Мин монда тыныч кына укый да, синнән аерым яши
дә алмыйм, синсез үткән һәр сәгате газап, укыганым башыма
керми. Әлфия алтыным, яратам мин сине, бер көн дә яшисем
килми синсез.
– Мин дә, Таһир абый…
– Ай Алла, көндез абый, төнен җаный, шулай картмыни
соң мин?
– Юк-юк, син иң яшь, иң матур абый, мин дә сине шундый яратам.
– Ничек итеп яратасың, абый итепме, Таһир итепме?
– Икесен дә…
– Ә кияүгә кемгә чыгасың?
– Таһирга.
– Алайса, син риза, Әлфия? Кара әле күзләремә.
– Риза, Таһир, – диде Әлфия матур яшел күзләре белән
елмаеп.
– Җирәнкәем, алтыным, Әлфия, алайса сабантуйга туй
ясыйбыз! – Таһир булачак хатынын күтәреп-күтәреп әйләндерде.
Таһирның тизрәк өйләнергә теләвенең тагын бер сәбәбе
бар иде: аның тулай торагына юкны бар итеп Мөнирә килеп
йөри башлады. Таһир юкта да килә, я бүлмәсен җыештыра,
ашарга пешерә, я киемен юып куя. Егет моңа башта бик
аптырады, ә Мөнирә берни булмагандай: «Бәй, без классташлар бит, нәрсәсе бар аның, син укы, мин сиңа булышам
гына», – дип уенга борды. Тик тора-бара, «соңга калдым,
озат әле», я «мин монда гына калыйм», дия башлады. Таһирның бик ачуы килсә дә, күрсәтмәскә тырышты, тизрәк
Әлфия янына чыгып китеп, соң гына кайта торган булды.
Әлфияне Таһир беркайчан да үзенең тулай торагына алып
килмәде, иптәшләре аның көн дә кая йөргәнен белмиләр дә
иде. Беркөнне бүлмәдәше:
– Таһир, син әллә Мөнирәне яратып бетермисең инде,
шундый уңган, матур кыз – нәрсәсе ошамый? – дип сорады.
– Ошаса, берүк ал шул Мөнирәне үзеңә. Минем яраткан
кызым бар, ә Мөнирә классташ кына ул. Озаткала син аны,
мине көтеп утырмасын. – Таһир ашыга-ашыга Әлфия янына
җыенганда Мөнирә килеп керде.
– Таһир, син кая?
– Мин киттем, ашыгам, әнә Айрат белән утырыгыз, – диде дә Таһир чыгып та чапты. Ул төн уртасында гына кайтып
керде. Мөнирә Таһирның мендәрен кочаклап йоклаган иде,
уянып китте.
– Таһир, миңа синең белән сөйләшергә кирәк, – диде
кыз егеткә ялварып карап. Таһир сизә иде Мөнирәнең ни
әйтәсен, үпкәләтми, рәнҗетми генә ничек кире кагарга икәнен генә белми иде.
– Әйдә, тышта сөйләшербез, – диде Таһир кызны ашыктырып. – Я, сөйлә, нәрсә булды? – диде ул бераздан автобус
тукталышына таба атлап.
– Таһир, ник минем белән болай кыланасың, мин бит
сине шундый яратам, ике ел армиядан кайтуыңны көттем.
Минем кай җирем ким шул бакыр башлы Әлфиядән? Таһир,
кума мине…
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар.