БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Авылда яз хакимлек итә иде: әтәч гайрәтләнеп кычкыра, тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала; ялгыз ата каз да
вакыт-вакыт ишек төбенә килеп, каңгылдап куя – ул да ялгыз йөреп туйгандыр, бәбкәгә утырган җаныен тышка чакыра.
Бар тере җанның күңелен җилкендереп, һавада мәхәббәт дулкыннары йөзә. Ачык тәрәзәләрдә матур челтәрләр җилферди, башларны әйләндереп, өйгә шомырт, сирень исләре
кереп тула. Менә әле дә бөтен тәрәзәләрне ачып, Сәгыйдә
апаларда кызлар өй юдылар, юрган-ястыкларны урамга чыгарып, җилләтергә элделәр. Сәгыйдә апаның олы кызы Алсу
шәһәрдә укый, ул ялга кайтканда, күмәк эшләрне бергәләп
эшләп калырга тырышалар. Бүген дә көн буе өй эше белән
булыштылар, аннан кызлар мунчага киттеләр. Уналтысы тулмаган Әлфия алдан юынып чыкты да тизрәк бүләк күлмәкне
киеп карарга ашыкты. Апасы аңа зәңгәргә ак ромашкалар
төшкән бик матур күлмәк алып кайткан иде. Әлфия көзге
каршысында күлмәкне киеп тегеләй дә болай боргаланды.
Шулчак кемдер тәрәзә төбендә «фью-фью» дип акрын гына
сызгырды. Әлфия ачык тәрәзәдән ярты гәүдәсен чыгарып,
тирә-ягына каранды. Тәрәзә каршындагы рәшәткәгә Алсу
апасының классташы Таһир сөялеп баскан иде.
– Нәрсә кирәк, Таһир абый?
– Алсу апаң өйдәме?
– Өйдә, әй, мунчада.
– Алайса әйтерсең, бүген безгә озату кичәсенә килсен!
– Кемне озатырга?
– Мине, иртәгә армияга китәм.
– Ә мин дә барсам ярыймы?
– Ярый, – диде Таһир елмаеп, – әниең җибәрсә, килерсең.
Таһир бу кызны күргән саен аптырый иде, мондый
җирән чәчле кыз авылда берәү генә. Егет үзалдына тагын
елмаеп куйды: кызның ике күзе яшел төймә диярсең...
Таһир китүгә, Әлфия дөбер-шатыр мунчага чапты:
– Апа, апа, тизрәк чык...
– Ни булды? Җүләр, котымны алдың бит...
– Анда сезнең класстан Таһир абый килде, озату кичәсенә чакырып китте, икебезне дә! – дип өстәде Әлфия күзен
дә йоммыйча.
– Сине дә дәштеме?
– Әйе, бергә килегез, диде.
– Бармыйсың! Иртә әле сиңа андый җиргә йөрергә.
– Юк, ул мине дә чакырды...
– Үзеңнең классташларыңа йөрерсең.
– Апа, барыйм инде, әз генә утырам да кайтып китәм,
апа җаныем, барыйм инде.
– Юк, дидем!
– Алып бармасаң, хәзер кытыклыйм! – Апасы кытыктан
бик курка иде, Әлфия бармакларын тырпайтып, аның янына
килә башлады. – Алып барам, диген!
– Ярый, ярый, – диде апасы ләүкә почмагына сеңеп, –
тик озак утырмыйсың!
Әлфия ничек керсә, шулай чыгып чапты. Таһир алар
мәктәбендә иң чибәр егетләрнең берсе иде. Ул мәктәпне
бетергәч, укырга керергә барып карады, тик керә алмыйча,
кире авылга кайтты да колхозда калды. Менә хәзер армияга
китә. Әлфия апасыннан узып ашыга-ашыга әзерләнде; син
ашыкканда ул кабалана ди – калын җирән чәч кипми дә кипми, кипкәч тарап булмый, бөдрәләнә, бутала. Көч-хәл белән
чәчнең очына чыккач, кыз яңа күлмәгенә төбәлде.
– Апа, кара, миңа шулай килешәме?
Алсу сеңлесенә карап- карап торды да :
– Гел шәһәрдәге марҗа кызы инде, кемгә охшап шулай
җирән булгансыңдыр, сары да түгел бит, – диде.
– Әйтмә шул марҗа дигән сүзеңне...
– Үпкәләмә, яратып кына әйтәм, болай син бик чибәр
минем өчен, күлмәк тә бик килешә.
– Мәктәпне бетергәч, карага буятам, туйдым шул җирән
чәчтән – кем марҗа, кем җирән, ди; әти дә башак башы дип
көлә. Беркем мондый түгел.
– Синең ул чәчеңә бер тас буяу кирәк, миңа болай да
бик ошый, сеңлем, кара, нинди матур толым. Ярый, киттек
әйдә.
Җыенып чыккан кызларын күреп, әтиләре сокланып карап калды: берсе кара чутыр, икенчесе кояш кебек.
– Алтын башагым, ә син кая киттең? Иртәрәк түгелме
апаңа ияреп йөрергә?
– Әти, мин әз генә утырам да кайтам.
– Ярый, ярый, озак йөрмәгез, – дип, Сәлим абзый кызларын озатып калды.
Әлфия белән Алсу килгәндә, халык җыелып беткән иде
диярлек: өстәл башында Таһир, аның янында йөргән кызы
Мөнирә утыра. Классташлары, дуслары да шунда. Әлфия
белән Алсу аларга каршы, икенче өстәл башына утырдылар. Апасы классташлары белән сөйләште, көлеште. Алар
үз кешеләр, ун ел бер класста укып буй җиткәннәр. Әлфия
мондый җиргә беренче тапкыр эләккәнгә, бөтенесен кызыксынып күзәтте. Таһир белән Мөнирәгә карап, «Нинди матурлар!» дип уйлады.
Үзен дә егетләр күзәтә башлаганын сизмәде кыз. Таһир
Мөнирә белән сөйләшсә дә, ара-тирә Алсу белән Әлфиягә
карап ала иде. «Бу җирән чәчле кызның нәрсәседер үзенә
тарта, тик бәләкәй шул әле, үсәсе бар», – дип уйлап утырганда, кинәт Таһир белән Әлфиянең күз карашлары очрашты.
Әйтерсең, күз күрмәс җеп суздылар – ике арага әллә нинди
дулкыннар йөгерде. Алар тирә-яктагы беркемне күрмәделәр,
ишетмәделәр. Апасы төрткәч кенә Әлфия сикереп куйды:
– Ә, нәрсә булды?
– Эндәшәм-эндәшәм, ишетмисең. Ярамый алай егетләргә текәлеп карарга, – дип пышылдады апасы.
Әлфия башын аска иеп утыра башлады. Үзе эчтән генә:
«Бу Таһир абыйның карашлары шундый матур, йөрәкне әллә
нишләтә», дип уйлады.
Таһир да әлегә үзенә аңлашылмаган, моңа кадәр таныш
булмаган дулкынлану кичерә иде, аның шул матур күзләргә
тагын, тагын карыйсы килде. Ул Әлфиядән күзен алмады,
сихерләделәрмени, дөньясын онытты, янында утырган Мөнирәне дә ишетмәде. Шушы хәленә үзе дә аптырады. Йөрәк
түрен нәрсәдер тырнады: «Әле яшь бит, бала гына».
Әлфия Таһирга тагын күтәрелеп карады, каршысындагы
кара күзләр апасының тыюыннан көчле иде. Алар да аның
күтәрелеп каравын көтеп текәлгәннәр икән. Әлфия тагын
капкынга эләккән кебек, егетнең сизелер-сизелмәс чыккан
кара мыегыннан, изүе ычкынган ак күлмәгеннән күзен алалмады, бите ут булып янды. Алсу моны сизеп, Әлфиянең
кабыргасына төртте:
– Бар, кайт, әни ачуланыр.
Әлфия, нишлим дигәндәй, кабат Таһирга карап алды.
Таһир да моны сизенгән шикелле:
– Әйдәгез, өстәлләрне бер кырыйга алып куябыз да
бию оештырабыз, – дип сикереп торды. Халык ары-бире
кубып өстәлләр җыя, урындыклар чыгара башлады. Әлфиянең бер дә моннан китәсе килмәде, апасы исә, «Бар, бар,
соңга каласың», дип, ишеккә таба этте. Әлфия теләмәсә дә
капкага юнәлде. Иң кызыгы башлангач кына апасы аны куып кайтарды. Кызның күзенә яшь тулды: «Эх, шул Таһир
абый белән бер генә биесәң иде». Шулчак кемдер тыкрык
почмагыннан әкрен генә: «Әлфия, кил монда», – дип дәште.
Әлфия куркуыннан урыныннан да кузгала алмады, һаман
Таһирларның тәрәзә каршысында тора бирде. Ак күлмәкле
кул тиз генә Әлфияне эләктерде дә: «Курыкма, бу мин. Йөгердек әйдә», – диде.
Алар җитәкләшеп әрәмәлеккә чаклы йөгерделәр дә кечкенә күпергә җиткәч туктадылар. Таһир тыны кабып:
– Әлфия, син курыкма, әзрәк кенә сөйләшеп торыйк та
мин сине озатып куярмын, – диде.
– Таһир абый, сине югалтырлар бит.
– Ә син нигә кайтып киттең?
– Апа кушты.
– Әлфия, сиңа ничә яшь әле?
– Көзгә уналты була.
– Бәләкәйсең шул әле.
– Мин үсәм бит, Таһир абый.
Әлфиянең матур күзләре ике йолдыз кебек ялтырый иде.
– Әлфия, – диде Таһир аның кулларына үрелеп, – курыкма, бир кулыңны.
– Мин курыкмыйм, – дип пышылдады кыз кулларын
Таһирның кулларына салып.
Яшен суккандай, икесенең дә тәне катып калды, икесен
дә әлегәчә таныш булмаган хисләр биләде, телләре әйләнмәде. Таһир әкрен генә Әлфияне үзенә тартты:
– Бәләкәчем, син бит әле бала гына, ә үзеңә әллә ничек
тартасың, – диде дә ябык, бәләкәй генә Әлфияне күкрәгенә
кысты. Әлфиянең карышырлык та хәле юк иде, башы әйләнде. Аңа шундый рәхәт, җылы иде бу куенда. Таһир абыйсының кайнар сулышы моңарчы егетләр кулы тоймаган яшь
кыз баланың зиһенен җуйды. Егылып китмим дип, Әлфия
Таһир абыйсының биленә тотынды. Таһир, үзе дә сизмәстән,
яңа өлгереп килгән, моңынчы беркем кагылмаган матур кызыл иреннәргә үрелде, яшь егетнең бөтен тәнен әйтеп бетергесез газаплы рәхәтлек чорнап алды. Шашып-шашып яшь
кыз баланың иреннәреннән үпте. Ул инде үз-үзен тыялмас
хәлгә җиткән иде. Акыл йөрәккә, йөрәк акылга буйсынмас
булды. Шулчак Таһир кинәт айныгандай Әлфияне читкә этеп
җибәрде, йөрәге күкрәк читлегенә сыймый шашып типте,
башы гүләде: «Я Ходай, үзең сакла хатадан». Ул бик озак тынычлана алмады, күпер күтәрмәсеннән иелеп, суга карады.
– Әлфия, бар, кайт, – диде телен көчкә әйләндереп,
үзендә уянган көчле теләктән, хисләрдән куркып. – Үтерәсең, Әлфия, бар, кит, – диде урынында каккан казак кебек
басып торган кызга.
Кыз бала каны кайнап торган яшь егетнең хәлен каян
аңласын? Әлфия акрын гына авылга таба атлады. Әзрәк тынычлангач, Таһирның башындагы томан тарала башлады.
«Я Ходаем, чак харап итмәдем».
Ике ел узар да китәр, ул инде җиткән кыз булыр, егетләр
дә җитәрлек йөрер артыннан. Егет шуны уйлап, ниндидер
көнчелек тойды: «Юк, бирмим мин аны беркемгә!» Таһир
Әлфия артыннан торып йөгерде, бераздан тыкрык башында
куып җитте.
– Әлфия, Әлфия бәләкәчем, тукта. Вакыт аз, тыңла әле
мине. Мин иртәгә китәм, ике ел тиз узар, син дә үсәрең. Әлфия, көт мине?!
Караңгыда ул Әлфиянең күзләрен эзләде, кызның бит
алмаларын учына алды. Әлфиянең битендә кайнар яшь эзләрен тойды.
– Әлфия бәләкәчем, – ул аның күзләреннән, битеннән
үпте, – ник елыйсың, кошчыгым? Елама, син көт мине,
миннән башка бер кул да кагылмасын үзеңә. Ишетәсеңме,
мин кайткач өйләнешербез, Әлфия, елама. Кара әле күзләремә, исемдә калдырыйм: син минем туган яктан калыккан
кояшым булырсың.
Әлфия яшь аралаш башын селкеде.
– Ә Мөнирә апа?
– Оныт. Син минеке, мин синеке. Син шуңа ризамы?
Беркемне дә кагылдырма үзеңә, көт мине!
Ул ашыгып-ашыгып Әлфияне үпте:
– Кояшым, кояшым минем, ничек элек сизмәдем моны?!
Көт, Әлфия, көт мине.
Таһир аны капка төбенә чаклы озатты:
– Хушлашыйк шушында, өйдә югалтканнардыр инде,
мин йөгердем. Кая, тагын бер генә үбим дә… Иреннәрең
шундый татлы, әгәр боларга берәрсе кагылса, көнләшеп
үләрмен.
– Курыкма, Таһир абый, беркем дә кагылмас. Мин сине
көтәрмен, – дип пышылдады кыз бала.
– Алайса, сөйләштек – син минеке, мин синеке! Хуш,
кояшым, көт! – диде дә Таһир өйләренә таба йөгерде.
Әлфия әле һаман да кузгалып китә алмыйча капка төбендә тора бирде. Күктә йолдыз атылды. Бу вакытта теләк
теләсәң, кабул була ди. «Ни теләргә соң? Таһир абый әйләнеп кайтсын да без бергә булыйк".
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар.