Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
15 Ноября 2021, 16:30

ЕЛАН

Гатиянең ике күзеннән мөлдер-мөлдер бәхет ташый иде. Үзе һаман шул авыл мокыты инде, әлеге күрешүне бик көткән сыман кочаклый, елмая.— Таныш бул, Фәймә, ирем — Данис. Туган көнемә тун бүләк итмәкче картым.Кыздырган майлы табага салдылармыни, Фәһимә куырылып төште, әмма көнләшүен сиздермәде. Күргәзмәгә куеп карап кына торырлык, ир чибәр иде.

ЕЛАН
ЕЛАН

Гатиянең ике күзеннән мөлдер-мөлдер бәхет ташый иде. Үзе һаман шул авыл мокыты инде, әлеге күрешүне бик көткән сыман кочаклый, елмая.
— Таныш бул, Фәймә, ирем — Данис. Туган көнемә тун бүләк итмәкче картым.
Кыздырган майлы табага салдылармыни, Фәһимә куырылып төште, әмма көнләшүен сиздермәде. Күргәзмәгә куеп карап кына торырлык, ир чибәр иде.
— Карале, сабакташ, — диде такылдык Гатия, аны бер читкәрәк тартты. — Безнеке дөрескә басты, нәкъ тиле Хәтимә әйткәнчә булды. Ирем бай, машинабыз чит илнеке.
“Ә синеке? — дип сорый иде Гатиянең күзләре. — Синеке ничек?”
— Миндә пока кияү кайгысы юк, — диде Фәһимә. — Аспирантурада укыйм. Вәгъдәләшкән кешем бар. Өлгерермен дим, арттан кумыйлар.
— Аллага шөкер, эшләрең уң икән, Фәймә. Тиле Хәтимә: “Ирсез бала табасың”, — дигәч, кайгырган идең, әйеме?
— Фи, тиле сүзен кем чынга алган?!
Гатия белән очрашу миен кайнаткан уйларын сыпырды да куйды. Юк!.. Аңа бала белән буялырга ярамый. Әнә абынганыңны ничек зарыгып көтәләр. Өтек кенә Гатияләр бай ирләре куенында рәхәт чиккәндә, ул яшьлеген әче “бәгырь җимеше”нә алыштырсынмы?!
Ниһаять, күкрәктәге шеш суырылган иде, хәле әйбәтләнгән Фәһимә атна буе бала тудыру йортына әйләнеп карамады. Югыйсә, ай ахырына кадәр имезәм дип, “шомырт күз”не ышандырган иде.
Ә бер төнне ул бала елаган тавышка уянды. Колак төбеннән киткән “үә-үә” авазлары янә кайтып ята иде. Йөрәк сулык-сулык итте. Никләр имезде икән соң шул тере төргәкне, никләр!
Яшь хатын тәрәзәне ачып тыңлады. Урам тып-тын, бәбиләр йортында утлар сүнгән иде. Чынбарлыкта түгел, күңелендә елый икән бала, күңелендә. Моннан мәңге котылу юк иде.
Ул, шәл генә бөркәнеп, ак бинага йөгерде. Елау көчәйгән саен көчәя иде. Бала күңелдә елый...
— Ачыгыз, ач! — диде Фәһимә, ишекне дөбердәтте!
— Миңа кызымны бирегез!
Дежур табиб аны таный иде. Ник танымасын, Фәһимә кебек нарасыен ташлаучылар сирәк була. Тик табиб яшь хатынны бусагадан да уздырмады, кулы белән артка этеп:
— Шауламагыз, Ханнанова, бездә сезнең балагыз юк, — диде. — Сез аңардан баш тарттыгыз бит, әйеме? Аны алып киттеләр.
— Кая? Кемнәр? — диде акылы таралган Фәһимә. — Хаклары юк, ул минем балам!!!
Ахырдан сораша-сораша кызын кем алганын ачыклады ул. “Шомырт күз” аның баласына әни булган! Менә ни өчен имезгәндә саклаган икән, төлке!
Фәһимә шәфкать туташының адресын табып өенә китте, ләкин “шомырт күз” пропискадан төшкән дә эзсез югалган иде...
Акылы белән ул тавыш-тынсыз гына кызчыктан арынуына шат иде. Авыл белмәде, әниләре белмәде, яшә дә яшә генә! Әмма табигать хатын-кызны нәсел озайту өчен яраткан һәм аның җанын коточкыч зур хис белән сугарган. Акыл исә ул хис белән ярыша алмый, хис барыбер өскә калка, хатын-кыз, телиме-теләмиме, аңа буйсына иде. Фәһимә дә колга әверелде. “Шомырт күз”не шәһәр урамнарыннан эзли-эзли тилерә язды. Кинәт уянган ана хисе баласын таптырып җәфалый иде. Курсларга укырга килгән Гадел исемле егет белән танышкач, кызчыгы хәсрәте аз гына артка чигенде. “Миңа кияүгә чык”, — диде Гадел. Ә Фәһимәнең аның буй-сынына карап уйлаган беренче уе “Мин моңардан бик матур бала табар ием” булды.
Ул югалган кызчыгын алмаштырачак иде.
Хатын, Гаделгә ияреп, өстенә урман ишелгән ят авылга кайтып китте. Кайтса… бишектә сабый бытбылдап ята!
Ире бормалы-сырмалы тыкрыклардан урап тормады, туп-туры ярып салды.
— Минем малай. Хатыным бәбиләгәндә үлде. Яратсаң — кал, яратмасаң — кире шәһәреңә илтәм.
Шунда Фәһимәгә дә серен ачарга иде дә бит, һай! Гаделнеке белән бергә узар иде. Ә ул авызына су капты. «Нигә тормыш башламас борын гөнаһларыңны чыгарып селкергә әле, синең җилбәзәклегең ир-ат күңеленә хуш килер дисең мәллә?” — дип уйлады.
Байлыгы авызыннан таммаса да, урманчы Гадел заманына күрә хәлле кеше иде. Хәзерге тормыш кына ул бүтән бизмәннәрдә үлчәнә. Гаделне туган авылына әти-әнисе белән таныштырырга алып кайткач, картлар кияү дип өзгәләнмәде. Аларның өмете — бай ир иде. Ә бу бер йолкыш урманчы гына иде. Хәер, икәү генә калгач, әнисе:
— Ярар инде, — диде. — Куркып көткәнебез булмады. Шуңа шөкрана кылыйк. Тиле Хәтимәнең сүзләре элегрәк яман ие бит. Сез дә баерсыз. Ирең күбрәк урман сатсын, син гел төрткәләп йоклат, төрткәләп уят.
Аларны ярты авыл аштан ашка йөртте. Фәһимә тагын элеккеге һавалы Фәһимәгә әйләнде. Чибәр ир култыклап урамнан үткәндә, бала сагышы да, мәхшәр көннәр дә эреп тарала йде. Тик аны тиле Хәтимә бик тиз урталай бөкте.
— Әстәгьфирулла! Тиле Хәтимә үлем түшәгендә җан тартыша ие, кара, аякланган, безнең тыкрыктан төшеп килә, - диде әнисе беркөнне чәй эчеп утырганда. Гадел капка төбендә машина төзәтә иде. Фәһимә коты очып урамга чапты. Тилене ничек тә тыкрык башыннан борып җибәрергә кирәк иде.
Яланаяклы Хәтимә, юлы бүленгәч, шып туктады.
- Кая чабасың, җен?! Кире борыл! Иремә тыкылдасаң, муеныңны өзеп атам, — дип ысылдады хатын. Бу янауга карчыкның керфеге дә селкенмәде. Күзе белән Фәһимәгә кадалды да катты. Тиленең карашыннан тән куырыла иде.
— Мин беләм, син безгә киләсең, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәрсә! Таптым шул, таптым бала! Шуннан ни! Кабергә китәчәк ул сер булып, аңыштыңмы?! Тик йөр, күте өзелгән кигәвен шикелле, анда-монда бәрелеп-сугылып, сиңа авылда кем ышансын!
Артбакчадан гына тыкрыкка әнисе чыкты:
— Кызым, син хәзер кияүдә, бала-чага кебек карчык-корчык үртәү килешми, кер, — диде
Үрә каткан тиле Хәтимә аны күргәч җанланды.
— Бәдрехаят апа, күршең Сәкинәгә сызгыр, олы улы юл сапты, карт тавыгын суеп казан ассын, — диде.
— Җә, сызгырырмын, Хәтимә сеңлем, — диде әнисе.
Тиле борылды да китеп барды. Әнисе башын чайкап калды.
— Авыргач, саташуы тагын да көчәйгән бичараның. Сәкинәне каян искә төшергән диген, ә! Аның малае ун ел элек югалды кана. Чистайда үтереп, гәүдәсен суга батырганнар.
Ә кич белән әтисе:
— Тиле Хәтимә үлде, җыештырып күмдек, — диде.
— Безнең тыкрыкта актык саташулары булган икән, — дияргә генә өлгерде әнисе, урамнан Сәкинә кычкырды:
— Бәдрехаят, Зарифулла, үләм-бетәм! Фазылым кайтты, ип-исән, үлмәгән!
Урманда аның иң күралмаган агачы — шомырт агачы иде. Шомырт җимешләре кояш нуры эчеп карала да, теге шәфкать туташының күзләре булып аңа карый иде. Бакчадагысын Фәһимә ярсый-ярсый балта белән чапты, ә урамда очраганын сындырды-таптады. Әмма күзләр көн-төн аны эзәрлекли иде. Гаделдән бала табам дип очынган иде, фәрештәләрнең “амин” дигән җиренә туры килмәде шул, таба алмады. Гаиләдә сыңар бөртек бала үсте. Ул да кеше баласы... Гадел өчен Илдарның сеңелкәшсез-энекәшсез үсүе зур фаҗига иде, тик ир: “Нигә син кысыр? - дип сүкмәде, сүгәр дә иде, бәлки, аерып та җибәрер иде, бәлки, Фәһимәнең улын үз баласыдай яратуы коткарды. Нәкъ менә бер бала белән картаюын уйлаган чакларында эчә иде бугай Гадел. Эчсә — өйгә кайтмый, азгын Садыйка янында куна. Кеше шулай сөйләде, ә ир: «Ялган», — диде.
Ирләр жыя-җыя да бер чыгара икән. Гадел кулы белән хатынның корсагын сыпырып:
— Буш син, Фәймә, — диде. — Кипшенеп ярылган кисмәк төсле.
Хатын аның нәрсәгә төрттергәнен аңлап телләште.
— Ярылмас ие дә, суың җитмидер. Садыйкага ташыйсың бит.
— Сиңа чиләкләп-чиләкләп салсаң да файда юк.
“Бар” диясе килде Фәһимәнең, килешкәннеке килешә миңа диясе килде, серен ачасы килде... “Буш” дип мыскыллауларга караганда, “сөйрәлчек” сүзен ишетүе җиңелрәк иде. Тик тавыш зурга китәр шул. Ник миңа кияүгә чыкканда дөресен әйтмәдең, дияр Гадел. Минем йортта тамыр җәйгәч кенә телең чишелдеме, дияр. Ирсез корсак кабартып бер кат гөнаһ эшләвең генә җитмәгән, балаңны ташлап, икенче кат гөнаһка чумгансың, син хатын түгел, син — таш йөрәк, дияр. Ирләрнең кулы кебек теле дә каты. Фәһимә күз яшен эчкә йотып:
— Ни барына риза бул, Илдар өйләнгәч, тез башы саен икешәр онык биетеп сөярсең, — диде. Аннары йомшаруыннан гарьләнеп, иренә ысылдады: — Ятмале монда хокукларыңны даулап! Улыңны өйләндерергә акча җый. Ник эте-бетенә бушка урман өләшәсең, сат агачыңны, сатып бир, — диде.
Сатар сиңа Гадел урман, сатар! Илдары өчен сукыр бер тиен акча җыймады ул. Хәер, акыллы ир-атка акча дип артык чиләнергә дә кирәкми икән. Бай кәләшләр буа буарлык. Әнә Шакирә, Илдар сакалы агарганчы җыя алмаслык мал-мөлкәтне сәгате-минуты белән кияү йортына китереп аударырга әзер. Малайга күктән яуган бәхет яңгырына коенып кына яшисе. Гадел генә Шакирә белән кодалашуны өнәмичә җелекне киптерде. Барма, дуслашма, ул карак, ул нәпселе, янәсе. Илдар аның кызы белән буялмасын, янәсе. Артык туры кеше иде шул ире. Үзенең гомере кыска булды, улы институтка имтихан тапшырган җәйдә гүргә кереп ятты. Җаны бугазына төртелгәндә ул:
— Фәймә, печтек кенә гөнаһым бар синең каршыңда, теге чакта белеп көнләштең син. Садыйкага тәрәзә шакыган ием. Салган баштан түлке, ие, — диде.
— Алар хәтердән җуелган инде, бигайбә, — диде хатын. Һай, Гаделнең гөнаһысы аныкы белән чагыштырырлык идеме соң?! Чүп иде, чүп! — Минем дә сиңа күңелемдәген ачасым бар, картым.
Хатынга җанын изгән авыр йөктән бушанырга ничәдер секунд җитмәде, иренең сулышы киселде... Калды ул шулай гөнаһы белән япа-ялгыз. Вакыт яраларны төзәтә, имеш. Төзәтә, көт. Картлыгына табан атлаган саен, ярасы тирәнәя генә.
Бакчадан гына туры Шакирәләргә барырга ниятләп туфрак тулган галушын кагып маташканда, урам яктан кычкырдылар.
— Фәймә апа, сиңа хат бар! Илдардан!
Хатын коелып төште. Хат?! Бүген-иртәгә кайтырга тиеш лабаса бу малай, нишләп хатлар яза икән? Уй-нияте шәһәрдә калырга микән әллә? Аспирантурага кыстыйлар дип сөйләнә иде.
Хат кыска иде, шуңа күрә кәгазьдәге сүзләр Фәһимәгә яшен кебек чартлатып сукты да баскычка сылады. “Әни, мин өйләндем, безне көт”, — дигән иде Илдар.
Бәхетенә, хат ташучы кыз китеп өлгермәгән иде, ул яңакларга бәргәли-суккалый аңга китерде. Хатны яңадан укыды Фәһимә, укыды да әрнеп елады. Үз балаң, үз каның түгел шул, әнинең йөрәге шартлар дип уйламый. Соңгы кайтуында гына колагына өч көн тукыды бит, улым, бәхетеңнән качма, Шакирә кызына өйлән, диде. Бармак бөгә-бөгә кәләшенең бирнә әйберләрен санады. Бер мәртәбә дигәндәй, эчтән генә көлеп утырган икән! Тукта әле, көлдерә әле сине әниең! Ник өйләндем икән дип, чәчеңне йолкырсың, малай актыгы! Ул хатын дигән нәмәстәңә тәмуг казаны асып куячак Фәһимә, ә иртә-кич астына каен утыны ягачак.
Яшьләр хат артыннан ук кайттылар. Үзләреннән алда өйгә хәерчелек исе аңкып керде. Икесенең дә кулында иске чемоданнар. Их, тавык мие эчкән бала! Шакирәнең дәүләтенә кайтып аварга тиеш идең бит син.
— Исәнме, әни?! Менә без, — диде Илдар.
— Күрәм, сукыраймадым, — диде Фәһимә коры гына. — Кемне иярттең син?
— Әллә хатны алмадыңмы, әни? Бу — Мәрвия, минем хатыным, синең киленең.
Фәһимә бусага төбендә төртелеп калган кемсәгә күз ташлады. Фи, Илдар артына поскан була, саескан. Җебек нәмәстәкәйгә охшаган, моны җиңәргә әлләни көч сарыф ителмәс. Чибәрлеген дә ташка үлчим: үзе ябыктыр, үзе буйга бәләкәйдер. Катыкка буяп ишегалдына куйсаң — эт тә яламас.
— Хатын дигәнеңә авылдагы ярәшкән кызың турында әйттеңме соң?
Әни кеше тәмуг казаны астына беренче пүләнне ыргытты.
— Җә инде, әни! Мәрвияне үпкәләтерсең тагы. Минем Айбагарда ярәшкән кызым юк. Әйдә, җаным, син әнине тынлама, уз.
Бусага төбенә кадалган килен-килмешәк кыенсынып кына алгы бүлмәгә узды.
Илдар бу хәлдән төс җуйган иде. Ул урта ишекне япты да:
— Әни, нишлисең син! — диде. — Болай чәнчеп-кадап каршы алуыңны белсәм, Шәкүр җизниләргә кайта идем мин. Мәрвиядән оят! — диде.

Фәһимә йөрәген тотып идәнгә чүкте.
— Үләм, аллам, үләм! Пычаксыз суйдың син, малай! Без монда Шакирәләр белән пыр тузып туйга хәстәрләнәбез, ә ул өйләндем дип күзен тасрайтып кайтып төшә. Үстергәнем өчен рәхмәтең шулдыр.
— Шакирә кызына әйләнәм дип ялгыш та ычкындырмадым бит, әни.
— Җүнле егет өйләнүе турында кычкырып йөрми, тинтәк! Ата-ана башлы-күзле итәргә бурычлы баласын.
— Мин Мәрвияне яратам, әни.
— Яратуыңны ипигә ягып ашый алмассың. Иярткәнеңнең хәерче баласы икәне йөзенә чыккан ич!
— Хикмәт байлыкта түгел, әни. Әти белән сез дә хезмәт хакына яшәдегез, без дә яшәрбез.
Һай беркатлы Гадел малае! Хезмәт хакына яшәвең икеле шул. Бүген байлар заманы. Эт кебек алдан акча чаба.
— Мәрвияне хәерче дип кимсетә күрмә, әни. Ятимә кыз ул, әнисе белән генә үскән.
Хатын җирәнеп кенә:
— Фи, уйнаштан тугандыр әле, — диде.
Гомер булмаганны Илдар да кызды.
— Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме, әни? Мин сиңа Мәрвияне мыскылларга ирек бирмәм. Ул минем хатыным!
Фәһимә шунда гына хатасын андады. Гаделнекеләр сүз күтәрми, каты бәрелсәң — сырт йонын кабарта. Аларны хәйлә белән, тәмле тел белән бөгәргә кирәк.

Нәбирә Гыйматдинова



(ахырын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: