Яңа ел алдыннан Байрас Сөмбелне бер кочак бала белән больницадан алып чыкты. Айсылу, бу хәтле баланы күреп:
- Энекәем, бу кем балалары? Кеше бер бала алып кайта, ә син өчне алып кайткансың, - дип шаккатты.
Менә башланды тамаша: берсе еласа, икенчесе кушылды, анысына өченчесе, Азаматның бүлмәсе дару, чүпрәкләр белән тулды. Бер көн эчендә өч балага апа булган Айсылу:
- Мин берсен генә карыйм, - дип, бер бәбине үз бүлмәсенә алып чыгып киткән иде, елагач кире кертте.
Моңа кадәр әтисе белән әнисенең бер бөртек иркә кызы булып яшәгән Айсылу, бөтен игътибар бәбиләргә күчкәч, үзен кирәксез кебек хис итте. Кызының үпкәләгәнен иң беренче әтисе сизеп алды.
- Кара әле, әнисе, безнең Айсылу ничек зур үсеп китте, сиңа булышчы, энеләренә апа булды.
Сөмбел, эшнең нидә икәнен аңлап:
- Кил әле, кызым, син безнең иң матур, иң зур, иң акыллы кызыбыз бит. Менә энеләрең бераз үссеннәр, алар сине безгә караганда да ныграк яратачак, «апа, апа» дип, яныңнан китмәячәк, кызым, - дип, Айсылуны кочаклады.
Әти-әнисе сүзләреннән Айсылуның кәефе күтәрелеп китте.
Кичен, хәл белергә дип, Булат белән Фәридә керде. Башта җыелышып чәй эчтеләр, Байрас, ничек сүз башларга белми, хатынына карап алды. Сөмбел бераз уйланып торгач, кунакларны, бәбиләр карарга дип, өске бүлмәгә чакырды. Алар кергәндә, кроватьта ике кечкенә малай гына йоклап ята иде.
- Бәй, өченчесе кая?
Кечкенә кызны Айсылу үз бүлмәсенә алып чыккан булган икән.
Сөмбел, баланы күтәреп, Фәридә каршысына килеп баскач, аптырап калдылар, ике малай, дигәннәр иде ич.
- Алыгыз шушы баланы, аның беркеме юк. Бала да, үзегез дә бәхетле булырсыз. Үстерегез, исем бирегез, өегезгә ямь иңәр.
Булат белән Фәридә, көтелмәгән хәлдән аптырап, бер-берсенә карашып алды.
- Алыгыз, абый, ятим бала ул, әнисе ташлап киткән. Сез аямасагыз, үзебез алабыз.
Сөмбел әкрен генә баланы Фәридәнең кулына салды.
- Ал, кызың булсын, курыкма, үзем булышырмын, икәү карарбыз.
Ал биләүгә күз яшьләре тамды, Фәридә кулындагы биләүне күкрәгенә кысты, үзе, ялварып, Булатка карады.
- Алыйк, - диде, күз яшьләренә буылып, - миңа бала кирәк, - дип пышылдады, - минем дә әни буласым килә, алыйк, Булат, - дип ялварды.
Һәрвакыт горур, үлсә дә күз яшен күрсәтми торган Фәридәне мондый хәлдә әле берәүнең дә күргәне юк иде. Хатынын жәлләп, Булатның йөрәге әрнеде, үзенең дә күңеле тулды, тамагына утырган төерне авырлык белән йотып:
- Алыйк, - диде.
Фәридә күз яшьләре аша елмайды.
- Син дә әти булырсың.
Алар сораулы караш белән Сөмбелгә текәлде, икесе бер тавыштан дәште:
- Безгә хәзер нишләргә кирәк? Сөмбел белән Байрас, өсләреннән зур йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды.
- Сезгә бик күп кәгазь җыярга туры киләчәк. Фәридә бала белән өйдә утырыр, әлегә мин имезермен, үсә төшкәч, үзегез ашата башларсыз. Азаматның бүлмәсе буш, шунда яшәп тора аласыз, барыбер имезергә безгә керәчәксең бит. Бәхетле ата-ана булыгыз, акыллы кыз итеп үстерегез, сезнең өегез бала тавышыннан гөрләп торсын, - дип елмайды Сөмбел.
Менә шулай, уйламаганда-көтмәгәндә, Булатлар өенә дә җан керде, алар бер атна буе кирәкле кәгазьләр артыннан чапты. Кичен, барлык ару-талуларын онытып, бала тирәсендә бөтерелделәр. Фәридә көнгә берничә тапкыр кызын Сөмбелләргә имезергә алып керде. Бала ими әнисен сагынып керә, кечкенә куллары белән чәбәкли-чәбәкли имә. Баланың шулкадәр яратып, тәмләп күкрәк сөтен имүен күреп, Фәридәнең күкрәкләре сызлап куя иде. Их, шул бала имезү тойгыларын бер татысаң иде! Бервакыт, өйдә кеше күрмәгәндә, кызына күкрәген каптырып карарга булды. Ләкин сабый суырып кына карады да, сөт булмагач, кычкырып елап җибәрде. Фәридә, баланы алдавына оялып, Сөмбелләргә йөгерде...
Кичләрен барысы бергә Байрасларда җыелалар. Өч баланы уртага утыртып, аларны карап утыралар. Ике тамчы су кебек охшаш Азат белән Саматны әниләре генә аера. Кечкенә Гүзәл малайларга караганда терерәк булып чыкты, әле берсен, әле икенчесен төртеп ега, Сөмбел янына килеп, ими сорый. Малайлар кайда нәрсә яшерелгәнен яхшы белә, алар да кыздан калышмый.
Балаларга яшь тулды, тормыш шулай әкрен генә үз эзеннән баруын дәвам итте.
Ял көне иртән, йөгерүдән тыны бетеп, Булат килеп керде.
- Сөмбел, әйдә әле тизрәк, Фәридәгә әллә нәрсә булды, кичәдән бирле күңеле болгана, тора да, ашый да алмый, - дип, Сөмбелне ашыктыра-ашыктыра үзләренә алып керде.
Сөмбел Фәридәне җентекләп карады, куркыныч бернәрсә тапмады, күңеленә килгән шиген сиздермәде, күңел болгануны баса торган дару бирде.
- Әйдә инде, Фәридә тагын чирләде бит, - дип, бер-ике көннән Булат кабат кереп җитте.
Сөмбел, Фәридәне карагач, елмаеп куйды.
Булат лып итеп урындыкка утырды.
Исән кешегә гомер бик тиз уза, җәйдә Булатның улы туды. Сөмбел Булатның кулына баланы салганда:
- Мин хәзер синең өчен тыныч, үткәннәрне оныт, киләчәк белән яшә, Булат, - диде.
ЭПИЛОГ
Шәүкәт абыйның капка төбенә бербер артлы машиналар кайтып тезелде, ишегалды бала-чага белән тулды. Хатын-кызлар кайчандыр Сөмбел үстергән бакчага матур итеп табын әзерләде, Байрас белән Булат яңа урындыклар урнаштырды.
Бүген Шәүкәт абыйга җитмеш яшь, балалары аның туган көненә җыелды, ләкин нишләптер төпчек улы Әлфис кенә күренми, аптырагач, капка төбенә чыгып утырды, аңа оныклары иярде.
- Балалар, йөгермәгез, егылырсыз.
Тиктормас малайлар, аның сүзен колакларына да элмичә, арлы-бирле йөгерештеләр, Гүзәл дә алардан калышырга теләмәде. Бу малайларны ничек аералар икән, икесе дә бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар, ә бу бөдрә чәчле курчак гел Фәридә инде, үзеннән туган диярсең.
- Әй, башкисәрләр, менә кесәмә бер тәмле әйбер яшердем, тапсагыз, үзегезгә була.
Балаларны янында тотуның бер хәйләсе иде бу. Балалар бабайның кесәләренә тыгылды.
- Эзләгез, яхшылап эзләгез, үзе кечкенә, үзе шундый тәмле.
Балалар белән кайнашса да, үзе юлдан күзен алмады. Төпчеге утызга җитте, әле һаман өйләнергә уйламый, кемне эзлидер?
Әлфис, югары уку йортын тәмамлагач, сәүдә белән шөгыльләнә башлады, хәзер үзенең кечкенә генә бер фирмасы, Уфада фатиры, яхшы машинасы бар. Бар әйбере җитешле, ә менә өйләнми йөри бирә. Шәүкәт абый, улы кайткан саен, артыннан берәрсе ияреп кермәс микән дип, өметләнеп ишеккә карый.
- Бабай, юк бит, син алдыйсың, - дип, Гүзәл бабасын тарткалый башлады.
- Бар, бар, әйбәтләп эзләгез, кесәне генә тишмәгез.
Урам буйлап тузан туздырып килүче бер машина күренде, чирәм чүпләп йөргән казлар тирә-якка чәчелде.
- Кайсы юньсезе шулай чаба, бөтен кешене тузанга батырып, бала-чага йөреп тора, - дип, Шәүкәт абый уйлап та өлгермәде, теге хәтәр машина алар капка төбенә килеп туктады.
Капкадан балалары янына чыгып килүче Сөмбел:
- Әбәү, кем бу тузан туздырып йөри, - дип, кайнатасы янына килеп утырды.
Зур матур машинадан ак костюм-чалбар кигән бик чибәр, озын буйлы егет төште.
-Ашыктым, әткәй, әнә, кунаклар ашыктыра бит. Сөмбел апа, кара әле, кемне алып кайттым.
-Исәнме, әни, - дигән тавышка Сөмбел сискәнеп китте һәм:
Азамат әнисенең күзләреннән үпте, үзенең дә күзләре яшьләнде. Сөмбел улының битен куллары белән тотты:
- Балам, - дип, күзләренә карады. - Нинди чибәр егет булгансың, кая, туйганчы бер карыйм әле үзеңә.
Улын күрмәгәнгә дүрт ел булган. Азаматка чын ирләр төсе кергән, битләре кояшта каралган, куе кара чәче матур итеп кистерелгән, зәңгәр күзләре янып тора. Ул Булатның яшьлеген кабатлаган, әтисенең чибәрлегенә әнисенең сөйкемлелеге кушылган.
Сөмбелнең күз яшьләрен күреп, игезәкләр, тиз генә бабалары алдыннан төшеп, икесе ике яктан әниләренең беләгенә ябыштылар. Гүзәл, апасын елаткан абыйга усал итеп карап:
- Тимә! - дип, аның җиңеннән тартты. Сөмбел уңайсызланып кына олы улына карады.
- Исәнме, бабай, мине онытмадыңмы, оныкларың күбәйгән бит?
- Әти, таныш бул, булачак киленең Алия.
- Хуш киләсең, кызым, түргә уз. Менә кемгә охшаган кызны эзләгән улы! Күпме охшаган икәнен еллар күрсәтер, Сөмбел Сөмбел инде ул...
- Әйдәгез, әйдә, йортка керегез, башка килер кеше калмады, - дип, Шәүкәт абый капканы ачты...
Тәмам.
Зифа Кадырова