Сөмбел беренче кар белән ялга чыкты. Курыкканга куш күренә, ди, Байраска хатыны айлап түгел, көнләп юаная барган шикелле тоелды, иске яралары сүтелә күрмәсен дип курыкты. Декабрь башында түзмәде, Галимә апага шалтыратты.
- Апа, кыен булса да килеп җит, Сөмбел тау хәтле булды, зинһар, ярдәм ит, - дигәч, Галимә апалары озак көттермәде, кайтып та җитте.
Сөмбелне ике атна урыныннан торгызмады, үзе карады. Чынлап та куркырлык сәбәпләр бар иде: иске яралар тартылган, юкарган.
Декабрь урталары җиткәч, урындагы табиблар белән киңәшеп, вакытыннан алдарак булса да бәбиләтергә уйладылар. Сөмбел Байраска операция көнен әйтмәүләрен үтенде. Ире болай да больница юлын көненә әллә ничә таптый, операция икәнен белсә, китмәс тә. Иртән Байрас килеп киткәннән соң, Сөмбелне операциягә алып керделәр. Галимә апасы:
- Ирең килгәнче, өлгерәбез, - дип елмайды.
Әйе, өлгерделәр, дөньяга сау-сәламәт ике малай аваз салды. Сөмбелнең теләге кабул булды, иренә Яңа ел бүләге әзер иде.
Эштән соң килгән Байрасны Галимә апасы, ак халатларга урап-чорнап, Сөмбел яткан палатага алып керде. Яңа гына наркоздан айнып күзен ачкан Сөмбел авызына маска, башына ак башлык, өстенә ак халат кигән иренә карап:
- Син нинди матур доктор булыр идең, - дип елмайды.
- Юк, монда миңа ярый торган халат юк, аннары, үзең дә беләсең -энәдән куркам ич мин. Хәлең ничек? - дип, кулын Сөмбелнең эченә куйды, ничек куйды, шулай тартып алды. - Сөмбел, - диде хәле
бетеп, - таптың дамы?
Аларны читтән күзәтеп торган Галимә апа, елмаеп, Байрасны кулыннан җитәкләп, ике кечкенә кровать янына алып килде.
- Менә күр хатыныңның Яңа ел бүләген.
- Ә кайсысы безнеке?
- Икесе дә сезнеке.
- Ничек икесе дә?
Байрасның гаҗәпләнүдән түгәрәкләнгән күзләрен күреп, Галимә апа кычкырып көлеп җибәрде.
- Нигә аптырыйсың? Мондый хәлләр еш була.
Байрас бер балаларга, бер Сөмбелгә карады.
- Икәү булганнармы? Йә Ходаем, Сөмбел, ничек түздең? - дип, карават янына килеп тезләнде. - Әнисе, ничек түздең, яраларың авыртадыр.
- Ник, әтисе, кемнәр, дип сорамыйсың?
- Кемнәр булса да ярый, иң мөһиме - үзең исән калгансың. Икәү диген, ә, башка сыймый!
Ул, торып, яңадан балалары янына килде, аларга озаклап карап торды.
- Чынлап та, кемнәр соң болар?
- Малайлар, әтисе, икесе дә малайлар.
- Берсе кыз булса да, яхшы булган булыр иде. Кызлар әтиләрен күбрәк яраталар бит. Ярар инде, рәхим итегез безнең дөньяга, балалар, - дип елмаеп, Сөмбел янына килде.
- Әнисе, күпме рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр төсле. Ходай сине миңа үзе бүләк итте, мин синең яныңда бик бәхетле. Синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, син минем иң кадерле
кешем. Әнисе, мин кайтып Айсылуны, әтиләрне, абыйларны сөендерим әле. Бүген бит дөньяга Арсланов нәселенең дәвамчылары туды. Нинди шатлыклы көн! Сөмбел, син минем батырым, мәхәббәтем минем, кара карлыгачым минем!
Байрасның шатлыгы эченә сыймады, Сөмбеленең аңа нинди зур бүләк ясаганын бөтен барлыгы белән аңлады, сөенеченнән күзләре ялтырады.
Сөмбел иренә карап сокланды. Байрасның егетләрчә төз басып, матур башкаен горур тотып йөрүе, һәр сүзен өздереп сөйләшүе, зәңгәр күзләре, назлы елмаюы, тезелеп торган ап-ак тешләре, ияк очындагы кечкенә чокыры - барысы, барысы да Сөмбел өчен кадерле, якын иде.
Яшьтән җитәкче урыннарда эшләгәнгәме, кайберәүләргә ул кырыс кебек тоела, чөнки үзенең бер карашы белән теләсә кемне бик тиз урынына утырта. Әйткән сүзендә тора белгәне, кешене рәнҗетмәгәне өчен, директорлары лаеклы ялга киткәндә, үз урынына Байрасны тәкъдим итте. Хезмәттәшләре каршы килмәде, бертавыштан аны җитәкче итеп сайладылар. Байрас:
- Әнисе, директор хатыны буласың киләме? - дигәч, Сөмбел:
- Юк, Байрас хатыны гына буласым килә, - дип көлде.
Башкаларга кырыс кебек күренсә дә, Байрас нечкә күңелле, гаилә җанлы кеше. Сөмбел өчен ул - диңгез уртасындагы маяк.
Бала табып, бер атна үткәч, Сөмбел янына аның урынына калган бүлек мөдире килде.
- Бер яшь хатын баласыннан баш тарта, хәтта имезергә теләми. Нишлибез? Ташлап чыгып качмагае...
- Ире бармы?
- Юк, ирсез тапкан.
- Әнисен чакыртып сөйләшегез.
- Әни алырга кушмый, ди.
- Ярый, иртәгә үзем кереп сөйләшеп карармын. Нишлисең, дөньяда кәккүкләр бетмәгән шул.
Икенче көнне Сөмбел кыз яткан палатага керде. Шәфкать туташы ымлап кына кыз яткан урынга күрсәтте.
- Исәнме, үскәнем, синең белән сөйләшәсем килә.
- Бәйләнмәгез миңа, минем беркем белән сөйләшәсем килми.
- Әгәр башкалар алдында сөйләшәсең килмәсә, әйдә минем белән.
Кыз теләр-теләмәс торып басты. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле бу кыз бик чибәр иде. Ул Сөмбел артыннан иярде, алар икенче палатага керделәр.
- Утыр, әйдә, сөйләшик әле. Сеңлем, ник син балаңны имезергә теләмисең?
- Сезнең минем баламда ни эшегез бар?
- Үскәнем, мин шушы больницада ун ел эшлим, шул вакыт эчендә әле беркемнең дә бала калдырып чыкканын күргәнем булмады. Син минем олы улым белән бер яшьтә генә бит, кем сине олылар белән болай дорфа сөйләшергә өйрәтте? Үзең коткарыгыз дип килгәнсең, ә хәзер котылгач, яхшылап сөйләшәсең дә килмиме?
- Мин баланы алмыйм. Мин әле яшь, кая куйыйм ул баланы? Әни, бала күтәреп кайтма, диде.
- Ә әтисе?
- Аның үзенең гаиләсе бар, ул барыбер миңа өйләнмәячәк. Аңа кирәкмәгәч, миңа да кирәкми.
- Нигә алайса ике айлык чагында ко тылмадың?
- Аборттан соң башка бала булмаска мөмкин, диделәр. Соңрак кияүгә чыккач, бәлки бала кирәк булыр, әлегә кирәкми.
- Балаңның атасын яратасыңмы?
- Яратам кебек инде.
- Яраткан кешедән тапкан баланы да яраталар бит. Баланың атасы сиңа ничек карар? Мәхәббәтегез нишләр? Бала кем кулларына эләгер? Син бу хакта уйлыйсыңмы?
- Китапта гына ул мәхәббәт. Яратса, хатыныннан аерылыр иде, ул, хатыным, балаларым, ди. Яшәсен шунда үзенең карт шайтаны белән.
- Ник соң гаиләле кеше белән чуалдың? Гаиләсе, балалары бар икәнен белмәдеңме?
- Белдем, аның акчасы күп, машинасы шәп, туйдырды бу хәерчелек. Бала тапсам, өйләнер, дип уйладым, ә ул миңа, аборт ясат дип, акча бирде дә гаиләсе белән ялга китеп барды. Акчасын туздырдым, баласын калдырдым.
- Тыңла әле мине, сеңлем, бәби ул песи баласы түгел, син тапкан баланы кем карарга тиеш, дип уйлыйсың? Кем имезергә тиеш? Ул бит ач, менә син үзең кайчан телисең, шунда ашыйсың, аның ни гаебе бар? Бөтен кеше Яңа елга өйләренә кайтып китәчәк, ә ул ялгызы монда калырмы? Аның теле булмаса да, ул үзенең йөрәге белән синең шушы кыланмышыңны сизә, рәнҗер дип тә уйламыйсыңмы, бала каргышыннан да курыкмыйсыңмы? Киләчәктә олы мәхәббәт килер, юлыңда яхшы кеше очратырсың, ул сине дә, балаңны да яратыр, калдырма балаңны. Син үзең дә әниеңнең күкрәк сөтен имеп үскән кеше, үкенерсең бервакыт, соң булыр. Яраткан кешең моны белсә, үзеңне ташлап китәр. Вакыт узар, олыгаерсың, акыл җыярсың, менә шулчак балаңны эзли башларсың. Минеке түгел микән дип, урамдагы һәр баланың күзенә карарсың, таба алмассың, чәчеңне йолкып еларсың. Кияүгә чыгып, башка балаларың булса да, беренче балаң җаныңа тынгылык бирмәс, төшләреңә кереп йөдәтер. Балакаем, акылыңа кил, үкенерсең.
- Апа, җанымны талкыма, баласыз хатыннар бетмәгән, берәрсе алыр да үстерер, бик жәлләсәң, үзеңә ал. Мин ун җиде яшемнән бала карап өйдә утырырга җыенмыйм. Кемгә кирәк - шул алсын.
- Эзләрсең, ничек кенә эзләрсең, менә шунда елап минем яныма килерсең, баламны бер генә күримче, диярсең, соң булыр. Әйе, алучылар булыр, алырлар да үз кызларыдай кадерләп үстерерләр. Бәлки, ул киләчәктә зур кеше булыр, әти-әнисе аның белән горурланыр. Яшьлектәге хаталарың йөзе белән газап булып кайтыр, мин ул чакта берни белән ярдәм итә алмам. Яхшылап уйла, син хәзер бала түгел, син хәзер ана, оялма да, курыкма да, буласы булган. Балаңны ташлау тормышыңдагы иң зур хатаң булыр, уйла, әле соң түгел.
- Уйладым инде, күп уйласаң, тиз картаясың. Мин бу хакта башка сөйләшергә теләмим, - диде дә кыз ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
- Эх, җүләр яшьлек, бик сөйләшәсең килер, соң булыр...
Галимә апасы бу сөйләшүгә катнашмады, Сөмбел хаклы, соңыннан күпләр үз балаларын эзлиләр, үкенәләр, елыйлар. Ходай андыйларга җәзасын каты бирә, аларда аналык хисен уятып, җан тынычлыкларын ала, менә шул вакытта кәккүк аналар өчен «кыямәт көне» башлана.
- Галимә апа, шәфкать туташына әйтегез, ул баланы монда алып килсен, карыйм әле.
- Ни уйладың, Сөмбел?
- Мин ул баланы Булатларга алам.
- Аларга кирәкмәсә?
- Үземә булыр, ике янына берәү сыяр әле.
Кечкенә төргәкне алып килделәр. Баланы кулына алу белән Сөмбел күз яшен тыя алмады.
- И сабыем, кил әле үземә.
Ул, баланы таратып, бар җирен карап чыкты, сау-сәламәт бала. Юеш чүпрәкләрен алыштырды, өйдән алып килгән иң матур җылы чүпрәкләргә төрде, күкрәгенә якын китерде, бала, шуны гына көткәндәй, бик тәмләп, тагын кайчан эләгә дип, ашыга-ашыга имәргә тотынды.
- Калсын монда, алып китмәгез, - диде баланы алырга кергән шәфкать туташына.
Баланың әнисе белән дә, әбисе белән дә сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәде, кемгә кирәк, шул алсын, диделәр.
Сөмбел Байрасын көч-хәл көтеп алды, ир башыннан сикерергә ярамый, уртак салып сөйләшергә өйрәнгән Сөмбел.
- Әтисе, шушы баланы Булат белән Фәридәгә алыйк. Алар риза булмаса, үзебезгә алырбыз. Бигрәк жәл, әнисе ташлап китте, -дигәч, Байрас баланы кабат-кабат килеп карады, шул сабыйны ничек жәлләмичә
ташлап киттеләр икән, дип аптырады. Һәр баласы өчен җанын бирергә әзер торган Байрас риза булды.
- Ярый, әнисе, алып кайтыйк, ахырдан күз күрер. Миңа да абыйлар алдында читен, кешене үртәгән кебек, бездә икәү, аларда берәү дә юк. Азамат киткәч, абый бөтенләй төшенкелеккә бирелде, бәлки, аңа да җан керер.
Зифа Кадырова
Ахырын иртәгә укыгыз.