Все новости

САГЫНЫРСЫҢ - МИН БУЛМАМ

Сөмбел, бик әкренләп булса да, үзен кулга алып, терелә башлады. Әнисе килеп йөрде, Верочка көн дә янында булды. Атна башында, сумка күтәреп, Байрас килеп керде. Ул үзен шаян, көр күңелле итеп тотарга тырышты. Ул Сөмбел янына абыйсы йөридер, икәүләп йөрсәк, килешмәс дип, моңарчы килмәгән иде.

САГЫНЫРСЫҢ - МИН БУЛМАМ

Сөмбел, бик әкренләп булса да, үзен кулга алып, терелә башлады. Әнисе килеп йөрде, Верочка көн дә янында булды. Атна башында, сумка күтәреп, Байрас килеп керде. Ул үзен шаян, көр күңелле итеп тотарга тырышты. Ул Сөмбел янына абыйсы йөридер, икәүләп йөрсәк, килешмәс дип, моңарчы килмәгән иде. Бу ялда, авылга кайткач, абыйсы белән сөйләште. Абыйсының больницага йөрмәвен ишеткәч:

- Алайса, Сөмбел янына үзем барам, миңа ярыйдыр бит, минем аның каршында бер гаебем дә юк, - диде.

Сөмбел аз гына елмая, Байрас белән сөйләшә башлады. Булат турында икесе дә бер сүз кузгатмады. Байрас Верочка белән дә уртак тел тапты, кич белән икесе бергә кайтып китте.

- Әйдә, чәй эчеп чыгарсың, син эштән кайтып ашамагансыңдыр, - дип, беркөнне Верочка Байрасны өенә чакырды.

Верочка бер бүлмәле кечкенә генә фатирда яши. Бүлмә бик пөхтә җыештырылган, һәр әйбер зәвык белән эшләнгән, һәрнәрсә үз урынында. Верочка аны бик тәмле аш, чәй белән сыйлады. Көтмәгәндә:

- Әйт әле, үскәнем, абыең белән Сөмбел турында син ни уйлыйсың? – дип сорап куйды.

- Ни әйтергә дә белмим, үзем дә аптырыйм. Абый Яңа елда өйләнергә җыенган иде. Сөмбелгә түгел, башкага. Хәзер ул да нишләргә белми. Ул бит аңа килеп йөрмәскә кушкан.

- Әйе шул, мин гарип түгел, миңа аның жәлләве кирәк түгел, ди. Беләсеңме, ул бит әнисеннән курка, бала турында белсә, өйдән куып чыгарыр, бала белән кая барырмын дип, бик кайгыра. Больницадан чыккач, баласын алдырмагае, аңа хәзер аборт ясатырга да соң. Әнисе, берәр әбигә алып барып, берәр нәрсә ясатса, аннары башка баласы булмаса? Менә шуларны уйлыйм да курка калам. Минем дә балам булмады, берне югалттым, башканы Ходай насыйп итмәде. Хәзер менә, үзең күрәсең, япа-ялгыз. Бала тапмый торган хатын бер иргә дә кирәкми. Мин Сөмбел өчен бик кайгырам, әле аның авыр көннәре алда, авылда бит, үзең беләсең, ирсез бала тапкан хатынга бөтенләй икенче караш, күзен дә ачырмаячаклар. Менә, үскәнем, мине шулар куркыта.

Болар турында Байрас үзе дә уйлый. Абыйсы да уйлыйдыр, аңа да бик авырдыр. Бу атнада Фәридәгә яучы җибәрергә тиеш иде, ул хакта сүз дә кузгатмады, яучы да җибәрмәде. Нәрсә булып бетәр хәлләр?

Сөмбелнең больницага кергәненә бер ай булды. Ял көнне әнисе килгәч:

- Әни, өйгә кайтасым, мунча керәсем килә. Син мине алып чык моннан, - дип үтенде.

Әнисе дә:

- Ярый, балам, табиб чыгарса, иртәгә күрше абыең белән сөйләшәм дә машина белән килеп алырбыз. Бик озак яттың шул, балам, бәлки өйдә тизрәк тере

дип, шатланып, кызы белән ризалашты. Бераздан табиб белән сөйләшеп тә килде.

- Чыгарам, ләкин бер атнадан кабат күренергә килергә тиеш, диде табибың. Ярый, кызым, син әзерләнә тор, иртәгә килеп алам, - дип, әнисе кайтып китте.

Икенче көнне әнисе Сөмбелне күрше абыйсы белән килеп алды. Өйгә кайту шатлыгыннан кызның күңеле тулды. Туган авылын, өен шундый сагынган!

Сөмбел үзенең яраткан урыны - тәрәзә төбенә килеп утырды. Тышта матур итеп, салмак кына кар ява. Бер ай вакыт эчендә бөтен дөнья үзгәрде. Элекке Сөмбел булса, уйнап-сикереп, урамга чыгып йөгерер, ак карга әллә нинди эзләр төшереп, эче катып көләр иде. Ә бүген ул яуган карда да бары ниндидер сагыш, моңсулык күрә.

...Җомга көн җитте, һәрвакыттагыча, яшьләр бүген дә вокзалга җыелды, һәрвакыттагыча, автобуска шыплап халык кереп тулды. Авылга кайтып җиткәнче, халык җылына, кызарына-бүртенә, аннан-моннан шаян сүзләр чыга башлый, егетләр кызларны үрти, тегеләре дә җавапсыз калмый.

Автобус кайтып җитеп, ишекләрен ачу белән, бөркелеп пар чыга, кызарып-пешеп халык агыла, утырып түгел, автобус артыннан йөгереп кайтканнар, диярсең.

Булат белән Байрас, сөйләшә-сөйләшә, өйләренә таба юл алдылар. Байрас никадәр генә җилбәзәк күренсә дә, соңгы вакытта ул уйчанланып, җитдиләнеп китте, ә Булат бөтенләй югалып калгандай, иләс-миләс йөри.

- Абый, әйдә, өйгә кергәнче, ныклап сөйләшик әле бер. Син ни уйлап йөрисең? Сөмбел бит һәрвакыт больницада ятмас, кайткач, әнисе, туганнары беләчәк, тавыш чыгачак. Бала белән кая барыр ул? Өйлән, дип, монда килсәләр, син өйләнмим, дисәң, ул вакытта аңа асылынырга гына кала...

- Өйлән дияргә җиңел. Мине инде ике атна Фәридә көтә. Яучы җибәрәм, дигән идем. Аннары ул җилбәзәк Сөмбелдән нинди хатын чыксын, ничек аның белән дөнья көтәргә кирәк. Көн уйлыйм, төн уйлыйм, ни уйлап табарга гына белмим. Минем бөтен хыялым - Фәридә, мин аңа гына өйләнергә телим.

Алар, капка төбенә кайтып җитсәләр дә, өйгә керергә ашыкмадылар. Булат кабат сүз башлады.

- Аңлыйм, Сөмбел кызганыч. Теге көнне больницада күргәч, бөтен җаным тетрәнде, мин аны алай ук сынар дип уйламаган идем. Ул бит мине үзе кире какты, сөйләшергә дип баргач әйләнеп ятты, борылып та карамады. Бик жәлләсәң, үзең өйлән, кешегә киңәш бирү җиңел ул. Үз башыңа төшсә, нишләр идең икән?!

- Минме, абый... Миннән генә торса, ул риза булса, бүген үк өйләнер идем. Әйе, әгәр синеке түгел, башка кешенеке булса, өйләнер идем, кем баласы икәнен эт тә белмәс иде әле, чукынып китсен дөньясы. Син ашыктың, ә мин соңга калдым. Бөтен бәла шунда, абый: мин аны, ул сине ярата, ә син

Фәридәне. Туачак гөнаһсыз сабыйны кем яратыр? Ул бит безнең кан, ул бит безгә охшаячак. И абый, абый, менә кайда ул өчпочмак.

Булатның башына күсәк белән китереп суккандай булды, ни әйтергә белмәде. Ул энесеннән мондый сүзләр ишетермен дип уйламады. Җилкуар энесе кемне дә булса ярата дип, башына да китермәде. Менә авыртмаган башка тимер таяк. Димәк, Сөмбелгә генә түгел, энесенең дә юлына аркылы төшкән, аның алдында да гаепле булып чыкты. Ул, бераз дәшми утыргач:

- Хәзер нишлибез инде? - диде, авыр сулап.

- Әниләргә үзең аңлат, тик минем Сөмбелне бала күтәртеп, урамда йөртәсем килми. Мин аны монда алып кайтам, бала туганчы булса да, монда яшәсен, ичмасам, ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс. Ә син туеңны бераз соңракка күчерергә тырыш, бала туганчы ашыкма. Әтиләр белән дә сөйләшергә кирәк, без капчыкта ятмый ул, барыбер тишеп чыга, әзер торсыннар.

Үз йомышы белән ишегалдына чыккан Әлфис, кешеләр сөйләшкәнен ишетеп, капка төбенә килеп басты. Абыйлары кайткан икән, кызык, монда качып ни сөйләшәләр икән дип, колагын ярыкка куйды. Бераз тыңлагач, әһә, болай икән дип, өйгә йөгерде.

- Әти, әти, бәләкәй абый балалы хатын алып кайта.

- Ни сөйлисең син, кем әйтте?

 

- Абыйлар капка төбендә сөйләшеп утыралар. Байрас абый олы абыйга: «Син теләсә нишлә, мин аны өйгә алып кайтам», - диде.

- Ә баласы каян чыккан?

- Белмим, «урамда йөри баласы белән», диде, ахры, салкын бит, озак тыңлап тора алмадым.

Әнисе белән әтисе бер-берсенә карашып, аптырап калдылар.

- Чукынчык малай, кермәгән тишегең юк, чыбыксыз радио, - дип, әтисе ачуланып алды.

Әнисе үзалдына:

- Балалы хатын алмаса, кызлар беткәнме, йөри торгач килеп капкан икән инде, - дип сукранып алды.

Әтиләре - әле илле яшен тутырмаган, зур гәүдәле, бик күркәм, сабыр холыклы, аз сүзле, һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган сөйкемле бер ир. Шушы яшенә җитеп, матур тигез ак тешләрен саклаган, елмайса, дөнья яктыргандай тоела. Уллары үзенә охшаган, ул аларга ышана, һәрвакыт яманнан ерак булыгыз, дип өйрәтә. Бигрәк тә Булатны төпле, акыллы дип саный, аның өчен борчыласы юк, дип уйлый. Ә менә Байрас бәйдән ычкынган эт белән бер, бөтен капкага тамга салып чыкты. Кемгә охшап шулай җилкуардыр.

«Өйләнәм дисә, анысын да тизрәк өйләндерергә кирәк, бәла-казасыннан баш-аяк».

Әтиләре Шәүкәт абый шулай уйлады. Уллары урамнан кергәч, барысы

турында да утырып сөйләшергә кирәк.

- Бар, улым, син кереп ят инде, - диде ул Әлфискә. - Иртәгә иртәрәк уянырсың, сугым суябыз, үгез егарга көчле кешеләр кирәк, син койрыгын борып торырсың.

- Иртә бит әле, абыйлар да кермәде.

- Алайса, китер сумкаңны, көндәлегеңне тикшерик, ниләр төяп кайттың икән?

Әлфис шым гына үз бүлмәсенә кереп китте. Хәзер инде улының чыкмасын әтисе яхшы белә.

Кече улының җене сөймәгән шөгыле - уку. Дәрес әзерләргә утырса, бөтен укытучыны, дәреслек язучыларны, гомумән, укуны уйлап тапкан кешене ачулана, кулыннан килсә, аларның бөтенесен бер казанга салып кайнатыр иде.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова