Сельские нивы
+17 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
23 Сентября 2021, 16:00

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Өченче өлеш.

ИБЛИС БАЛАЛАРЫ
ИБЛИС БАЛАЛАРЫ

Гүзәл куркып кына сәхнәгә менде, әгәр дә янында Асия апасы булмаса нишләр иде икән, бер Алла гына белә. Чәчәк бәйләме белән зур йомшак уенчык һәм грамотаны алгач аның янә күзенә яшь җыелды.
Менә шулай Гүзәл беренче бүләккә лаек булды. Хәзер инде танылган иблис балалары төркеме Гүзәлгә әллә ни зыян сала алмадымы, кем белә, бәлки әлегә җае чыкканны көтәләрме. Җәйге каникуллар җиткәнче һәрбер буш вакытын ул Асия апасы янында үткәрде. Каникулга киткәндә дә аңа апасы :
- Сеңлем һәр биюне кабатларга тырыш, эченнән генә булса да көй уйна. Син чын талант иясе, әгәр үзең өчен көрәшмәсәң бернидә барып чыкмый.
Ләкин тормыш үзенекен эшли шул, кая инде бию кабатлау. Әти, әнисе кырда шикәр чөгендере җирен алып, аны чүбеннән утарга дип балалар остенә калдырып үзләре фермада эшләде. Кояш кыздыра башлаганчы дип сәгать иртәнге биштән Радик, Гүзәл, апалары Ландыш кырга китә. Шактый гына вакыт эшләгәч Гүзәл апасына ялварулы йөзе белән:
- Апам, озак эшләдек бит, әйдә өйгә кайтабыз, мин бик ардым.
- Соң әле килгәнгә ике генә сәгать, болай кайтып, китеп уйнасак кайчан бетерәбез, түз инде сеңлем, бераздан кайтырбыз, аннары иртә кайтсак әти тагын сүгә бит.
- Ник әти үзе эшләми, ул бит синнән дә зур, күбрәк тә эшли ала.
- Әй сеңлем, әти эчүдән гайре башка нәрсә аңламый, быел аз булса да булышырга син бар, ә былтыр Радик белән икәү эшләп бетердек.
- Аргандыр инде, ярый син ятып тор, без эшлибез, ә кайтырга вакыт җиткәч без сине уятырбыз- диде Радик сеңлесенә күз салып.
- Юк, юк кояш башына сукса, яисә бөтен тәнен яндырса нишлибез? Ландыш аптырап бер Радикка, бер Гүзәлгә карады.
- Апам кайтыйк инде, минем ашыйсым да килә.
Гүзәл елар дәрәҗәгә җитеп апасына кабат карады.
- Ярый, әйдәгез кайтабыз. Чыннан да күп калмады бит, бәлки кич килеп эшләсәк бетер дә. Кешеләр дә кайта башлады, бүген бигрәк кыздыра .
Ләкин аларны урамга хәтле тавышы ишетелгән әтиләренең сүгенү сүзләре каршы алды.
- Менә бит, әти кабат үз репертуарында. Нишләргә инде хәзер? Өйгә керсәк әти тагын сүгә, әни өйдә булса ярар иде- дип Ландыш ишеккә таба атлады.
Ишек кисәк ачылып китте дә, каршыларына чыккан әтиләре:
- Нәрсә эш беттедәме? Ялкаулар, сезгә гел ашарга яисә уйнарга булсын.
- Әти без эшләдек , нигә безне сүгәсең? Гүзәл әле кечкенә, ул арды, ашыйсыбыз да килә.
- Әрәм тамаклар- дип тагын нидер әйтергә теләгән әтиләрен, фермадан кайтып баручы әниләре сүзен бүлдереп:
- Ник әрәм тамак булсын ди алар? Эшләп йөргән балаларга ник сүгенәсең? Син ул, син ул әрәм тамак. Син ул кырда эшләргә тиеш, әйтмәгән саен, нишлисең син? Балалар синең эшеңне эшли. Хәлеңнән килмәгәч нигә дип чөгендердән җир алдың? Фермадан да кайтып чөгендер җиренә чабып булмый инде. Синең эшне балалар гел эшли. Син , син ул, ишетәсеңме син ул әрәм тамак. Җитте сиңа, бар кит балаларның ашыйсылары килә.
Гөлләр исерек ирен төртеп җибәрде дә, балаларга карап:
- Керегез өйгә, хәзер ашатам мин сезне. Аннары бераз йоклап алырсыз. – дип кенә әйтергә өлгерде. Ире кисәктән генә Гөлләргә сугып җибәрде, Гөлләр исә аягында басып тора алмыйча егылып, башы белән ачык ишек сортына килеп бәрелде.
- Әни, әни- дип балалар әниләренә таба атылды. Каты бәрелгән башыннан Гөлләрнең кан ага башлады. Радик апасына карап:
- Апам, мин шәфкать туташын чакырам, - дип ашыгып капкадан чыгып китте. Гүзәл куркудан елый ук башлады, Ландыш кына әнисенең башын тотып:
- Әни ач күзеңне, ач дим, безгә нишләргә?- дип. әнисенең канлы башын сыйпады. Исерек Сәгыйть нәрсә эшләгәнен аңламыйчамы, бәлки аңларга теләмичәме:
- Әйдә иркәләнеп ятмасын, егылып мачының үлгәне юк әле, хатын кыз мачы кебек, чертым да булмый- дип кулын селкеп каядыр китеп барды. Озак көттерми шәфкать туташы Зәйтүнә апа килеп җитте. Гөлләрнең башындагы ярасын күреп:
- Ах хәшәрәт, нәрсә эшләгән бит, — ул елап басып торган балаларга карап:
- Ландыш кызым, бар күрше Әнвәр абыең өйдә, мин дәшә диген, монда керсен тизрәк.
Ландыш яшен тизлегендә күрше абыйсын чакырды, Әнвәр керүгә Зәйтүнә:
- Кара әле нишләгән бит Әнвәр тагын бер ике ир табып кил тиз арада. Мин Гөлләрнең ярасын бәйлим, ашыгыч ярдәм машинысын көтәргә вакыт юк, каршы булмасаң, аны синең машинада хастаханәгә илтер идек. Әнвәр суз дә әйтмичә урамга чыгып китте.
- Зәйтүнә апа, ә әнигә ни булган? Нигә аны хастаханәгә алып барырга кирәк?
Ландыш аптырап янә:
- Ул нигә берсүздә дәшми? Ул үлгәнме?
- Әй кызым, әтиең бу юлы арттырып җибәргән шул, ярасы бик тирән, хастаханәгә бармыйча булмый.
Радик белән Ландыш бер берсенә карап куйдылар. Алар инде бераз аңлар дәрәҗәдә, тик Гүзәл генә нишләр?
Вакытны сүзмыйча Гөлләрне район хастахәнәсенә алып киттеләр. Балалар нишләргә дә белми әниләрен капка төбеннән озатып калды. Зәйтүнә апалары кайтып хәбәр әйткәнне көтеп ничек түзеп торырга?
Ашауны да онытып балалар өйгә кереп утырдылар. Әнисен җәлләп, елап арган Гүзәл караватында йоклап китте. Өйдә үзен хәзер балалар өчен җаваплы санаган Ландыш ашарга пешерә башлады. Әнисе өйдә юк, әтисе исерек. Чыннан да бер уйласаң андый гайләдә үскән балалар вакытыннан алда үсәләр шул. Алар тизрәк акыл йөртә, зур сынаулар үтәргә дә тизрәк өйрәнә. Кайсысыдыр әти, әни юлы белән китә, кайсысы сагыш тулы йөрәк аша үз үзенә сүз биреп яхшы, матур тормышта яшәргә көч таба.
Һәрберсенең үз характеры, үз тормыш юлы. Кызганычка каршы тормыш юлын да төрлесе төрлене сайлый. Төшке аш вакыты үтеп, шактый гына көткәч Зәйтүнә апа кайтып җитте. Аны дүрт күз белән көткән балалар, капка ачылган тавышка каршысына ук чавып чыктылар.
- Зәйтүнә апа, әни нихәл анда? Аны тиз кайтаралармы? Безгә аның анына барырга ярыймы?— дип берсе артыннан берсе сораулар яудырдылар.
- Туктагыз, ашыкмагыз, хәзер әйтәм.
Зәйтүнә апа балаларны күзе белән генә йөреп чыкты да, нәрсәдән сүз башларга белмичә:
- Әтиегез өйдәме соң?
- Юк, ул әле дә кайтмады. Әйт инде Зәйтүнә апа, әнигә нәрсә булган?
- Ничек әйтим, балалар, әниегез әле реанимациядә ята, сезгә анда барудан мәгънә юк, кертмиләр. Операция ясадылар, баш миенә зыян килгән, бик тирән булган шул ярасы, бик тирән.
- Ул үлмиме?- Радикның йөзенә курку бәреп чыккан, ул янә- Зәйтүнә апа ул үлмиме? Әгәр үлсә мин әтине үзем үтерәм.
- Бу нинди сүз инде? Син малай актыгы, әле башың яшь андый сүзләр сөйләргә.
- Ә нәрсә ул әнине кыйный?
- Радик син ни сөйлисең энем, үтердең ди син әтиеңне, апаңны, сеңлеңне синең урынга кем яклый ди, сине төрмәгә утырткач?
Радик күзенә бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп:
- Ә нәрсә, нәрсә ул әнине кыйнады, аны ник утыртмыйлар?
- Нәрсә әйтим инде, үз башына сикерә, бу юлы бәлки утыртырлар да, әниегез бик авыр хәлдә шул.
Әниесе хастаханәдә икәнен онытып уенга бирелгән Гүзәл килеп җитте дә:
- Апа, ә әни кайтмадымы әле?
- Юк Гүзәл, әни бераз хастаханәдә ятачак, аның башы авырта.
Гүзәл кабат берни булмагандай сикерә сикерә китеп барды.
- Ярый, мин китәм, әниегезнең хәле җиңеләйгәч мин сезне үзем алып барырмын аның янына. Фермага бүген бармагыз балалар, әниегез урынына эшләргә башка кеше куйдылар. Сау булыгыз- дип Зәйтүнә апа китеп тә барды. Радик белән Ландыш икесе ике якка барып утырдылар. Икесенең дә башларында төрле уй, фикер. Аларның йокылары йокы булмады. Бер көн бер атнага сузылган сыман тоелды. Зәйтүнә апа да бик шатландырырлые сүзләр әйтә алмады. Әтиләрен шул ук көнне милиция хөзмәткәрләре кулга алган булып чыкты.Ниһаять Зәйтүнә апа килгәне күренде. Аның артыннан ук машина ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Балалар янә аның каршысына чабып чыктылар.
- Зәйтүнә апа, Зәйтүнә апа сез бүген машина белән, димәк әни яхшыра, димәк сез безне әни янына алып барасыз?
Тик Зәйтүнә апаның гына күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. – Ул сүз дә әйтергә өлгермәде ишегалдына тагын берничә хатын кыз килеп керде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: