Сельские нивы
+29 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
17 Августа 2021, 16:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

51 бүлекИгорь икенче көнне чәчәкләр кибетенә барып, танышларына, Алесяга чәчәкләр алды, тагын уйланып торды да бер кочак ак розалар бәйләме алды. Кибеткә кереп бер зур гына торт алып чыкты да Лилияләрнең йортына борылды. Ул никтер бик тә дулкынлана башлады, теге егет белән чыгып киткән булса, дип тә уйлап куйды. Ишек төймәсенә басуга, ишекне теге егет килеп ачкач, эченнән ниндидер калтырау кебек нәрсә йөгереп үтте. Ә ул берни булмагандай, керегез, дип юл бирде. «Лилия, сиңа килгәннәр!» Аш бүлмәсеннән өй күлмәге өстеннән алъяпкыч кигән, башына ак яулык бәйләгән Лилия килеп чыкты.

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР
КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

51 бүлек
Игорь икенче көнне чәчәкләр кибетенә барып, танышларына, Алесяга чәчәкләр алды, тагын уйланып торды да бер кочак ак розалар бәйләме алды. Кибеткә кереп бер зур гына торт алып чыкты да Лилияләрнең йортына борылды. Ул никтер бик тә дулкынлана башлады, теге егет белән чыгып киткән булса, дип тә уйлап куйды. Ишек төймәсенә басуга, ишекне теге егет килеп ачкач, эченнән ниндидер калтырау кебек нәрсә йөгереп үтте. Ә ул берни булмагандай, керегез, дип юл бирде. «Лилия, сиңа килгәннәр!» Аш бүлмәсеннән өй күлмәге өстеннән алъяпкыч кигән, башына ак яулык бәйләгән Лилия килеп чыкты. Игорьны күргәч, кып-кызыл булды, кулларын кая куярга белми дулкынланды. Ишек төбенә тагын әллә кемнәр чыгып, берәм-берәм исәнләштеләр дә кереп югалдылар. Тик теге егет кенә һаман аңа карап тора бирде. Лилия елмаеп: «Таныш булыгыз, минем энем Илдар. Әйдә, узыгыз, без бәйрәм өстәле әзерлибез, хәзер бәлеш пешә», - диде. Чынлап та, нинди таныш ис дип тора иде, әнисе бәлеш пешергәндә шундый тәмле ис чыга иде бит. Игорьга җан кереп китте, аның моннан чыгып китәсе килмәде.
- Монысы сезгә, - дип чәчкә белән тортны тоттырды. Лилия чәчәкләрне кочаклап тынсыз калды, матур итеп беренче тапкыр аның күзләренә карап елмайды.
- Безнең белән бәлеш ашарга калыгыз.
Игорь бераз карап торды да өстен сала башлады.
- Мин бәлеш яратам, - дип елмайды.
Никтер аның бу өйдән китәсе килмәде, ниндидер гаилә җылылыгы тойды. Илдар, «әйдә, шахмат уйный торабыз», дип, зур якка чакырды. Аларны шундук башкалар уратып алды, кем җиңә дип икегә бүленделәр. Игорь гомер буе шунда яшәгән диярсең, үзе кебек яшьләр, гөрләшеп уйнадылар, ашадылар. Үзенә күрә бик күңелле булды.
- Лилия, бүген бәйрәм бит, мин сине бүген кичке ресторанга чакырам.
Лилия куркып:
- Юк-юк, бармыйм, - дип тартыша башлады, - минем кияргә кичке күлмәгем дә юк.
- Булыр, кибеттә күлмәк бетмәгән, ә хәзер мин сине бер җиргә алып барам.
Игорь Лилияне кайчандыр әнисенә ярдәмгә килгән Анна янына алып барырга булды. Лилия бер дә үзе турында уйламый, вакыты да юктыр инде. Бер сәгатьтән Игорь алдына искитмәле сөйкемле, калын җитен чәчле кыз басып тора иде, өстенә кигән озын зәңгәр күлмәк тә күзләренә килешеп тора. Игорь аңа карап әнисенеке кебек битләрен чокырайтып елмайды: «Принцесса Лили». Бу Лилия өчен көтелмәгән шатлык иде, беренчедән, үз-үзенә бик тә ошады, икенчедән, шундый егет белән беррәттән бару үзе бер горурлык. Ресторанда Алеся белән Айрат аларга килеп кушылдылар. Алар барысы да бик гадиләр, аны үз итеп каршы алдылар. Игорь Лилияне парлы биюгә чакырды, кочагына килеп кергән бу ябык кына кызны чак кына үзенә тартты, никтер ул аңа якын, кадерле тоелды. Иелеп кызның күзләренә карады, аның күзләре искитмәле матур зәңгәр төстә, кашлары коңгырт. Егетнең карашын күтәрә алмый кыз кып-кызыл булды, күзләрен аска төшерде, Игорь бер сүз дә әйтмәде, чак кына үзенә тартты, аннан килгән сафлык күңеленә кереп урын алды.
Бәйрәмнәр үткәч, Лилия Игорьның күзенә бик чалынмаска тырышты. Ул аны бик күрәсе килсә дә, читтәрәк торырга тырышты. Игорь аның өчен буй җитмәс, тормышка ашмас хыял иде. Ул аңлый, Рушания апа васыять итеп калдырганга гына аларны кайгырта, ә шулай да йөрәкне йөгәнләп булмый, күрәсе килә. Тирә-яктагы кешеләр дә сизәрләр кебек, ераграк торырга кирәк. Күбәләк кебек януың бар. Төннәрен аның турында уйланырга ярата, ә иртәнге планерка вакытларында ишек төбендәрәк, кеше артына качыбрак утырырга тырыша.
Гөрләп яз килде, беренче май бәйрәмендәге ялларда Лилия балаларны җыеп, әниләренең каберенә барып кайтырга җыенды. Әтисе гел югалып-эчеп йөрсә дә, аны да табып алып кайтып, юындырып, чиста киемнәр кидереп, үзләре белән алырга булдылар. Алар җыенып урамга чыгуга, зур машина килеп туктады.
- Кая җыендыгыз? - диде Игорь алар арасында эчеп-янып беткән ямьсез адәмгә карап.
- Зиратка, - диде Лилия.
- Әйдә, утырыгыз, үзем алып барам.
Игорь бүген бер нәрсәне аңлады - шушы кечкенә, ябык Лилиянең җилкәсенә өелгән йөкнең ничаклы авыр икәнен. Шушы кыз бала шуларның барысын тарта, ашата, киендерә. Әтисенең күренеп тора эчкече икәне, әти кеше терәк түгел иде аларга. Игорь бер Лилиягә, бер таптанып апаларына карап торган энеләренә карады.
- Кирәкмәс, Игорь Александрович, без үзебез генә.
- Чайкалып торган әтисен гәүдәсе белән яшерергә маташты, ә исерек үзе алдан кычкырып чыга.
- Илдар, төялегез тиз генә, безнең әле тагын барасы җир бар.
Балалар сөенә-сөенә машинага кереп тулдылар, әтиләрен дә бөтереп тыктылар.
Тимердән бик матур итеп сырлап ясалган кабер рәшәткәсен Илдар үзе ясап куйган иде. Лилия әнисенең каберен чистартып чыгарды, анда инде беренче чәчкәләр чәчәк атып утыралар. Ул алар янына тагын ниндидер кечкенә чәчкәләр утыртты, бик кадерләп-яратып әнисенең каберен сыйпады, чак кына иреннәре кыймылдады, күз яшьләрен сөртеп алды. Бөтенесе шым гына апаларын күзәтеп басып тордылар, әтиләре чайкалып үксеп куйды. Игорь беренче тапкыр чын йөрәгеннән шушы тал чыбыгы кебек кызны кызганды һәм олы хөрмәт белән карады. Зираттан чыккач, Игорь аларга карап:
- Нәрсә эшлибез, бүген бәйрәм, киттек урманга, төялегез,
- диде. Балаларның шатлыктан күңелләре күтәрелеп китте. Лилия генә бик уңайсызланып утырды. Игорь зур кызыл кирпеч йорт алдына килеп туктауга, капка ачылып китте. Машина йорт уртасына кереп утырды. Лилия Игорьның җиңенә ябышты:
- Кирәкми, зинһар өчен кайтарып куй безне, без кермибез.
- Без кердек шул инде. Әйдәгез, малайлар, без ит кыздырабыз урамда, сез, кызлар, өйдә чәй әзерлисез.
Аларга каршы Айрат белән Алеся да чыктылар. Куркып- каушап калган Лилиянең хәлен аңлап, Алеся килеп кочаклады.
- Менә ничек яхшы иттегез килеп. Әйдә, Игорь сине бәлешне бик оста пешерә дип мактады, - дип җитәкләп өйгә таба атлады.
Өйнең эче искитмәле иде, стенада зур портрет, шул портрет каршысында зур гына диван. Бәләкәй сеңлесе Лилиянең җиңеннән тартты:
- Кара, теге безгә килгән апа.
Лилия өстен дә салмыйча, сихерләнгәндәй шул портрет алдына килеп басты. Ул дер-дер килде, кычкырып елаудан тыелырга тырышты, булдыра алмады.
- Рушания апа, кичер мине, кичер, апакаем.
Лилия йодрыкларын тешли-тешли шым гына елады. Ишек төбендә аны күзәтеп торган Игорь белән Алеся тыймадылар, Игорь шым гына чыгып китте. Әтисе кайдадыр күренми, тагын теге почмактадыр инде дип, бакча буйлап эзләп китте.
- Әниеңнең тиеннәре килми, улым, күпме көтәм.
- Әти, әйдә, мин сине үземнең гаиләм белән таныштырам, бер көтү.
- Нинди гаилә?
- Теге кыз турында сөйләгән идем бит, менә бөтен гаиләсе белән төяп алып кайттым, кабул ит.
- Әниең калдыргач, кабул итәргә кирәк, улым.
Александр Иванович урамдагылар белән күреште дә
өйгә кереп китте. Диванда елап утырган Лилия янына килеп утырды, аның елап шешенгән битенә карап, үзенең дә күзенә яшь килде.
- Авыр, балам, бик авыр, андыйлар дөньяда бүтән юк. - Александр Иванович Лилиянең кулын учына алды, аның да күзләрендә яшь иде.
Көнне бер яктан бик күңелле генә үткәрделәр, Лилия генә гел исерек әтисе өчен читенсенеп утырды. Ара-тирә әле күлмәк якасын рәтләде, әле колагына гына пышылдап, эчүдән тыярга тырышты. Лилиянең бөтен теләге - тизрәк моннан кайтып китү. Шулай да кич кенә кайтып китә алдылар. Игорь бүгенгә бер сүз дә әйтмәде. Тик ул үзе өчен нәтиҗә ясады: ышанычлы юлдаш булачак. Май азагында беркөнне эштән чыкканын көтеп торды да машинага утырырга чакырды. Лилия уңайсызланып кына кире какмакчы иде дә, тирә- яктагы халыкны каратып торганчы дип кереп утырды.
- Лилия, сөйләшәсе бар, сайла: ресторанга барабызмы, я берәй урмандагы кафегамы?
- Ә монда гына сөйләшеп булмыймы соң?
- Юк, монда сөйләшә торган сүз түгел.
- Үзең кара, мин ресторан яратмыйм.
Игорь кайдадыр бер кечкенә аланлыкта туктады, артта яткан розаларны аның алдына чыгарып салды.
- Туган көнең белән!
- Ә сез кайдан белдегез?
- Мин булачак хатынымның туган көнен генә белергә тиештер бит инде. - Лилия аптырап текәлеп катты. - Лилия, озатышып йөрергә вакыт та юк, әйдә өйләнешик, чык миңа кияүгә.
Лилия ашыга-ашыга машинадан төште, үзе розаларын кысып кочаклаган.
- Ник миннән көләсез, белеп торасыз, миңа өйләнә алмыйсыз.
Игорь да машинадан сикереп төште.
- Ник өйләнә алмыйм, кем әйтте?
- Чөнки мин сезгә тиң түгел, минем әтием дә эчкече, минем туганнарым да бар. Миңа өйләнү ул дүрт балалы хатын алу белән бер.
Игорь акрын гына килеп Лилиянең биленнән эләктереп алды.
- Беләсеңме, боланкаем, миңа менә шундый дүрт балалы хатын кирәк иде.
Алар бер мәлгә күзгә-күз терәшеп тордылар, Игорь кул астында яфрак кебек дерелдәгән тәнне тоеп, үзе дә дулкынлана башлады. Бу матур иреннәргә беркайчан беркем кагылмаган, алар аны гына көткән һәм алар аныкы. Аның иреннәренә кагылу белән ул эзләгән, аның өчен генә туган кыз бала икәнен тойды. Ул шашып-шашып, «бул минеке, тик минеке генә», дип пышылдады. Лилиянең тез буыннары тотмас булды, гомерендә дә бер кеше белән дә үбешкәне юк иде.
- Син ризамы минем белән бу тормышны бергә үтәргә?
Лилиягә бу төш, бу әкият булып тоелды.
- Моның булуы мөмкин түгел, - дип пышылдады, - бу төш бугай, - диде күзләрен ачмый гына, үзе аның куеныннан чыгарга көч тапмады. Игорь аны каз мамыгы кебек кенә итеп җирдән күтәреп алды.
- Мөмкин, әле ничек кенә мөмкин. Әйт, син ризамы Захарова булырга? Әйт, гүзәлем.
- Алдамасаң, риза.
- Әйдә, киттек безгә, әти көтә.
Александр Иванович аларны котлап:
- Балалар, тизрәк миңа бер кечкенә Раечка алып кайтып бирегез, - диде.
Лилия бу бәхеткә ышанып та бетә алмады, һавада очкан кош кебек хис итте үзен. Туй көне җиткәнче ышанмады, эштә дә белгертмәде. Бергә эшләгән кызлар арасында яшь хуҗага өмет итүчеләр юк түгел иде. Ике туйны бергә үткәрергә булдылар, җәй уртасына дип билгеләделәр. Игорьның туйга чаклы өстендә тагын бер зур бурыч тора иде, ул да булса Асылгәрәй калдырган хат. «Мин өлгермәдем, син башкарып чык, шул кешене табып, әбиең белән очраштыр», диелгән иде хатта. Игорь инде ничә тапкыр хат язып карады, җавап килмәде. Инде үзе барырга җыенганда гына хәбәр килде, телефоннан сөйләшергә насыйп булды. «Сез кем, кемне эзлисез?» диделәр вата- җимерә урыс телен.
- Сез килегез, килгәч аңлатырмын, сезне монда көтәләр.
- Ярый, билет алгач шалтыратырмын.
Туйга бер атна кала авылдан әбисе белән Мәхмүтне алып килделәр. Туйга әзерләнеп, өй эче гөрләп торды. Көтмәгәндә төн уртасында телефон шалтырады: «Мин Казанга килдем, кая барыйм?» Игорь сикереп торып киенә башлады: «Мин өч сәгатьтән килеп җитәм, шунда аэропортта гына утырып тор, хәзер киләм». Игорь төн уртасында бар көченә Казан юлы белән чапты. Үзе ничек аңлашасын күзалдына китереп, тегеләй әйтермен, болай аңлатырмын дип үзалдына кирәкле сүзләр эзләде. Ничек кабул итәр, ул бит олы кеше, ул бит аның бабасы. Игорь аэропортка килеп туктау белән залга йөгереп керде. Бермәлгә кемне эзләргә белми югалып калды. Ул карт булырга тиеш, ул ашыгып-ашыгып карт кеше эзләргә тотынды. Кемдер:
- Тукта-тукта, - дип артыннан килеп тотып алды. - Син мине эзләмисеңме? - Аның каршысында озын гына буйлы, какча гәүдәле, әле әллә ни карт булмаган адәм басып тора иде.
- Син Михманмы?
- Мин Михман.
Игорь елмаеп кулын сузды:
- Исәнмесез, әйдәгез тышка, машинада сөйләшербез.
- Мин һич аңламыйм: син кем улы, әтиең безнең авыл кешесеме?
Алар машинага чыгып утырып бераз киттеләр.
- Мин сезгә бернәрсә сөйлим, сез исегезгә төшерергә тырышыгыз. Моннан илле елга якын Михман исемле бер егет Урал тауларында хезмәт иткән, шунда Фатыйма исемле бер кыз белән очрашкан, хәтерлисеңме?
- Син Фатьманы каян беләсең? Мин Фатьманы бик яраттым, тагын сөйлә.
- Алайса, син Фатыйманы хәтерлисең. Менә шул Фатыйма Михманнан бала таба.
— Ничек бала таба, кайчан?
— Ул Михманнан ике бала таба.
— Тукта, туктат машинаны, ни сөйлисең, аңлатып сөйлә?!
— Сиңа Фатыйма әби аңлатып сөйләр, мин синең оныгың булам. Әби мине сиңа охшагансың, ди.
Михман машинадан төшеп куллары белән башына ябышты, ул үз телендә нидер акрын гына такылдый-такылдый елый иде. Игорь аны килеп иңнәреннән кочаклады. Бабасы бик озак тынычлана алмады, авыр сулады:
— Кичер, балам, мин белмәдем, каһәр суксын бу тормышны.
Бабасы кабат-кабат күз яшьләрен сөртте.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: