Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
18 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

19 бүлекФатыйма олы кешенең уйларын бүлдермәде.- Әйе, үткән гомер, ниләр генә күрми адәм башы. Мин күргәннәр...

19 бүлек

Фатыйма олы кешенең уйларын бүлдермәде.
- Әйе, үткән гомер, ниләр генә күрми адәм башы. Мин күргәннәр... Революция дә ясадым, сугышын да үттем, колхозлар да төзедем, гомер буена илгә хезмәт иттем. Өйләнергә дә вакыт җитмәде. Карт буйдак булып өйләндем мин. Айбикә инәңне дә шуннан хезмәттән алып кайттым. Утызынчы елларда кулакларны, байларны, халык дошманнарын бетерергә дигән закон чыкты. Аңа байлар, урта хәллеләр керә иде. Халыкны көтүе белән Себергә куаладылар. Аннан Магнитка төзелә башлады, анда инде ул тоткын халыкны эшелон-эшелон озаттылар. Мин ул елларда кызыл армия сафларында командир идем, шул тоткыннар поездын каршы алып, озатып кала идек. Станцияләрдә халыкка су кирәк, үлүчеләр дә күп, эх, кырылып та куйды халык. Мал ташый торган вагоннарда ташыдылар халыкны, ә урамда кыш. Күпме кеше ачтан, салкыннан катып үлде. Вагоннардан үлеләрне тимер юл кырына ыргытып бардык, аннан җыеп, олы бер чокырга күмәргә туры килде. Ах, имансыз заманалар. Шулай бер вагонның ишеген ачуга, бер абзый килеп алдыма тезләнде: «Кызымны гына җирлимче, эт-кошка ризык булмасын». - Абзый кеше яшенә буыла - буыла елый: «Син бит мөселман баласы, мин дә мөселман, күмим баламны җиргә, кер хәлемә, син дә булырсың ата». Тик поезд бик аз тора, абзый кеше өлгермәде, гудок кычкырды. Шулчак йөрәгем никтер сыкрап куйды, ярый, дидем. Абзый калтыранган куллары белән минем кулыма бер төргәк салды: «Ал бәһасен, ир бул, биргән сүзеңдә тор». Абзый кеше юл читендәге карга озын гына итеп төрелгән гәүдәне китереп салды. Үзе дога укый-укый, күз яшенә төелә-төелә елады. Поезд кычкыртты, тоткыннарны кире вагоннарга куып керттеләр. Поезд кузгалып китте, халык елаган тавыш әле озак ишетелеп торды. Тимер юл читендә күпме балалар, олыларның үле гәүдәсе ятып калды, иларны җыеп, бер чокырга күмәргә кирәк иде. Янымдагы яшь солдат иелеп аның битен ачып карады. Кар өстендә ап-ак йөзле, мәрмәр сындай гүзәл зат ята иде, ирексез, икебез дә аның өстенә иелдек. Коңгырт чәчләре белән җил уйный, кыйгач кашлар, куе коңгырт керфекләр. Яшь солдат түзмәде, бу чынлап та кешеме, әллә таш курчакмы, дип, битен сыйпап карады.
- Иптәш командир, патша кызыдыр бу, күрсәң иде, күзләре нинди икән? - Кар бөртекләре акрын гына җирдә ягкан патша кызының керфекләренә кунды. Яшь солдат акрын гына тагын иелеп карады, аннан пышылдап, «агай, ул тере бугай», диде. Мин дә аның өстенә иелдем. Кар бөртеге төшеп, күз төбенә кунды да эреп яшь булды. Солдат белән бер-беребезгә аптырашып карап торабыз. Ул тоткын, аны болай гына яшереп тә булмый, солдат булсак та, без дә бит кеше. Атлар сараена яшердек, ни тапсак, шуны яптык та салам белән күмеп куйдык. Нишләсен үзебез дә белми идек әле. Ул чагында законы шундый - качкыннарны бик каты эзләтәләр, эзәрлеклиләр иде. Без хөкүмәт кешесе, ни кушсалар, шуны эшлисең. Төнлә белән авыл читендәге кечкенә өйдә яшәгән бер танышларыма күчердем. Үзем пичәт табып, документ ясап, кесәсенә тыктым. Аның йөзе тулган айны хәтерләтә иде, мин аңа Айбикә дип исем куштым, документка да шулай дип яздым. Тагын бер документ ясадым, Барый хатыны дигән. Менә шулай, Фатыйма балам. Икенче көнне начальстводан өч көнлек ял сорап, ат алып, төн-көн ат куып, аны Казакулда яшәгән инәем янына кайтарып калдырдым да кире юлга чыктым. Мин аның исән каласын да белмәдем. Киткәндә: «Инәй, коткар, бу минем булачак хатыным», дидем. Мин киткәнче Айбикә аңына килмәде, күзләрен дә ачмады. Мин никтер үз әйткәннәремә үзем ышандым. Күрәсең, Ходай да ишеткән минем теләгемне. Мин тиз генә кайта алмадым, өч елдан соң гына кайттым. Җитәр сугышлар, мин дә җир сөреп, балалар үстереп яшисем килә, дип, хәрби хезмәтне калдырып, бөтенләйгә авылыма кайттым. Тик мин коммунист кеше, партия кая кушса, шунда барасың. Авылымда калырга туры килмәде. Мине шушы якларга колхоз төзергә җибәрделәр.
Фатыйма бар эшен ташлап, дөньясын онытып тыңлады. Барый абзый бераз тынып утырды.
- Ярый, Фатыйма балам, мин чыгыйм, Айбикә инәң дә югалткандыр.
- Барый абзый, күргәч таныдыңмы соң Айбикәңне, сөйләп бетер инде.
- Зәңгәр күзләрен бер генә сирпеп карады, мине күрү белән яулык чите белән битен япты, күзләре ике зәңгәр төймә иде. Мин телсез калдым, аның күз карашларыннан башым әйләнде. Мин гомеремдә дә андый хисләр кичергәнем юк иде. Айбикә кире каккан булса, мин саргаеп үлгән булыр идем. - Барый абзый яшь чагын исенә төшереп, елмаеп, баш чайкап куйды.
Чынлап та, күпме сугышларда йөреп, байлар, кулаклар белән көрәшеп, кан коеп, ат өстеннән төшмәгән карт буйдак коммунистка мәхәббәт, хатын-кыз назы кебек нечкәлекләр вакытсыз кебек иде. Илдә шундый көрәшләр барганда, нинди мәхәббәт ди ул. Тик Айбикәне күргәч, барысын да онытты. Әнисе аларның икесен генә калдырып чыгып китте, алар төн буе бер-берсенә сүз катарга куркып, сәкенең икесе ике башында утырып чыктылар. Икенче көнне Айбикә иртән торып җиләккә китте. Барый, артыннан карап барды да каршысына чыгып, утырып курай тартты. Айбикә битен капларга онытып, аңа текәлеп катты, аннан акрын гына аның янына килеп утырды. Яшьле күзләрен Барыйга текәде. Аның чибәрлеге акылыңны җуярлык иде. Барый абзый шул көннәрне исенә төшереп, «эх, кайтырга иде шул яшьлекнең бер генә көненә», дип авыр сулап куйды да ашыкмый гына өйләренә, Айбикәсе янына чыгып китте. Фатыйма тәрәзәдән карашы белән озатып калды. Почмакта тавыш-тынсыз утырган Мәхмүт бер тәрәзәгә, бер әнисенә карап торды. Бала, әйтерсең, юк иде, шым гына бер почмакка утыра да үзалдына ни дә булса чокый бирә, ни ашарга сорамый, ни еламый. Фатыйма аны кызганып, алдына алып, күкрәгенә кысып, бик озак уйланып утыра. Нидән бу бала шундый булып туды соң, әллә Айбикә инәй әйткәндәй, никахсыз туганга шулай булдымы? Рушаниясының дүрт саны төгәл ләбаса. Сәхияләрнең Алсуы да никахтан туган. Фатыйма моңа җавап тапмады. Тик бу бала алдында да үзен гаепле санады, ул аны шундый итеп тапкан. Баланың маңгаеннан үбеп, күкрәгенә кысты. Кабат уйлары белән Барый абзыйларга кайтты. Алар бәхетлеләр, яратышып бергә гомер иткәннәр. Ә аңа истәлекләр белән генә яшисе ала. Ул ел да җәйнең бер матур мизгелендә торналар утравына барып,
Михманны искә алып, елап, эчен бушатып кайта. Бергә оя корып бала чыгарган торналарга карап соклана, алар белән сөйләшә, эч серен бушатыр кешесе юк. Үзалдына уйланып йөргән, басынкы Фатыйманың җаны юк дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Әллә озын буе, әллә артык басынкылыгы аны дусларсыз, ялгыз итте. Утызга җитеп килгән хатын булса да, эчен бушатырдай ахирәте булмады. Шуңа да ул торналар утравына килеп, ел буена җыелган уй-тойгыларын, сагыш-хисләрен елый-елый шушында бушатып кайтып китә. Ул монда гына бәхетле дә, бәхетсез дә. Ул монда гына иркенләп хисләренә ирек бирә. Күзләрен йомып, татлы хисләргә бирелеп, кабат-кабат аның көчле кулларын тәнендә тоя, искән җилләрне аның кайнар сулышына тиңли. Сөю - наз көткән иреннәр чак кына дерелдәп, елмаеп куя. Йомык күзләрдән акрын гына ачы күз яше елга булып ага. Татлы төштәй булып бик еракта калган сөюе һәм сөелүенең дәвамы булмавы, башка беркайчан кабатланмасын тою йөрәкне ачыттырып, вак-вак кисәкләргә телә. Югалтулар, истәлекләр ничек кенә газаплы, авыр булмасын, ул аны гомерлеккә сузачак. Чөнки ул аны бар күзәнәгенә җитәрлек итеп яратты. Ул калдырган олы хисләрне, матур хатирәләрне вак-төяккә вакламаячак. «Искә аласыңмы икән син дә мине, сездә дә бармы икән торналар утравы? Бәлки, син дә утырасыңдыр мине искә алып. Онытмавыңны генә белсәм дә, миннән бәхетле кеше булмас иде. Ах, авыр миңа, җаным, синсез».
Салкын кышлар үткәч, ямьле яз башында Барый абзый бөтенләй түшәккә ятты. Айбикә инәйнең кайгысы йөзенә чыкты, тик ул моны кешегә сиздермәскә тырышты, күз яшен күрсәтмәде, ә үзе, Барыйкаем, дип, көн-төн яныннан китмәде. Болай да тормышта пөхтә Айбикә инәй бала урынына ирен тәрбияләде. Әллә нинди үләннәр белән хәленнән килгәнчә дәвалап, аның гомерен озайтырга тырышты. Ул да аннан башка ялгыз калырга курка иде сыман. Гомер иткән Барый абзый да боларны күреп-сизеп ятты..Айбикә, син алай бирешмә әле, син бит ялгыз түгел, кызыбызны үстерәсең бар, син бит һәрвакыт көчле идең, сиңа карап, мин дә көчле булырга тырыштым. Син мине бәхетле иттең, ничекләр яраттым мин сине, Айбикә, әйтеп аңлатырлык сүзләр таба алмадым. Мин хәзер дә бәхетле, бәхетле ир хатыннан алда китә, хәер-хөрмәт белән. - Барый абзый үрелеп Айбикәсенең кулын тотты.
– Куй, Барыйкаем, мине кызартып әллә ниләр сөйләп ятма әле, яшь чакта әйтмәгәнне, - дигән булды яулык очы белән авызын ябып. Сизелеп тора, аның йөрәгенә май булып ятты, бәлки бу сүзләрне ул гомере буе көткәндер.
- Әйтмәдем шул, Айбикә, шуңа хәзер үкенәм, ир-атның үҗәт җүләрлеге.
Айбикә инәйнең дулкынланудан күзенә яшь килде, күрсәтмәс өчен юкны бар итеп тышка чыгып, елап, күзләрен сөртеп керде. Рушания мәктәптән кайту белән йомшак кына итеп карт әтисенең битеннән сыйпап, күкрәгенә башын сала. Ул кайтып керүгә, әйтерсең, өйгә аның белән бергә яз керә, үләргә торган йөрәкне терелтеп җибәрә.
- Әтием, кай җирең авырта?
- Авыртмый, кызым, иркәләнеп кенә ятам бит.
- Мин дә ятыйм әле яныңа, икәүләп иркәләник. Иртәгә, әтием, без сиңа Асылгәрәй белән каен суы алып кайтырбыз, син шуны эчкәч, терелеп китәрсең. - Рушания аның янына ук менеп ятты, ерак мәктәптән арып кайткан бала йоклап та китте.
Барый абзый бик авыртынса да, ыңгырашырга да куркып, бербөртегенең йокысын саклый, татлы иде аларга шушы мизгелләр. Я Аллам, биргәнеңә шөкер, без гөнаһлы бәндәләреңә биргән шушы олы бүләгеңә рәхмәт. Барый абзыйның яңагыннан бер бөртек күз яше тәгәрәп төшеп, мендәргә сенде. Икенче көнне балалар урманга - каен суына менеп киттеләр. Барый абзый, чынлап та, сабый баладай түземсезләнеп, шул каен суын көтте. Моңа чаклы ел да яз балаларны үзе тау битенә алып менә иде, быел менә алар үзләре генә киттеләр. Барый абзый күкрәге януга көчкә чыдап ятты, үлеп салкын су эчәсе килде. Каен суына үзләре генә киткән балалар өчен дә борчылды. Ишектә Рушания күренде.
- Әтием, әтием, мин сиңа каен суы алып кайттым, эчеп җибәр тизрәк, кара, умырзаялар да чыккан, менә, иснәп кара әле. - Барый абзый бәхетле елмайды, йотлыгып, нарасые алып кайткан каен суын эчте, әйтерсең, ул шушы суны гына көткән.
- Рәхмәт, балам, бар, Фатыйма апаңнарга кер, монда керсен. - Рушания чыгып китүгә, янына Айбикә инәй килеп утырды. Нәрсәдер сизенеп йөзенә карады.
- Анасы, - диде аның кулын эзләп табып, Аллага да, муллага да ышанмадым, син укы инде мин имансызга теге ясин дигән догаңны. Айбикә инәй тырыша-тырыша ясин укыды. Барый абзый бер генә тартылып куйды да җан да бирде. Әйтерсең, каты йокыга талды. Бу фани дөньяда вазыйфасы үтәлсә дә, үтәлмәсә до, Ходай биргән вакыт, күрәсең, беткән иде. Айбикә инәй сизде картының аны ташлап китеп барганын, икенче дөньяга күчәргә җиңелрәк булсын дип ясинын туктатмады. Аны күмгәч тә кырык көн аның җанын янында тоеп яшәде, көн дә биш намазын калдырмыйча, ул аның белән хушлашты. Айбикә инәй моңа үзенчә әзер дә кебек иде, юк икән шул, ул моны бик авыр кичерде. Ябыгып, суырылып калды. Рушания да көн дә сагынып искә алып кына торды. Күмәргә алып киткәндә дә, Рушания «әтекәем» дип ябышып елады. Айбикә инәй ничек кенә тыярга, юатырга тырышмасын, бала ярсып, үкси-үкси елады. Аңа нибары сигез яшь кенә иде. Барый абзыйның үлемен Фатыймалар да бик авыр кичерде, ни әйтсәң дә, ике йортка бер ир заты, киңәшергә дә бер олы кеше иде бит. Кырыгы үткәнче Фатыйма балалары белән Айбикә инәй янына кичләрен кунарга йөрде. Аның телендә ике сүзнең берендә Барыйкае булды. Ул аны гомер буена бала урынына карап өйрәнгән шул инде. Барый абзый исән чакта Фатыйма исе китеп күзәтә иде, Айбикә инәй аның hәp җөен, киеменең чисталыгын тикшереп, ап-ак оекбашлар кидереп кенә чыгара иде өйдән. Авыр шул сөйгәнеңне югалтулар. Алар хәзер ике гаилә бергә кушылып кич утыралар. Балалар үзалларына дәрес әзерлиләр. Фатыйма, Айбикә инәй өйрәткәнчә, кешеләргә күлмәк тегә. Ул инде күптән халыкка төннәрен күлмәк тегеп акча эшли, бер күлмәк тегү өч тәңкә тора. Айбикә инәй хаклы булды, өйрән, бер тамак туйдырырлык кына һәрвакыт акча эшләрсең, дигән иде. 1962 елның көзендә беренче тапкыр халыкка акча бирә башладылар. Таяк заманасы беткәнгә халык инана алмады. Фатыйма барысы арасында өеп дигәндәй илле тәңкә акча алды. Ул акчага сөенүләр! Олы Инзиргә барып, дүрт балага туйганчы, акчасы беткәнче кием алды. Икенче эш хакына зур җиз самавыр алып кайтты, Айбикә инәй белән икесенә күлмәклек тукымалар алды. Халык кинәт баеп китеп, кием артыннан чапты, күлмәк тектерүче хатын-кыз өзелмәде. Фатыйма акчаларын җыеп, бер колын алып җибәрде, хуҗалыкта үз атың булу үзе бер байлык иде. Дөнья ямьләнеп, җиңеләеп киткәндәй булды. Халык киенеп клубларга чыга, авылга артистлар килә башлады. Балалар дa үсеп, кул арасына керә башладылар. Фатыйма хәзер ике гаиләгә бер баш. Балалар бишенче класска укырга керделәр. Айбулат быел инде җиткән егет булып, җиденче класска китте. Мәхмүт Айбикә инәйдән аерылмады. Мәхмүттән файда да, зыян да юк, үзалдына нидер сөйләнеп, тик йөри. Вакыт-вакыт урамга чыгып китә, югалып тора, тагын кайта. Моңа инде барысы да күнегеп беттеләр, шулай да күз-колак кирәк, Айбикә инәй үз яныннан ерак җибәрмәскә тырышты. Асылгәрәй бик усал бала булып үсә. Фатыйма аның Якуп кебек телсез ерткыч булуыннан курка иде, ул аның белән күбрәк сөйләшергә, эчендә ни ятканын аңларга тырыша. Тел төбен тарта торгач, ачылып сөйләшә. Асылгәрәйнең йөрәк чире Рушания иде. Әлегә алар балалар, берни уйламый уйныйлар, тора-бара нишләрләр. Асылгәрәй бик үзсүзле. Рушания да аның холкына яраклашып беткән, каршы сөйләшми, йомшак кына итеп, «ярый» дип кенә тора. Авылга концерт килде, Фатыйма балаларны ат җигеп, төяп, клубка алып китте. Фатыйма үзе дә беркая да чыкканы юк, аның үзенә дә кирәк иде кеше арасына әзрәк чыгу. Искитмәле җырлар, биюләр карап кайттылар. Рушания юл буе андагы гармунчы турында сөйләде.
- Асылгәрәй, күрдеңме, теге абый ничек уйный, ах, бармаклары ничек йөгерә, ә үзе нинди матур итеп елмая, теге апа ничек матур итеп җырлый!
Асылгәрәй бер сүз эндәшмәде. Төнлә йоклап яткан Фатыйманы уятты:
- Әни, миңа гармун алып бир, мин дә уйнарга өйрәнәм.
- Соң, балам, иртәнгә чаклы түзеп булмый мени? Ярар, менә акча алгач, барып карарбыз.
- Кайчан акча бирәләр?
- Ун көннән. Ул бит бик кыйммәт тора торгандыр.
Асылгәрәй көн дә Фатыйманың яныннан китмәде.
Акча аласы көнне түгел, сәгатен санады. Ат җигеп, барып карап та кайттылар. Шулай да Фатыйма бурычка керә-керә Асылгәрәйгә гармун алып бирде. Ул гармунны ничек кенә тартып кычкыртмасын, көй чыгара алмыйча җәфаланды. Рушания күпме генә янында көтеп утырмасын, көй чыкмагач, тыңларга чыкмый башлады. Бу аның самимилегенә тиде, өйрәнә алмавына җенләнеп елады. Фатыйма, аптырагач, аны авылның икенче очындагы гармунчы Гали абзыйга алып барды. Асылгәрәй үз дигәненә иреште, көзге якта ниндидер көйләр чыгара башлады. Аның бөтен теләге - клуб сәхнәсенә менеп җырлау, Рушанияне шаккатырырлык итеп. Ах, бала. Мунчада уйнап өйрәнәләр икән дигәч, үз мунчалары булмагач, Айбикә инәйләр мунчасына кереп кычкыртты. Тырыша торгач, Яңа елга балалар әзерләгән кичәдә гармунын күтәреп сәхнәгә менде. Аның беркемдә дә эше юк, күз алдында гел Рушанияның олы көрән күзләре. «Нинди җыр җырлыйсың, Асылгәрәй?» - дигәнгә, «Үзем беләм», дип кенә җавап бирде. Аның дорфалыгына да өйрәнеп киләләр. Буе бәләкәй, гармун артыннан көчкә башы күренеп тора. Кәкре аякларын асылындырып, урындыкка менеп утырды, үрелеп, күзләре белән Рушанияны эзләп тапты. Рушанияның күзләре зур итеп ачылган иде. Бу аны тагын да дәртләндереп җибәрде. Үзенә текәлгән йөзләгән балаларның күзләрен дә, йөзләрен дә күрмәде дә, карамады да. Бервакыт гармунын тартты да җырлап җибәрде:
Диңгезнең дә була төрле чагы,
Бер давыллап ала, бер тына.
Раушаниям бәгырем,
Бер давыллап ала, бер тына,
Күңелләрем сиңа тартыла.
Бермәлне балалар бер Рушанияга, бер Асылгәрәйгә бармак төртеп, гөр килеп көләргә тотындылар. Рушания тирә-ягына аптырап карады. Кемдер «кияү белән кәләш» диде, кемдер аннан да арттырып, «ир белән хатын», дип, Рушанияны төрткәли-төрткәли, кычкыра-кычкыра бот чабып көлделәр. Асылгәрәй аптырап торып басты. Көләрлек нәрсәсе бар соң? Рушанияның күзләрендә яшь күреп, гармунын шап итеп урындыкка куйды. Сәхнәдән Рушания янында ыржаеп көлеп торган малайның өстенә сикерде. Кай җиренә туры килсә, шулай бәләкәй йодрыклары белән бәргәләде. Үзе бар көченә: «Тимә, дидемме мин сиңа, тагын кагылып кына кара», дип кычкырынды. Айбулат абыйсы белән зуррак малайлар көчкә аерып алдылар.

Дәвамы.

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: