Все новости
Литература
17 Июля 2021, 17:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

17 бүлек- Исән булсам, бер килермен, - диде үз телендә. Юл кырында көтеп торган машинага торып йөгерде. Фатыйма аның сүзләрен аңламады.- Нәрсә дидең, нәрсә дидең? - Фатыйма, кычкыра - кычкыра, кузгалып киткән машина артыннан йөгерде.

17 бүлек
- Исән булсам, бер килермен, - диде үз телендә. Юл кырында көтеп торган машинага торып йөгерде. Фатыйма аның сүзләрен аңламады.
- Нәрсә дидең, нәрсә дидең? - Фатыйма, кычкыра - кычкыра, кузгалып киткән машина артыннан йөгерде.
Михман машинадан ярты гәүдәсен чыгарып, борылмада күздән югалганчы кулын болгады. Фатыйма юл кырында яткан ташка абынып барып төште, үкси - үкси елады. Тезләрен ватып, юл тузанында аунап, елый - елый торып утырды. Көчкә аягына торып басты. Мәхәббәте киткән буш юлга бик озак карап торды. Әллә елап күз яше бетте, йөрәктә бушлык урнашты. Кояш кыздырган ямьле җәйнең яме югалды. Ул шушы еллар аның килеренә өмет белән яшәде, өметең, мәхәббәтең булганда яшәү кызыграк, җиңелрәк икән. Өметсез ничек яшәр соң ул? Киләчәге парсыз, түшәге ялгыз булачагы көн кебек ачык иде. Мәхәббәттән көчле ни бар, ни бәрабәренә үзенең яшьлеген корбан итте? Фатыйма кайту юлына борылды, җанында шундый бушлык иде, башында берни юк, күз алдында ул киткән тузанлы юл гына. Фатыйма Инзиргә төшеп, тузанлы күз яшьләрен юды, тирәнрәк җиренә кереп коенып чыкты. Бар да төш кенә булып калды. Көтәр кешесе дә, хыялланыр хыялы да калмады. Бар нәрсә элекке хәленә кайтты, балалар, бозаулар һәм усал Якуп. Фатыйма уйлана - уйлана Якуплар йортына таба атлады. Фатыйма кече капкадан керүгә, Якуп кайтканнан бирле чылбырда утырган Акбүре сөенеп аңа таба сикерде, аягына ятып, өреп куйды.
- Түз, Акбүре, озакламый үз йортыбыз булыр, бәйдә утырмассың, - дип кочаклап иркәләде дә өйгә таба атлады. Тик ике адым үтүгә, аркасын нәрсәдер яндырып үтте, ул авыртуга кычкырып җибәрде, әйләнеп карап өлгермәде, тагын нидер колак төбендә сызгырып үтте, тагын аркасын яндырып үтте. Бу юлы аркасыннан күлмәк ертылган тавыш ишетелде, өченче юлы шәрә балтырларын яндырып үтте, Фатыйма авыртудан хәтта тезләрен чүгеп куйды. Ул артына әйләнеп карады. Сарай капка төбендә аякларын аерып баскан Якуп кулында чыбыркысын уйната. Ат кылыннан үреп ясалган чыбыркы тагын Фатыйманың аякларын яндырып алды. Акбүре колакларын кысып, тешләрен ыржайтты. Якуп Фатыйманың нечкә җирен яхшы белә, ул бу юлы Акбүрегә кизәнде. Фатыйма кычкырып җибәрде:
- Тимә Акбүрегә! - Тик Якуп Фатыйманы сындырып, тез чүктермәкче булды. Чыбыркының очы белән Акбүрегә кылдап җибәрде, ул мескен, чинап урынында сикерде. Чыбыркы Акбүренең бот итен ярып җибәрде, башта ак булып торды, аннан кан китте.
- Өстерәлчек, кайда йөрдең? - диде теш арасыннан, астан гына карап. - Чукындырам икегезне дә.
Тик бу юлы Якуп теләгәнчә булмады шул, Якуп кулын күтәрүе булды, Акбүре бар көченә Якупка ыргылды, чылбыр урталай өзелде, күз ачып йомганчы Акбүре Якупның иңбашына тешләрен батырды. Алар икәүләп гөрселдәп җиргә барып төштеләр. Якуп кырагай тавышлар белән акырырга тотынды. Тавышка Барый абзый да кереп җитте. Фатыйма Акбүрене Якуп өстеннән өстерәргә, аерырга тырышты. Кан исен тойган җанварны болай гына тыярлык түгел иде шул. Барый абзый белән көчкә Акбүрене аерып алдылар.
- Бу хәзер бер кеше каны тойгач, теләсә кемгә ташланачак, атарга кирәк.
Фатыйма Акбүрене урамга өстерәде.
- Юк, бирмим! — Ул ашыга-ашыга аның муеныннан каешны салдырып алды. Алар Якупның җирдән торганын күрми калдылар.
- Кит читкә, - дигән тавышка әйләнеп карадылар. Канга баткан Якуп мылтыкны Акбүрегә төбәп маташа. - Икегезне бергә чәчрәтәм.
Фатыйма артка чигенде, Акбүресен дә үзе белән өстерәде, тик бүре дә бирешергә җыенмады, һаман тешләрен ыржайтты. Барый абзый уртага керде.
- Фатыйма, аны калдырырга ярамый, үчле булалар алар.
- Китсен, чыгып китсен, тимәгез. Бар - бар, - дип, аны капка тышына этте.
Тик чыгып өлгермәде, Якуп атып җибәрде, Акбүре, чинап, һавада әйләнде дә урманга таба торып чапты. Фатыйма Акбүре артыннан Михман артыннан карап калган кебек исәңгерәп карап калды, йөрәкне әрнетеп, күздән яшь акты. Бер көнгә күпме югалту. Ул Якупка күралмас нәфрәтле карашын борды. Якупның да кулбашы асылынып төшкән, кулы буйлап кан ага иде. Барый абзый аларга карап аптырады.
- Ни кылырга инде сезнең белән, кара инде, йорт канга батты. - Бер Фатыймага, бер Якупка карады. - Фатыйма, син бар, Айбикә инәң янына кер. Син, Якуп, филдшергә бар, ә мылтыкны монда бир. Сиңа мылтык тотарга кушмаганны оныттыңмыни?
Яралар авыр төзәлде. Фатыйманың яраларын Айбикә инәй үзе ясаган дарулар белән сылап сөртеп торды. Арка үзәге, балтырлар кутырга әйләнеп, иелгән саен тартылып, яралар ачылып, кабат-кабат канады. Якуп та врачка бармады, әллә нинди үләннәр белән үзен-үзе дәвалады, тик умырылган иңбаш төзәлмәде, ахрысы, сеңерләр өзелгән иде. Бер кулы йөрмәс булды, гарип булып асылынып калды. Фатыйма Акбүрене күпме генә эзләмәсен, таба алмады, үле гәүдәсен булса да табып күммәкче булды, канлы эзләр урманга кереп югалды. Фатыйма көчкә кыймылдап булса да эшенә чыкты, Маһинурның сораулы күз карашына баш кына чайкады. Апасының моңсу күзләренә карап та аңлашыла иде.
- Ник ияреп кенә китмәдең, апа, газабың йөзеңә чыккан бит.
- Балалар хакына, - диде апасы, авыр сулап.
- Якуптан кыйналып яшәр өчен калдыңмы? Ул бит теге көнне сине дөнья бетереп эзләгән, Әхтәмне дә буган сине таптыртып. Миңа килгән иде, мин аңа кукиш кына күрсәттем, мин Әхтәм түгел, күтәреп ата алмассың, дидем.
Саттар агай Фатыйма янына тузынып килеп керде.
- Кайда йөрисең эш ташлап, әнә, бер бозавың чирләп үләргә ята.
Фатыймага бик тә авыр иде, чыбыркы эзеннән бигрәк, йөрәктә әйтеп аңлаткысыз авырлык иңбашларны аска басты. Элек булса, Саттар агай күренүгә каударланып торып чабар иде, ә бүген ул авыр карашын Саттар агайга терәде. Үзалдына тузынган Саттар агай нидер сизенеп Фатыймага текәлде. Ул Фатыйманы ничәмә еллар белә, һәрвакыт сабыр, тигез холыклы Фатыймага әллә,ни булган.
- Миңа дигән хатны кая куйдың? - диде Фатыйма коры гына.
- Нинди хат?
- Моннан биш ел элек язылган хат. Ник бирмәдең, хат кая? - дип бер адым Саттар агайга таба атлады. Саттар агай артка чигенде, тик артында торган Маһинурга килеп төртелде.
- Фатыйма, тукта, аңлатам, юк миндә бернинди дә хат. Мин сиңа азак аңлатырмын, хәзер түгел, - диде дә сарайдан чыгып та тайды.
Бозау абзарында яшь бозаулар гына, сыерлар җәйләүдә, сыер савучылар да юк, тирә-якта тынлык. Фатыйма балаларны да монда алып килде, Якупның күз карашыннан еракта булырга тырышкан балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Фатыйма бу соңгы көннәр хатирәсеннән һич айный алмыйча йөрде, тәне дә бик сызлады. Авыр уйлар җанын талады. Ул шулай уйланып утырганда, Саттар агай үзе аның янына килеп утырды. Фатыйма бу юлы бер сүз дә эндәшмәде. Аның аягындагы яраларны күреп:
- Якуп эшеме? - диде ымлап. - Мин бәлки гаепледер дә синең алда, тик ул вакытта да мин синең турыда уйладым. Мин алар хезмәт иткән җиргә ниндидер эш белән барган идем, анда минем дус эшли. Ул ишектә каршы очрады, ашыга-ашыга, әйдә, юлда сөйләрмен, диде. Ике егетне качкан өчен трибуналга тарттырдылар, шуларны озатасы бар, машина килде, диде. Кулларына богау кидереп алып чыккан егетләрне күргәч, минем дә аякларым бөгелде. Синең баһадирың белән бәләкәй башкорт егете иде. Мин иптәшемә ялынып, ни өчен, нишләгәннәр шул чаклы, дип сорадым. Иптәшем, берсе сакта торган, икенчесе төнлә качкан, өченчесе саткан, диде. - Саттар агай ул көнне исенә төшереп, башын селкеп куйды, тамагына утырган төенне көч-хәл йотып җибәрде. - Харап булды балалар. Мин дә әти кеше, мин сугышта булган кеше, мин моның ни икәнен яхшы аңлыйм. Мин иптәшемә, рөхсәт ит, ике генә сүз сорыйм, дидем. Минем алда сора, ярамый читләр белән сөйләшергә, диде. Мин теге үзебезнең малайдан: «Ни булды, ник качтыгыз?» - дип сорадым. Бәләкәй башкорт егете мине таныгач, елап җибәрде: «Саттар агай, Михма Фатыйма янына гына барып килмәкче булган иде, бернинди дә начарлык эшләргә җыенмаган иде. Саттар агай, аңлат, без бернинди дә сатлык җаннар түгел, Михман Фатыйманы бик сагынганга шулай килеп чыкты». Синең баһадирың башын күтәрмәде дә, еламады да, тик машина ишеген япканда гына нидер үз телендә кычкырды, мин Фатыйма сүзен генә аңладым. Аларны биш елга хөкем итеп, Чиләбе урманнарындагы Маяк шахталарына озаттылар. Аннан күпләр исән кайтмый, куркыныч җирләр, исән калса да, озак яшәмиләр, дип сөйлиләр. Син хат турында кайдан белдең?
-Үзе әйтте.
Саттар агай бераз аптырап карап торды.
- Алайса, килгән. Да-а, хәлләр, - дип сузды, - әле кая соң?
- Иленә кайтып китте.
- Ә син?
- Ә мин калдым. Сез хатны биргән булсагыз, мин дә киткән булыр идем бәлки.
- Юк, Фатыйма, китмәс идең, чит илдә яшәү җиңел дип беләсеңме әллә? Мин сугышта биш ел кеше иле таптадым, үзебезнең туган яктан да матур ил юк, Фатыйма балам, көн дә төшләреңә кереп, саташып үләр идең.
- Ә болай ялгызлыктан саташып үлмәмме соң, Саттар агай?
- Үлмәссең, әнә, күпме кешенең ире сугыштан кайтмады, яшиләр бит.
Асылгәрәй килеп Фатыйманың муенына асылынды.
- Әни, ашыйсы килә!
Башкалар да аңа килеп сарылдылар.
- Менә шулай яшәрсең, язга сиңа өй салып бирербез, түз, Фатыйма, түз.
- Язга чаклы гына түзәрмен, тик сез төзегез генә.
Фатыйма җәйнең җылы кичләрендә балаларны торналар
утравына алып китеп кунды, аңа монда рәхәт иде, хәленнән килсә, шушында гына өй салыр да балалар, тормышка ашмаган хыяллары белән яши бирер иде. Балалар белән бергәләп тау җиләге җыеп кайттылар. Аның бу балалар белән яшәвенә дә биш ел булып китте, бүгенгедәй хәтерендә - олы фаҗига, бәхетсезлек кавыштырды аларны. Биш ел эчендә балалар да үстеләр, үз әниләрен онытып, Фатыйма улларына әйләнделәр. Рушаниясы да күзгә күренеп үсте, кайчакта аларга атылып килеп керә, өй эче яктырып китә, әйтерсең, өйгә бәйрәм килеп кергән. Ул малайларның сөенече эчләренә сыймый, шундый шатланып каршы алалар. Тик Айбикә инәй генә бик өнәми иде аның усал Якуп янына керүен. Асылгәрәй дә иртә таңнан тора да Барый абзыйлар ишек төбенә барып утыра, Рушанияның торып чыкканын көтә. Аның белән үзе генә уйныйсы килә, абыйларыннан көнләшә. Ә Айбикә инәй ничек кенә шомыртын үз янында тотарга тырышмасын, бала барыбер балаларга тартыла. Фатыймаларга керсә, Фатыйма аны туйганчы сөеп кала, такылдаганын тыңлап туя алмый.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: