Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

14 бүлек- Юк-юк, ул әле кечкенә, - дип, Айбикә инәй баланы өйгә үк алып кереп китте. Барый абзый кет-кет көлде.- Кара инде, яшь кызлардай торып йөгерде. Ачуланма Айбикә инәңә, көнләшә, беркем белән дә бүлешәсе килми, үзенә дә бик тансык, гомер буе теләгән теләге - бер бала үстерү. Ах, Фатыйма кызым, син зур гаиләдә үскән кешегә моны аңлау кыендыр. Сезнең хәлләр ничек соң әле, печән белән булышып, бүген керергә дә вакыт тими китте.

14 бүлек

- Юк-юк, ул әле кечкенә, - дип, Айбикә инәй баланы өйгә үк алып кереп китте. Барый абзый кет-кет көлде.
- Кара инде, яшь кызлардай торып йөгерде. Ачуланма Айбикә инәңә, көнләшә, беркем белән дә бүлешәсе килми, үзенә дә бик тансык, гомер буе теләгән теләге - бер бала үстерү. Ах, Фатыйма кызым, син зур гаиләдә үскән кешегә моны аңлау кыендыр. Сезнең хәлләр ничек соң әле, печән белән булышып, бүген керергә дә вакыт тими китте.
- Бүген Якуп кайта, ди әнисе.
- Ике атна үтсә, кайтыр шул, син курыкма, синнән үзе курыксын. Син бит аңа беркем дә түгел, ә инде тавыш чыгарса, ныграк итеп кычкыр, мин кереп җитәрмен.
Фатыйма төннең буе диярлек керфек тә какмый чыкты, бар да тыныч. Сызылып таң атып килгәндә, аны да йокы басты. Күпме йоклагандыр, тышта нидер гөпелдәгәнгә сискәнеп торып утырды, тиз генә тәрәзәгә ташланды. Тышта инде зәңгәрсу булып таң атып килә, бар нәрсә якты, ачык булып күренеп тора. Кемдер каты итеп ишеккә типте. Йоклап яткан Якупның инәсе дә куркып, «кайтты» дип куйды. Фатыйма кая карарга белмәде, ул ишекне нык итеп эчтән тарттырып бәйләп яткан иде шул. Кинәт йорт уртасында, әйтерсең, давыл купты. Ике бүре дөньяның астын-өскә китереп сугышырга тотынды, йомгак булып тәгәрәделәр, ырлаган- чинаган тавышлары иртәнге тынлыкны бозып, куркыныч булып бөтен тирә-якка таралды. Фатыйма тышка ташланды, кичтән үзе бәйләгән бәйне чишә алмый газапланды. Якуп аның саен ишекне ныграк типте.
- Латыйфа, ач, керсәм, буам үзеңне, ач дим тизрәк.
Якуп ямьсез итеп сүгенде. Фатыйманың уенда тик бер
Акбүре генә иде. Тышта мылтык корган тавыш ишетелде. Фатыйманың коты алынды, бар көченә үзе ишекне тышка тибеп җибәрде. Якуп күтәрмәдән үзе җиргә очып барып төште, корылган мылтык әллә кая атып та җибәрде. Канга батып сугышкан бүреләр мылтык тавышыннан куркып, икесе ике якка ташландылар. Ишек төбенә чыгып баскан, Латыйфа урынына озын буйлы Фатыйманы күреп, Якуп телсез калды. Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышты. Җирдә һаман аптырап яткан Якуп яныннан узып, канга баткан Акбүре янына килде. Ярсыган бүре Якупка ырлады. Эт дип, анысы да шул бүре токымыннан. Фатыйма акрын гына килеп, Акбүресен муеныннан кысып кочаклады. Якуп та телгә килде.
Нишлисең монда? - диде җирдән торып утырып. Тик Фатыйма авызын ачканчы, ишектән мүкәләп чыккан Якупның инәсе сөрән салды.
– Кач, улым, тизрәк кач, сине өтермәгә озатабыз диделәр, Латыйфа килен үлде, улым, кач, кайтма. - Инәй бит, ничек кенә җәберләнмәсен, шул баласын һаман саклап калырга тырыша. Якуп бер инәсенә, бер Фатыймага карап алды да юрый басты. Капкада Барый абзый да күренде.
– Ташла мылтыгыңны, өч балаңны ятим калдырып, хатыныңны кыйнап үтергәнең җитмәгән, инде тагын кемне үтерергә җыенасың? Ташла дим.
Якуп берсүзсез акыртын гына артка чигенде, арты белән йорт почмагына килеп бәрелде.
– Качма, гомер буе урманда качып ята алмассың, кем карый синең ул өч балаңны, карт анаңны?
– Кач, улым, кач, ябабыз, диделәр, башың зинданда черер.
Якупның әнисе күтәрмәдә чәбәләнде. Якуп өй почмагына җитү белән аннан җилләр исте, аның артыннан эте дә. Якуп урман авызына җиткәнче чапты, Фатыйма белән Барый абзый карап тордылар.
– Ике атнадан кайтмаса, бүтән тиз генә кайтмас, - дип куйды Барый абзый һәм Фатыймага карап алды. - Курыкма, курыкканны куркыталар, бүген җиңү синең якта. Кара, кулларың канга буялган түгелме соң?
Фатыйма борылып Акбүресенә карады, колаклары ертылган, ботыннан хәйран гына тиресе дә умырылган иде. Акбүре кызыл канга баткан. Фатыйма берсүзсез Инзир елгасына юнәлде, аңа чатанлый-чатанлый Акбүресе иярде. Фатыйма аны ипләп кенә елга буена алып килеп, бөтен яраларын юды. Яралары авыртканга, Акбүре колакларын асылындырып, бар нәрсәгә риза булып тора бирде. Фатыйма өйгә кайтканда, Бәхтияр дер-дер калтырап күтәрмәдә басып юра, иренендә кан әсәре дә юк. Баланың куркуы йөзенә чыккан, хәтта елый да алмый. Фатыйма баланы күкрәгенә кысып кочаклады.
– Менә, күрдеңме, без аны куып җибәрдек, ул бүтән кайтмаячак.
Алты гына яшьлек бала инде күпне күргән иде шул.
Фатыйма, бала авыруга сабышмагае, дип куркып куйды.
- Курыкма, мин булганда сезне беркем дә рәнҗетмәс, әйдә, кереп йокларга ятабыз.
Баланың куркуы көчле иде, ул ачык күз белән йоклый. Бәхтияр Фатыйманың муеныннан кысып кочаклады, бала вакыт-вакыт авыр сулап, сулкылдап куя. Сеңеп бетәрдәй булып Фатыймага сыена. Фатыйма йомшак кына баланың башыннан сыйпап, маңгаеннан үбә. Көннәр артыннан көннәр үтте, көз дә җитте - Якуп күренмәде. Авылга чүпрәкче килгән иде, Фатыйма аны күпердә очратты.
- Нәрсәләрең бар, Гали абзый?
- И, синең кебек матур кызларга җаның ни тели - шул бар.
Фатыйма түк-түк җылы тукымаларын күреп:
- Төлке тиресенә алыштырасыңмы? -диде.
- А какже, алыштырабыз.
- Алайса, әйдә, Якуплар капка төбенә. - Фатыйма яшерен чоланның тактасын тибеп кенә ачты да нәрсә бар - барысын чоланга атты. Бер кочак төлке, бурсык, бүре тиреләре күтәреп чыкты. Гали абзый сызгырып җибәрде:
- Җыйган да соң Якуп, болар өчен муеныңны бормасмы соң?
- Борчылма, Гали абзый, муен минеке.
Чүпрәкче янына Айбикә инәй белән Барый абзый да чыктылар.
- Айбикә инәй, ярдәм ит, балаларның өстендә бернәрсә дә юк, нәрсәләр алыйм?
Айбикә инәй тегүче булгач, ни алырга яхшы белә. Барысына да, хәтта Якупның анасына да бер күлмәклек тукыма сайлап алды. Әйтеп бетергесез баедылар. Айбикә инәй бигрәк тә үзенең кызчыгына бик җентекләп иң матурын, кыйммәтлесен сайлап алды.
- Минем шомыртыма да озакламый пәлтә кирәк булачак.
Фатыйма Айбикә инәйдән күзен алмады, эчендә сөенү катыш көнчелек бергә кайнады. Алган тукымалардан малайларга җылы чалбарлар, фуфайкалар тектеләр.
- Син инде, Фатыйма, үзең тегәргә өйрән. - Айбикә инәй бик ипле итеп кисәргә, тегәргә күрсәтеп бирде. Фатыйма Айбикә инәйнең күмәч кебек ап-ак йомшак кулларыннан күзен алмады. - Менә шулай ит, үскәнем, менә шулай кис. Менә бит, булдырасың, ай, булган да инде үзең, дип үсендерә-үсендерә эшкә өйрәтте.
Бозау караудан башка эш белмәгән Фатыйма яңа һөнәргә бар җаны белән бирелде. Ул балаларның сөенече! Айбикә инәй Фатыйманың үзенә дә бер матур итәк тегеп бирде. Кызлap итәк кигәнгә бик кызыга иде, менә хәзер аныкы булды. Якупның анасы да, Якуптан бик курыкса да, яңа күлмәк кию теләге өстенлек алды.
Көзге салкыннар төшкәч, Якуп та кайтты. Фатыйма эштән кайтуга, ул өйдә утыра иде. Фатыйма бермәлгә ишек төбендә Якупны күреп, югалып калды. Тик сәке түрендә бер-берсенә
сөялеп утырган балаларны күреп, берни булмагандай эчкә үтте. Өйнең эче салкын һәм караңгы иде.
- Җизни, ник мичкә якмыйсың, балаларны катырып утыртасың, - дигән булды. Үзе эчендәге курку катыш калтыравын җиңәргә тырышты. Малае урынына әнисе телгә килде.
– Барый күрсә, яптырыр, чыгып күренеп йөрмәсен.
– Кайчанга тиклем шулай качып утырырга җыенасың инде, җизни?
Якуп эндәшмәде, астан гына Фатыйманы күзәтте. Әнисе хатын эзлисе дә юк, үзе килеп кергән. Фатыйма мич ягып, эштән кыстырып кайткан сөткә умач пешереп, балаларны ашатты,
карт карчыкны ашатты, Якупның да алдына китереп куйды. Ахрысы, ул да ач-ялт итеп куйды.
Балалар әллә әтиләреннән куркып, гел Фатыймага сыенырга гына тордылар. Ашап-эчеп әзрәк өй эшләрен карагач, Фатыйма балаларны куенына алып, йокларга яттылар. Якуп берсүзсез ишек төбендәге сәкегә сузылды. Бу хәл бер атна шулай барды. Беркөнне эштән кайткач, Якупның анасы сүз кузгатты.
– Фатыйма, сезгә кушылырга кирәк, болай аерым йоклау да ярамас.
Фатыйма эчеп утырган чәенә тончыкты, көчкә тын алды.
– Мин хатынлыкка килмәдем, балалар белән сине генә карарга калдым.
Ничә көн сөйләшмәгән Якуп та телгә килде.
– Миңа хатын кирәк, - диде, астан гына карап.
– Анысы инде, җизни, синең эш. Хатын алып кайткан көнне үк мин чыгып китәрмен.
Өйдә тынлык урнашты. Бәхтияр нидер әйтергә теләп юлыкты, үзенең күзләреннән шып-шып яшь тамды. Бала шундый интегеп нидер аңлатырга теләде, булдыра алмады, яшь буды. Бала ике кулы белән битен каплады да үксеп елап җибәрде. Якуп каты итеп өстәлгә китереп сукты, «утырма көчектәй шыңшып», дип, җикереп җибәрде. Бала урталай бөкләнеп төште. Куркудан калганнары да еларга ябышты. Фатыйма сикереп торып балаларны кочаклап алды.
— Урмандагы аю хатын сиңа, җизни, акылы булган бер генә хатын да килмәячәк сиңа хатынлыкка.
Балаларны көчкә тынычландырды. Төнлә авызын каплаганга тын ала алмыйча уянып китте, куркып, сәкедән идәнгә егылып төште. Үзенең өстенә мышный-мышный Якупның бөтен гәүдәсе белән басып ятуын тоеп, бар көченә этеп җибәрде, тик бет кебек ябышкан Якуптан котылу җиңел түгел иде шул, тавышсыз гына җир идәндә икәү көрәштеләр, Якупның авызыннан сасы ис күңелен бутады, ә ул һаман каядыр үрелде, үрмәләде. Фатыйма җан ачуы белән Якупның ике колагыннан тотып өскә күтәрде. Якуп «ах» дип акырып җибәрде. Фатыйма бар көченә тез белән кай җиренәдер китереп типте. Якуп тагын кычкырып, әллә кая, сәке астына тәгәрәде. Фатыйма караңгыда карап тормады, тавыш-тынсыз гына кая туры килсә, шунда типкәләде.
- Мин сиңа Латыйфа түгел, кагылып кына кара. Хәзер Барый абзыйны алып керәм.
Якупның анасы да тыңлап яткан.
- Куй, әйтә күрмә, Фатыйма, ябып куярлар.
— Мин китсәм, син дә менә шушында ачка катып үләчәксең, котыртып ятасың, - дип ачуы килде. Якуп мыш-мыш килеп тагын ишек төбенә барып ятты. Бу көрәшүләр соңгысы түгел иде. Фатыйма Барый абзыйга да әйтергә оялды. Якуп кеше әйткәнне аңлый торган кеше түгел, бер телсез хайван иде, мыш-мыш астан карап утыра, күренеп тора, уенда гел этлек. Үз уена кереп чумган, кеше әйткәнне дә ишетми. Фатыйма бер карарга килде, кеше түгел, хайван; тик балаларны шушы хайванга калдырып китү үзе бер хайванлык булыр иде. Якуп көннәр буе өйдә ятты, төнен генә каядыр чыгып йөреп керде. Фатыйма курыкмый түгел, курка, тик балалар хакы аны түзәргә мәҗбүр итә. «Бирешмәм», диде ул үзалдына, җайлы гына бер каен ботагы кисеп алды да мендәр астына тыгып куйды. Фатыйма күңеленнән көннең буе Якуп белән көрәште. Телсез бүре дип исем такты. Ул бигрәк тә Бәхтиярне жәлли иде, тегеләре бәләкәй әле, әллә ни аңламыйлар. Бәхтияр әтисе өйдә чакта тын да алмый, туганнарын да яныннан җибәрми. Фатыйма эштән кайтканчы сәке почмагына сеңеп утыралар. Яңа әниләре кайткач, күзләренә җан керә, акрын гына шуышып, Фатыйма кырына килеп утыра, аңа карап башкалар елыша, Фатыйманың торыр җире булса, алып кына чыгып китәр иде дә бит, юк шул. Күпме генә уйласа да, чыгу юлын таба алмады. Якуп кайтканнан бирле Акбүрене дә бозаулар янында калдырып кайта башлады. Өмет юк, я харап итеп куяр. Якупны аңламассың, телсез хайван, атнасына бер ташлана. Бу юлы Фатыймадан каты гына каенның каты башын нык кына татырга туры килде. Фатыйма балаларны куркытмас өчен тавыш чыгармады, тавышсыз гына кай җирсенә туры килсә, шунда тартты. Ул шуннан соң тагын урынына барып ятты. Фатыйма балалар йоклап киткәч, сикенең икенче башына борылып ята башлады. Беркөнне Якуп Фатыйманың аякларына тун каплап мыш-мыш килде. Тик сыртына тагын теге каен ботагы бик каты тиде бугай, Якуп бөкләнеп төште.
Чыгып кит өемнән, - дип ыңгырашты. Ул кычкырып балаларны уятканчы дип, Фатыйма өстенә ябынган фуфайкасын киде дә өйдән чыгып китте.
Я Ходаем, нишләттең баламны, бер җылы куеныңны җәлләдең шунда, - дип, карт кортка шыңшыды.
Фатыйма калганын тыңлап бетермәде, торып урамга чыгып китте. Көз, караңгы тышта. Ул инде өйрәнгән караңгыда йөреп. Бу җир йөзендә курыкса, Якуптан гына куркырга кирәк. Фатыйма икенче көнне төшке ашка кайтмады. Районнан түрәләр килергә тиеш, аннан бозауларның авырлыгын үлчәргә тиешләр. Шулай итеп көн үтеп китте. Төнгә чаклы бозау читлекләре тазартып, төн уртасы җиткәнне сизми дә калды. Карап торып балаларны ачка үтермәсләр әле. Элеккечә шунда гына үзенең хуш исле печәненә ятып йоклады. Аның кайчаннан туйганчы йоклаганы юк, хәтта Михманы турында уйларга вакыты калмый. Көннең буе, Якуп бүген тагын нинди этлек эшләр икән, дип уйлап йөри. Төн җитсә, кагыла күрмәсен, дип, ачык күз белән таң каршылады. Сөеклесе ясаган сәндерәгә сеңә биреп, йокыга китте. Икенче көнне иртән торып эшкә тотынды. Саттар агай кереп кисәтеп чыгып китте.
– Фатыйма, бар җирдә тәртип булсын, бүген район түрәләре килә. Алар кайтып киткәнче моннан беркая да китмә, - дип кисәтеп чыгып китте. Иртән көткән район түрәләре төштә генә килеп җиттеләр, арлы-бирле йөреп чыкканчы төш тә үтеп китте. Түрәләр китүгә, халык төшке ашка өйләренә ашыкты. Фатыймага гына Якуплар өенә ераграк иде шул, кичке эш беткәч кайтырга булды. Акбүре ике арада чабулый башлады, Фатыйманы әллә кая чакыра кебек. Янына килеп утырып өрә, шыңшый да тагын юлга торып чаба.
- Ни булды соң сиңа, кая чакырасың?
Шулай да үр башына менеп карарга булды. Калкулыкка менеп, юлга күз салды, йөрәге туктый язды. Үзе дә юл буйлап аска йөгерде. Яңа катыра башлаган сазлы түмгәкле юлдан балалар килә иде. Фатыйма бар көченә балаларга таба йөгерде, аның алдыннан Акбүре сузылып чапты. Бәхтияр елый-елый бәләкәй энесен бер күтәрә, бер җиргә утырта, үзе тирләп-янып, елап-шешенеп беткән. Ничек шушы бүренең күңеле сизгән, ә аныкы сизмәгән, Ходаем, кайчаннан киләләр икән болар, ара олы кешегә дә ерак бит? Фатыйма, йөгереп килеп, балалар алдына чүгәләде дә өчесен бергә кысып кочаклап алды.
- Ах, балалар, ник өйдән чыктыгыз?
Бәхтияр тотлыга-тотлыга, күз яшьләрен сөртә-сөртә:
- Әти исерек, без чыгып качтык, — дип аңлатты.
Бәләкәйләрне өстерәп, пешеп беткән, тегеләре өшеп
каткан, аслары юеш, кечкенә Асылгәрәйнең дә башына бәйләгән яулык кыйгаеп төшеп беткән, ярты гәүдәсе шәрә. Мескен баш бала үзе дә сабый гына бит әле.
- Ә-ә-ни, с-и-н кай-тм-адың. - Баш баланың беренче тапкыр әни диеп әйтүе иде. Фатыйма балаларны берәм-берәм кочып үпте, күкрәгенә кысып кочты. Йөрәкне ачыттырып - ачыттырып алды. Аңа бу балалар бик тә кадерле иде хәзер. Фатыйма балаларның икесен бергә күтәреп алды да сарайларга таба йөгерде. Өшеп-катып беткән балаларны мич кырына тезеп утыртты.
- Хәзер, балалар, - диде һәм чиләк алып, сыерлар абзарына таба торып йөгерде. Ашыга-ашыга, кайсы сыер туры килсә, шуны тиз-тиз тарткалап, чирек чиләк сөт савып алды. Фатыйма балаларга бердәнбер савытына салып сөт эчерде. Үзе сөйләнде:
- Сез бит ач, ни белән генә туйдырыйм соң, сөттән башка берни дә юк бит. - Бәхтияр Фатыйма тегеп биргән яңа пәлтә кесәсеннән бер кисәк ипи тартып «чыгарды, кечкенә учына салып, Фатыймага сузды.
– Аша, әни, — диде. Фатыйма баланың кулындагы ипи кисәгеннән күзен ала алмады. Йөрәген шундый итеп нәрсәдер ачыттырып - ачыттырып алды, күзенә кайнар яшь тулды.
Шушы алты яшьлек сабыйның энеләрен генә түгел, Фатыйманы да кайгыртуына шаклар катып утырды. Шушы баланың кечкенә учындагы ипи кисәген мәңге дә онытмаячак. Шушы алты яшьлек кенә бала утызга җиткән aтасыннан күпкә олырак һәм акыллырак иде бугай. Фатыйма ипи кисәген алып өчкә бүлде дә учларына салды.
– Ашагыз, сезгә үсәргә кирәк, ә мин үскән инде. - Бәхтияр бер генә тешләде дә Фатыйманың иреннәренә китерде.
– Аша-аша. - Фатыйма бәләкәй генә итеп капкан булды.
Мин тук, - дигән булды.
Балалар ач та, бик арыганнар да. Бәләкәйләр, тамаклары туйгач, җылы мич кырында җебеп йоклый да башладылар. Фатыйма балаларны үзенең сәндерәсенә мендереп салды. Кечкенәсен башындагы шәленә урады, өсләренә үзенең фуфайкасын япты. Бәхтияр бераз Фатыймага карап ятты да үрелеп аның битеннән сыйпап куйды, аның күзләре әйтеп бетергесез рәхмәт белән карый иде. Ул Фатыйма кебек кайчаннан тынычлап йоклаганы юк, күзләрен әлҗе-мелҗе килеп ятты да тынычлап каты йокыга талды. Фатыйма, үрелеп, аның олы башыннан сыйпап куйды. Ахрысы, бала аның кулының җылысын тоеп, йокы аралаш елмайды. Фатыйма бик озак балаларга карап торды, яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре озын юл салды. Ах, наныйларым, нишләргә соң безгә?

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: