Все новости
Литература
15 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

12 бүлекФатыйма шушы көннән башлап, сирәк кенә булса да кергәләштереп йөри башлады, башкаларга юл ябык булса да, аңа ачык иде. Фатыйма Айбикә инәйнең намаз вакытын чамалабрак килергә тырышты, ул килгән саен бала күзгә күренеп үсте, яхшы тәрбияле гаиләдә баланың тамагы тук, биләүләре матур, чиста. Балага ике ай тулды, тик соңгы килгәнендә Айбикә инәй тышта каршы алды.Фатыйма бәбкәм, үпкәләмә, өйгә чакыра алмыйм, син киткәч, бала ашамый, бик каты елый, күзең бик каты бугай, «әзерәк үскәч килерсең" .

12 бүлек

Фатыйма шушы көннән башлап, сирәк кенә булса да кергәләштереп йөри башлады, башкаларга юл ябык булса да, аңа ачык иде. Фатыйма Айбикә инәйнең намаз вакытын чамалабрак килергә тырышты, ул килгән саен бала күзгә күренеп үсте, яхшы тәрбияле гаиләдә баланың тамагы тук, биләүләре матур, чиста. Балага ике ай тулды, тик соңгы килгәнендә Айбикә инәй тышта каршы алды.
Фатыйма бәбкәм, үпкәләмә, өйгә чакыра алмыйм, син киткәч, бала ашамый, бик каты елый, күзең бик каты бугай, «әзерәк үскәч килерсең" .
Фатыйма өчен бу көтелмәгән хәл иде, аның да юлын яптылар, ничек түзәр соң ул нәни кошчыгын күрмичә? Яшь ана, тагын башын аска иеп, билгесезлеккә атлады. Аның киләчәге көннән-көн томанлы тоелды, төннәр буе уйланды. Михманы килерме, әгәр дә килмәсә? Әнисе хаклы булып чыкса? Я Алла, ни көтә соң аны алда, гомер буе шушы бозау абзарында яшәрме?
Язда тагын солдатлар сал агызучыларга ярдәмгә килделәр, Фатыйма күпме генә тау башында басып тормасын, кул болгап аңа каршы йөгерүче булмады. Ниндидер билгесезлек Фатыйманың йөрәген талады, кайда син, Михман? Вакыт үткән саен баласын кире кайтаруга шиге зурайганнан - зурайды. Шулай да алда яз, аннан җәй, килер аның Михманы, килми калмас.
Фатыйманың эше бетсә, барыр җире юк, бүресен ияртә дә Урал тауларына, урманнарга чыгып китә. Карт Уралның бер ягында тау битләре яшелләнсә, икенче ягында әле кар ята. Вак кына ак умырзаялар, ак кар кебек түшәлеп, чәчкә аталар. Нинди киң, зур дөнья, шундай зур җир йөзендә ул ялгыз. Фатыйма алдындагы юан ак каенны килеп кочаклады, җылынырга теләгәндәй, бөтен җаны-тәне белән каенга сыенды. Әбисе исән чакта ул бу чаклы ятим түгел иде әле. Әбисе үлгәннән бирле бер сөйләшер кешесе дә юк. Фатыйма үз-үзен жәлләп, үксеп елап җибәрде. Хуҗабикәсен дикъкать белән күзәткән Акбүре дә, аның хәлен аңлагандай, шыңшып куйды. Фатыйма эче бушаганчы елады. Ак каен төбенә хәлсезләнеп килеп утырды. «Я Ходай, нишлим, ничек яшим? Карт инәм, исән булсаң, бер киңәш бирер идең». Акбүре, үзенчә юатырга теләгәндәй, Фатыйманың алларына башын салып, сузылып ятты. Каршыдагы яшь каенны яралап, кемдер былтыр суын агызган, каенның да ярасы төзәлмәгән, быел да кара эз калдырып, суы агып утыра. Былтыр ул үзе дә шундый каенны чокып, әбисенә каен суы алып кайтып эчерде, ул каен суы ярата иде шул. «Эх, каенкаем, син дә елыйсың, - диде дә тагын елап җибәрде. - Хәлебезне аңлаучы юк шул, җыяр идем - суыңны эчерер кешем юк». Тукта, бәлки Айбикә инәй дә ярата торгандыр, су илтер, кызчыгын да күреп чыгар. Фатыйма кесәсендәге шешәсен чыгарып, җайлап урнаштырды да кире урынына барып утырды. Күңелендә ниндидер кечкенә өмет уянды, әйе, кем яратмый каен суын. Фатыйма көпә-көндез күпер чыгып Айбикә инәйләргә барырга кыймады, кичке савымнан соң, кояш баегачрак барырга булды. Фатыйма баруын барды, тик әрсезләнеп керергә кыймады, ишек төбенә шешәсен куйды да кире кайтып китте. Инзир күпере өстендә бик озак күбекләнеп котырып аккан суга карап торды. Әгәр дә Михман килмәсә, шушы язгы ташкынга гына ташланасы кала, әлегә башка чыгу юлын күрми иде. Фатыйма хыялый кешедәй каядыр барды, кайдандыр кайтты. Былтыргы куышын исенә төшереп, буш вакытларын шунда үткәрде, түземсезлек белән торналар кайтуын көтте. Кайттылар, Фатыйма куыш төбендә уйланып утырганда, аларның торыйк-торыйк дип кычкырган тавышларын ишетүгә, сөенеченнән сикереп торып басты. Хәленнән килсә, каршыларына йөгерер иде, тик куркытудан курыкты, монда төшмичә, башка күлгә китеп барырлар.
Тагын яз җитте, торналар туе башланды. Димәк, Фатыйманың да сөеклесе килергә күп вакыт калмаган. Кайтыр, Алла бирса, алар да шундый сагындылар бер- берсен, түзәргә кирәк, күп калмады, түзәргә....
Зарыгып көткән ямьле җәй уртасы да җитте. Халык җиләккә йөрде. Фатыйма хәзер айлар түгел, көннәр санады, ике күзе олы юлда булды. Көтүдән дә газаплы нәрсә юктыр бу дөньяда. Фатыйма көтте, куркып та, куанып та; төшләрендә күрде, бәхетле минутлар бик якын кебек иде шул. Саттар агай бозаулар абзарына элеккегә карый сирәк керә башлады, соңгы араларда никтер Фатыймага күтәрелеп карамады, бәрелеп кычкырмады. Фатыйманың бертуган апа -сеңелләре апаларының бөтенләйгә өйгә кайтмавын Һич тә аңламадылар. Гаптерәй энесен дә армияга алып киттеләр. Маһинур сеңлесе инде икенчесен табарга җыена. Ул кайгырта инде апасын, бер ул гына аңлый иде бугай аның хәлен. Фатыйма апасына әзләп ипиен, бәрәңгесен кыстырып килә. Ничек кенә апасын ачыктан-ачык сөйләштерергә тырышып карамасын, Фатыйма ачылып китмәде, эчендә янган утны тышка чыгармады. Ул ят кешеләргә түгел, хәтта үз сеңлесе өчен ябык ишек иде. Фатыйма да кышкылыкка җиләк җыеп киптерде. Михман җәй килмәсә, кыш килер, килсә, кипкән җиләк белән чәй эчәрбез, дип хыялланды. Беркөнне сайлап кына эре-эре җиләкләр җыйды да Айбикә инәйләргә юл тотты. Чиләк өстенә тәлгәшләп җыйган иң матур җиләкләрне салды. Кояш кап түбәдә, төш җиткәнне белдереп, бар көченә кыздыра иде. Фатыйма чиләген җиргә куйды да тәнен язып, киерелеп алды. Башындагы яулыгын салып, күзенә төшереп бәйләде. Тау битеннән аска карашын йөгертте. Борма-борма булып җәелеп Инзир елгасы ага, аның ике як ярында эреле-ваклы авыллар. Фатыйманың авылы укмашып кына елганың бу ягында тау битләп утыра.
Фатыйма карашын елга аръягына - Барый абзыйлар урамына күчерде. Бераз карап торгач, кинәт сискәнеп китте. Барый абзыйлар урамында әллә нинди ыгы-зыгы килгәндәй тоелды. Халык шул якка таба агыла иде. Фатыйма башына килгән уйлардан коты алынып, йөрәге еш-еш тибә башлады. Тиз генә чиләген эләктерде да таудан аска таба йөгерә башлады. Аяк астына карамыйча, ташта кызынып яткан кара еланга китереп баса язды. Хәтта Акбүре дә читкә сикерде, ул да аларны яратмый иде. Фатыйма ашыгып аякларын сыдырып бетерде, кыя ташларга тотынып төшә-төшә, куллары да чыйгаланып бетте, ул һаман алга ашыкты. Күзләре астагы Барый абзыйлар урамында булды, ә анда һаман халык агылды да агылды. Фатыйманың кызына дип җыйган тәлгәш-тәлгәш эре җиләкләре дә коелып калды, аңа ияреп Акбүре ашыкты. Фатыйма халык төркеменә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайтты. Халык никтер Якуплар йортына җыелган иде. Фатыйма да йортка үтмәкче иде дә, кемдер:
– Фатыйма, кая керәсең бу бүрең белән? - диде. Фатыйма бер бүресенә, бер чиләгенә карады. Чиләктәге җиләк тә ярты гына калган иде. Фатыйма кире борылып чыгып китте. Бераз уйланып торды да чиләкне Барый абзыйлар капка төбенә китереп куйды, Акбүрене дә шунда утыртып калдырды. Бераз җиңел сулап куйды. Кире килеп халык төркеменә кушылды. Хатыннарның мышык-мышык елаган тавышлары ишетелде. Кемгә ни булганын аңлый алмады. Якупның карт инәсе үлгәнме әллә? Кемдер беләгеннән эләктереп, бер читкә тартты. Маһинур икән, җитешмәгән җире юк, корсагы авызына җитеп беткән, курыкмыйча шундый җирдә йөреп ята.
- Ни булган монда? - диде Фатыйма пышылдап.
- Якуп җизни Латыйфаны кыйнап үтергән, ди.
- Ничек кыйнап, кем әйтә?
- Бөтен җире күм-күң, ди. - Фатыйма бермәлгә тынсыз калып, катып торды. Теге төнге кычкырышу бер генә булмаган, димәк. Мескен туганым. Латыйфаны кызганудан йөрәге кысылып куйды.
- Ул бит аны чыгармый иде урамга, гел шулай кыйнап торган, ди. Әле үзе урманга качкан, ди. Өйләрендә, әнә, өч бала да үләргә торган инәсе. - Шулчак өй эчендә тагын ыгы - зыгы башланды. Алдан Барый абзый чыкты.
- Иптәшләр, хушлашыйк Латыйфа белән, урыны җәннәттә булсын. Көннәр бик кызу, озак юанырга ярамый. - Латыйфаның чуар чүпрәкләргә төрелгән гәүдәсен йорт уртасына, такта ләхеткә салдылар. Иң беренче Латыйфаның әнисе баласы өстенә сыгылып төште.
- Балакаем, алма кебек идең бит, кулы корысын, үлгәнче рәхәт күрмәсен, урманында дөмеккере.
Ачынып елаган анага калганнар да кушылды. Якуп башына кем күпме каргый ала, шулчаклы катырак җәза юллады. Халык Якупны болай да бик яратып бетерми иде, явызлыгын да беләләр. Тик бу чаклы кансыз икәнен белмиләр иде әле. Аларның тормышын Барый абзыйлар гына яхшы белә. Барый абзый берничә тапкыр кереп, Латыйфаны Якуп кулыннан йолып алды, төрмә белән дә куркытып карады. Якуп мондый пәриләр туеннан соң әллә шүрләп, бер - ике атнага Урал тауларына чыгып югала, давыл басылгач, тагын кайта. Якуп Барый абзыйны берсүзсез тыңлый, үзе каш астыннан гына карап, этлек уйлап тора. Бүренең дә бүресе. Юкка гына Бүре дип кушамат такмаганнар. Якуп бу юлы Латыйфаны өйдән чыгармый изде. Ник кыйнаганын ул үзе дә аңлата алмас иде. Аның бу кыланышын беркем дә аңлата алмый, әйтерсең, эченә җеннәр кереп утырган.
Балалар да таптала, карт әнисе дә бер читкә оча. Латыйфа бер-ике көн көчкә өстерәлеп йөри дә тагын аякка басып китә, кая барсын, кечкенә өч бала, карт кайнана. Инде кыйналып авызында теше дә калмаган иде. Балалар куркудан тотлыкмага әйләнделәр. Латыйфа Якуптан шушы мәхшәр дөньяны ташлап китеп кенә котыла ала иде. Латыйфа ике көн ятты, баласы ими сорап, елый-елый өстеннән үрмәләде. Олы малай, баланы елаудан тыя алмагач, әнисенең күлмәк изүен ычкындырып, әнисенең күкрәген тартып чыгарды, энесен имигә борыны белән төртте. Каян белсен сабыйлар инәсенең үлем белән тартышып ятуын. Каенанасы ике көн үткәч:
– Тор, килен, җитәр, күпме ятарга була, балалар да ач. Якуп урманга китте, бер-ике атнасыз да кайтмас, тынычлап торырбыз, - диде.
Киленен төрткәләп карады, тик ул инде әллә кайчан үлеп, суынып беткән иде. Карт ана ары бәрелде, бире сугылды. Җилегенә үтсә дә, бала бит, бер дә төрмәгә тыктырасы килмәде. Барый абзыйларга керде, «килен йокларга яткан иде, тормады», диде. Тик Латыйфаны юучы карт карчыклар, килененең бер исән җире юклыгын күреп, телсез калдылар. Хушлашырга килүче халык ах итте. Әйтерсең, яшь хатын түгел, ә туксан яшьлек әби ята. Тешсез авызы бөрешеп, карт карчыкларны хәтерләтә. Латыйфаның күгәреп шешенгән йөзендә әйтеп бетергесез газап тукталган. Фатыйма сискәнеп башын читкә борды, сеңлесенә, «карама, Сиңа ярамый», диде, аны читкә этте. Латыйфаны күмәргә алып киткәч, халык та таралып бетте. Соңгы кеше булып Фатыйма да капкага юнәлде, тик никтер артка борылып карады. Болдырда бөкшәеп кенә утырган карт ана, аның янында өч ыштансыз малай, олырагы кечкенәсен күтәргән, үче үкси-үкси елый, «әни-әни», ди, тагын нидер әйтмәкче, тик тотлыга, әйтә алмый. Фатыйма балаларга карагач, үзенең дә күзеннән яшь атылып чыкты, балаларны кызганудан йөрәге кысылды. Фатыйма кире борылды. Акрын гына болдырга килеп утырды. Яшьле күзләрен үксеп елаган бала күтәргән малайга текәде. Әллә бик ябык булганга, ул баланың башы бик зур тоелды.Фатыйма кулларын балаларга сузды.
Килегез үземә, килегез, - дип, балаларның өчесен дә кочаклап алды. Ул олыларча балаларны юатырга теләде, тик ул үзе дә балаларга кушылып үксеп елавын сизмәде. Фатыйма кечкенә баланы кулына алды, бәләкәй бала да, ахрысы, ач, елап та арыган. Фатыйма кулына алуга, имәргә эзләнә башлады, тапмагач, хәлсез генә елап алды да йокыга китте. Карт ана көчкә башын күтәрде.
- Әйттем, тимә, кансыз кыланма, дип. Менә, кемгә кирәк инде бу балалар? Үзем бүген булмаса, иртәгә күз йомарга торам, ничек карыйм мин бу балаларны? Я Раббем, сабырлыклар бир үзең.
Фатыйма да аптырашта калды. Нишләргә инде бу балалар белән? Уртанчы малай үзе акрын гына бик җайлап Фатыйманың алдына менеп утырды. Бәләкәй шул әле, берни дә аңламый. Олы малай акрынлап тынычланды, шулай да вакыт-вакыт үксеп куйды. Елап ярсыган йөрәк тиз генә тынычлана алмады. Фатыймага бигрәк тә шушы олы бала кызганыч, кемне югалтканын аңлый шул инде ул. Фатыйма баланы үзенә тартып, баш түбәсеннән йомшак кына итеп үбеп алды. Бала кайгы тулы карашын Фатыймага күтәрде, «әә-әни үүүлде», диде тотлыгып. Баланың күзләреннән кабат кайнар күз яше бәреп чыкты, иреннәре калтырады, еламаска тырышты. Фатыйма балага карап еламыйча түзә алмады, юатырдай сүзләр дә телгә килмәде. Карт ана авыр карашларын көчкә Фатыймага күтәреп карады.
- Син кем кызы буласың?
- Садрый кызы.
- Мин, балакаем, кереп азрак ятып торыйм, башым бик чатнап авырта.
Ул көч-хәл торып өйгә кереп китте. Каерып ачылган капкалар, буш йорт, күктә кояш кыздыра. Алдындагы балалар Фатыйманың күкрәгенә башын салып, йокыга киттеләр. Олысы да аның беләгенә башын терәп, аның күлмәк итәген бөтерде, бала үзенчә ниндидер уйга чумган иде. Фатыйма селкенергә дә куркып, тын гына утыра бирде. Зираттан кайтып килгән Барый абзый ачык капка алдында туктады. Күтәрмәдәге күренеш йөрәкне өзде. Фатыйма, бәбкәләрен канат астына җыйган ялгыз ана казны хәтерләтә иде. Каршысына Барый абзый килеп баскач, Фатыйма сискәнеп китте, аптыраган күзләрен Барый абзыйга текәде.
- Әйдәгез, балалар, безгә керик. Ашатырга кирәктер бу балаларны. Әйдә, Бәхтияр улым. - Барый абзый олы балага кулын сузды, ул күзләрен тутырып Фатыймага карады. Фатыйма, әйдә дигәнне аңлатып, башын селкеде.
- Сез бу балаларның исемнәрен кайдан беләсез соң?
- Аларга исемне мин куям бит, туу белән Латыйфа мескенем безгә күтәреп керә иде. Менә бу олысы Бәхтияр, алты яшьтә, бу уртанчысы - Айбулат, ике яше тулды, ә бу кечкенәсе - Асылгәрәй, алты айлык. Мин силсәвит кешесе бит, кенәгәләрен дә үзем тутырам.
Фатыйма Айбикә инәйләрнең тупсасын атлап кергәнче дулкынлана башлады. Ишекне ачуга, сәке түренә ак мендәргә сөяп утыртылган кап-кара бөдрә чәчле бала күзгә чалынды. Фатыйма баладан күзен ала алмый, бермәлгә катып калды. Чын курчак. Әйтерсең, Айбикә инәй бу чаклы кеше кереп туласын көтеп торган. Өстәлдә самавыры кайнап утыра.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: