Сельские нивы
+17 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
14 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

10 бүлекТик әнисе өйгә кертмим, диде, кая барыр соң ул бала белән? Монда бозаулар гына яши ала. Фатыйманың башын мең төрле сораулар бораулады, күңелгә шом салып, тышта җил улады. Аның хәлен аңлагандай, Акбүре дә авыр сулап куйды. Иртән әнисе бөтен кешедән иртәрәк эшкә килә башлады, ин беренче Фатыйма янына керә, тикшереп чыга. Фатыйма әнисен чебеш өстендә очкан козгынга охшата башлады, бик курка да иде.

10 бүлек

Тик әнисе өйгә кертмим, диде, кая барыр соң ул бала белән? Монда бозаулар гына яши ала. Фатыйманың башын мең төрле сораулар бораулады, күңелгә шом салып, тышта җил улады. Аның хәлен аңлагандай, Акбүре дә авыр сулап куйды. Иртән әнисе бөтен кешедән иртәрәк эшкә килә башлады, ин беренче Фатыйма янына керә, тикшереп чыга. Фатыйма әнисен чебеш өстендә очкан козгынга охшата башлады, бик курка да иде.
Чирләмисеңме, билең авыртмыймы? Беренче билгесе - бил авырта, аннан эчнең асты кисеп авырта башлый. Билең авырта башлау белән эндәш, кычкырма, кеше ишетә күрмәсен.
Фатыйма җавап бирмәде, әнисенә күтәрелеп тә карамады.
Фатыйманың чынлап та кичтән биле авырта башлады, кичен әнисе тагын кереп чыкты. Саттар агай да кереп бераз басып торды да бер сүз эндәшмәде, чыгып китте. Соңгы айларда ул никтер керә, нидер уйланып тора-тора да борылып чыгып китә. Никтер бер дә элекке кебек кычкырынмый, тузынмый. Фатыйма, хәтта әллә берәй нәрсә сизәме, дип тә уйлап куя. Фатыйманың биле генә түгел, эч асты да кисә башлады. Ул селкенергә дә куркып, бер почмакта утырды, абзар тышында бераз аяк тавышлары басылганны көтеп алды да, авырту җибәргән арада, яшереп кенә саклаган чиста чиләккә су кайнатырга куйды. Миченә тырыша-тырыша утын тутырды, абзар эчен ни генә булганда да ныграк җылытырга кирәк. Барлы-юклы чүпрәкләрен әзерләде, беркөнне тагын бер капчык юып киптереп куйды. Фатыйма ни биленә, ни эченә чыдый алмый башлады, Акбүрене тышка чыгарып, ишекне ябарга кирәк, дип, аны да чыгарып җибәрде. Ишекне эчтән тартып бәйләде, үзе шыбыр тиргә батты. Ничек кенә булмасын, сәндерәсенә менеп җайлап ятты. Тулгак кайткан саен, кычкырасы килгәндә иреннәрен чәйнәде. Әбисе әнисенә, көчән-көчәнмә, дип әйтеп тора торган иде дә, каян белергә соң кайчан көчәнергә кирәк икәнне? Фатыйманың әнисе җиңел таба балаларны. Фатыйма әллә ике сәгатьләп сәндерәдә авыртуга түзәргә тырышып тәгәрәде, кычкырудан куркып, фуфайка җиңнәрен чәйнәде, чәчләре манма су булды, ярдәм итәр кеше юк иде шул янда. Бер нәрсә көч бирә - мәхәббәт җимешен әнисенә үтерергә бирмәячәк. Тышта Акбүре ник буранга чыгарып җибәрүне аңламыйча, ишекне тырмап елады. Кинәт Фатыйманың бөтен җирен кисеп җибәргәндәй булды. Авырту шундый көчле булды, ул хәтта кычкырып та җибәрде, бала бар көченә тышка, яңа дөньяга омтылды, Фатыйма үрелеп, кулын гына куеп өлгерде. Бер юл алган бала калган юлын бик җиңел дәвам итте. Фатыйма хәлсезләнеп башын артка ташлады, күзеннән әллә шатлык, әллә хәсрәт яшьләре бәреп чыкты, аның белән бергә бала да зәгыйфь кенә елау тавышы белән дөньяга килүен белдерде. Фатыйма әзерләгән җебе белән баланың кендеген бәйләп кисте, янында әзерләп куйган чиләк белән җылы суда баланың канлы тәнен чайкатып төшерде, яңа җылы карыннан чыккан бала калтыранып елады. Әбисе һәрвакыт, сау-сәламәт туган бала кычкырып туа, бала елап үсә, ди. Фатыйма баланы үзе әзерләгән, кайчаңдыр әтисе китергән ак чолгау сөлгесенә төреп, кысып биләде, тик баланың малай түгел, кыз икәнен күргәч, аптырап калды.
Кап караңгы сарайда туган баланы әллә ни күреп тә булмый. Фатыйма елый-елый баланы күкрәгенә кысты.
Бәбкәм, кайларда туасыңны белсәң, мәңге бу мәрхәмәтсез дөньяга килмәс идең. Ниләр бирим соң, нәни кошчыгым? әтиең булса янымда, сөенер, күтәреп алыр иде, үзеңне хан кызларыдай итеп үстерер иде, нишлим, нәни кошчыгым?
Фатыйма баласын кай җиренә тыгып җылытырга белмәде. Күлмәк изүләрен ачып, баланы күкрәгенә терәде, әле сөт килеп тә өлгермәгән күкрәкне уймак чаклы гына авызы белән бала ялап-ялап кабарга маташты. Фатыйманың күз яшьләре баланың битенә тамгач, бала сискәнеп куйды. Күкрәктә сөт булмаса да, җылынып, борынын төртеп йоклап китте. Фатыйма баласын кочаклап күпме утыргандыр, кинәт айнып киткәндәй булды, тиз-тиз канлы бала урыннарын жыештырды, булган киемнәрен киде, баласын ак биләү өстеннән киндер капчыкка урады да фуфайка астына кысып, караңгы кышкы урамга чыкты. Кар бураны өереп- өереп таулар өя, Фатыйманы урамда көтеп утырган Акбүре сөенечтән өстенә сикерә-сикерә шыңшыды.
- Әйдә, Акбүре, алга, - диде, үзе ишек төбендәге таякны иелеп алды.
Фатыйма урамга чыккач кына үзенең әле хәлсез икәнлеген аңлады, җитмәсә, җил аяктан егардай итеп котырына, тәннең бар җиренә салкын кереп тула. Фатыйма баласын күкрәгенә кысып, көрт ера-ера алга атлады, көрт бураны барлык юлларны сырган. Туктап-туктап тирә-ягына каранды, кар- бураннан башка берни күренмәде. Чамалап Инзир елгасына таба юл алды, бөтен курыкканы - арттан бүреләр генә ташлана күрмәсеннәр. Акбүре дә туктап-туктап, борынын күтәреп иснәнеп тора. Ничек тә елга аръягына чыгып калырга кирәк. Елга юлына борылгач, җил дә борылды, өзеп, әллә ни җирләргә үтеп керде. Җитмәсә, юлны урыны-урыны белән билдән кар өйгән. Карны бата-чума ерып барды, Акбүре азрак кына күздән югалса, коты алынып чакыра башлады. Куркудан башына берсеннән-берсе куркынычрак уйлар килде. Аның саен адымын кызулатты, әллә өшеде, әллә тирләде, битеннән әллә кар эреп акты, әллә куркудан тир бәреп чыкты. Фатыйма Инзирне кисеп чыгып, шәүләсе күренә башлагач кына бик аруын тойды, бар көчен җыеп, таныш йортка атлады. Вакытның күпме икәнен
чамалый алмады, авыл йоклый, бер генә йортта да ут юк. Фатыйма таныш йортның капка төбенә килеп, хәле бетеп сөялде, бераз хәл алгач, акрын гына йортка кереп, тирә - ягына каранды. Аннан мунча ягына үтте. Теге вакыт шунда каз оясы күргән иде, мунча ишеген үзенә тартты, капшана - капшана чөйдә эленеп торган каз оясын салдырды да тагын капшана башлады. Стена буенда эленеп торган ниндидер кием кебек нәрсә кулына эләкте, баланы шунда төреп каз оясына салды, бала җылы куеннан чыгуга, салкыннан куркыпмы, елап җибәрде. Фатыйманың йөрәге өзелгәндәй булды, баласын кире кулына алып, тыны белән җылыта башлады: «Балам-балакаем, кичер безне, кем уйлаган болай булыр дип, без гаепле синең алдыңда». Фатыйма кычкырып елаудан көчкә тыелды, авызын учы белән каплап тавышсыз гына буыла-буыла елады, кысылып елаудан йөрәге әрнеде. Кабат баланың ирененә күкрәген китерде, ничек кенә төреп җылытырга тырышмасын, ягылмаган мунча да, тыштагы җил дә баланы өшетә иде. Фатыйма баланың битенә ирене белән кагылды. Бала авызын ачып кабат ими эзләде, әле сөт төшеп өлгермәгән иде. «Кызганыч, күкрәк сөтемне дә биреп өлгермәдем, балам, син моны миңа беркайчан кичермәссең. Тик, балам, бу кешеләр сиңа мин бирә алмаганны бирерләр». Фатыйма баласын күкрәгенә йомшак кына итеп кысып сөйде дә каз оясына салып, урамга алып чыкты, тиз генә болдырга йөгертеп алып барып куйды, каты итеп ишекне какты. Үзе Акбүрене эләктереп, урам капкасы артына чыгып посты.
— Кем бар анда? - дигән тавыш ишетелде, искән җилгә кушылып, бала да елап җибәрде.
Фатыйма Ходайга ялварды. – «Чыгыгыз тизрәк, алыгызчы нарасыемны, катып үлә бит». Ахрысы, җил, дип уйлап, кире кереп китте, ә карлы җил өермәсе болдыр өстендә шайтан туе ясап, бөтерелде дә бөтерелде. Фатыйма, кире кереп, баланы алмакчы булып алга омтылуы булды, чолан ишеге ачылып китте дә каз оясын китереп бәрде, каз оясы болдырдан тәгәрәп, бала белән бергә аска очты. Фатыйма капка ярыгына ябышып күзәтте, бала бәләкәй песи баласы тавышы чыгарып елады. Ишектән чыккан Барый абзый бермәлгә ишек төбендә катып карап торды, аннан акрын гына тупсадан төшеп, җирдә яткан төргәкне иелеп карады. Аннан тагын тирә-ягына каранып , алды, капкага эз белән килә башлады. Фатыйманың йөрәге туктагандай булды, беттем, дип битен каплады. Бала тагын ачы итеп кычкырып елап җибәрде, Барый абзый кире борылып, җирдә яткан төргәкне күтәреп алды да кычкырып җибәрде.
– Ай Аллам, бала бит бу, кайсы кансызы ташлап киткән?
дип сөйләнә-сөйләнә, баланы күтәреп кире өенә кереп китте.
Өй эчендә ут кабынды. Арлы-бирле йөргән шәүләләр күренгәч, Фатыйма иркен сулап тын алды, аркасы белән капкадан җиргә шуып төште, бүресен кочаклап эче бушаганчы елады. Аңа кушылып җил-бураны да әллә улады, әллә елады. Яшь кызның гөнаһлы адымнарын бик тиз себереп каплады, аның әрнешеп елаган тавышын кешеләр ишетмәсен дип ныграк улады, кар бөртекләре сибеп, битен юды. Фатыйманың эчендә бушлык урнашты, кире юлга борылгач, артына кире борылып карамады, кире караса, түзә алмый кире кереп алырмын, дип курыкты. Кире кайтканда курку да, ишү дә сизмәде. Берәрсе каршы очраса, акылдан язган икән дияр иде. Изүләре ычкынган, шәле төшкән, җил котырып чәчләрен тузгыта. Бер җире авыртмады да, өшемәде дә, тик йөрәге генә әрнеде, ачытып-ачытып әрнеде. Фатыйма бөтен йөрәге белән рәнҗеде аны аңларга теләмәгән әнисенә, Михман белән аерган мәрхәмәтсез дөньясына. Фатыйма билдән кар ерып барды да барды, тирә-ягында улаган бүре тавышын да ишетмәде, курку да тоймады. Фатыйма абзарлар кырына кайтып җиткәндә, эшкә килүчеләр дә күренде, ахрысы, таң ата, яңа көн туа. Көчкә аякларын өстерәп, Фатыйма абзарлар кырына кайтып җитте. Мич ягып утырган Хәсибә апа ишектә чәче-башы тузган кызын күреп, куркып торып басты, көчкә ишек яңагына сөялеп торган Фатыйма гел исерек кешегә охшаган иде.
Фатыйма, ни булды? - диде каршысына килеп.
Фатыйма әнисенә мәңге күралмас зәһәр күзләр белән карады, тик бер сүз дә әйтмәде. Каны качып агарган иреннәрен генә каты итеп тешләде, соң иде нәрсә дә булса дәшәргә. Аңладымы икән тугыз бала тапкан Хәсибә апа бүген баш баласын мәңгегә югалтканын, кызының беркайчан ди кичермәсен? Мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән, бала табуны Ходай кушкан гади бер эшкә санаган Хәсибә апа кызының да, үзенең дә язмышын кайсы якка хәл иткәнен үзе дә аңламый иде бугай. Үзенең кара надан акылы белән, котылдык, дип җиңел сулады. Фатыйма көчкә берсүзсез сәндерәгә менеп егылды да күзләрен йомды, җеп өзәрлек тә хәле юк иде. Хәсибә апа үзенчә аңлады: Ярый, бала була ул, борчылма, берсе үлсә, икенчесе туа, кеше генә белмәсен, әйбәтләп күмдеңме? Бүрең
сөйрәп йөрмәсен тагын, Алла сакласын. Кая, итекләреңне сал, киптерергә куярга кирәк, - дип, итекләрен тартып салдырды.
Итек эченнән оеш-оеш канлы кар кисәкләре коелды, Фатыйманың кигән оеклары да гел кан гына иде. Фатыйма ничек егылды, шул килеш селкенмәде дә, каты йокыга талды. Фатыйманы кичке якта чанага салып, өйгә алып кайтып киттеләр. Атна буе әбисе оныгының гомере өчен көрәште, тик әнисе барыбер табиб чакыртмады. Әбисе кычыткан кайнатып авызына койды, канын туктаткач, тән кызуын төшерә алмый җәфаланды. Ут эчендә яткан Фатыйма өчен үзе үләргә дә әзер иде.
- Ах, бәбкәм, ник үземә генә әйтмәдең? Килен, белгәч, ник ярдәм итмәдең? - дип, яшьсез күзләре белән елады. Хәсибә апаның карашы үзгәрмәде.
- Әйттем мин аңа, мендәр генә капларбыз, беркем дә белмәс, чирли калсаң, үземә әйт дидем. Эндәшмәде бит, кая илтеп күмгәндер, шунда йөреп салкын тидергән инде.
-Ай Аллам, ничек телең әйләнде, килен, песи баласымыни ул сиңа, кеше бит ул. Тәмуг утларында янасыңны никләр уйламадың? Ходаем, кемнәр белсен кемнеке икәнен, ел да диярлек бала табасың, үзем таптым дияр идең.
- Ике айдан үземнеке туарга тора, анысын кемгә яздырыр идем?
- Ничек, тагынмы? - диде кайнанасы аптырашка калып.
- Нәрсәсенә аптырайсың, кайнәм, мин ир хатыны, - диде Хәсибә килене бирешмәскә тырышып.
- Әй, килен, оныттыңмыни, үзең дә Фатыйманы килен булып төшеп, өч ай торуга тапканыңны? Кеше дигәнең үз гөнаһын тиз оныта шул, кәҗә тәкәсе дип көлгән Садрыйга үзең ябышып чыктың бит, әле хәзер дә шуннан ел да бала табып ятасың.
Каенанасы белән Хәсибә түти беренче тапкыр гына эләгешмиләр, тик каенанасының килененә болай ук каты бәрелгәне юк иде әле. Хәсибә түти бирешә торганнардан түгел, шулай да тәнкыйть кәнфит түгел, чыгып китте. Ни исерек, ни айнык йөргән Садрый абзый кайтып керде, исерек булса да, ул да кызы өчен борчыла, ни кылырга белми йөри.
- Инәй, нишлик, Фатыймамны ничек коткарыйк соң? - дип, сәке кырына килеп утырды, үзе тонык күзләре белән кызының сузылып яткан озын гәүдәсен күздән кичерде.
Бар, олы сарыкны суй, бик тиз эш итегез, тиресен җылы килеш алып керегез.
Бу вакытта, кыш үтеп барганда, мал суючы юк инде. Кызганыч булса да, олы сарыкны суярга кирәк, баланы карап үтереп булмас. Әбисе Фатыйманы билдән югары чишендерде. Күкрәкләренә сөт төшеп, кып-кызыл булып шешкән, үзе ут эчендә яна. Сарык тиресен алып керү белән, җылы тирене Фатыйманың өстенә булдыра алган чаклы урап салды.
Салкынны үзенә тартып алыр, баламны бирмәм газраилга.
Фатыйма көннекә шул тире астында әллә йоклый, әллә иссез, селкенми дә ята бирде. Өй эчендәгеләр тын гына ни дә булса үзгәргәнне көттеләр, яңа суйган сарык итен ашадылар да бер почмакка өелешеп, йокларга яттылар. Фатыйманың болай ятуына да алтынчы көн китте, әбисе карт инде, ул да йончыды, ничә көн инде - күзен дә йомганы юк. Әҗәл килсә, ялгыш аның яраткан оныгын алып китә күрмәсен, кирәксә, менә аны алсын, ашарын ашаган, яшәрен яшәгән. Әбисе бар белгән догаларын укыды. Таң алдында Фатыйманың маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Әбисенең дә йөрәгенә җылы йөгерде, арып, оныгы янына башын төртте. Терелер, Алла теләсә, терелер.
Фатыйма күзләрен ачканда әле таң атмаган, өй эче караңгы. Бик озак караңгы түшәмгә карап ятты, үткәнне исенә төшерергә тырышты. Ни булды соң аңа? Кулларын кузгатып карады, өстендәге җылы нәрсәне сыпырып карады. Бүтән кеше тәне кебек, әйтерсең, кемдер юеш тәне белән аңа ябышып яткан. Аптырап, кулын чыгарып тыштан сыйпап карады, бөдрә калын җонга кулы кагылгач, йөрәге җу итте, бу ни бу дип, селкенергә дә куркып ятты.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: