11 бүлек
Таңга чаклы ул нидә булса исенә төшерергә тырышты. Кайчаннан, күпме ята, ни булды соң аңа? Фатыйманың башы әйләнде, уйлары чуалды, бөтен нәрсә ботка булып буталды. Тагын әллә йокыга китте, әллә аңын җуйды, әллә нинди караңгылыкка төшеп югалды. Әллә төш, әллә өн - әбисе ап-ак киемнән әллә кая җыенган. Фатыйма әбисенә ияргән иде дә, әбисе аңа кул гына болгады, иярмә, кал, дип туктатты. Фатыйма, кемдер елаганга куркып, кабат уянды, күзен ачты да тагын бар нәрсә әйләнде. Фатыйма күзләре белән генә кемнедер эзләде, өй тулы кеше кебек тоелды, әнисенең елаган тавышы ишетелде.
- И-и-и, кайнәм, синнән башка бу балалар белән нишләрмен инде, бигрәкләр вакытсыз китеп бардың бит.
Фатыйма аңларга, селкенергә тырышты, тик тәне каткан. Авыртуга ыңгырашып куйды, шунда кемдер:
- Апа уянды, - дип кычкырды. Шундук аның өстенә барысы берьюлы өелделәр, кемдер шунда әйтеп куйды:
- Кара инде, Фатыйманы алырга килгән әҗәл Ак инәйне алып киткән бит. Ярый инде карт кешене алган, әлдә Фатыйманы алып китмәгән. Теге Акбүресе көн дә ишек төбенә килә дә улай да утыра, Фатыйма башына улай икән дип, курыккан идек. Куып та карайбыз, китми ишек төбеннән, ашамай да, ябыгып бетте.
Фатыйма аңларга, фани дөньяга кайтырга тырышты - ни булды соң? Кечкенә өйнең сәкесендә ике җан сузылып ята. Берсе аңына килеп, бу дөньяга яңа туган бала кебек карап ята. Ябык ап-ак чыраенда күмер кебек кара күзләр әлегә берни аңламыйлар, ә икенчесе инде аңлап туйган бу дөньяны, озын, катлаулы тормыш юлын атлый-атлый арып, озын ялга яткан. Аның йөзендә үткән тормышка зары күренми. Ахрысы, оныгын үлем кочагыннан тартып алуына иманы камил, шуңадыр, Ак инәйнең йөзендә канәгатьлек һәм тынычлык.
Фатыйма тагын берничә көн как сәкедә аунады, авыз ачып, беркемгә сүз катмады. Акрынлап үткәннәрен исенә төшерде, үткәне, киләчәге авыр һәм караңгы иде. Аны аңлардай бердәнбер карт әбисе дә ташлап китте. Хәзер аны аңлардай, ярдәм кулы сузардай беркем юк. Баласын исенә төшереп, күкрәкләре сызлады. Фатыйма йокысыз төннәр үткәрде. Төнлә аны чакырып, Акбүресе улады. Аның өй эчендә икәнен сизеп торды бугай, тәбәнәк өйнең тәрәзәсеннән менеп, күрергә тырышты. Кышкы карның шыгыр-шыгыр килгәне ишетелеп торды. Хәсибә апа иренә әйтте:
- Илтеп олактырмадың шуны. Алып чык та ат, килешкән эш түгел җиткән кызга бүре ияртеп йөрү. Янына беркемне җибәрми бит, өйгә керергә этешә. Алла сакласын, керә калса, өстенә ятар да беркемне якын җибәрмәс, үзе торып йөри башлаганчы илтеп атыгыз.
- Тимә баланың сакчысына, сиңа ни зыяны тигән соң әле аның? - дип әтисе каршы төште. - Акбүре булганда мин аның өчен тыныч, җыен йолкыш йөрмәс янында.
- Син үзең йолкыш, шул бер бүре көе көйләп йөрисең.
Әйттем - бетте, тимә бүрегә, - дип әтисе кырт кисте.
Хәсибә мыгырдана-мыгырдана арты белән борылды. Фатыйма боларны тыңлап ятты. Ни галәмәт, бу әнисе кемне дә булса үтерергә генә тора. Баласыз калдырды, инде Акбүрегә дә көн юк. Фатыйма Акбүресен бу көннәрдә уйламады да. Аңсыз кеше кебек түшәмгә карап тик ятты. Сеңлесе шулпа, корт белән сары май эчереп, килеп-китеп йөрде. Тамагына берни бармаса да, көчләп эчте, үзе бик нык ябыкты. Фатыйма бик озак уйланып ятты, өй эче каты йокыга талгач, торып киенде дә тышка чыкты. Ишектән чыгуга, Акбүресе аякларына ята-ята елады, өстенә сикереп, битләрен ялады. Аңа кушылып Фатыйма да елап җибәрде, аны да көтүче бар бит, бәлки кызы да көтәдер. Баласы исенә төшкәч, бөтенләй бөгелеп төште, Акбүренең муеныннан кысып кочаклады да тавыш-тынсыз гына буыла-буыла елады. Акбүре, юатырга теләгәндәй, аның тозлы күз яшьләрен ялады. Фатыйма ашыкмый гына кабат үз оясына, бозаулар абзарына таба юл алды. Фатыйма бик нык үзгәрде, шәүлә генә булып йөрде, күтәрелеп карамады, сүзгә катышмады. Сыер савучылар янына сөткә кергәндә, хатыннар кызып- кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Алар арасында әнисе дә бар. Фатыйма Айбикә инәйнең исемен ишеткәч, сагаеп калды, чыгып китәргә ашыкмады. Авылның бөтен яңалыгын беренче белеп, аннан чат саен саескан кебек каркылдап, чәчеп йөри торган, кушаматы да саескан Сәгыйдә бик белдекле булып хәбәр сөйли, бөтенесе авызларын ачып, шуны тыңлыйлар.
Барый карт силсәүиткә килгән, Айбикә инәгез картайганда кыз бала тапты, шуны теркәтергә килдем, дип әйтә, ди. Каян килеп гомер бала тапмаган, алтмыштан узган Айбикә инәй бала табып ятсын, ди инде, кеше ышанмасны. Монда ниндидер сер бар. Бер кисәк товарым бар иде, кичә шуны алдым да киттем, барып, чынмы икән үз күзем белән күрим әле дип. Барый абзый капкага аркылы төште, «Айбикәнең вакыты юк, бүтән беркемгә бернәрсә дә текми», - дип, кертмәде. Менә, билләһи, аларга ул баланы кемдер ташлап киткән. Барыбер белермен әле. Кыз бала, ди, Рушания дип яздырган, ди, Барый карт. Барый карт җитмештә, Айбикәсе дә аны куып килә. Мәрәкә инде, бала таптык дип, авыз күтәреп мактанып йөриләр, кеше ышанмасны, кеше көлдереп.
Фатыйманың әнисе үрелеп, кеше башы аркылы усал гына итеп кызына карап торды. Ике караш бергә очрашкач, яшен уйнады. Фатыйма инәсеннән мәңге кичермәс карашын яшермәде. Ул яралы усал җанварны хәтерләтте. Фатыйма көянтә-чиләген алды да чыгып китте. Хатыннар һаман сүз боткасын куерта бирделәр. Фатыйма ишекне япканда, «кырын эш кырык елдан соң да тишеп чыга», дигән сүзләр ишетелде. Рушания, аның Рушаниясы. Фатыйманың үлепләр баласын барып күрәсе килде, йөрәге ярсыды. Бала исенә төштеме, күкрәкләренә чәнчеп-чәнчеп кайнар булып сөт төшә. «Ашыйсың килә, балам, сизеп торам. Ниләр имезәләр микән, кошчыгым, Рушаниям?» Рушания - дөньяда иң матур исемне биргәннәр аның нарасыена. Фатыйманың бугазына төер килеп тыгылды, чәнчүгә түзә алмый, куллары белән күкрәкләрен кысты, учларына күлмәк аркылы үтеп чыккан җылы сөт буялды. «Ах, балам, бер генә булса да, туйганчы имезергә иде үзеңне». Күздән яшь, күкрәктән сөт акты. Фатыйма мич артына ышыкланып утырды да күкрәкләренә төшкән сөтне сауды. Ярык иске касәсенә бер тамчы сөт, бер тамчы күз яше тамды. Рушанияның өлешен бозаулар эчте. Фатыйма ишекне эчтән бикләп куйды,"әнисе ишекне күпме тартып кычкырмасын, ачмады, аның белән башка сөйләшер сүзе юк. Ике арада аңлашылмас упкын зурайганнан-зурайды. Фатыйма үз эченә бикләнде, янып сүнгән кара утын кисәвен хәтерләтте. Фермада кичке эш бетеп, аяк тавышлары басылгач, Фатыйма тирә-ягына каранып, Инзиргә таба юл тотты. Аның өчен дөньяда бер генә изге урын калды - ул да булса, Барый абзыйлар йорты. Фатыйма йортка якын килергә куркыбрак, тәрәзәне ерактан гына күзәтте, өйдә якты булып ут яна. Барый абзыйларның йорты авыл очында әллә беренче, әллә соңгысы булып утыра. Әле бу якта өйләр дә әллә ни күп түгел, аларның күршесе бүре Якуплар моннан берничә ел элек кенә йорт салып чыктылар. Аның хатыны Латыйфа Фатыйманың ерак кына туган тиешле апасы, алар бөтен кешедән аерылып яшиләр. Аларның ничек яшәгәннәрен берәү дә белми, кура-тирәләре бик ныклы, коймалары да биек. Якуп үзе дә кеше белән аралашмый, Латыйфаны да беркая да чыгармый, диләр. Колхозга да әллә ни җигелми, аудан, Урал тауларыннан кайтып керми. Колхозда эшләмәсә дә, өйнең тышыннан караганда, бар кешедән дә яхшырак яши иде бугай. Фатыйма акрын гына Барый абзыйларның арт бакчасына таба атлады, аяк астында кар шыгырдады. Фатыйма бөтен җаны белән тәрәзәгә тартылды. Үзен тыя алмады, койма аркылы сикереп төште, аның артыннан Акбүре дә сикереп керде. Фатыйма аяк очына гына баса- баса, тәрәзә төбенә килде. Айбикә инәйнең тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, шулай да аста калган ярыктан аз булса да өй эче күренә. Фатыйма, тәрәзә рамына ябышып, өй эчен күзәтә башлады. Эчтә Айбикә инәй олы таста бала коендыра.Барый абзый ак чүпрәкне мич җылысында тотып тора, икесе елмая-елмая нидер сөйләшәләр. Айбикә инәй баланы юындырып алуга, Барый абзый баланың өстенә җылы чүпрәк каплады, алар аны корытып, яңа чүпрәкләргә төрделәр, мич алдындагы җылы шешәдән сөт эчерә башладылар. Фатыйма шунда тагын күкрәгеннән сөт ага башлавын тоеп, күкрәкләрен куллары белән кысып тотты. Фатыйма, өйдә утлар сүнеп, хуҗалар йокларга ятканчы тын да алмыйча, бозлы нигездә тезләнеп торды. Авырту да, өшү дә тоймады, тик йөрәк әрнүе дә җибәрмәде. Олы хәсрәтен эченә йотып, башын аска иеп, кире кайту юлына чыкты. Элеккеге кебек, күккә карап, ай белән сөйләшә-сөйләшә чабасы килмәде, Инзир киң, аны аркылы чыкканчы, күпме күз яшьләре коела. Яшь башына төшкән хәсрәте иңнәрне баса.
Әлегә Инзир туң, туры йөрергә була. Озакламыйча елга эресә, күпер аркылы йөрергә туры килер. Фатыйма көн дә, караңгы төштеме, үзе салып алган сукмак белән
Барый абзыйлар йортына юл ала. Тәрәзә төбендә тезләнеп, бердәнбер оеклары тишелде, тәрәзә рамнарына ябышкан куллары өшеп, каз тәпиедәй кызарды, төннәрен ут капкандай янып сызлады.
Беркөнне Якуплар йортында тавыш купты, «ай, үтерәсең бит, балаларны куркытасың, тимә, ай», дигән үзәк өзгеч тавышлар ишетелде. Фатыйма өнсез булды. Якуп Латыйфаны кыйный иде. Хәтта Акбүре дә колакларын кысып, тамак төбе белән ырлый башлады. Фатыйма тиз генә тәрәзә төбеннән читкә йөгерде. Акбүрене үзе артыннан өстерәде. Бу кычкырышу Фатыйманың күңелендә авыр тойгылар калдырды.
Көннәр язга авышты, караңгы соңрак төшә башлады. Фатыйма килгәндә инде өйдә ут сүнгән, бала белән хуҗалар йоклаган булды, олылар иртә ята шул. Фатыйма тагын башын асылындырып, эзләгәнен таба алмаган кеше сыман, ашыкмыйча гына үз оясына, бозаулар абзарына кайта, аның өчен хәзер көн дә, төн дә юк. Ятып, күзенә йокы керми. Күп вакыт бер ноктага текәлеп, онытылып, сәгатьләр буена утыра бирә. Фатыйма кышлар үтеп, яз җиткәнне дә сизмәде, Урал тауларыннан агып төшкән кар сулары дә аны элекке кебек сөендермәде, ашыгып аккан гөрләвекләр янган йөрәк ярсуын да басмады. Бөтен уйлаган уе - ничек тә берәй җай табып, Айбикә инәйләргә кереп, баласын бер генә мизгелгә булса да күреп чыгасы килде. Күзләре нинди икән, кемгә охшаган аның кызы? Кызын кулына алганын күз алдына китерсә, иреннәренә елмаю куна, йөрәгенә җылы йөгерә, күңел түрендә чак кына булса да нәрсәгәдер өмет уяна. Шул өмет аңа яшәргә көч биреп килә. Ул, һаман да булса, баласын кулына алып имезеренә өметләнә. Кысып бәйләсә, инде күкрәк сөте кипкән дә булыр иде дә. Ул әле һаман сава, сөтен бетерми, өметен өзми. Хәзер инде Михманның киләсе көннәрен шатланып түгел, коты алынып көтә, алып китәм дисә, кечкенә йомгагын ничек калдырып китәр соң ул? Әнисе Фатыйма белән күпме сөйләшергә тырышып карады, юк, Фатыйма әнисен урап узды, исәнме, дигән саулыгын да алмады. Беркөнне кичке якта бер энесе ут капкандай чабып килеп керде.
- Апа, сине Маһинур апа тиз генә кайтып җитсен, диде, әйдә тизрәк, - диде дә алдан чыгып та йөгерде. Фатыйма кайтып кергәндә, Маһинур сеңлесе сәкедә яткан әнисе янында кайнаша, өйдә икесе генә, беркем дә юк. Фатыйма берсүзсез генә кереп басты.
- Фатыйма апа, булыш, мин куркам, мин бит больницада таптым.
Фатыйма телсез булып бер әнисенә, бер сеңлесенә карады, тик ул әнисенә аны тапкан ана итеп түгел, кан дошманы итеп карады. Моны сизеп торган Хәсибә апа курка калды, берсүзсез генә Фатыйманы күзәтте. Фатыйма иреннәрен кысты, тик кергәннән бирле бер сүз эндәшмәде. Әбисе өйрәткәнчә, башта сабынлап кулларын юды. Хәсибә апаны әллә курку биләде, унынчы баласын һичбер кайчан булмаганча, таба алмый җәфаланды, бала да тугач та кычкырмады. Артына суккалагач кына кычкырып елап җибәрде. Фатыйма баланың кендеген бәйләп кисте, бераз баланы кулында тотып карап торды, бер әнисенә, бер балага карап алды. Хәсибә апаның куркуы чыраена чыккан иде. Фатыйма баланы әнисенең өстенә китереп салды да берсүзсез борылды, ишеккә таба атлады. Ишектән чыгар алдыннан борылмыйча гына:
- Чакырма бүтән, үлде син белгән Фатыйма, - диде, һәм чыгып китте, әйләнеп карамады.
Алама гына булса да, әбисе исән чакта барысын бергә җыеп, җылытып торган йорт, бер көтү туганнары аның өчен дөньяның икенче ягында калдылар. Кечкенә тургай чаклы баласын сыйдырмаган йорт та, туганнары да аңа башка кирәкми. Бәлки, бүген әнисе дә төзәтелмәслек хата ясаганын аңлагандыр. Юкса, ник куркырга? Ә курыкты бит, баланы бер-бер хәл кыла күрмәсен дип. Олы кызы өченме, әллә яңа туган баласы өченме? Бүреләр, бәлигь булган балаларын , өердән куып чыгаралар да яңа нәсел үстерәләр. Табигать кануннары. Кеше дә шул табигать баласы. Фатыйма да аерылды, туган йорт капкасын бүтән ачмаска дип ябып чыгып китте.
Фатыйма өчен елга аръягында бер генә маяк бар, ул да булса - Барый абзыйлар йорты. Фатыйма да Айбикә инәйләргә барырга сәбәп тапты, ул теге күлмәктән калган кисәкне куенына төреп тыкты да елга аръягына, Айбикә инәйләр йортына китте. Үзенең тез буыннары калтырады. Барый абзый берәүне дә кертми, кызык эзләп кызыксынучылар күп булыр монда. Ата каз белән ана каздай саклыйлар, балаларына күз тиюдән куркалар инде. Авылда гайбәте дә, әйбәте дә күп йөрде. Хәйләкәр хатыннар ни генә уйлап тапмадылар Айбикә инәй тапкан баланы күрер өчен. Тик карт партизанны алдый алмассың, капка ачылу белән картлыларында сакчы кебек басып тора. Бушка йөреп кайткан хатыннар Барый абзыйны күралмас булдылар. Фатыйма бар кыюлыгын учына җыеп, курка-курка гына капка келәсенә үрелде. Барый абзыйның йортта маллар карап йөргән вакытына туры килде. Фатыйма аны күрү белән тукталып калды, ни әйтергә белмичә, мөлдерәп Барый абзыйга карады. Барый абзый да аңа бик сынап карап торды.
Әйдә, уз, нишләп капкада торасың?
Фатыйманың аяк астыннан Акбүресе этешеп кереп, хуҗаларча йортны әйләнеп чыкты да болдыр төбенә килеп утырды. Барый абзый бүредән күзен алмады, бер бүрегә, бер Фатыймага карап алды. Фатыйма тиз генә Акбүрене үзенә чакырып алды да урамга чыгарып, капканы ябып куйды,тик Акбүре төнлә йөреп өйрәнгән юл белән бакча яклап тагын кереп утырды. Барый абзый берсүзсез Акбүре белән Фатыйманы күзәтте. Фатыйма, уңайсызланып, нишләргә дә белмәде.
Ярый, утырсын, - диде йорт хуҗасы. Фатыйма өйгә кергәнче үк бөтен эчәк-бавырлары калтырый башлаган иде
инде, өйгә килеп кергәч, бөтенләй коелып төште. Айбикә инәй баланы кулында селки, үзе сөйләнә.
- И-и, минем бәбкәмә ни булды икән, ник елый икән? - Фатыйма килеп кергәч, Айбикә инәй бермәлгә туктап, Фатыйманы беренче күргәндәй, текәлеп карап торды. - Фатыйма, ахрысы, чирең бик каты булган, бик бетерешкәнсең, бәбкәм, уз...
- Ярыймы, Айбикә инәй, - диде, үзенең тавышы калтырап чыккандай булды.
- Ярый, бәбкәм, сиңа гына ярый. Минем кичке намазым үтеп бара, тәһарәт алып, намазымны гына укып алыймчы. Бүген кошчыгым көйсезләнеп тора, әллә ни булды.
Фатыйма үз колакларына үзе ышанмады, йөзе яктырып китте, шатлыгыннан күзләрендә ут кабынды. Өстен тиз-тиз салып атты да балага кулларын сузды. Фатыйманың кулына бала эләккәч, үз гомерендә бала күрмәгән кешедәй, күзләре белән балага текәлде. Бала да тынып калгандай булды, аннан кабат еларга тотынды. Айбикә инәй комганын алып, тышка ашыкты, аның артыннан тышкы ишек ябылуга, Фатыйма чаршау артынарак барып басты да ашыга-ашыга күкрәген чыгарып, баланың авызына китерде. Бала ими имеп өйрәнмәгән, башта капмыйча елады, бераздан авызына сөт тамчысы тамгач, эләктереп суыра башлады. Күкрәкләренә тулышып сөт төште, бала суыра башлагач, Фатыйма бала имезүнең чын рәхәтен һәм тәмен татыды, күзләрен йомып, тын да алырга куркып басып торды. Кем күрсен бала имезгән яшь хатынның матурлыгын һәм газабын, йомык керфекләрдән агып чыккан кайнар күз яшен? Шулай да ул бәхетле һәм шушы кыска гына мизгел өчен Ходайга рәхмәтле иде. Фатыйма чак кына кагылып, баланың яулык читен күтәреп карады, аннан куе кара бөдрә чәч бөртекләре күренде, баланың керфекләре куе кара, өскә бөкләнеп тора. Фатыйманың йөрәге кысылып куйды - Михман кызы. Тышкы ишектә аяк тавышлары ишетелүгә, Фатыйма тиз генә күкрәген яшерде, бала туеп өлгермәде, тагын кычкырып елап җибәрде, аңа кушылып, Фатыйма да кычкырып еларга әзер иде. Бала әзрәк елады да туктап калды, ахрысы, елап арыган, күзләрен ничек кенә ачарга тырышса да, аның күзләрен йокы басты. Айбикә инәй тыштан кереп, тиз генә намазга утырды. Фатыйма баласыннан бер дә аерыласы килмәде. Бала еламаса да, күкрәгенә кысып, назлы күз карашлары астында иркәләп тибрәтә бирде. – И-и, бәбкәм, рәхмәт инде, килүең яхшы булды, кичәле - бүгенле гел борчыла, әллә ни булды, - дип пышылдады Айбикә инәй.
Айбикә инәй, кирәксә, мин көн дә килә алам, - диде Фатыйма нигәдер өметләнеп.
Юк-юк, балам, үз эшең белән бул, үзегезнең дә өй тулы бала. Безгә Барыйкаем белән бик тә тансык, тагын бер ун ел элегрәк кирәк иде дә бит, Ходай мәрхәмәтеннән ташламаса, Алла теләсә, үстерербез.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова