Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
12 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

7 бүлекШулай иттеләр дә. Айбикә инәй олы кеше булса да, зәвык белән киенүне бик яхшы аңлый, Фатыйманы утыртып, чәчләрен матурлады.- Менә хәзер син чынлап та хан кызы. - Баш түбәсенә өеп үрелгән чәч аны тагын да озынрак итеп күрсәтә иде.- Инәй, артык кыланчык димәсләрме соң?- Кием кешене ничек кыланчык күрсәтсен инде, үзе кыланчык булмаса. Гәүдәм озын дип бөкрәймә, гәүдәңне төз, башыңны горур тот.

7 бүлек

Шулай иттеләр дә. Айбикә инәй олы кеше булса да, зәвык белән киенүне бик яхшы аңлый, Фатыйманы утыртып, чәчләрен матурлады.
- Менә хәзер син чынлап та хан кызы. - Баш түбәсенә өеп үрелгән чәч аны тагын да озынрак итеп күрсәтә иде.
- Инәй, артык кыланчык димәсләрме соң?
- Кием кешене ничек кыланчык күрсәтсен инде, үзе кыланчык булмаса. Гәүдәм озын дип бөкрәймә, гәүдәңне төз, башыңны горур тот.
- Әйе, теләсә нинди кәтүк буе Әхтәмнәр үрелмәс ул чакта,
- дип куйды Барый абзый, - табылыр әле үз тиңең.
Фатыйма, Айбикә инәйләрдән чыкты да, коштай очына - очына үз өйләренә таба боз өстеннән генә йөгерде. Матур күлмәген күрсәтеп, әбисенә мактанасы килде, эш киемнәрен дә калдырып чыгасы бар. Тышта чатнама салкын, күк йөзе ул яратканча ап-аяз, күктә йолдызлар җемелди. Фатыйма Инзир елгасы өстеннән салынган сукмактан яшь колындай уйнаклап, сикерә-сикерә йөгерде. Тирә-як ап-ак, ай яктысында анда- монда кар юрганы җемелди. Фатыйма кинәт шып туктап калды, «тулган ай күрсәң, теләкләр телә, ул синең теләгеңне үтәр», ди әбисе. Бүген аның бар нәрсәсе дә бар, тик Михманы гына юк. «Әй айкаем, - диде Инзир елгасының уртасында туктап, - кая минем Михманым, безне тагын бер генә тапкыр булса да очраштыр, айкаем, ишетәсеңме?» Фатыйма бит алмаларын салкын тешләвен тоеп, тагын торып йөгерде. Аның шатлыгы күкрәгенә сыймый иде, килер, килми калмас, язга чаклы түзәргә кирәк... Фатыйма өйгә кайтып кергәндә, әбисе бала-чага белән утыра иде.
Дәү әни, - дип килеп кочаклап алды, — кара, мин сиңа нәрсә күрсәтәм. - Фатыйма өстендәге фуфайкасын, башындагы алама шәлен салып атты да өй уртасында әйләнә башлады.
- Тукта, тукта, балам, башымны әйләндерәсең, синме соң бу, Фатыйма бәбкәм? Каян алдың мондый матур күлмәкне, син бит гел шәһәр кызларына әйләнгәнсең, кем болай киендерде сине?
– Айбикә инәй. Килешәме, дәү әни?
– Шаклар катмалы, балам. Бар инде, клубка чыгып күрен, анаңнар күптән киттеләр, мәктәп балалары концерт куялар, ди.
Фатыйма клубта җыенның иң кызган вакытына килеп керде, уртада яшьләр пыр тузып бииләр, кул чабалар. Фатыйма эчкәрәк үтте дә өстендәге алама фуфайкасын өелеп яткан киемнәр өстенә салып атты. Каршысына килеп баскан Әхтәм тел шартлаткач, үзе дә сизмәстән елмаеп җибәрде.
Фатыйма, Фатыйма, - диде үрелә биреп, - ай Аллам, бигрәкләр дә сылу булып килгәнсең, әйдә, бергә марш биергә чыгабыз.
Марш биюенә парлап тезелеп чыгып бастылар. Халык Фатыйманы күргәч, бермәлгә тынсыз калды: «Бәй, Садрый кызы Фатыйма түгелме соң бу? Бигрәк килештереп киенгән, и бу Әхтәмне күрче, кая үрелә». Фатыйма оялып чыгып чабарга да әзер иде, Айбикә инәйнең сүзен искә төшергәч, кабат аркасын турайтып басты. Нигә, ул кемнән ким, алар ипи ашап та үсми калганнар, минем монда ни гаебем бар? Әхтәм аяк очына баса-баса Фатыйма белән тиңләшергә тырышты, тик кызның иңбашына да җитә алмады. Яшьләр тыпыр-тыпыр клуб идәнен төйделәр. Фатыйма әнисенең елмаеп карап утырганын күреп торды. Бөтен курыкканы - кеше алдында кычкырып, «кем күлмәге?» дип кенә сорамасын. Аңа үз өе ни дә, колхоз өе ни, үзен кайда да бер хис итә. Кулын болгап чакырганын күреп торды, ярый, бәласеннән башаяк, тизрәк чыгып сызарга кирәк дип, тиз генә өс киемнәрен кулына эләктерде дә чыгып чапты. Тышка чыккач, күкрәк тутырып һава сулады, беркайчан да болай рәхәт итеп биегәне юк иде әле. Артыннан кемнеңдер йөгергәнен ишетеп, борылып карады, өстенә дә киенмәгән Әхтәм Фатыйманы куып җитте.
- Фатыйма, ник болай тиз кайтып китәсең, тукта инде, минем сиңа әйтәсе сүзем бар.
- Әхтәм, беләм мин синең ни әйтәсеңне.
- Фатыйма, чык миңа кияүгә!
- Әхтәм, синең нәсел үзгәртәсең килә, ә минем менә бер дә ваклыйсым да, үзгәртәсем дә килми.
- Сиңа барыбер миннән башка беркем дә өйләнми, синең бу колга буеңа... Фатыйма дим, әйдә, бул миңа хатын.
Аларны көтмәгәндә Маһинур куып җитте: «Апа кая чабасың, әни чакыра!»
- Әхтәм, менә, Маһинурга өйлән, яхшылап ашатсаң, ул миннән дә озын булачак.
Әхтәм бераз аптырап Маһинурга борылып карады.
- Бәләкәй бит әле ул.
- Ә син аны үзең үстереп ал, ашат, киендер, бер дигән нәсел бирәчәк, - диде дә Фатыйма, көлә-көлә борылып китеп барды.
Әхтәм белән Маһинур урам уртасында аптырашып басып калдылар. Фатыймага бүген буй җитешле түгел иде, Айбикә инәйнең тырышлыгы бушка китмәде. Фатыйма өйгә кереп эш киемнәрен генә алды да бозаулар абзарына, үзенең йомшак сәндерәсенә китте. Эре-эре адымнар белән тиз-тиз абзарга, Акбүресе янына ашыкты. Ишекне ачып килеп керүгә, мич алдында утырган ак киемле кешене күреп, тез буыннары бөгелеп, егылып китә язды, Акбүресе килеп аягына сарылмаса, ул бөтенләй беткән иде. Ак кеше урынынан торып, Фатыйманың каршысына килеп баскач та, Фатыйма ни кычкыра, ни тын ала алмыйча торды.
- Фатьма, - диде ул акрын гына, - бу мин, - дип баш селкеде.
- Михман, - диде Фатыйма акрын гына, - синме бу, әллә төш күрәмме?
Мин-мин, мин Фатьманы бик сагындым, - дигәнне аңлатып, йөрәге өстенә кулларын куйды.
Син безнеңчә сөйләшәсеңме - булмас, бу төш кенәдер?!
Юлай өйрәтә. - Михман Фатыйманы эчкә тартты. - Кил, мин чәй кайнаттым.
Бу нинди кием, ничек килдең?
Партизаннар киеме, чангы белән шуып килдем. - Ул аның кулларын учларына алып, күзләренә карады. - Фатьма, бәйрәм белән! - Фатыйманың кулларын ирененә китерде, йомшак иреннәр кулларга кагылу белән икесе дә тынсыз катып калдылар, икесен дә әйтеп бетергесез ләззәт утлары чорнап алды. Егет түзмәде, Фатыйманы киң кочагына алды, кайнар тыны белән аның яңагын өттереп, башын әйләндерде. Фатыйманың моның ише эштә тәҗрибәсе юк шул, тик ул да түзмәде, йомшак, җылы куллары белән аның яңагыннан сыйпады. Егет, авыр сулап, Фатыйманы тагын да ныграк күкрәгенә кысты.
Фатьма, мин үләм, сине сагынам!
Михман, мин дә үләм, сине сагынам, бүтән күрмәм дип куркам. - Фатыйманың бу сүзләре егеткә дә ошады, каршысында торган иреннәргә кагылмыйча түзә алмады, алар икесе дә беренче тапкыр үбешү тәмен татыдылар балдан баллы, шикәрдән дә татлы иде. Икесенең дә аяклары тотмас хәлгә килде. Фатыйма бераз читкә тартылды, оялып башын борды.
Фатьма, син икенче, син бүген бик-бик матур, син матур күлмәк кигәнсең.
Михман, бу синең бүләк, - дип, Фатыйма ашыга-ашыга өстен салды. Башындагы яулыгын Михман үзе салдырды да бер адым читкә китеп басып, баштанаяк күздән кичерде.
Ай-вай минем Фатьма, - дип башын чайкады, аннан куен кесәсеннән бер төргәк чыгарып, Фатыйманың иңенә япты. Бу бик матур яулык иде. Фатыйма шатлыктан нишләргә белмәде, бар хисләре күзенә чыкты, күзләрендә яшь ялтырады, үзе елмайган булды. Михман акрын гына йомшак иреннәре белән аның күзләреннән үпте, Фатыйма карышмады.
Фатьма, миңа китәргә кирәк, мин сине бик озак көттем, мин бит качып кына чыктым.
Тукта, чәй эч, тышта бик салкын бит, - дип, Фатыйма өзгәләнә башлады.
- Юк, миңа кайтырга ерак, мин эчтем инде. Мин тагын килермен, Фатьма мине көтәрме?
- Әйе, Михман, мин көтәрмен, әйдә, озатам.
Алар төнге урамга бергә чыктылар. Кышкы салкын тынны куырып ала. Акбүре дә алар белән бергә йөгерде. Авыл башына чаклы алар бергә бардылар, аннан Михман туктап, кабат Фатыйманы кысып кочаклады, кабат кайнар иреннәр бер-берсен эзләп таптылар. Аерылу кыен иде, тик бүтән чара юк шул. Ак киемле юлчы ак кар даласында бик тиз күздән югалды, тик чаңгы шуган тавыш кына бик озак төнге тынлыкны кисеп барды. Алар аерылганда ай да каршы як тау битенә күчкән. Меңьяшәр Урал тау башындагы йөзьяшәр карагайлар башыннан яшь йөрәкләр аерылышканны күзәтә- күзәтә, акрын гына үз юлын дәвам итте.
- Әй, айкаем, мең яшә, рәхмәт үтенечемне үтәгәнең өчен. Сакла мәхәббәтемне, юлдан яздырма, кансыз җанвардан, усал кешеләрдән сакла. Әй, айкаем, мәхәббәтемнең юлларын яктырт!
Яңа ел кичәсе да үтеп китте, иртән халык әлпән-сүлпән эшкә килде. Фатыйманың бәхете ташып торганга, дәртләнеп, җырлый-җырлый эшләде. Маһинур сеңлесе дә май кояшыдай елмаеп килеп керде.
- Апа, сиңа яңалык алып килдем.
- Нинди яңалык, яхшымы начармы? - диде елмаеп.
- Мин кияүгә чыгам, - диде очынып.
- Кияүгә? Кемгә?
- Ник, кичә үзең Әхтәмгә бирдең бит.
- Мин шаярттым гына бит.
Маһинур бот чабып көләргә тотынды.
- Әй, апа, яхшы шаярттың, ә без ышандык та кушылып куйдык, - диде сеңлесе, битен каплап.
- Тукта, ничек инде кушылдык, әнидән сорамыйчамы? Туйсыз-нисез ярамыйдыр бит, туганым.
- Апа, нинди туй ди ул, эчәгеләр дә, теге үгез башы да бетте, ни белән туй ясамакчы буласың? Аннан, апа, туйдым ул өйдәге как сәкедә йоклап. Безгә Әхтәмнең әнисе түшәк салып, урын-җир әзерләп куйган иде. Иртән коймак белән чәй эчереп чыгарып җибәрде, бүген кич әниләрне чакырып алабыз, диде. Апа, әле дә син чыкмадың Әхтәмгә. Бәләкәй дип, ни, әллә ни бәләкәй дә түгел, сәкегә яткач, тигез без. Ә нинди көчле, белсәң, ул шундый итеп сыйпый, әллә ниләр эшлисе килә, үзем дә аңламыйм, шундый рәхәт, - дип, чырык - чырык көлде, үзенең кызаруын тоеп, битен каплаган булды.
Ни сөйлисең, сеңелкәем? И Аллам, балалыктан да чыгып бетмәгәнсең бит әле, кушылдык дисең, анысын ничек аңларга инде?
Ничек-ничек, бер юрган астына кергәч, кушыласың инде шунда.
Маһинур, синең бит алмаш күлмәгең дә юк, нәрсә киеп йокладың?
- Апа, күлмәк дигәннән, теге матур күлмәкне каян алдың, ул сиңа шундый килешә, бөтен кешенең күзе шар булды. Саттар агай «Фатыймага тиңнәр юк безнең авылда», дигән, әни әйтә, үзем дә танымый торам, ди.
Ишектән абына-сөртенә Әхтәм килеп керде.
- Маһинур, кайда югалдың, сине эзләп хәлем бетте, әйдә, бер җиргә барып киләбез, - дип, Маһинурның биленә төртте. Тегесе иркәләнеп көлеп куйды да ияреп чыгып чапты.
Исән кешегә гомер үтә тора, бик озакка сузылган кышта үтеп бара, биек-биек кар өемнәре басыла, тыгызлана.
Елгаларда боз калыная, балыклар да боз өстенә чыгып, һава сулап ята, тик кире төшү юлын гына белмиләр. Кешеләр каз оялары белән боз өстендәге су боткасыннан балык җыялар. Көннәр акрынлап язга тарта. Язда бөтен өмет. Фатыйма да сабыр гына язны көтте. Михман бүтән килмәде. «Исән генә булсын, килер», дип үзен юатты. Урал тауларында кар эреп, тау битләрен ялтыратып аска, тау итәгенең буеннан-буена урнашкан авыллар аркылы Инзир елгасына юл алды. Кар суларына меңләгән вак елгалар, чишмәләр кушылды; Инзир, ярларына сыймый, ургылып өскә калыкты, зур су ташкыны үз юлында бар нәрсәне үзе белән алып китте. Инзир буендагы халыкның шөгыле - агач әзерләү, су ташкыныннан файдаланып калу. Халык кышын Ассыга китеп, агач әзерли. Язгы ташкын вакытында шуларны бәйләп, Инзир елгасы буйлап Агыйделгә сал агызалар. Көчле ташкын вакытында яр читенә агачлар өелеп, юлны яба, шул чакта солдатлар ярдәмгә килә. Карап торган бердәнбер күперне алып китмәгәе дип, халыкның коты алынып тора. Язгы ташкынны карарга бөтен авыл җыела. Фатыйма да бөтен эшен ташлап, Инзир буена торып йөгерде. Инзир елгасының аръягында солдатлар тезелешеп басканнар, бу ягында авыл халкы. Фатыйма күзләре белән таныш гәүдәне эзләде, ерактан аерып булмый шул. Фатыйма читтәрәк, тау башындарак тора иде, шулчак бер солдат читкәрәк аерылып чыкты да кул болгарга тотынды. Фатыйманың күңеленә җылы керде, йөрәге әллә кайларга ашкынып тыпырчынырга тотынды. «Исән, исән!» дигән сөенеч бар җанын биләп алды.
Гөрләвекләр агып бетте, чокыр-чакырларда гына кар сулары җыелып калды, урыны-урыны белән умырзаялар калкып чыкты, бала-чагалар тапкан бер савытын күтәреп, каен суына каенлыкка чапты. Язның килүенә җәнлекләр генә түгел, кешеләр дә сөенде: хәзер инде җир-ана ачтан үтермәс, озакламый юасы, балтырганы калкып чыгар, әнә инде кычытканы чыга да башлаган - хәлсезләнеп кышны чыккан халыкка кычыткан ашлары бик тансык та, файдалы да. Фатыйма да, көннәр җылынуга, бозауларын алып чыгып көтәрдәй җирләр карап керергә дип, Акбүресен ияртеп, тау битләренә чыгып китте. Акбүресе инде үзенең хуҗабикәсен якларлык булып үсте, таныш булмаганнарны бик якын җибәрмәде, тешләрен генә ыржайтты. Хәзер Саттар агай да шүрли, бозау абзарына кереп кычкырына башладымы, Акбүре колакларын кысып сагаеп кала. Бүреләр алар үзен рәнҗеткәнне беркайчан да онытмыйлар, үчен алмый калмыйлар. Саттар агай аны теге вакытта олактырмавына хәзер үкенә дә инде.
Фатыйма яңа кардан арынган тау итәкләрендә йөрде, җир бик уянып бетмәгән шул әле, берәр атнадан бөтен җир йөзен сары-шәмәхә умырзаялар каплар, хәзер бөтен кеше шул җырны җырлый.
Умырзая калка, умырзая чыга,
Умырзая суза сабагын.
Фатыйма үзалдына уйлана-уйлана, дөньяның матурлыгына сокланып йөреп кайтты. Киткәндә куеп киткән консерв калае каен суы белән тулган иде, әбисен сыйлыйм әле, дип, чайпалдырмый сак кына тотып, өйләренә кайтып җитте. Соңгы араларда әбисе бик йончып тора. Урам тулы балачага, менә кемгә иркенлек. Фатыйманың барлык эреле- ваклы туганнары да ауный-тәгәри урамда уйный, тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала, кәҗә-сарык кычкырган тавышлар ишетелә, ата каз каңгылдый, тирә-якка сөрән сала, чөнки ана каз хәл белергә чыккан. Фатыйма тирә-ягына хәйран калып карап торды. Якында гына тавыш ишетелде, караса, өй почмагында гына иске каз оясында иң кече сеңлесе бармагын имеп утыра. «И-и, бәләкәчем, кил әле үземә», дип, тупылдатып туйганчы сөйде дә кире урынына утыртты. Өйдә
әбисе сәке почмагында йокымсырап ята иде.
– Дәү әни, авыз итче каен суыннан, сихәт ал тәнеңә.
– И-и, бәбкәм, онытмагансың икән минем каен суын яратканымны. Бигрәкләр дә яратам шул каен суын. Мин язны бигрәк тә шуның өчен көтеп алам бугай. Әйтерсең, бөтен дәвасы шунда. Ни хикмәт, шуны эчсәм, яшәреп- терелеп китәм, гомер буе шулай булды. Бабаң да яз җитсә, миңа каен суы ташый торган иде. - Әбисе ашыкмыйча, үзе белгән догасын укый-укый, бик тәмләп тамчысына чаклы каен суын эчеп куйды.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: